|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2013 Җәмгыять
Тузан суыртып киттеләрКайсыгызның өендә өстенә кап-кара костюм-чалбар кигән, муенына затлы галстук таккан ир-егет тузан суыртканы бар? Юк ла инде, ирегез турында әйтүем түгел, алай тузан суырта башласа, үзегез үк аңа каршы төшәчәксез. Ә берәр чит кеше турында әйтүем. Кайберләрегез хәйләкәр генә елмаямы, димәк, сезгә андый кунакның килгәне бар! Узган атнада шундый бер егет залдагы келәмнең тузанын суыртып китте әле. Бик кыйммәтле бер тузан суырткычына реклама ясады ул. Киләбез дип шалтыратып теңкәгә тисәләр дә, шактый гына вакыт мин бу компания кешеләренә каршы тордым. Теге «Человек и закон» дигән тапшыру да истә тора бит. Анда астма белән авыручы бер бабайны шул тузан суырткыч белән алдап китүләре турында сөйләгәннәр иде. Бабай, сатучыларга ышанып, Америкадан килгән бу могҗизаны бик кыйммәт бәягә сатып алып кала, әмма ярты ел үтүгә үк, ул ватыла. Сатучыларга шалтыратса, алары, без ремонт белән шөгыльләнмибез, дип җавап бирәләр. Ә ремонт белән шөгыльләнүче оешма бөтенләй дә юк икән. Шулай итеп, бабай акчаларын суга сала. Шуңа да мин: «Сез алдакчыларга ышанмыйм, башка шалтыратмагыз!» – дип, сүземне кыска тотып килдем. Әмма беркөнне әлеге бәндәләрнең күршеләргә килүен һәм шәп итеп җыештыруларын белдем. Ярар, мин әйтәм, хезмәт күрсәткән өчен акча да сорамагач, килсеннәр соң алайса. Киләсе шалтыратуда мин дә аларны көтеп калуымны әйттем. Икенче көнне үк зур гына тузан суырткычын кулына тоткан, ирен читләренә елмаю кунган егет килеп керде. Төп шарт – гаиләдәге бар кеше дә әлеге «могҗиза» турында сөйләгәнне тыңлап торырга тиеш.
Айсылу ИМАМИЕВА |
Иң күп укылган
|