поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.12.2013 Җәмгыять

Ничек мин миллионер булдым? (Маҗаралы бер сәяхәт тарихы)

Автобусыбыз көндезге сәгать берләр тирәсендә Магниторски автовокзалына килеп туктады. Аның янында урнашкан тимер юл вокзалын да күргәч, шатланып киттем. Туры шунда кереп Уфа ягына бара торган поездлар турында белешергә булдым.

Сибай - Уфа поезды кичке сәгать сигездә була икән. Димәк, кояш баеганчы юл буендагы тауларны карап бару мөмкинлеге булачак әле.

Сумкамны саклык бүлмәсенә (камера хранениягә) тапшырдым да мәйданга чыктым. Вакытым бар әле, шәһәр мәчетенә барып, өйлә намазын укып чыгарга да була.

Халык тегеләйгә дә, болайга да агыла. Мөселманга охшаган кешеләрне туктатып, мәчеткә ничек барырга дип сорашкан идем, тик берсе дә белми...

Тукталышка килеп туктаган килбәтсез озын автобус шоферыннан: “Как доехать до татарской мечети?” - дип сорагач, ул: “Әйдә, утыр, “Госцирк” тукталышында төшәрсең”, - диде.

15 минут чамасы барганбыздыр. Автобустан чыккач ук тимер рәшәткә белән уратып алынган зур мәйдан эчендәге түп-түгәрәк мәчет бинасын күреп алдым. Андагы ике имам белән танышып, садакаларымны бирдем дә җыелган берничә дистә кеше белән өйлә намазын укыдым һәм шәһәрне карарга чыгып киттем.

Бар нәрсәне дә карарга өлгердем кебек, ә поездым килергә бер сәгать чамасы вакыт калганда, вокзалда утыра идем инде.

Мин заводның кызу цехында эшләгәнгә күрә, пенсиягә 55 яшемнән чыктым. Бер ел чамасы үтүгә яшь чагымда эшләгән Төньяк Уралдагы Түбән Тагил, Серов шәһәрләренә барып, хатирәләремне яңартып кайттым. Шуннан бирле мин даими рәвештә сәяхәтләргә йөри башладым да инде.

Бу юлы элек күп тапкырлар командировкаларга баргалап йөргән Оренбург, Орск шәһәрләрендә булып, андагы мәчетләрдә өйлә, җомга намазлары укып, таныш-белешләремнең хәлләрен белгәч, ниһаять, менә мин Магнитогорски шәһәрендә... Хатынымның берничә тапкыр: “...Әллә синең бабаларың арасында чегән заты булдымы икән, өйдә бер дә тыныч кына утырмыйсың, гел кайдадыр буталып йөрергә яратасың”, - дип әйткәне дә бар иде. Мин моңа каршы: “Сәяхәттә ике атна йөрим дә сине сагына башлыйм”, - дигәч кенә ул бераз тынычлана төшә.

Менә, ниһаять, Иншаллаһ, күпме еллар буе хыялланып йөргәннәремә ирешәчәкмен. Миңа үз гомеремдә Урал таулары буйлап та, аркылы да күп мәртәбәләр йөрергә насыйп булды. Яшь чагымда Төньяк Уралда, тайгада Тура елгасы тирәсендә алтын юып, Ис елгасы буенда платина рудалары эзләп йөрергә, Башкортостанда кыйммәтле ташлар рудникларын да күрергә туры килгәләде. Ә шулай да, Урал тауларының матурлыгын күргән саен күрәсе генә килеп тора.

Түбән Тагилга Пермь юлы белән Урал тавы аша 5 тапкыр уздым. Анда биек таулар, текә кыялар күренми диярлек. Бары тик куе тайга белән капланган тау кырыйларыннан гына узасың. Европейская, Азиатская дип аталган станцияләрне узгач кына үзеңнең Урал тауларын кичкәнеңне беләсең.

Табигатьнең иң матур җирләре - Златоуст, Миасс тирәләредер, мөгаен. Тимер юлы бер уңга, бур сулга борылып, зигзаг ясап тауларга күтәрелә. Поезд тау сыртларын, кара-зәңгәр төстәге таш кыяларны кисеп, тар тирән чокырлар аша узганда, тәрәзәләр ачык булса, күңелдә ниндидер курку хисе дә туа.

Ә менә Уралны Белорецк - Магнитогорски юлы аркылы минем бер генә тапкыр да узганым булмады. Әйтүләренчә, бу юл - иң матур, иң гаҗәеп урыннар аша үтә.

Поезд вокзал каршына килеп туктады. Мин барачак вагон яртылаш буш. Уң яктагы кырый урынны үзем сайлап алдым. Сәяхәткә йөргәндә плацкарт вагон - иң яхшысы, аңардан тирә-юньне уңнан да, сулдан да карап барып була.

Шәһәрнең завод торбалары артта калды. Ярты сәгать чамасы вакыт үтүгә Урал тауларына да барып җиттек. Шунысы кызык, безнең яктан килгәндә, Уфаны узгач ук таулы җирләр башлана. Иң биек ноктага күтәрелеп җиткәнче, шулар арасыннан 100 - 150 чакрым араны үтәргә кирәк әле. Ә Себер ягыннан тигез далалар буйлап килүчеләр төньяктан көньякка таба ничәмә йөз чакрымнарга сузылган Урал тауларын әле бик ерактан ук күреп алалар.

Безнең поезд тау арасыннан агып чыккан елганың сул ягыннан кереп китте. Аның һәр борылышын кабатлап үргә таба менәбез. Менә челтәрле күпер аркылы узып, елганың уң ярына чыктык. Аллаһы Тәгалә тирә-яктагы тауларны, үзәннәрне, каен, чыршы, имәннәрне, тирән чокырларны, кыяларны кешеләрне гаҗәпләндерү өчен яраткандыр. Тәрәзәдән кергән салкынча хуш исле урман һавасын да сулап туймыйсың.

Озак та үтмәде, тауларның иң биек җирләре башланды. Язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Кырык сырт” дигән китабындагы кебек, һәр сырт безнең юлга аркылы төшә.

Сул яктагы тирән чокыр төбеннән елга ага. Уң яктан килеп терәлгән сыртның борынын кисеп, 8 - 10 метр киңлектәге җирне тигезләп, тимер юл салганнар. Анда казылган җирне ике сырт арасындагы чокырларга тутырганнар. Уң яктагы текә ярлар вагон тәрәзәсеннән метр ярым - ике метрда гына. Төрле калынлыктагы, төрле төстәге җир катламнарын карап барам. Галимнәр әйтүенчә, һәр катлам йөзәр мең миллион еллар буена барлыкка килгән.

Менә бу Урал тауларын үз гомеремдә бер тапкыр булса да аркылыга узармын дигән ниятем урынына әллә ниләр булып, аларны бер мәртәбә генә түгел, 5 - 6 тапкыр тегендә-монда узарга туры киләчәген кем белгән бит?...

Поезд бер тирән чокырны узып, тагын бер тау яры буйлап бара башлады. Алдагы катламнан нечкә генә бер чаткы күзгә чагылгандай булды. Якынрак килгән саен ул яктыра барды. Бу нәрсә? Шуңардан күземне ала алмыйча, торып ук бастым. Узып киткәндә ялтыраган нәрсә тонык-аксыл ташның бер почмагыннан күренә икән. Бу бит зур алмаз кисәге! Катламнан бер сантиметр чамасы чыгып тора. Күренгән өлешенең күләме икегә дүрт сантиметрлар бардыр. Ничек бу урынны билгеләргә икән соң? “Бер, ике, өч...” дип, бармакларымны бөгә-бөгә сул яктагы тәрәзәгә ташландым. Бәхетемә бер киңәйтелгән җирдә шпаллар өстендә дүрт рельс ята икән. Шулар яныннан узганда бөгелгән бармакларымны санадым да инде. Кулларны ике тапкыр бөгеп чыккач, 23кә җыелган.

Уң якка ташландым, теге яр беткән, хәзер инде чокыр буйлап барабыз. Менә тагын яр башланды. Поезд станциягә барып җиткәнче өч яр аша уздык. Мин күргән алмаз дүртенче яр кырыендагы рельслардан 23 секунд арырак арада урнашкан. Поезд үргә таба сәгатенә 30 чакрым ара бара икән, бу секундына 8 метр була. Поезд 23 секундта 180 метр чамасы үткән булып чыга.

Башта поезддан төшеп калырга да монда кунып, иртәгә алмаз артыннан барырга дип тә уйлаган идем. Аннан бу уемнан кире кайтып, Белорецкида төшеп калырга һәм анда кунакханәгә урнашып, икенче көнне иртәнге поезд белән бу станциягә барырга булдым.

Кичке сәгать 11ләр тирә-сендә Белорецкида идем инде. Расписание буенча мин барасы якка поезд иртәнге 10да була икән. Кунакханәгә урнашып, юынып йокларга ятканда сәгать төнге берне күрсәтә иде инде.

Ике-өч көн юлда булу, баштан бер дә чыкмый торган “алмаз кисәге” мине бик арыткан. Иртән уянгач, бүген беркая да бармыйм, ял итәм, дигән карарга килдем. Көндез чыгып газета киоскыннан Чиләбе өлкәсе, Белорецк шәһәре карталарын сатып алдым. Узган юлларымны, барасы урыннарны җентекләп карап чыктым. Бер кибеттән - кедылар, рюкзак, туристлар кия торган яшел-чуарлы костюм, икенчесеннән - зуррак чүкеч, кадак суырткыч, соры төстәге изолента, аптекадан тимер очлы таяк сатып алдым. Боларның барысы да алмаз ташын каерып алганда кирәк булачак.

Икенче көнне иртәнге поездга утырып, сәгать 11ләр тирәсендә теге станциядә төшеп калдым. Дүртенче ярга барып җиткәнче өстенә кызыл эш киеме кигән юлны карап йөрүче очрады. Аның: “Монда йөрү тыелган, кая барасың?” - дигән соравына: “Армиядән соң мин бер елдан артык шушы тимер юлны салуда эшләгән идем. Менә яшь чакларымны искә төшереп йөрим”, - дидем. Ул: “Монда куркыныч, поезд очраса, җиргә утыр яисә ят, югыйсә җиле чокырга ыргытыр”, - дип кисәтте.

Теге рельслар янына барып җиткәч, тагын ике йөз адым үттем дә ярны җентекләп тикшерә башладым. Тик шул тирәне 4 - 5 мәртәбә алга да, артка да йөреп карасам да, таш табылмады. Нишләргә? Утырып ял иткәч, тагын ике тапкыр читкәрәк үтеп, куркыныч чокыр кырыеннан ук узып карадым. Юк кына бит.

Станциягә барып, шәһәргә кире кайтырга туры килде. Ләкин “эш бер кирегә китсә, бәла берсе артыннан берсе килә” дигәннәре дөрес икән. Анда мине ике тимер юл милиционеры көтеп тора иде. Бер бүлмәгә алып кертеп сораштырдылар, тентеделәр, ярамаган урында йөрүем өчен штраф түләттеләр. Теге юл карап йөрүче шалтыраткандыр инде. Әгәр алмазны тапкан булсам, нәрсә дип җавап биргән булыр идем?

Яңадан поезд вагонының уң ягына кереп утырдым да тирә-юньне дикъкать белән карап барам. Менә ул яр, тик ни хәтле генә тырышсам да, күзгә бернәрсә чагылмады... Юк! Кая киткән соң ул минем күргән алмазым?

Нишләргә? Белорецкида калган әйберләремне алырга да Самарага кайтып китәргәме? Ә бит мин үземнең ялгышмавымны, ул алмазны чынлап күрүемне беләм. Бәлки, ул алмазга охшаган кварц ташы гына булгандыр? Ә ул таш чыннан да алмаз булса, гомер буе үкенеп йөриячәкмен...

Уйлана торгач, бер фикергә килдем. Мин бит ул алмазны кичке унынчы яртыда, кояш тау артына кереп баерга җыенганда күргән идем, ул вакытта мин алмазның үзен түгел, аңардан ялтыраган кояш нурларын күргәнмен. Димәк, алмазны башкарак урыннан эзләргә кирәк булачак.
Магнитогорскига барып эшләремне бетерергә дә шул Сибай - Уфа поездына утырып, кире кайтканда алмазымны, һичшиксез, эзләп табачакмын.

Белорецкида төн кунып, көндезге сәгать берләрдә Магнитогорски вокзалына барып төштем. Шулай ук вокзал мәйданында халык ыгы-зыгы килә. Теге килбәтсез озын автобус килеп туктауга, кереп утырдым да мәчеткә киттем. Өйлә намазын укып бераз вакыт шәһәр буйлап йөргәч, кичке сәгать сигезләрдә догаларымны әйтеп, Уфа поездына кереп утырдым. Халык бу юлы да аз. Кояш баеганчы, аязлы көн булса иде, дип теләк телим. Милиция тентегән станцияне узгач, уң як ярларны, алар өстендә үскән агачларны карап барам. Менә теге яр башланды. Торып бастым да тын да алмыйча, диярлек, дикъкать белән алга таба текәлдем.

Әлхәмделилләһ! Аллага шөкер! Күзгә нечкә генә яктылык чагылды. Узып киткәндә кырыендагы ташларның ярыкларын күреп, алмазны зубила, чүкеч белән җиңел генә каерып алу мөмкинлеге барлыгын аңладым.

Яр кырыендагы бөтен тау башы урман белән капланган. Янында гына үскән бер чыршының ике тамыры ярдан чыгып тора. Шунда башыма шәп уй килде. Бу алмазны тимер юл белән килеп түгел, ә тау өстеннән үскән агачларга бау бәйләп төшеп алырга кирәк.

Тагын Белорецки кунакханәсендә төнемне уздыргач, икенче көнне картадан карап, автобус юлларын җентекләп тикшердем дә үземне милиция хезмәткәрләре тентегән станциядән автобус тукталышына кадәр ике чакрым чамасы ара булуын аңладым. Ә автобуста барганда миңа кирәкле сырт тукталыштан бер чакрым алдарак урнашкан.

