поиск новостей
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Март
  • Фәния Әхмәтҗанова - журналист
  • Рудольф Нуриев (1938-1993) - балет биючесе
  • Лилия Гәрәева - мәдәният хезмәткәре
  • Рөстәм Тарико - эшмәкәр
  • Ринат Рәхимов (1939-1984) - шагыйрь
  • Илфар хәзрәт Хәсәнов - дин әһеле
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
06.12.2013 Авыл

Бәрәкәт качкан татар авылы

Без чит өлкәләрдә мул тормышта яшәгән авыллар турында еш укыйбыз, аларга сок­ланабыз. Гали, Урта Әләзән, Шыгырдан, Аккүл һ.б. гел макталып телгә алына, үрнәк итеп куела. Кызганыч, төбәкләрдә яшәүче кардәшләрнең хәлләре төрлечә, ә кайбер татар авылларында булган хәлләрдән чәчләр үрә торырлык.

Әстерханның Картузан (Курченко) авылында ирләр элмәккә керә. Соңгы 15 елда 25 кеше асылынып гомерен өзгән, барысы да – ирләр, араларында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Бу нидән килә – берсе дә анык кына аңлатма бирә алмый.

Һәр йорттан диярлек мәет озатылган


Картузан авылы Әстерханның үзеннән 40 чакрымлап ераклыкта урнашкан. Зур юлга якын. Монда башлыча татарлар яши. Картузан янында тагын өч татар авылы бар: Кәмни (Линейное), Йәнгаскәр, Ур­та авыл (Туркменка). Дүрт авыл­­ның халкы бер-берсен бик яхшы белә. Йән­гас­кәрдә төчкер­гәнне Кәмни дә үк ишетәләр, дип кө­ләләр. Картузан авылы кечкенә түгел, 200гә якын ху­җа­лык бар, 400 кеше исәпләнә. Өл­кәдәге рус авыллары белән чагыштырганда, татар авылы хәл­ле булып санала, йортлары да нык нигезле. Авылда тугыз еллык мәктәп бар, балалар җи­тәрлек, диләр. Хәер, моңа кадәр белем учагы 11 еллык буларак эшләгән, ләкин хәзер соңгы сыйныфларны күрше татар авылында тә­мамлыйлар.

Авылда яшәүчеләрнең күбесе – шушында туып-үскән кешеләр, әби-бабайларының кендек каны шушында тамган. Читтән килеп урнашучылар юк диярлек. Авыл халкының бер өлеше бакчачылык белән көн күрә (күпләп бәрәңге, кишер, суган, чөгендер үстереп, Әстерхан базарында саталар), кемдер мал асрап, акча эшли. Ләкин ирләр кими... Авыл буйлап барсаң, һәр өйдә – үлем-китем. Кемдәдер икешәр фаҗига: башта ирен, аннары улын җир­ләгән тол хатыннар бар. 25 ке­шенең үлемен ни өчен элмәктән табуларын авылдашлары аңлата алмый.

Рәмис исемле егетне искә алалар. Эчмәгән, менә дигән егет иде дип сөйлиләр. Армиядән кайткан, Наилә исемле кыз белән гаиләлә­рен рәсми рәвештә теркәгәннәр, ә мәчеттә никах укытырга өлгер­мәгәннәр. Көзге мәшәкатьләр баш­­ланган. Бергәләп хатыны, әби­­­­се, бабасы белән кишер казып йөргән вакытта Рәмис капчык алырга кереп киткән. Киткән җи­реннән кире килми дә килми икән, артыннан барсалар, егет сарайдагы элмәктә эленеп тора... Тиз генә алалар, хастаханәгә озаталар, ләкин ул реанимациядә җан бирә.

Зәйфәрә Аресьяваның да беренче ире асылынып үлгән, аннары икенчесе инфаркттан вафат булган, ләкин 7 ел элек хатын улсыз да кала. Атасы кебек улы да, үз-үзенә кул салып, якты дөнья белән хушлаша. Аңа нибары 23 яшь була. Аня исемле кызга өйләнгән, уллары Рамил туган. Көннәрнең берсендә аны да асылынган килеш табалар. Кичен ызгыш-талаш та булмаган, барысы да гадәттәгечә, үз җае белән барган. Үз-үзенә кул салучы­лар аналарын, хатыннарын кара кайгыга батырып китүлә­ренең сә­бәпләрен аңлатып язу да калдырмаган.

Сихерме, әллә динсезлекме?


Авыл халкы, һәр өйдә диярлек мондый фаҗига булгач, сала сихерләнгән дигән нәтиҗә ясый. Гел ирләр сәбәпсез үз-үзенә кул сала алмый бит инде дип аптырый алар. Экстрасенс, им-томчы, кәрт салучыларга да мөрәҗәгать иткәннәр, Мәскәүдән алар бер өер булып килеп, тикшереп тә йөргәннәр. Кемдер мәет чыккан нигездә сихерләнгән төенчек бар дигән, башкасы элеккеге мәктәп йорты астында мәет калдыклары бар дип төртеп күр­сәт­кән.
Авылда мәчет тә бар. 1993 елда элеккеге авыл советыннан калган бинаны Аллаһ йорты итеп төзекләндергәннәр, манарасын куйганнар, эчен ялт иттергәннәр. Аның имамы 75 яшьлек Рамазан хәзрәт Солтанов – шушы авылда туып-үскән. Имам вазыйфасын ун ел алып бара икән.

– Элек сугыш вакытында кеше әллә нинди авырлыкларга түзгән, чире, ачлыгы, җан хәсрәте дә булган, ләкин үз-үзенә кул салып гомерен өзгән кеше юк иде. Булса да, ул гадәттән тыш хәл итеп кабул ителә иде. Зиратка да аларны җирләргә рөхсәт булмаган бит! Әле дә үз-үзләренә кул салучыларны зират эчендә булса да читкәрәк, эчкәрәк куйыйк дим, юк, тыңламыйлар, киләләр дә үзләре теләгән җирдә кабер казый башлыйлар, – дип зарлана ул. – Бу мәхшәр 90 нчы елларда башланды, тормышлар әллә нишләде, асты өскә килде. Халык эшсез калды, авырлыклар чү­мәләдәй өстәлде. Кемдер тиз баеды, шуны күргән яшьләрнең эшлисе кил­мәде, ләкин җиңел акча була алмый. Авылдашларны динсез халык дип сүгәсем килми, гаетләргә киләләр, ашлар уздыралар, лә­кин мәчеткә йөрүчеләр юк диярлек, даими йөрүче 4 бабай бар, җомга намазына 8 кеше җые­лабыз. Үгет-нәсыйхәт, адым саен дәгъвәт кылырга тырышам, лә­кин мин дә карт, көчем җитми. Имамлыкка килүче кеше дә кү­ренми. Аллаһка түгел, сихер­челәргә ышанганнарына күңе­лем кайта. Бер көтү экстрасенс чакыртканнар, шул кадәр рән­җедем бу күренешкә!.. Сихер тү­гел, үзебездә гаеп икәнне аң­ларга вакыт.

Элмәккә илтүче хәмер


 Зөлфия Байтимерова – шушы авыл кызы, Әстерханда белем ала. Ул да аңлата алмый бу күренешнең сәбәпләрен, ләкин күп очракта кешеләр эшсез калып, эчүчелеккә сабыша, дип әйтте.

– Халык эшсезлектән интегә. Яшьләр элек авылда калган, ә хәзер качу юлын карый. Әс­терханда сакчы булып урнашучылар шактый, егетләргә килеш­мәсә дә, ләкин монда акча эшләп була. Диңгезгә балык тотарга чыгып китүчеләр дә күп. Кемдер тимер юлда эшли... Кем ничек булдыра, шулай кымшана. Яшьләргә бер перспектива юк, әлке-сәлке әле тегендә барып бәрелә, әле монда күңел ача... Мәдәният йорты да юк монда, – дип сөйләде ул “ВТ”га. – Эш булмагач, кеше нишли? Аракы эчә. Шул шайтан суы котырта.

Монда ниндидер аномаль күренеш бар дип әйтмәс идем, күрәзәчеләр, им-том­чылар: “монда кара көчләр бар, авыл каргалган”, – дип шау-шу күтәрде. Мин андый ише әйберләргә ышанмыйм. Класста­шым­ның әти­се дә асылынып үлде, ләкин ул гомер буена эчте, өч балалы гаиләне тарту авыр булган. Асылынганда: “Мин сезне яратам, гафу итегез. Миңа оят”, – дигән язу язып калдырган иде. Туганнан туган энем Илдар Хөсәенов бар иде, менә дигән гаилә, әти-әнисенең бердәнбер баласы булды, кадерле бала итеп үстерделәр. Менә Илдар матур гына йөргән чагында тотты да асылынды. Ул моңа кадәр үз-үзләренә кул салып үлгән кешеләрне аңламыйм, кабул итә алмыйм, ничек инде туганнарыңны кара кайгыга батырып китәргә мөмкин, дип әйтә иде миңа.Үзе дә гомерен шул рәвешле өзде. 23 яшьлек егет, укый, эшли, сәламәт. Нәрсә җитмәде аңа? Көч­сезләндеме кешеләр... Аптыраган инде.

Әстерхан өлкәсендәге татар оешма­сы­ вәкиле Динара Мәҗитова да үз фикерен әйтте: “Аңлашылмый торган, сәер күре­нешләр бар ул. Зинзилә исемле авылда да 5-6 ел элек чамасы ке­шеләрнең үлем-ки­темнәре күп булды. Бер ел эчендә дистәләгән кешенең гомере өзел­де. Кемдер асылынды, кемдер ава­риягә эләкте, бер мәетне дала уртасында таптылар, бүреләр ашап бетер­гән ир калдыклары табылды... Әллә нинди куркыныч вакыйгалар булды. Шул вакытта авыл картлары җыелышып, корбан чалырга, Коръән ашлары уздырырга кирәк, дигән карарга килде. Һәр өйдә диярлек бу гамәл кылынды. Шуннан соң тукталды кебек. Бүтән кабатланмасын иде”, – диде ул.

Авылда катнаш никахлар аз дип ышандырсалар да, марҗага өйләнгән яки рус егетенә, иренә кияүгә барган кешеләр дә бар. Кемдер шушы күренеш тә авылның бәрәкәтен алырга мөмкин дип әйтә. 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 207 | 06.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы