|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2009 Җәмгыять
ЗИРАТЛАРГА КЕШЕЧӘ (ЯКИ ХАЙВАНЧА) КАРАШ ТУРЫНДА (ФОТО)Сүзем Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы белән Мәмле Казаклар Чаллысы авыллары арасында урнашкан зират турында. Аның яшәеш вакыты борынгы Чаллы шәһәренең Болгар чоры (XI-XIII) белән билгеләнә (Әлеге зират заманында 4 гектар мәйдан биләгән. Аның бер өлеше 1940 елда Мамадыш тарафына узарга тиешле таш юл салганда юкка чыгарылган). Бүгенге көндә әлеге зират тирә-як авыллар халкы катнашында тәмам юкка чыгу алдында тора. Зират урыныннан хуҗалык өчен берничә дистә ел дәвамында кызыл балчык алалар. Казыган саен җирнең өсте җимерелә, каберләр кубарылып, андагы кеше сөякләре кабат фани дөньяга аваз сала. Күңел күзебез күреп, йөрәк белән тыңласак, әби-бабаларыбызның җан иңрәвен ишетер идек без! Зират һәркемнең мәңгелеккә урнашасы йорты. Хәдисләрдә каберләрне таптау түгел, атлап чыгу да тыелганлыгы ирештерелә. Без кечкенә чакта бала-чагага зираттан кукы, җиләк-җимеш кебек ризык та җыйдырмадылар иде. Бу турыда гел искә төшереп торучы әби-бабайлар үзләре дә шул тарафка китеп бардылар инде. Беләсе иде, адәм баласы сөякләре таралып яткан зират тирәсеннән узып йөрүче әби-бабайларның бүгенгеләре ни фикердә икән?
Газета битләрендә авылдашларыбызның яхшылыгы, олы күңеллелеге, иманлы булуы турында ярыша-ярыша мактанышабыз. Кирәкле эш. Әмма яшәешебездә күңелсез вакыйгалар да җиртәрлек һәм гыйбрәт өчен аларын да искә төшерәсе иде. Бу вакыйгаларның шаһиты да без, начарлыклары да безнең тарафтан башкарыла.
Зират мәсьәләсенә килгәндә, аны тәмам юкка чыгаруга юл куелмас, аны тотып алдырып, агачлар утыртыручы берәр иманлы бәндә табылмый калмас анысы. Әмма мондый эш күмәк, мәхәллә халкы катнашында эшләнсә яхшырак та, саваплырак та булыр иде (Район хакимияте әлеге зират кергән Чаллы шәһәре биләмәсенең федераль дәрәҗәдә сакланучы тарихи һәйкәл икәнлеген белә. Һәм шул сәбәпле зиратны тотып алу турында район газетасы аша халыкка сүз дә биргән иде).
Авыл халкыннан тыш тирә-як мохитне саклап торырга бурычлы дистәләрчә башка дәүләти берләшмәләр дә бар. Мәсәлән, районның мәдәният бүлеге, экологик милициясе, авыл советлары. Дин, мәгариф хезмәткәрләре дә тәрбия сагында торучылар рәтендә. Бүгенге көндә дәүләт сәясәтенә ярашып, яисә түрәләрнең үзләрен күрсәтергә тырышу сәбәпле, нинди генә чаралар уздырылмый. Ә менә яшәешебезнең мәгънәсе турында искә төшереп, уйландырып торучы зиратларга карата битараф без.
Зиратларга битарафлык Чаллы шәһәрлегендәгесе белән генә чикләнми. Чаллы төбәгендә генә борынгы чорга караган өч дистә (!) зират һәм каберлек бар.
Уйлануларым, үзебезнең кемлегебезне, искәртеп, бары матди якны гына кайгыртып яшәүдән соң, кай тарафларгача барып чыгуларны беләсе килүдән иде.
Язма кемнедер гаепләү теләгеннән язылмый. Шул ук вакытта кешенең кадере, хайван дәрәҗәсеннән дә кимрәк булган заманда яшәгәндә, дәшми калу да мөмкин түгел! Түбәндәге сурәт 2009 елның 1 гыйнварында төшерелде. Тирә ягы тотып алынган әлеге урын – бар таләпләргә туры китереп эшләнгән хайван каберлеге.
Хәзер астагы сурәткә игътибар итегез. Мал зиратыннан бары 300 метр гына ераклыкта урнашкан икенче бер зират ул. Аерма бары шунда гына, монысы – кешенеке һәм аңа мөнәсәбәт тә – “кешечә”.
Тәберде Чаллысы белән Мәмле Казаклар Чаллысы авыллары арасында урнашкан зиратның бүгенге хәле (карьер). (1.01.2009).
Автор фотолары.
Нурулла ГАРИФ |
Иң күп укылган
|