Магнитогорскига барганда юл тауларга якынлашкач, кискен борылышлар, бер якта упкын, икенче якта ишелеп төшәргә торган текә таулар, иң матур һәм куркыныч күренешләр башланды. Һәр тукталышны карта белән чагыштырып барам. Беркайда да тигез юл юк, тау сыртларын урап менәбез, урап төшәбез. Теге тау сыртын да узып киттек. Бераз баруга юл чатындагы тукталышны да күреп алдым. Тимердән ясалган, кыегы калай белән каплаган корылмадан башка нәрсә юк. Аркылы узган юлның берсе - шул станциягә, икенчесе район үзәгенә бара.

Сәгать икеләрдә Магнитогорскиның таныш автовокзалына килеп төштем. Аннан өч тәүлеккә кунакханәгә урнаштым да турист кибетенә кереп зур рюкзак, 20 метрлы ике бау, альпинистлар билбавы һәм тауларга йөрү өчен башка кирәк-яракларны сатып алдым.

Иртән-иртүк беренче автобуска утырып, ике сәгатьләр чамасы баргач, шул билгеләп куелган тау сыртында төшеп калдым. Юлда беркем дә очрамады, сукмакларда да кеше фәлән күренмәде. Ике урында гына тау сыртыннан чыгып торган таш кыяларын аскарак төшеп урап узарга туры килде. Ярты юлны үткәч, рюкзакның авырлыгы сизелә башлады.

Сәгать ярымнан соң яр кырыена барып җиткәч, алдымдагы күренешкә гаҗәпләнеп, тыным кысылып туктап калдым. Минем аяк астында сузылган тирән чокыр төбендә аккан елга борылышында җыелган сулар ялтырый, сул яктарак тагын бер елга үзәне килеп кушыла. Биек ярлар, дулкын-дулкын булып, офыкларга хәтле барып тоташкан, урман белән капланган таулар, алардан урыны белән чыгып торган кыялар карап туярлык түгел! Минем яктагы тауларга ябышып, аларны тоташтырып, энҗе чылбыр кебек сузылган тимер юлы шушы күренешне тагын да бизәкләр өчен салынган, дип уйларсың...

Тамырлары ярдан чыгып торган таныш чыршыны тиз таптым. Чамалап, аралары 4 - 5 метр гына булган ике агачны сайлап алдым. Үзем тирә-якны, тимер юлларны күзәтәм. Поезд узарга сәгать ярым вакыт бар әле. Рюкзакны бушатып, поясны кидем дә инструментларны беркетеп, агачларның берсенә - төп бауны, икенчесенә саклык бавын бәйләдем, ныклыгын тартып караганнан соң, бисмилламны әйтеп, әкрен генә ярдан төшә башладым. Ун метр чамасы төшкәч, уң ягымда эзләгән алмазымны күрдем. Сул як бауны бушатып, уң ягын тарттырып, алмаздан астарак аякларны терәр өчен урын табып, ташны ничек каерып алу юлларын караштырып, эшкә тотындым.

Иң яхшы коралым кадак суырткыч иде. Аның белән сугарга да, тар ярыкларга кертеп ташны каерырга да була. Баштан аның белән, соңыннан зубила, чүкеч ярдәмендә эчендә алмаз кисәге утырган, авырлыгы 3 - 4 килограмм чамасы булган, ташны аралап алдым да пояс капчыгына салып, өскә үрмәләдем.

Менеп җиткәч, бөтен бауларны җыеп, билбауны салып, рюкзакка урнаштырдым. Аннан теге ташны чүкеч белән суккалап, алмазны чыгардым. Чыннан да таш эчендә аның зуррак өлеше булган икән. Озынлыгы 5 сантиметр чамасы. Зур тамчыга ошаган. Киң урыны 3 сантиметр булыр. Кулъяулыгымны су белән чылатып алмазның тирә ягын ышкуга ул матур ялтырый башлады. Менә дигән чиста алмаз! Моның хакы ярты миллион сумнан да ким булмас!

Кесәмдәге соры изолентаны алып, аны урап ябыштырдым да җиргә куеп карадым. Гап-гади соры таш кебек, белмәгән кеше аны башка ташлардан һич тә аера алмас иде. Алмазны чалбарымның уң як кесәсенә салып, кесәнең өске өлешен пычак белән бераз гына ертып куйдым. Бу кесә караклары ысулы. Автобуста карак акча йә бумажник урлап кесәсенә сала, ә тенти башласалар, урлаган нәрсәне шул ертык аша төшереп җибәрә. Әгәр бәйләнә калсалар: “Әнә бит идәндә ята әйберегез”, - дип котыла ул. Мине дә юлда барганда тенти башласалар, урынын билгеләп, шулай төшереп җибәрермен, дип план корып куйдым. Ә ул соры ташка беркем дә әһәмият бирмәячәк.

