поиск новостей
Көн мәзәге
  • Җәй ул эшкә барган арада кояшта кызыну чоры.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Май
  • Фәнил Гыйләҗев - шагыйрь
  • Рөстәм Гайзуллин - актер
  • Ләйлә Ялалова - журналист
  • Роза Мулланурова - язучы
  • Дамир Сәмерханов - режиссер
  • Дамирә Кузаева (1948-1993) - актриса
  • Дамир Хәлилов - smm-белгеч
  • Оскар Юнысов - музыкант
  • Илһам Исмәгыйлев - хәйрияче
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
Архив
 
06.12.2013 Җәмгыять

Ә сез Яңа ел бәйрәменә барасызмы? (Cораштыру)

Быел урта катлауга керүчеләр Яңа ел бәйрәмнәренә якынча 19 мең 200 сум акча тотарага җыена икән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 13 процентка артыг­рак. “Deloitte” агентлыгы уздырган тикшерүдән аңлашылганча, әлеге сумманың яртысыннан артыгына бүләкләр алырга ниятлиләр.

Өстәл әзерләү уртача – 7 мең сумга, күңел ачу чаралары 3 меңгә төшәчәк. Ә менә Татарстандагы оешмаларның күбесе быел бәйрәм мәҗлесләреннән баш тарткан. Чөнки Казандагы куркыныч авиаһәлакәтнең “кырыгы” нәкъ менә бәйрәм алды көннәренә туры килә. Шуңа күрә Татарстан Президенты һәм Министрлар Кабинеты Аппаратларының үрнәгенә башкалар да иярде. Ә сез быел бәйрәм мәҗлесләренә барырга җыенасызмы? Яңа ел сезгә күпмегә төшә?

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, җырчы:


– Яңа ел – көтеп алына торган мөһим бәйрәм. Чыгымнар да булмый калмый. Әмма бер елны да, шул кадәр акча киткән икән, дип санаганым юк. Балаларга, иремә, әти-әниләргә, якын туганнарыма бүләкләр әзер­лим. Дусларыбызны ку­накка чакырсак яки үзебез барсак, аларга да бүләк бирәм. Балаларның күңе­лен күрү өчен ел саен Кыш бабай чакырабыз. Бу үзебез өчен дә кызык. Балачак искә төшә. Алдан сөйлә­шенгән берничә корпоративым бар иде. Әлегә кире уйлап шалтыратучы булмады. Шуңа күрә чыгыш ясарга туры киләчәк.

Разил ВӘЛИЕВ, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:


– Бәйрәмне гадәттә өйдә үткәрәбез. Өй эченә чыршы куймыйбыз. Ишегалдында үскән чыршы тирәсендә йөреп, саф һава сулап керәбез. Бүләкләрне хатыныма, кызыма, оныкларга алам. Якын күргән беркемне дә игътибарсыз калдырмас­ка тырышам. Дусларга, хез­мәттәшләргә дә йә бүләк, йә котлау җибәрәм, йә телеграмма сугам. Үземә бүләк алмыйм. Яңа елга миңа иң зур бүләкне әти белән әни ясаган инде. Туган көнем гыйнвар башына туры кил­гән. Аны да Яңа ел бәйрәме белән бергә уздырабыз. Минем өчен яллар да – бүләк. Шул атна-ун көн ялда ир­кенләп иҗат белән шөгыль­ләнәм. Быел да яза башлаган әсәрне дәвам итәргә җыенам. Корпоративларга килгәндә, туганнары һәлак булган кешеләр Яңа елда якыннарының кырыгын үт­кәрәчәк. Татарстан халкына шундый зур афәт килгән вакытта зурлап бәйрәм ясап утыра алмыйбыз. Андый чараларда катнашырга исә­бем юк.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, Татарстанның баш казые:


– Бүләкләр алып, табыннар ясап каршыламыйбыз. Балалар, оныклар килмәсә, ятабыз да йок­лыйбыз. Исламда андый бәйрәм юк бит. Борынгылар 25енә каршы төндә көннәрнең озыная башлавын бәйрәм иткән. Шуннан калган гадәт кенә ул. Ислам дине буенча, яңа көн кояш баегач башлана. Димәк, ахшамнан соң дога укып, теләкләр телә­сәң, төн уртасын көтеп утырасы да юк. Минем остазым – беренче казый Габделхак Саматов бу төндә барлык имамнар җыелып дога кылабыз, вәгазьләр сөйлибез дия иде. Балалар да намаз укыйлар безнең. Яңа елны хәмерсез табын ясап каршы алалар, оныкларга бүләкләр дә бирәләр. Аларны тыймыйбыз. Балалар үзара: “Сиңа Кыш бабай нәрсә алып килде?”, “Чыршы бизәдегезме?” – дип сораша. Дини гаилә балалары: “Безгә Кыш бабай керми”, – дисә, бу сабыйларда исламнан курку уятырга мөмкин. Авылда дин тотучы гаиләләр күп, тыймыйбыз, үсеп, дингә килгәч, үзләре аңлар дибез. Үзем студент вакыттан, тулай торакта яшәгән чакта ук бу бәйрәмне яратмадым. 1 гыйнвар – дөньядагы иң ямь­сез көн. Кешеләр йок­ламаган, ямьсез, шешә­ләр, чүп өелә. Туган көн, яңа елларда шатланыр әйбер юк бит. Ел узган саен, үлемгә якынаябыз. Сабыйлар да, өлкән­нәр дә, Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үтә, дип юрыйлар. Ә үзләре, ашыга-ашыга, хә­мерле табын әзерлиләр. Аннары хатыннар, ирем туктамый эчә, дип зарланып йөри. Матур итеп каршыласаң, ел да матур үтәр иде бит.

Диана КӘРИМОВА, психолог:


– Студент вакытта Яңа елны бәйрәмгә саный идем. Әти-әнигә, бертуганнарыма котлаулар яза, бүләкләр ала идем. Әмма хәзер карашым үзгәрде. Яңа елны бәйрәм итмим. Шулай да әти-әнигә бүләкләр алам. Бәйрәм сылтавы белән аларның күңелен күрергә тырышам. Халыкның Яңа елга артык күп чыгымнар тотуын бик аңлап бетермим. Бигрәк тә фейерверк, салют атучыларга исем китә. Казанда Яңа ел төнендә күк тетрәп тора. Сугыш барган кебек. Нигә шулкадәр артыгын кыланырга кирәк соң?! 



Ватаным Татарстан
№ 207 | 06.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы