|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2013 Тарих
Татар кызларының уянуыXIX гасырның икенче яртысында Россиядә башланган буржуаз үзгәрешләр белән бергә мөселман дөньясын яулап алган җәдитчелек хәрәкәтенең иң нык кызыксыну уяткан ягы – хатын-кыз мәсьәләсе. Аның җәмәгатьчелеккә тиз арада барып җитүендә татар зыялыларының, бигрәк тә мөхәррирләрнең өлеше зур. Ир-ат язучыларның, хатын-кыз исемен тәхәллүс итеп алып, шигырь-хикәя бастырулары билгеле. Мәсәлән, Галиәсгар Гафуров (Чыгтай) 1905 елда «Тутам» исемле хикәясен «Галимә» тәхәллүсе астында бастырып чыгара. Бу әсәрдә ир хатынының хокуклары турында сүз алып барыла. Мондый геройларны Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан һ.б. язучыларның әсәрләрендә дә очратырга мөмкин. Хатын-кызларның, мөкиббән китеп, шул зыялылар күрсәткән якка атлаулары аларның үзләрендә дә күптән эчке омтылыш булуына ишарәли. Кайбер гаиләләрдә хатынның эш хакы бердәнбер акча чыганагына әйләнгән очраклар да булган. Мәсәлән, Мәҗит Гафури үз хатирәләрендә, тормыш иптәше Зөһрә 1911 елда мөгаллимә булып урнашкач, көнкүрешләренең ничек рәтләнгәнлеген язып үткән. Бу чорда Гафури эшсез утырган, гаиләне караучы Зөһрә ханым булган. Сәгыйть Рәмиевнең җәмәгате Бану Әюпованың да мөгаллимә булып эшләве билгеле. Татар зыялыларының хатын-кызларның белемнәрен үстерүгә, тәрәккый карашларын тәрбияләүгә зур көч салулары матди якларының мөшкеллегеннән килеп чыкмадымы икән, дип тә уйлап куясың. Төпле һөнәрле булган, үз-үзен матди яктан тәэмин итә алган кызга өйләнсәң, гаилә чыгымнарын икәүләп каплап булу турында да онытырга ярамый. XX гасыр башындагы татар җырчылары һәм артисткаларына килгәндә, гомумән алганда, чыгышлары белән гади гаиләләрдән булган бу хатыннарның күбесе үзләренең «шикле үткәннәре» белән аерылып торганнар. Бу туташларның андый зина йортларына эләгүләренең сәбәпләре төрле булган. Яшь кызларның, бигрәк тә асрауларның алдану хатирәләре – татар әдәбиятында адым саен очрый торган сюжет. Монда туташларның беркатлылыгы, ирләрнең азгынлыгы, тирә-як мохитнең андый яшьлек хаталарына тискәре карашы – һәммәсе дә әлеге тайгак юлга өстерәүче сәбәп булган. Исеме чыккан хатын кияүгә дә бара алмаган, аның өчен мөселман кардәшләре арасында эш урыннары да ябык булган. Бу шартларда андый хатыннарга артистка-җырчы булып көн күрү мөмкинлеге ачылу, әлбәттә, язмыш бүләге сыман күренгәндер. Һөнәрнең дәрәҗәсе тора-бара күтәрелгән, театр-концертларда намуслары чиста кызлар да катнаша башлаган. Кайберләре, мәсәлән, Суфия Әхмәрова, Әшраф Синяева махсус белем дә алган. Әлеге югары катлау хатын-кызларыннан күреп, гади гаиләләрдә туып-үскән туташлар да үзләренең ирекле тормышка, укуга, һөнәр алуга хаклары турында уйлана башлый. Алар арасында милли аңлы кызлар күбрәк була. Болар инде, элекке русча укыган туташлар кебек, «татарка» дип эндәшкәндә, кызарып, кая качарга белми тормыйлар, ә милләт казанышлары өчен горурланып, халык язмышын кайгыртып йөриләр. Бу эшчән ханымнарның саны артуы татар шәһәр мәдәниятенең үсүенә дә бәйле. Европа шаукымы яңа уку йортлары ачылуга китерә, милли әдәбият һәм театр көннән-көн ныгый, татар вакытлы матбугаты үзе бер феноменга әверелә. Мөстәкыйльлек һәм җәмәгать эшчәнлеге мирза-сәүдәгәр хатын-кызларына бер төрле хобби кебек күренсә, мещан-крестьян арасыннан чыккан туташларга исә ул матди якларын кайгыртырга да мөмкинлек биргән.
Лилия ГАБДРАФИКОВА |
Иң күп укылган
|