Зур рюкзагыма бауларны, бөтен авыр инструментларны тутырдым да чыршы башына күтәреп, элеп куйдым һәм кайтырга кузгалдым. Җиңел йөк белән автобус тукталышына бик тиз барып җиттем. Анда халык күп түгел иде: дүрт ир-ат һәм берничә хатын-кыз. Шул вакытта килеп туктаган җиңел машинадан ике егет төште. Мин алардан шикләнә башладым. Мондагы ирләр янында әйләнеп йөреп, аларның сумкаларын, капчыкларын күзәтәләр болар. Милиция хезмәткәрләре түгелме?

Үлән үскән җиргә барып бастым да нәрсә буласын көтә башладым. Күп тә үтмәде, зур милиция автобусы килеп туктады. Аннан төшкән хезмәткәрләр биредәге кешеләрнең документларын тикшерергә, хатын-кызларның сумкаларын ачып карарга тотындылар. Мин алмазымны алдан уйлап куйганча, балак буйлап төшереп җибәрдем дә икенче аягым белән басып, җиргә батырып куйдым.

Мине тентегәндә бу якта нишләп йөрисең, дип сорагач, яшь чагымда үземнең биредә тимер юлы төзү тарихымны кабатлап сөйләп бирдем.

Бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә район үзәгендәге универмагны басып, кыйммәтле әйберләрне, ювелир бизәкләрен урлаганнар. Хәзер шул каракларны эзләүләре икән. Милиция хезмәткәрләре киткәч, мин алмазны төшергән урынга барып, аны кабат кесәмә алып салдым.

Автобус белән кунакханәгә кайтып җиткәндә, сәгать кичке бишләр тирәсе иде инде. Бик тә арыткан, бүген башка беркая да бармаска булдым. Кичтән дә, төнлә дә бу алмаз кисәген нишләтергә дип, озак уйлап яттым. Сату өчен бай кешеләр эзләргәме яисә хөкүмәткә тапшырып, закон буенча тиешле 25 процент хакын гына алып китәргәме? Кайсысын сайласаң да, барыбер баштан бу алмазның хакын белергә кирәк булачак.

Икенче көнне шәһәр үзәгенә киттем. “Ремонт ювелирных изделий. Ломбард” дип язылган бинаны табып керүгә, мине анда кечкенә генә бүлмәчектә өстәл артында утыручы урта яшьтәге каравылчы каршылады. Ювелирны сорагач, ул миңа икенче ишеккә керергә кушты. Алмазымны кесәмнән чыгарып, ураган изолентадан кубарып алдым да аңа: “Моның хакы күпме тора икән?” - дип сорадым. Күп сөйләшеп тормыйча, ул алмазны ут яндырып та, зур лупа белән дә, ниндидер сыек нәрсәләр тамызып та карарга, тикшерергә тотынды. Эшен тәмамлагач кына: “Бу ташны мин сезгә Лев Марковичка күрсәтергә тәкъдим итәм. Ул гына моның хакын төгәл итеп әйтә алыр. Ризамы?” - дип сорады һәм телефоннан каядыр шалтырата башлады. Ләкин телефонны тиз генә алучы булмады. Тирә-ягымны карап утырганда, күзем ничектер ишеккә төште. Ул тулысынча ябылып бетмәгән икән. “Бу нәрсә? Мин бит ишекне нык итеп ябып кергән идем. Әллә каравылчы безне тыңлар өчен аны аз гына ачып куйды микән?"

Ниһаять, телефонны алдылар. Ювелир егет:

- Лев Маркович! Очень-очень редкий экземпляр. Обязательно посмотрите. Хорошо, договорились, в 16 часов, - диде дә алмазны миңа кире кайтарып, Лев Марковичны кайдан табарга икәнлеген өйрәтергә тотынды. Чыгып киткәндә, теге каравылчы егет урыныннан бик тә шым гына торып, минем белән саубуллашып калды.

Аннан чыккач, бу очрашуга кадәр дүрт сәгать вакытны ничек уздырырга икән дип, уйга калдым. Иң элек ашханәгә кереп яхшылап тамакны туйдырырга, аннан таныш мәчеткә барып өйлә намазын укып чыгарга кирәк. Шулай эшләдем дә...

Сәгать дүртләрдә мин “Супермаркет” кибетенең икенче катында урнашкан “Ювелир” дип язылган ишек янында басып тора идем инде. Мине өстенә иске зәңгәр халат кигән, картаеп килүче яһуди каршы алды. Ул ташны кулына алып, “интересно, интересно” дип кабатлый-кабатлый җентекләп тикшергәч кенә: “Мин сездән бу ташны каян алдыгыз дип сорамыйм, моның белән нәрсә эшләргә уйлыйсыз дип сорыйм”, - диде. Ә мин аңа: “Иң элек бу алмазның чын хакын беләсем килә”, - дидем. Ул: “Бер миллион сум чамасы”, - дигәч, йөрәгем жу итеп китте. Уйга калдым. Нишләргә? аны тиз генә хөкүмәткә тапшырып, үземә тиешле 250 мең сумны алыргамы? Тик бирмәсләр әле, төрле язулар сорап интектерерләр.

Ләкин хыялны да туктатып булмый, аның да чиге юк! Әгәр бу ташны сатып, бер миллион сумны кулыма төшерсәм, моннан иномаркага утырып кайтып китәр идем.
Лев Маркович:

- Әгәр теләсәгез, моны сатып алырга теләүче бер кеше белән сөйләшермен, - дигәч кенә, ничектер тынычлана төшеп, риза булдым.

Ул шунда ук кемгәдер шалтыратты: “Альберт Денисович, это Лев Маркович. В прошлый раз, если появится стоящая вещь, вы просили меня позвонить. Сейчас у меня как раз такой случай. Хорошо, встретимся в 11.30”, - дип сүзен тәмамлады да миңа таба борылып: “Безнең янда гына банк урнашкан. Шуның подвалында ячейка арендовать итеп, ташны шунда куеп торсаң, яхшырак булыр. Иртәгә сәгать 11дә яңадан монда очрашып, бергә барырбыз”, - диде. "Кем соң ул Альберт Денисович?" - дигән соравыма, ул: “Шәһәребез хуҗаларының берсе, иртәгә үзең күрерсең”, - дип кыска гына итеп җавап бирде. Ул әйткән банкка кергән идем, ячейка өчен бик күп сорадылар. Ә минем акча азаеп бара иде инде.

Кунакханәгә вакыт-вакыт артыма карый-карый, берәрсе ияреп бармыймы икән, дип шикләнеп кенә кайттым.

Кунакханә урнашкан бу зур йортны урамнан берникадәр эчкәрәк кертеп салганнар. Каршысында гына сквер да бар. Уртада түгәрәк итеп әйләндереп алынган җирдә фонтан булырга тиештер. Аңа дүрт яктан асфальтлы сукмаклар да килә, өч җирдә чәчкә түтәлләре дә бар. Ә калган урыннарда чүп үләне үсә. Сирәк кенә булса да агачлар да утыртканнар. Булачак фонтан янында җәйге кафе эшли. Шунда кереп, кофе эчеп чыгарга кирәк, дип уйлаган гына идем, кунакханә янына бер машина килеп туктады да арты белән чигенеп, буш урынга барып басты. Тик беркем чыкмый, берәрсе артыннан килгәннәрдер, мөгаен. Номерын карасам - 073! Нәкъ шушы машина ювелир йорты янында тора иде ич! Әллә мине күзәтеп йөрүләреме? Әгәр анда шундагы каравылчы утырса - точно!

Бу алмазны кая куярга икән соң? Әллә кеше күрмәгәндә икенче катка күтәрелә торган баскычның борылышындагы тар ярыкка тыгып куяргамы? ...Әллә бүлмәдәге люстраның түшәмнән чыга торган тишегенә беркетеп, колпагы белән каплап куяргамы? Бәлки душтагы сиптерә торган нәрсәнең капкачын борып алып, сыйса, шунда яшерергәдер?

Ләкин боларның барсын да ашыгып эшләргә кирәк. Иң яхшысы - шул тикшерелгән “кесә ертыгы!” Хәзер туп-туры урамдагы газета киоскысына барам да әнә теге агач яныннан узганда төшереп калдырам. Газета алып кайтканда табаным белән басып та китәрмен. Машинаның сул яктагы тәрәзәсе яртылаш ачык. Узып барганда шул якта кем утырганын карап уздым.

Барсы да мин уйлаганча булып чыкты. Тәрәзә янында урта яшьтәге милиция майоры, ә руль артында теге каравылчы! Бер яктан, күңелгә җиңелрәк булып китте, вакытында таштан котылдым, икенче яктан, борчу басты. Болардан нәрсә көтәргә?

Кунакханәгә кергәч, башка администраторны күрдем. Иртәнгесе хатын кеше иде, бусы тулы гәүдәле егет. Аңардан, син алмаштырган Нина Ивановна кайчан эшкә чыга, дип сораган булып, сөйләшеп киттем. Мин сүзне Альберт Денисович Ахмеровка күчереп, аның монда туганын, хәзер дә 20 процент акцияләре булуын, өлкә депутаты, күп фирмаларның аңа буйсынуын белдем.

Үземнең бүлмәмә күтәрелгәч, тәрәзәдән карадым. Машина юк иде инде, китеп барган. Алар минем монда туктаганымны белер өчен килгәннәр, күрәсең. Кырыйдагы койка буш. Килүче юк. Бүген дә берүзем кунармын ахыры.

