поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең мәктәптә ике тәрәзә бар иде. Тимер читлеге булганы – терроризмга каршы. Тимер читлеге булмаганы – янгын куркынычсызлыгы өчен.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
Архив
 
02.12.2013 Җәмгыять

Хәтер мәсхәрәләүчене җаваплылыкка тартыргамы? (Сораштыру)

“Гадел Россия” партиясе депутатлары, Россиядә Бөек Ватан сугышы истәлеген тиешле дәрәҗәдә хөрмәт итмиләр, дигән фикердә. Бу вәзгыятьне үзгәртү өчен алар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, катнашучылар, яу кырында башын салганнар һәм ветераннарның якты истәлеген сүз һәм начар гамәлләр белән мәсхәрәләүчеләрне җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә чакыра

Хәзерге вакытта сугыш истәлекләрен кимсеткән өчен “вандализм” статьясы буенча өч ел төрмә яный. Ләкин гамәлдә бу җәза административ җаваплылыкка тарту белән генә чикләнә. Ничек уйлыйсыз, каһарманнар истәлеген мәсхәрәләүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту кирәкме?

Хәбир Иштирәков, Та­тарстанның ветераннар оешмасы советы рәисе:


– Әлеге яңалыкны хуплап бетермим. Бу – бик җиңел ысул. Җинаять җаваплы­лы­гына тартып, штраф­лар салып кына Бөек Ватан сугышы турындагы якты истәлекне саклап булса, бик яхшы булыр иде дә. Ләкин, тормышта алай була алмый. Башка чаралар кү­рергә кирәк. Хәзер җәм­гыять­тә патриотик хис­ләр тәрбияләү турында бик күп сөйлиләр, ләкин коры сүз белән генә бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Кеше әх­ла­кый-патриотик тәр­бия­не иң элек гаиләдә, мәктәптә алырга тиеш. Сугыш, анда катнашкан каһар­маннар турындагы истәлекне өлкән буын түгел, яшьләр мәсхәрәли бит. Шуңа күрә иң беренче чиратта эшне алар арасында алып барырга кирәк.

Рим Гыйльфан, “Азат­лык” радиосының татар-баш­корт редакциясе мөдире:


– Икътисадый хәлләр начарайган саен мондый ”патриотик уеннар” көчәячәк кенә. Тарихи хәтерне, аңа хөр­­­мәтне ре­прессияләр алымы бе­лән тәрбияләп булмый. Әле бит Россиядәге та­рих­ның шак­тый өлеше ялган, рәсми калыпларга туры китереп фаль­сификация­ләнгән. Шуңа күрә башта тарихны торгызырга, мөм­кин кадәр күбрәк деталь­ләрен ачык­ларга кирәк. Ә моңа фәкать ирекле булып, фәнни яктан якын килеп һәм, әлбәттә, фикер алышып кына ире­шеп була. Мә­дә­ниятле илләр шул юлдан бара, ә Россия хакимияте һа­ман ирекне кыршауларга маташа.

Клара Филиппова, Яшел Үзән районының милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, лаеклы ялдагы укытучы:


– Хәтер мәсхәрә­ләүчеләр­нең булуы – “Гадел Россия” партиясенең үз гаебе. Урлашу­дан туктасалар, ришвәт­челек­не бе­тер­сәләр, мәсхә­рә­ләүче­ләр дә булмас иде. Каберләрне җи­мереп, тузга язмаган сүзләр сөйләп йөрү­челәрне моның ише катгый чаралар белән җәзаласаң, төрмәләр дә җит­мәс. Бу дө­рес юл түгел. Иң дөрес юл –тәрбия.

Яшьләрдә ясле яшеннән үк милли, мәдәни, тарихи истәлекләрне кадерләргә, сакларга өйрәтергә, чын ва­тан­пәрвәр итеп тәрбия­ләргә кирәк.

Шушы юнәлештә хезмәт куйган фидакарьләргә, халык арасында яшьләр белән эшләүчеләргә тиешле бәя бирелсен иде.

Линар Закиров, “Ялкын” журналының җаваплы сәр­катибе:


– Вандалларны төрмәгә тү­гел, психик авырулар йортына урнаштырырга кирәк. Вандаллыкка җәм­гыять­­нең нинди катлавы бара? Үсмер­ләр икән, әлеге дә баягы мәктәптә тәрбия эш­ләрен көчәйтергә кирәк. Бер караганда, зиратларны, төр­мә кебек, чәнечке белән әйлән­дерергә дә була. Ул очракта ахирәттә­ге­ләр­нең җаны тыныч булыр иде. Мин вандалларны акылга китерү яклы. Чөнки тәрбия­ләмәсәң, алар­ның күбесе дөньяны үзләре кебек вандаллар бе­лән тутырачак. Ветераннарны Интернетта мәс­хәрә итү­че­ләр­не дә акылга ките­рергә кирәк. Үтем­ле тәр­бия ысулларын бел­мим әле. Бу эш белән шө­гыль­лә­неп, акча алучы га­лим­нәр уйласын. 



Ватаным Татарстан
№ 203 | 30.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы