поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
02.12.2013 Җәмгыять

Ф.Хуҗин: Археология – табыш китерә торган фән, Казанның мең еллыгын раслагач Мәскәү 60 млрд бирде

Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗин белән әңгәмә.

– Фаяз әфәнде, безнең халык демократия шартларында яши аламы?

– Юк, без демократиядә яшәргә өйрәнгән халык түгел, безне бозып  бетерделәр: крепостное право, Совет хөкүмәте...
Совет хөкүмәте елларында партия бик нык эшләде. Идеология көчле иде. Безне куркырга өйрәттеләр, демократия булмады, хәзер дә юк. Без Россия Президентын  татар газеталарында бик яхшы сүгәбез, әмма ул бит татарча укымый. Ә үзебезнең татар җитәкчеләрен сүккәнебез бармы?! Юк. Мактыйбыз, алар турында китаплар язабыз.  Югарыдагылар халыкны тәрбияләми, бу  – коллык психологиясе.

– Ханнар, патшалар тәхет өчен әтисен дә үтергән, моны ничек аңларга?

– Бу – кыргыйлыктан да киләдер, артык гөнаһка да саналмагандыр. Тәхет, байлык, акчага кызыгу – бөтен ызгыш-талашның нигезендә шул ята бит.

Россия дәүләте хәзерге кебек барса озак яши алмас. Җимереләчәк, таркалачак яисә юкка чыгачак. Әкренләп югары даирәдәгеләр акылга килерләр дип уйлыйм. Бөтен Россия өлкәләре үзләренә аз гына булса да мөстәкыйльлек алырга тели. Чөнки болай 80-90% байлыкны Мәскәүгә җибәреп, аларны ашатып, симертеп, үзеңә кирәген дә алардан сорап алып яшәргә мөмкин түгел. Мондый нәрсә акылга сыймый.

– Вертикаль хөкүмәт (илдәге бөтен түрә барысы да президентка гына буйсына. Аның әмере буенча гына эш эшләнелә, үзләре башлап йөрми) төзеп куйдылар, җитмәсә...


– Хөкүмәтнең вертикальлеге әкренләп юкка чыгар дип уйлыйм. 90 елларның беренче яртысында без үзебезгә суверенитет алдык һәм аз гына булса да иркенлектә яшәп калдык бит. Әмма безнең Конституциябезне талап бетерделәр, күләгәсе генә калды. Иң әйбәт маддәләре юкка чыгарылды. Конституциябезнең бу маддәләрен яңадан кире кайтарырга, моның буенча эшләргә кирәк. Лидерлар кирәк. Югары җитәкчеләребез дә булышсын. 90нчы елларда үзләренә кирәк булганда Милли хәрәкәткә бик нык ярдәм иттеләр бит.

– Кайвакыт без татар халкы мәнфәгатен кайгыртып Мәскәүгә язабыз, әмма моның файдасы юк, диләр.


– Мин дә шулай уйлыйм. Файда юк, әмма өметем яшьләрдә. Яшьләрне күрәм дә, оптимизм барлыкка килә. Без, элекке заман халкы, куркып өйрәнгән, яшьләрдә андый хис юк. Алар куркудан азат, ирекле.

Без Россия составыннан аерылып чыгарга теләмибез. Мөстәкыйль татар дәүләте төзү, әлбәттә, бик яхшы омтылыш, әмма әлегә безгә күбрәк мөстәкыйльлек алып Россия белән бергә яшәргә кирәк. Без Россия үзәгендә, бөтен кан тамырларыбыз Россия белән бәйләнгән. Ләкин алар кайчан да булса: “Мөстәкыйль татар дәүләтен алыгыз”, – дип үзләре үк властьны кулга китереп тоттырырлар әле – шулай дип тә уйлап куям. Болай барса, Россия озак яшәмәс, таркалып бетәр, чөнки мондый гаделсез дәүләт була алмый. Бер якта – миллиардерлар, икенче якта – хәерче халык.  21 гасырда болай яшәмиләр! Эшли торган сәламәт халык эшсез калды. Эшләгән өчен акча түләмиләр. Иң беренче планга фән басарга тиеш. Фән үсмәсә, дәүләт үсми. Чит илләрдә моны аңлыйлар, ә бездә Фәннәр академиясенә каршы көрәш башладылар, галимнәрнең санын кыс-карталар. Тарих институтында иң күп акча алып эшләүчеләр – тарих фәннәре докторлары, хезмәт хакыбыз нибары 20 мең сум. Ә мәктәп укытучыларыныкы – 30 мең. Шушындый гаделсезлек Россиянең таркалуына китерәчәк һәм Татарстанның җиңел генә, тыныч юл белән мөстәкыйль булып китүе дә мөмкин.

– Катнаш никахлы гаиләдә бала татар җанлы булып үссен өчен нишләргә кирәк?


– 1970 еллардан башлап ярты татар руска өйләнә, кияүгә чыга, бу – татар халкын бетерә. Татар кызы рус егетенә кияүгә чыга һәм рус егете Исламны кабул итә,  мәчеткә йөри башлый, андыйлар да бар. Бу – иң идеаль очрак. Киләчәктә мондый очраклар тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм. Православиегә караганда Ислам дине ныграк үсә. Минем янда гына чиркәү, анда рус карчыкларыннан башка йөрүче юк. Мәчетләргә кереп карагыз, анда гел яшьләр, картлар юк. Шулар арасында руслар да бар. Бу – бөтен дөнья өчен характерлы күренеш, мөселманлашу күбәя. Бервакыт телевизордан Лондонны күрсәтәләр. Чиркәүләр буш тора. Мөселманнар килә дә, сорыйлар: “Чиркәвегез буш тора, безгә арендага бирегез әле, кереп намаз укыйк”, – диләр. Икона, тәреләрне ябып куялар да, чиркәүне мәчет урынына файдаланалар. Кечкенә генә бер факт, әмма бөтен тенденцияне күрсәтә.

– Россияне Уралга хәтле Кытай, Европа һәм Ислам дөньясы басып алачак, диләр.


– Мин дә шулай дип уйлыйм. Кытайда халык саны арта, хәзер ике бала тапкан өчен штраф юк. Территориясе Россиянеке белән чагыштырганда бик кечкенә. Уралның теге ягындагы территория буш диярлек. 19 гасырда Себер тимер юлы салдылар, бөтен шәһәрләр шул тимер юл тирәсендә генә. Кытайлар синең чигеңне дә карамый, күчеп утырачаклар, әкренләп кенә Уралның теге ягын басып алачаклар, без карап калачакбыз. Халык та Себердән монда кайта, ул якка омтылмый.

– Курил утрауларын ник Япониягә бирмиләр икән?


– Аңлашылмый. Бездә җир җитмиме? Бирсеннәр. Аны бит японнар белән дуслашып, солых төзеп тә бирергә була. Японнарга чынлап та җир җитми, алар аны гөл итәр иде, безнең буш ята торган җирләр бит ул. Дустанә бирсәң, шунда ук японнар белән дуслашып та китәр идек.

– Нәрсәдән куркасыз?


– Авылым, мәктәбем (Зәй районы, Карман авылы) бетәр дип куркам. Эш юк. Элек сыер, тавык фермалары, басулар, тракторчылар бар иде. 1968 елда мәктәпне өч параллель класс бетердек, бездән соң дүрт параллель класс булган. Быел 11 классны бер бала бетерде. Бу – авылның, халыкның фаҗигасе. Бөтен республика буенча шулай. Авыл бетү – халык бетү дигән сүз.

– Сагынып сөйләрлек кеше булыр өчен нишләргә кирәк?

– Кешегә яхшылык эшләргә, ярдәм итәргә, кешеләрне яратырга. Үзем кешегә ярдәм итәргә омтылам, вакытымны кызганмыйм. Күңелем кешеләргә тартыла.

– Бауман урамындагы фатирыгызны сезгә экс-мэр Камил Исхаков биргән диләр?


– Әйе, 2001 елда 50 яшемә бирде. Казанның мең еллыгын раслаганда өлешем зур булды. Кол Гали урамындагы ике бүлмәле фатирымда эш кабинетым да юк иде, биредә бар. Археология – табыш китерә торган фән. Казанның мең еллыгын раслагач Мәскәү Татарстанга 60 млрд сум акча бирде.


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»