поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Гыйнвар
  • Мөнир Вафин - шагыйрь
  • Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Гөлназ Солтанова - җырчы
  • Хәкимҗан Халиков (1933-2002) - язучы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
13.12.2013 Җәмгыять

Конституциянең кирәге чыкканы бармы? (Сораштыру)

Россиядә яшәүчеләрнең яртысында РФ Конституциясенең бер экземпляры да юк, “аның кирәге – бер тиен”, дип саныйлар. Төп Закон китабыннан файдаланучылар да бар, ләкин андыйлар – күбрәк юриспруденция өлкәсендә эшләүчеләр.

37 процент кеше, гомумән, бер тапкыр да Конституцияне укымаганын әйткән. 38 процентның күз йөгертеп чыкканы ачыкланган. Тулысынча игътибар белән укучылар саны – 25 процент. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 64 процентының өйләрендә дә, эшләрендә дә Конституциянең булмаганы ачыкланган. Шулай да, Конституция һәр өйдә дә булырга тиеш, дип уйлаучылар шактый. Ә сезнең РФ Конституциясен укыганыгыз бармы, кирәге чыкканы булдымы?

Разил ВӘЛИЕВ, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе:


– Әгәр дә безнең демократик, хокукый илдә яшисебез килә икән, һәрбе­ребез үзенең хокукларын, бурычларын белергә тиеш. Россия Конституциясендә языл­ганнар барысы да бү­генге көн таләпләренә туры килә. Аңарда кимчелек юк кебек, ләкин аңа таянып кабул ителгән законнар Кон­ституциягә каршы килә. Мәсәлән, төп канун­намәдә диннәр, телләр бертигез хо­кукка ия дип язылган, лә­кин вөҗдан, дин иреге турын­дагы законда православие диненә өстен­лек бире­лә. Әле аны кайбер депутатлар Россиянең Кон­с­ти­ту­ция­се­нә дә кер­тергә тели.

Вакыйф ХАРИСОВ, Арча районы укытучы, тәрбиячеләренең проф­союз оешмасы рәисе:


– Өйдә Россия, Татарстан Конституцияләре бар. Аларсыз ничек яшәмәк ки­рәк?! Мин гомер буена тарих, җәмгыять белемен укыттым, балаларга әйткән сүзем – хокукларны яклар өчен Конституцияне белер­гә кирәк. Белемле кеше – кораллы кеше, дигән әйтем бар бит. Мин укытучыларны, тәрбиячеләрне яклыйм. Ниндидер гаделсезлек чыга икән, Конституциянең ө­зем­тәләрен китереп, аяк терәп хезмәттәшләремнең хокук­ларын яклый алам. Ә белмичә ык-мык торсам, мине шунда ук таптап китә­чәкләр. Конституциядә шу­лай-шулай дип язылган дип тезеп китсәм, каршы дәшүче юк, ризалашалар. Әлбәттә, канунга каршы эшләгән гаделсезлек очраклары да булды. Кызганыч, бездә канун, кеше хокукы беренче урында түгел, Европага ка­дәр ерак әле безгә. Герма­ниянең канцлеры машинасын тиешсез урынга куйгач, карап тормаганнар, зур штраф чәпәгәннәр иде, ә син зур тизлектә барган район башлыгын туктатып кара, күрсәтерләр сиңа Конституцияне.

Мөнир РАХМАЕВ, җырчы:

– Бу китап һәрвакыт үзем белән, машина “бар­дачогы”нда саклыйм. Ки­рәк булса, хәзер чыгарам да әйтеп бирәм үземә тиешлесен. Мәктәптә укытучым шәп иде, ул өйрәт­те. Хатынга да укырга, өйрәнергә кушам, ул да үзе белән йөртә.

Гамира ГАДЕЛШИНА, журналист:


– Махсус сатып алып укыдым. Кирәк дип үземне көчләп укыдым, чөнки мин бу заман кешесе икән, аны белергә тиеш. Кереш өлеше кызыксыз, ләкин анысын да укып чыгарга туры килде. Күбрәк аңлатмаларда ачык­лык кертелә. Аллага шөкер, бер тапкыр да аның кирәге чыкмады. Чыгарга да язмасын, бу илдә барыбер берни исбатлап булмый.

Әлфия ҖАМАЛИЕВА, пенсионер:


– Аны, гомумән, укыган кеше бармы икән соң? Ки­тап­ларда матур язалар да ул, ләкин тормыш китаптан нык аерыла. Аны укып утырырга вакыт та юк, кирәген дә тапмыйм.  



Ватаным Татарстан
№ 213 | 13.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы