поиск новостей
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Гыйнвар
  • Даян Әхмәт (1962-2006) - актер
  • Педер Хузангай (1907-1970) - язучы
  • Габдерәшит Фәхреддинов (1892-1953) - дин әһеле
  • Әмрулла Аги (1912-2001) - язучы
  • Роман Баканов - журналист
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
14.12.2013 Матбугат

Яшьлегемә кайткандай булдым

Мин хәзер шактый олы яшьтә инде. Еш кына авырып китеп, хастаханәдә дә ятарга туры килгәли. Шулай күптән түгел генә дәваланып чыккач, Аллаһы Тәгалә почта тартмамда җыелган газеталарны укып чыгарга көч-куәт бирде. “Бердәмлек”тә баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллинның 70 яшьлек юбилеена багышлап күләмле язма һәм күпсанлы тәбрикләүләр басылган иде. Шулар белән танышкач, яшьлегемә кайткандай булдым.

Элегрәк тә “Бердәмлек”не беренче саныннан башлап, бер санын да калдырмыйча укып бара һәм күңелемә тынычлык таба идем. Бу хәзер дә шулай.

Рәфгать энем ул минем укучым иде бит. Ә хәзер әнә күп еллар инде “Бердәмлегебез”гә җитәкчелек итә.

Мин сугыш вакытында Камышлы педагогия училищесында данлыклы Хәмзә һәм Гафифә апа Долотказиннар, Абдулла абый Субаев, Сылу апа Әбдерәшитовалар кебек мөгаллимнәрдә белем алдым. Ә 1945 елда мине, 18 яшь тулар-тулмас авыл кызын, районның 40 кына йорты булган кечкенә генә Йолдыз авылына эшкә җибәрделәр.

Хәзер бик тә матур, табигатьнең оҗмахыдай бу авыл юк инде. Анда яшәүче ачык йөзле, мәрхәмәтле, уңган һәм булдыклы кешеләр дә кайсысы кая таралып, үлеп беттеләр инде. Ә менә без, Ходай гомер биргәч, һаман яшибез әле.

Беренче уку елында ук фронттан яраланып, күкрәгенә орден-медальләр тагып кайткан Заһит абыегыз Каюмов белән гаилә корып җибәрдек. Мин 1нче һәм 3нче сыйныф балаларына белем бирсәм, ул 2нче һәм 4нче сыйныфларны укытты.

Шул вакытларда укыткан балаларны хәзер күз алдыма китерәм дә тетрәнеп китәм. Барсы да диярлек язын да, көзен дә кар яуганга кадәр яланаяк, юка күлмәктән мәктәпкә киләләр иде. Ничек чыдаганнардыр, исән калганнардыр ул балалар? Күпләренең әтиләре сугыш кырларында ятып калды. Шулар арасыннан күренекле татар шагыйре булып киткән, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, Татарстанның халык шагыйре исеменә лаек булган Рөстәм Мингалимне башка укучылар белән бергә беренче тапкыр кулына каләм тотарга, Әлифбадан беренче хәрефләрне үзләштерергә, укырга-язарга өйрәткәнем әле дә хәтеремдә. Кем уйлаган шушы гап-гади авыл малае күренекле татар әдибе булыр дип.

Йолдызда алты ел эшлә-гәннән соң, күрше Дәүләткол авылында күмәк хуҗалык зурайтылып, җидееллык мәктәп тә ачылгач, без гаиләбез белән шушы авылга күчеп эшли башладык.

Мин биредә 2нче һәм 4нче сыйныф укучыларын укыттым. Шунда иң алгы парталарның берсендә Рәфгать Әһлиуллин да утыра иде. Ул шул вакыттан ук тырыш һәм тәртипле укучыларның берсе буларак хәтердә калган.

Мәктәптә кырык елдан артыграк эшләргә насыйп булды. Мин укучы балаларымны ярата идем, ә алар мине яраттылар, хөрмәт иттеләр.

Читтән торып педагогия институтында укып, югары белем турында диплом алганнан соң, өлкән сыйныфларда география, химия, зоология, ботаника дәресләрен укыттым. Җидееллык мәктәп ябылып, Дәүләтколда башлангыч сыйныфлар гына калгач та, ирем Заһит белән бергә пенсиягә чыкканчы шунда эшләдек әле.

Менә шушы мәктәптә кайчандыр мин укыткан укучыларым хәзер әнә нинди югары дәрәҗәләргә ирештеләр бит. Шулардан Рәфгать һәм аның апасы Зәйнәп Әһлиуллиннарны гына алыйк. Икесе дә озак еллар “Бердәмлек” газетасында эшләделәр, әле һаман да берсе - баш мөхәррир, икенчесе җаваплы секретарь булып эшлиләр. Юлларында нинди генә кыенлыклар, киртәләр очрамасын, барысын да җиңеп алга таба баралар, “Бердәмлегебез”не саклап яшәтәләр.

Рәфгать энем белән Зәйнәп сеңелем алар минем өчен укучыларым гына түгел, үз балаларым кебек. Бер-бер артлы өч улымны да, Заһитымны да югалткач, алар миңа беренчеләрдән булып ярдәм кулларын суздылар, тормышымда терәк булдылар. Нык авырып китеп, үт куыгыма операция ясатырга кирәк булгач, алар миңа Самарада хастаханәгә ятарга ярдәм иттеләр, операциядән соң бөтен гаиләләре, туганнары белән минем янымда кизүдә тордылар.

Рәфгать энем әле бүгенге көндә дә, үзе дә йөрәгенә кат-лаулы операция кичерүгә карамастан минем турыда, минем авыру кызым турында гел кайгыртып, еш кына телефоннан булса да шалтыратып, хәлләребезне белеп, киңәшләрен биреп тора. Аларның барсына да - балаларына һәм оныкларына, Аллаһыдан һәрвакыт рәхмәт, шәфкать сорадым, хәзер дә сорыйм.

Мин бүген алар нәшер иткән “Бердәмлегем” белән яшим.”Бердәмлек”нең мәңге халкыбызны шатландырып яшәвен телим.

Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинга минем укучым Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның тырыш хезмәтенә зур бәя биреп, үзенең Мактаулы билгесе белән бүләкләве өчен чын күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм. Шундый Рөстәм Мингалим, Рәфгать һәм Зәйнәп Әһлиуллиннар кебек укучыларым булуына шатланам, куанам, горурланам, үземә картлык көнемдә яшәү көче алам.

Әйе, безгә, татар халкына, “Бердәмлек” бик кирәк бүген.

“Бердәмлегем”,
шиңмәс гөлем,
Бар шатлыгым син генә.
Улларымдай көтеп алам
Мәңге яшә, бергенәм.
Һәр саныңда кешеләрне
Шәфкатьлеккә өндисең,
Кайгыларны таратырлык
Матур сүзләр эзлисең!
“Кыйбла”ң да бар синең,
Җанга сихәт бирүчем.
Аны алып укысам,
Арта рухым һәм көчем.
Мәңге яшә, бергенәм,
Атна саен килеп тор!
Татарларны берләштереп,
Юлга нурың сибеп тор!

Әфидә КАЮМОВА, 87 яшьлек пенсионер укытучы, тыл һәм хезмәт ветераны. Кләүле станциясе 


Әфидә КАЮМОВА
Бердәмлек
№ | 14.12.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы