поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - журналист
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Радик Әмиров - журналист
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Сергей Шашурин - эшмәкәр
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
14.12.2013 Җәмгыять

Бурычка акча бирәсезме? (Сораштыру)

Акчаны бурычка туганнарга һәм якын дусларга гына биреп торырга риза. Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре үткәргән сораштыру барышында Россия халкының 85 проценты әнә шулай дип белдергән.

Респондентларның 49 проценты хезмәттәшләренә, 41 проценты танышларына, 43 проценты ышанычлы кешеләргә һәм нибары 18 проценты гына ярдәм сорап килгән теләсә кемгә әҗәткә акча биреп тора алачагын әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 1-4 проценты акчаны бары тик кәгазьгә кул куйдырту шарты белән генә бирүен яисә кайтарган вакытта сумманы процентлары белән сорап алуын белдергән. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кешенең матди хәле яхшырак булган саен, ул акчаны бурычка азрак бирә. Россия халкының 58 проценты акчаны күп дигәндә өч айга, 11 проценты берничә көнгә генә, 26 проценты ике-өч атнага биреп торырга риза. Ә сез бурычка акча бирәсезме? Үзегез әҗәткә аласызмы?

Светлана Шәйхит­ди­нова, КФУның журналистика кафедрасы җитәк­чесе, профессор:


– Әҗәткә акча бирергә яраткан кешене бер тапкыр да очратканым юк әле. Аны шундук бөлгенлеккә төшерерләр иде. Кешеләргә акча белән ярдәм итә алмыйм – үземнән дә артмый. Миңа калса, озак вакытка зур суммадагы акчаны әҗәтне алганда, “расписка” кәгазе язарга кирәк. Шәхсән үземә моннан өч ел элек “Сак­лык банкы”ннан бурычка акча алырга туры килгән иде. Кредит түләүдән дә күңел­сезрәк нәрсә юк. Бурычымны түләп бетергәч, шатлыгым эчемә сыймады.

Илфар Кәримов, “Болгар” радиосы ди-джее:


– Әҗәткә акча биреп торырга берәү дә яратмыйдыр инде ул. Әллә кайтаралар, әллә юк. Шуна күрә ышанычлы ке­шеләргә генә бирергә тырышам. Әгәр кеше, срогын әйтеп тә, акчаны вакытында кайтармый икән, ул кешегә икенче юлы “юк” дип кенә әйтәсең. “Расписка” алганым юк. Кеше үзенә булган хөрмәт хисен юкка чыгарырга те­ләмәсә, әҗәтне “расписка”­сыз да кайтара. Мә­сә­лән, үзем әҗәтне көнендә-сә­гатендә кайтарырга тырышам.

Гөлгенә Кәлимуллина, җыр­чы:


– Гадәттә, миннән әҗәт­кә бер генә таныш кеше сорый – аңа бирәм. Башта ке­шенең күзенә карыйм. Акчаны бурычка бирергәме-юкмы икән­леген шуннан аңлыйм. “Расписка” язуга уңай карыйм. Лә­кин таныш-белеш­ләремә бу­рычка биргәндә, бу кәгазьне тутырмас идем. Шәхсән үзем­нең әҗәткә бер мең сумнан да артыграк акча алганым юк. Алсам, вакытында кайтарам.

Рүзәл Әхмәдиев, "Яшь­ләр тукталышы" тапшы­ру­ы­ның алып баручысы, “Axel­­le” төркеме башкаручысы:


– Үземә әҗәткә алуга караганда, бирү жинелрәк. Акчаны, гадәттә, белгән, ышанычлы кешеләргә бирәм. Срогы мөһим түгел. Юрист буларак, “расписка”га бик уңай карыйм. Тик безнең илдә аңар­дан файда юк. Бер ел эчендә, йөри торгач, акчаның 60-70 процентын кире кайтарып була. Үзем әҗәткә алырга тырышмыйм. Югарыда әйтел­гәнчә, бурычка батудан куркам. Алсам, вакытыннан алда кайтарырга тырышам. Өстә­венә бурычка биргән кешене, рәхмәт йөзеннән, берәр кафе-рес­торанга чакырып, сый-хөрмәт тә күрсәтү бик әйбәт.

Рузалия Сафина, тәр­бияче:


– Бурычка акча алмаган кеше юктыр инде ул. Үзең алгач, кешегә дә биреп тормыйча булмый. Тик шулай да акчаны үзем яхшы белгән, ышанычлы кешеләргә генә би­рергә тырышам. Акчаны кайчан кайта­ра­сың инде, дип кешенең үзәгенә үтүчеләрдән түгелмен. Ләкин икенче юлы сорап килсә, бу кешегә башка акча бирмәячәкмен. Кул белән биргәнне аяк белән йөреп алырлык булмасын иде. 



Ватаным Татарстан
№ 213 | 14.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы