поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
13.12.2013 Җәмгыять

Бозымга ышанасызмы?

Шушы көннәрдә каенанам шалтырата. “Казанда бозык чыгаручы хатын бар икән. Телефонын алдым. Шалтыратып белешеп кара әле”, – ди. Теге номерны бер генә җыйдым – алдылар. Бозык чыгаручы ханым Гөлназ исемле икән. Ул республиканың бер районында яши. Вакыт-вакыт Казанга, Чаллыга килеп, кешеләр кабул итә икән. Безне ял көне иртәнге якка чакырды. Килеп җиткәндә ишек төбендә бер ир-ат, 6-7 хатын-кыз бар иде.

Беренче булып Сәгыйть исемле кеше керде. “Хатының кая? Ник алып килмәдең? Бозык ясарга ярамаганын әйткән булыр идем”, – ди бу. Аның сүзләренә ышансаң, Сә­гыйть­не хатыны еш боза икән. Ашаган ризыгына, чәенә салып кына тора, ди. Хатын аңа дога белән сөт эчертеп, груша ашатты. Үзе нидер укый, идән уртасындагы табак янына килеп тә карамый. “Тиз генә тезләнеп утыр да кос”, – ди ул. Сә­гыйть артык интекмичә генә эчкән сөтен һәм хатыны ашаткан нәрсә­ләрне косып чыгарды. Гөлназ ханым табак янына килеп, бозыкны табып бирде.

Икенче булып килеп кергән аналы-кызлы Алия белән Әми­нәне дә бозганнар. Гөлназ аларны да чис­тартты. Гөлнур исемле Питрәч­тән килгән ханымны исә кире борды. “Син чиста, корт­ларың да юк, бо­зымың да”, – ди. Гөлназ сөй­лә­венчә, соңгы вактытта кешегә начарлык эшләү­челәр артып киткән. “Мең кешелек табында утырсаң да, сиңа дип аталганы бары тик сине генә эзләп таба. Алар кеше организмына керә дә бер урында бозылмыйча ята. Кай­бер­ләренең ризыклары күгәрә дә башлаган була. Кортларны кечкенә генә орлык итеп ашаталар. Ул организмга кер­гәч, кешенең җанын кимереп тора. Кайберәүләр сукырая, инсульт, инфаркт кичерә. Миңа бу сәләтем әбиемнән кил­гән”, – дип сөйли ул.

 Каенанамда да корт бар икән. Ниндие генә әле – 20 сантиметр­лысы. “Шикләнгән кешеләрнең фотосын китерсәң, кем ясаганын әйтермен”, – ди. Кайтып китәр алдыннан Гөлназ яныма килде дә: “Тәки салатыңны алып кайтып китәсең”, – ди. Мин аптырап киттем. “Нинди салат, ярты ел бернинди салат та ашаган юк”, – дим. “Бер ел элек ашатканнар. Бар хәсрәтең-борчуың шуннан”, – ди бу. Мин ризалаштым. Бик тил­мергәч, теге салат килеп чыкты. Кем ясаганын беләсе килү теләгем дә юк иде. Сорамадым да. Әмма кайтканнан бирле уйда мин. Бу чынлап та шулай була микән? Моны аңлатып бирү­че­ләр табылырмы?

Айгөл.Казан

Гөлнара Вәлиуллина (табиб):

– Кеше организмында күп төрле паразитлар яши. Үт куыгында, эчәклектә кортлар бар. Аларны махсус дарулар белән чыгаралар. Кортларны чыгарсаң да, аны дәва­лап бетереп булмый. Ул бит йомырка салып калдыра.

Рамил Гарифуллин (психотерапевт):


– Кешегә төрлечә тәэсир итеп бу­ла. Бу алдалап дәвалау дип атала. Без балаларны да алдалап терел­тәбез бит. Бу алымнарны күбесенчә психологлар, дәвачы­лар куллана.

Алмаз Мөхлисов (“Казан нуры” мәчете имамы):


– Ярдәм сорап килгән кешегә начар әйберләр әйтеп, киләчәге турында юк-бар сөйләсә, әфсен-төф­сен белән эшләсә – бу диндә рөхсәт ителми. Үзе намазда булып, Алла­һы Тәгаләгә ышанып эшләсә, кеше­ләргә ярдәм итсә, каршылык­лар юк. Өшкереп дәва­лау элек-электән булган. 



Ватаным Татарстан
№ 213 | 13.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы