поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.12.2013 Җәмгыять

Мәшһүрләребезне күрсәтү өчен зарур

Берничә ел элек “ВТ”да әдипләребез, депутатларыбыз Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиев респуб­ликабызда мәшһүр шәхеслә­ре­безне җирләр өчен аерым зират булдыру мәсьәләсен күтәргән иде. Туфан ага инде мәрхүм. Күренекле кешеләребез китә тора. 17 ноябрь көнне Казан аэропортында авиаһәлакәт килеп чыккач та, билгеле кешеләрне кайда җирләргә, дигән сорау туды. Берәү дә, шул исәптән олы шәхес­ләребез, аларның туганнары да мәңгелек түгел.

“Аларны кайда җирлик соң?“ – дип, без кабат Разил Вәлиевкә мөрә­җәгать иттек.

– Моннан 30 ел чамасы элек, беренче мәртәбә Төр­киягә баргач, безне Истанбул шәһәрендәге бер зиратка алып бардылар. Мин аның матурлыгына, төзек­легенә шаккаттым. Чөнки безнең зи­ратларыбызның күбесе ташландык хәлдә, анда чүп-чар, корыган, ауган агачлар. Монда әйтерсең музей буйлап йөрисең. Кабер ташларындагы исемнәрне укыгач шаккаттым. Аларның берсенә – паша, икенчесенә – дәүләт җитәк­че­се, галим, язучы дип язылган. Кыскасы, атаклы кешеләр. Берзаман Гаяз Исхакый кабере янына килеп җиттек. Шул хәтле ыспай, зәвыклы итеп эшләнгән. Аз гына баргач, Йосыф Акчура кабере. Ташына Сөембикә манарасы ясалган. Моны зират дип тә, музей дип тә атарга була; биредә тө­рекләрнең һәм бездә яшәгән башка халыкларның мәшһүр вәкил­ләре җәсәд­ләре ята, дип аң­латтылар безгә. Грузиядә, Украинада, Испаниядә, Ан­глиядә дә булырга туры килде. Һәрбер­сендә, телимме-телә­мимме, юлым зиратка барып чыга иде. Алардагы мемориаль каберлекләрне күр­гәч, ниш­ләп үзебездә шушындый зиратлар булдырмыйбыз икән, дип үз-үземә сорау бирә башладым. Безнең дә бит мәшһүр шәхесләребез шактый күп. Нишләп аларның җәсәдләрен бер тирәгә тупламыйбыз? Югыйсә, чит илләр­дән кунаклар килсә яисә үзебез барырга теләсәк, кайсы мәшһүр кешебезнең кайсы зиратта ятканын да белмибез бит. Тукайның һәм башка берничә кешенең генә Иске татар зиратында ятканы мәгъ­лүм безгә. Чөнки алар түрдә, анда еш йөрибез. Минемчә, бу җәһәттә дә цивилизацияле илләрдән үрнәк алырга кирәк. Әнә май аенда мәшһүр шәхесләребезнең берсе Туфан Миңнуллин вафат булгач, безнең Фәрит Мөхәммәтшин белән мәдә­ният министрыбыз, урын таба алмыйча, Иске татар зиратында көн буе йөргән. Аннан инде асфальт читендә бер урын табып, бик матур итеп җирләделәр. Миркасыйм Госманов, Камал театры директоры Шамил Закиров вафат булгач та шулай килеп чыкты. Язучыбыз Фәнис Яруллин мәрхүм булгач та, урын таба алмыйча, ниндидер бер сазлык читендә җирләргә мәҗ­бүр булдык. Мондый хәл безне һич кенә дә бизәми. Туфан абый исән вакытта без инде берничә мәртәбә бу җә­һәттән республика җитәк­челәренә мөрәҗәгать иткән идек. Алар моны аң­лады, чара күрергә дә вәгъдә итте. Әмма ниндидер сәбәп­ләр аркасында, бүген­гә­чә бу мәсьәләнең хәл ителгәне юк.

Бу эшне мин болайрак хәл итәргә тәкъдим итәм. Бере­н­чедән, моңа кадәр вафат бул­ганнарның күбесен, ягъни җәсәден инде урыннарыннан кузгатып булмас. Билгеле, туганнары теләсә, Такташ кабере кебек ишелү куркынычы янаганда, мемориаль зират булса, анда күче­рергә мөм­киннәр. Ә инде күчерү мөм­кинлеге юк икән, аларның исем­леге, картасы булырга тиеш. Ниндидер кечкенә генә җыентык чыгарып, аларның кайда җирләнгәнен, ничек барып булганлыгын күр­сә­тергә кирәк. Алар китап ки­бетлә­рендә сатылырга, бу мәгъ­лүматлар Интернетка куелыр­га, гомумән, халыкка җитке­релергә тиеш. Икен­чедән, безгә дә мемориаль каберлек ачарга кирәк. Билгеле, алар республикада бер­ничә булырга тиеш. Шәһәр­ләрдән кала, район үзәклә­рендәге зиратларда да атак­лы кешеләргә аерым бер урын бирелсен иде. Дөрес, кайберәүләр, үлгәндә дә тигезсезлек, үлем бөтенебезне дә тигезли бит, дип әйтергә мөмкин. Аларны да аңларга була. Әмма монда тигезлек, тигезсезлек хакында сүз бармый. Мин халыкның атаклы шә­хесләрен күрсәтү мәсь­әләсен күтәрәм. Аларның кылган зур гамәлләренә ихтирам күрсәтәсе иде. Билгеле, алар моңа мохтаҗ түгел. Бу безгә, балаларыбызга, онык­ларыбызга кирәк. Татарның нинди бөек шәхесләре булуын алар белергә тиеш. Бүген бөтен кеше дә китап укымыйдыр, бөек шәхесләребезне Интернеттан эзләп утырмыйдыр. Әмма үз туганын, якы­нын күрергә барганда, алар янына кереп чыгып, күпме­дер мәгъ­лүмат алыр иде. Читтән килгән кунакларга да аларны күрсәтү мөмкинлеге ачыла. Әгәр халык затлы, зыялы шәхесләрен хөрмәт итә белми икән, бу халык үзе дә зыялы түгел, моңа омтылмый да, димәк.

Званка бистәсе янында моның өчен 70-80 гектар җир бүлеп бирелгән дип ишеткән идем. Әмма ашыгырга иде. Моны без генә түгел, Ходай Тәгалә дә ашыктыра. Үлем-китем беребездән дә сорап тормый. Шуңа күрә җитәк­челәребез хәерхаһлы булган чакта, моны тиз генә хәл итәсе иде. Әле кайвакыт Иске татар зиратында урын юк, шуңа күрә үлмичә торырга туры килә, дип шаяртып куйгалыйбыз. Бер караганда, бу – шаярту, икенче караганда, гыйбрәт.

Билгеле, бүген Казан шә­һәрендә, якын-тирәдә зират булдыру өчен буш җир табу кыендыр. Ул җирләр инде кемнәрнеңдер мөлкәтенә әй­ләнгәндер. Әмма ләкин мондый изге эшкә оешмалар, төрле предприятиеләр, хосусый затлар да хәерхаһлы булыр, сатып яисә бушлай да бирергә ризалашыр дип уйлыйм. Горький исемендәге ял паркының түрендә туганнар каберлеге бар. Мемориаль зират ачылганчы, иң күре­некле кешеләрне, бәлкем, шулар янәшәсендә җирләр­гәдер. Дөрес, анда 40-50 кешелек кенә урын бар. Мәсьәләне хәл итүнең вакытлы гына юлы булачак бу, – дип сөйләде ул безгә. 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 205 | 03.12.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»