03.12.2013 Авыл
Озакка сузылган мәхшәр
Озак еллар дәвамында республика хуҗалыкларында чөгендер игүчеләр дә бу кадәрле мул уңыш булуын хәтерләми. Урыны белән гектарыннан 800 центнерга җитә, диләр. Республика буенча уртача күрсәткеч 383 центнер тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгында шунысы кыен: корылык булса – каян алырга, уңыш күп булса, кая куярга, дигән сорау туа. Һәр икесе дә хуҗалыклар өчен өстәмә проблемалар китереп чыгарса да, уңыш зур булганда, яхшырак. Җыелып килгән әҗәтләрне түләргә, салым, кредит һәм тагын әллә нинди бурычларны капларга җай чыга.
Кайбыч, Апас, Тәтеш һәм Буа районнарында күпләп чөгендер игүче хуҗалыклар да шуңа өмет иткән иде. Тик башка елларда август аенда чөгендер кабул итә башлаган Буа шикәр заводы быел бу эшкә гадәттәгедән шактый соңарып тотынды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, уңышның планлаштырганнан күпкә артык булуы да чөгендер игүчеләр файдасына булмады. Кайбер хуҗалыкларда дистәләрчә мең тонна чөгендер сентябрь аеннан бирле кырда ята. Завод исә чөгендер кабул итүне бөтенләй туктатырга җыена икән.
Буа районына барып җиткәнче үк Апас районы хуҗалыкларының кырда яткан чөгендер өемнәрен күреп, хәлнең бик җитди икәнлеген аңларга була. Чөгендерне төяү бер кыенлык тудырса, “КамАЗ” автомобильләрен кыр буенча тракторлар белән сөйрәп, олы юлга чыгару аеруча авыр икән. Урыны белән машина көпчәкләре балчыкка күмелеп бара. Хуҗалык җитәкчеләре монысына да күнегә бара бугай инде. Буа шикәр заводы чөгендерне алсын гына.
Шикәр заводы территориясендәге хәлне исә мәхшәр белән чагыштырырлык. Буе егерме алты, биеклеге алты метрлы 26 чөгендер өеме бүген череп, янып ята.
Минем кызыксынып йөрүемне күреп булса кирәк, машина йөртүчеләр яныма ук җыела башлады. Алар сөйләгәнне тыңласаң, чәчләр үрә тора. Буа шикәр заводында бу кадәрле башбаштаклыкның булганы юк иде әле, диләр.
Башка еллардагыдан аермалы буларак, түләү буенча да кыенлыклар бар икән. Элекке елларда чөгендер өчен Буа шикәр заводы продукцияләтә түләгән. Хуҗалыклар үзләренә тиешле шикәр комын күпме кирәк, кайчан кирәк – шулай алган. Хәзер исә ниндидер арадашчы барлыкка килгән. Шикәр комын шулар сата. Хуҗалыкларга тиешле акчаны вакытында бирмиләр. Аларга бирелмәгәч, безгә дә эләкми, диләр.
Ул ара шундый фермерларның берсе Фәнил Кадыйров сүзгә кушылып китте. Быел Түбән Наратбаш авылы фермеры 430 гектарда шикәр чөгендере үстергән. Чөгендер игүнең мәшәкатьләрен санап та бетереп булмый, ди. Җирне тиешенчә эшкәртеп, сөреп, чәчмәсәң, ашламасаң, вакытында корткычларга каршы көрәшмәсәң, мул уңышка өмет итеп булмый. Дөрес, быел чөгендер “Кадыйров” фермер хуҗалыгында көткәннән дә күбрәк булган. Тик менә чөгендерне Буа шикәр заводына тапшыру гына сузылганнан-сузыла икән.
– Берничә ел элек чөгендерне заводка турыдан-туры илтеп тапшыра идек. Алтмышка кырык, ягъни җитештерелгән шикәр комының кырык проценты предприятиегә, алтмыш проценты безгә була иде. Хәзер дә чөгендерне шул ук заводка тапшырабыз. Тик арадашчы, ягъни “Агротрейд” оешмасы аша. Алар исә азынганнан-азына. Безнең башка мөмкинлекләребез юклыктан явызларча файдалану инде бу. Элеваторга тапшырган бөртек акчасы артыннан өч айдан артык йөрим инде. Беренчедән, Казанда урнашкан бу оешма вәкилләрен юллап табуы кыен. Икенчедән, алдап йөртәләр. Чөгендер өчен дә шулай. Әле сезгә зарланганны белсәләр, түләүне тагын да сузарга мөмкиннәр. Дүрт миллион сумнан артык акча аласым бар, бирмиләр...
– Үзара килешү юкмыни? Анда бит продукция өчен түләү вакыты төгәл билгеләнә...
– Төкерәләр алар килешүгә... Чөгендер акчасын сораган идем, “Агротрейд” җитәкчесе: “Акча булгач, бирербез”, – ди. Инде бездән чөгендер кабул итүне бөтенләй туктаттылар. “Теләсә кая тапшырыгыз”,– диләр.
Килешүдә чөгендерне заводка тапшырганнан соң, ун көн эчендә түләү каралган. Инде ничәнче “ун көн” көтәм. Банкларга кредит түлисе, салымнар өчен акча күчерәсе, башка бурычлар да күп җыелды. Үз көчемә ышанып кредитка ундүрт миллион сигез йөз мең сумга чөгендер комбайны алган идем. Шуның дүрт миллион сумын түләү вакыты узды. Банклар бит “Агротрейд” безгә тиешле акчаны кайчан бирүе белән кызыксынып тормый, ди Фәнил Кадыйров.
Шунысы аяныч, мондый хәл бер “Кадыйров” фермер хуҗалыгына гына кагылмый. Чүпрәле, Апас, Кайбыч һәм Буа районының күпләп чөгендер игүче фермер һәм мөстәкыйль эшләргә омтылучы хуҗалыкларының да Буа шикәр заводына, аерым алганда, “Агротрейд” оешмасына дәгъвалары байтак. Чөгендерне өчәр ай буе кырда яткыру, продукция өчен тиешлесен вакытында түләргә теләмәү һәм башка төрле башбаштаклыклар өчен кем дә булса җавап бирерме? Мөмкинлекләр юк түгел. Зәй, Нурлат һәм башка шикәр чөгендере эшкәртү предприятиеләре үрнәге дә шуны раслый. Буа шикәр заводы директоры Анатолий Ковальчук әйтүенчә, складларда бүген унике мең тоннадан артык шикәр комы бар. Гәрчә, “Агротрейд” җитәкчесе Марат Абдуллин хуҗалыклар белән исәп-хисапны мөмкин кадәр тиз арада ясарга тырышачакбыз, дип ышандырса да, аны сатуны айлар буе көтеп тору гаделлек түгел шул инде. Хуҗалыкларга акча бүген кирәк бит...
Без бу хәлгә ачыклык кертү өчен “Ак Барс” агрохолдингы җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Николай Титовка мөрәҗәгать иттек. Николай Леонидович әйтүенчә, Буа шикәр заводы чыннан да хуҗалыклардан чөгендер кабул итүне туктатырга мәҗбүр булган. Тик бу хәл вакытлыча гына, завод территориясендә җыелган продукцияне эшкәртеп бетергәнче генә дәвам итәчәк. Чөгендер тапшыручылар белән исәп-хисап исә тиз арада башкарылачак, дип ышандырды Николай Титов.