Уйга калдым. Нәрсә булыр? Алар бит юкка гына минем арттан йөрмиләр...

Төнге сәгать 12дән соң администратор ишегемне шакып, миңа паспортымны алып аска төшәргә кушты, милиция чакыра, диде. Анда мин күргән майор һәм граждан киемендәге бер кеше кырыйдагы бүлмәгә алып кереп, минем нигә монда килүемне, район үзәгендәге кибетне баскан вакытта кайда булуымны сорашырга тотындылар. Тагын бер тапкыр тентеделәр дә әле. Протокол язып, миннән кул куйдыргач, майор иптәшенә чыгып торырга кушты.

Ул чыккач: “Хәзер ювелирга күрсәткән алмазыңны кайдан алганыңны сөйләп бир”, - диде. Мин бу турыда нәрсә сөйләргә икәнлеген белә идем инде.

“Майор! Сез монда тимер эшкәртү белән шөгыльләнгән Альберт Ахмеровның кем икәнен беләсездер инде. Безнең Уфада да аңардан һич ким булмаган, нефть эшкәртү белән шөгыльләнүче дәрәҗәле бер кеше бар. Мин аңарда берничә ел эшләгән идем. Пенсиягә чыксам да, ул кайвакытта мине чакырып алып, үзенең шәхси эшләрен башкаларга белдермичә генә үтәргә куша. Бу юлы да ул миңа шушы кыйммәтле ташны биреп, Магнитогорскига барып, ювелир белән бергә аның хакын билгеләп, Альберт Ахмеровка тапшырырга кушты”, - дидем. Майор шунда мине бүлеп: “Ну, күпме тора инде ул?” - дип сорагач, “Коммерция сере, - дип дәвам иттем. - Әгәр бу таш югалып, вакытында тапшырылмаса, сез нәрсә булачагын күз алдыгызга китерә аласызмы? Альберт Денисович мондагы ярты МВД, ФСБ хезмәткәрләрен күтәрәчәк. Минем шеф та читтә калмас. Барыбер табырлар, ләкин күпме кешенең башлары югалыр. Менә мин дә сезнең килүегезнең сәбәбе - ювелир каравылчысының эше, дип аңладым”, - дигәч, ул иптәшен кире чакырып кертте дә бөтен кәгазьләрен җыеп алып: “Барысы да аңлашылды. Сез район үзәгендәге универмагны басуда катнашмагансыз. Борчыган өчен гафу итегез”, - диде дә чыгып китте.

Мин бу катлаулы вакыйгаларны җиңеп чыгуыма шатланып, дежурныйга: “Тыныч йокы!” - дидем һәм бүлмәмә күтәрелдем. Кергәч үк биредә тентү ясаганнарын сизсәм дә, җылы душ белән азаккы борчуларымны юып төшереп, йокларга яттым...

Иртән иртүк торып, салкынча һавага чыгып зарядка ясадым. Азрак йөгереп тә алдым. Теге агач янында калдырган ташымны да барып алырга онытмадым.

Билгеләнгән вакытта Лев Маркович янында идем инде. Икәүләп Альберт Денисович җибәргән машинага утырып киттек. Аның офисының беренче катында урнашкан “Технический отдел” дип язылган коридорның бер бүлмәсендә көтәргә куштылар.

Бер як стенадагы пыяла шкафларга тимердән ясалган профиль кисәкләре, руда күргәзмәләре, макетлар куелган. Тәрәзә төбендәге өстәл артында күп тә утырмадык, ишектән урта буйлы, нык гәүдәле 40 - 45 яшьтәге ир-ат күренде, артыннан күзлек кигән ябыграк тагын бер кеше керде. Алар Лев Маркович белән дусларча күрешеп, хәл-әхвәл сорашканнан соң, яшьрәге миңа кул биреп: “Альберт Ахмеров!” - дигәч, миңа текәлеп карап алырга да өлгерде.

Ювелир миңа ымлагач, ташны сүтеп өстәлгә куйдым. Альберт Денисович кулына лупа алып ташны әйләндерә-әйләндерә караганда: “Лев Маркович, шунысы кызык, менә бу яктан караганда көрән шәүләсе дә бар, чын таш бу”, - дип үзенең соклануын белдерде.

Хуҗа миңа: “Күпме сорыйсың?” - дигәч, “Бер миллион сум”, - дидем. Ул арттарак торган ярдәмчесенә күз салуга, тегесе чак кына башын игәч: “Ярый, кирәк документларны ясагыз”, - дип әмер бирде.

Аннан миңа борылып, саф татарча: “Әхмәт абый, сорамый булдыра алмыйм, мондый ташны кайдан алдыгыз?” - дип әйтеп куймасынмы? Менә әкәмәт! Бу кеше керәшен булып чыкты бит! Фамилиясе дә Ахмеров булгач, татар булырга тиеш. Аның “Әхмәт абый” дигән сүзләре, гәүдәмдә җыелган шикләнү, азрак курку киеренкелеген койды да төшерде. Ул бу мизгелдә миңа күптәнге танышым, якын кешем булып күренә иде инде.

“Альберт әфәнде! Дөресен әйтәм, бу алмазны өч көн элек тимер юл кырыендагы ярдан казып алдым”, - дигәч, “Бу ташны тагын кемнәр күрде?” - дип сорады. “Мондагы кешеләрдән башка, яшь ювелир”, - диюемә, Лев Маркович: “Ул минем туган апамның улы, аңардан курыкмагыз”, - диде. Бу таш турында яшь ювелирның каравылчысы да белә дип әйтергә башыма килгән булса да, вакытында тыелып калдым.

“Сез акчаны ничек алырга телисез?” - дигәч, мин: “Сбербанкта минем исемгә саклык кенәгәсе ачсыннар, - дип соралдым. - Альберт әфәнде, әле тагын бер үтенечем бар: шул акчага мин җиңел машина сатып алырга уйлыйм. Шул мәшәкатьләр артыннан йөрергә, машина белән дә ярдәм итсәгез иде”, - дидем.

Ул ярдәмчесенә: “Володяга әйт, машинасы белән йөреп, шәһәрдән чыгып киткәнче озатып калсын”, - диде дә чыгып китте.

Без икенче катка күтәрелеп “купля-продажа” документларына кул куеп, Сбербанкка киттек. Аннан чыккач, мин бер миллион сум акча язылган саклык кенәгәсен кулыма тотып, бер сәгать чамасы “миллионер” булып йөрдем әле.

Шәһәр кырыендагы автокибеткә барып, Володя ярдәмендә бөтен расходлары белән 470 мең сумга шәп кенә иномарка сайлап, кире Сбербанкка кайтып, шул акчаны кибет хисабына күчердек, 30 мең сумны кызыл акчалар белән алдым. Калган 500 меңне вексельләргә алмаштырдым.

Менә мин, ниһаять, үз хыялыма ирештем һәм яңа машинаның руле артына утырып ипләп кенә кузгалып та киттем. Ике атна чамасы машинада йөрмәгәч, сагындырган. Бер кибет янына туктап, Володяга яхшы гына бүләкләр алып бирдем. Мәчеткә кереп, әти-әни, әби-бабайларның исемнәрен яздырып, алар рухына Коръән чыгарга сөйләшеп, садакалар биреп, бер кызыл акчаны мәчет расходларына калдырып чыктым. Мин бу мәчеттә өч тапкыр өйлә намазы укыган идем бит. Шуңа юлларым уңышлы булгандыр да инде. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Биргәнемә шөкеранә кылыгыз, тагын да арттырып бирермен. Шөкерана кылмасагыз, җәзам да бик каты булыр!” - дип әйткән бит.

Кунакханәдән әйберләремне алып чыккач, Володяга: “Рәхмәт ярдәмеңә, юлны беләм, үзем китәрмен”, - дигән идем дә, ул: “Безнең шефның әйткән сүзе закон, шәһәрдән чыкканчы озата барырмын. Минем арттан бар!” - диде.

Ә шәһәр читендәге ГАИ постына җиткәч, минем белән саубуллашып: “Юлда туктама, кеше утыртма”, - дип китеп барды.

Мин дә бисмилламны әйтеп, кайтыр юлга кузгалдым. Иншалла, бары да узды, менә берүзем калдым. Соңгы атнада булган вакыйгалар бөтен башымны бутадылар. Әллә бу Альберт Денисовичны, Лев Марковичны, милиция майорын, алмаз кисәген - барсын да хыялымда, төшемдә генә күрдемме? Алай дисәң менә бит машина, әнә документлары...

Машинам шул хәтле җиңел йөгерә ки, кулымның, аягымның, гәүдәмнең һәр хәрәкәтен сизә кебек. Йә Раббым! Исән-сау гына кайтып җитәргә насыйп кыл! Ә бит мин өемә ял көнендә кайтып җитәргә тиеш. Ипләп кенә капканы үзем ачып, ишек алдына кереп туктагач, озын итеп сигнал бирермен. Өйдәгеләр берсе артыннан берсе йөгереп чыгачаклар. Ялтырап торган (автомойкага керергә онытмаска) өр-яңа затлы чит ил машинасыннан чыгып килүче, башына ап-ак эшләпә кигән (беренче очраган универмагтан алырга) әтиләрен күргәч, хатынымның, улымның, киленемнең, оныгымның гаҗәпләнеп карап торуларын күз алдыма китереп, мыегым астыннан гына елмаеп барам... 


Әмир ҖАББАРОВ
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»