поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.12.2013 Мәдәният

Гүзәл Сәгыйтова: Насыйп ризык теш сындырып булса да керә

Ул бертөрле генә түгел. Үз-үзенә дә шундый бәя бирә: «Мин – төрле кеше. Бүген минем дөньям бер йодрыкка кереп бетеп, бер кеше янында гына бөтерелергә мөмкин, иртәгә исә мин бөтенләй башка караш, бөтенләй башка тойгы белән уяна алам». Сүзем – «Яңа Гасыр» телеканалында «Мәдәният дөньясында» тапшыруын инде бишенче сезон алып баручы – Гүзәл Сәгыйтова турында.

– Гүзәл, кешене киеменә карап каршы алган кебек, сине хәзер «Мәдәният дөньясында» тапшыруы алып баручысы буларак каршы алалар. Мин дә искәрмә түгел...

– Бу табигыйдыр да. Әлеге тапшыруда бишенче сезон эшлим, димәк, тамашачы биш ел буе, телиме-теләмиме, мәдәни вакыйгаларны минем аша кабул итәргә мәҗбүр. Ләкин кеше үзен бервакытта да бер кысаларда гына тоймыйдыр, ул тойгы барлыкка килсә, мин сулый алмый башлыйм. Консерваториядә, мәсәлән, мин үземне тулы канлы укытучы итеп хис итәм. Һәм андагы Гүзәл белән «Мәдәният дөньясында»гы Гүзәл бер-берсенә охшамаган. Тормыштагы Гүзәл исә бөтенләй башка.

– Димәк, син төрле битлекләрдән йөрисең булып чыга?..


– Битлекләр дип әйтмәс идем, ул үзеннән-үзе шулай килеп чыга. Тормышта мин, мәсәлән, бик оялчан (якын кешеләр янында гына ачылып китәм), «Мәдәният дөньясында» әнә шул оялчанлык белән көрәшә-көрәшә эшлим (бу очракта, чыннан да, кайвакыт кыюлык битлеге кияргә туры килә), ә укытучы Гүзәлдә ул сыйфат бөтенләй юкка чыга. Максатым – көннәрдән бер көнне студентлар белән эшләгән көч һәм үз-үземә ышанычны тапшыруга «алып килү».

– «Мәдәният дөньясында» дигәннән... Тәнкыйть тә нык эләгә үзегезгә – сорауларының рәте-чираты юк, килгән кунак фикерен дә әйтеп бетерә алмый, бүләләр, видеоролик куялар, диләр...


– Үзем дә баштагы елларны моңа бик борчыла идем, ләкин хәзер фикерләрем бераз үзгәрде. Гадәттә, әлеге тәнкыйть студиядә булып киткән кунаклар тарафыннан яңгырый. Алар теге яисә бу тема буенча укып, әзерләнеп килә дә бөтен белгәнен тамашачыга җиткерергә тели. Әлеге теләк белән студиягә җыелган һәркем яна, һәм табигый инде, андый мөмкинлек бирелмәгәч, ачуланып кайтып китә. Чынында исә теманың ачылып бетү-бетмәве вакыт тарлыгыннан да, кунаклар күплегеннән дә тормый. Конкрет сорауларга кыска, ләкин тирән җаваплар булган чагында, эфир вакыты калган очраклар да булды. Ләкин бу – сирәк күренеш, гадәттә, турыдан-туры эфир каушатамы яисә күп сөйләргә яратабызмы – читкә китүләр, «су» кушулар еш була. Бу очракта кунакны бүлми башка чара юк. Тапшыру алдан язылып, монтажланып, иң кирәкле фикерләр, тирән сораулар гына калдырылса, әлеге проблема булмас иде, ләкин, икенче яклап, ул тере тапшыру, консервланмаган. Бөтен нәрсәне матурлап, ямап чыгаруга караганда, аның онлайн режимда баруы кадерлерәктер дә әле.

– Димәк, шәхсән син үзең әлеге тапшыруның сыйфатыннан канәгать?


– Тулаем алганда, канәгать булган беренче тапшыруым 1 декабрьдә эфирга чыгачак, ул Равил Фәйзуллин иҗатына багышланган. Беренче тапкыр эшләгән эшемне 80 процентка кабул иттем. Киләчәктә әнә шундый рухтагы тапшыруларның саны артса, телевидениедә үз-үземне таптым, дия алыр идем. Ләкин әлегә һәр чыгарылышка тәнкыйть белән карыйм, тапшырудан соң үз-үземнән канәгатьсезлек тагын да арта төшә. Моңа бәйле йокысыз төннәр, үз-үзеңне ашау тормышның аерылгысыз өлешенә әйләнде.

– Тәнкыйть кәнфит түгел анысы, тик үз-үзеңне артык ашыйсың түгелме?


– Үзеңнән канәгать булмау, бер яклап, үсешкә этәрә, ләкин ул артыкка китсә, кире нәтиҗәләрне көт тә тор. Мин үзем дә, аңламыйча, әнә шул сызыкны узганмын, шуңа тормышымның бу этабында кирәгеннән артык үз-үземдә «казыну», уйлануга каршы көрәш ачтым.

– Гүзәл, син амбицияле кешеме, башкаларга караганда бер адым алга бару синең өчен мөһимме?

– Амбицияләр бөтенләй юктыр дип әйтә алмыйм. Телевидениедә эшләгән һәркемдә азмы-күпме амбицяиләр бардыр ул. Ләкин «башкаларга караганда бер адым алда бару» фикере минем табигатемә бик туры килми. Минем өчен, иң мөһиме – үз-үземне җиңү, иртәгәне бүгенгемнән яхшырак итү. Көнләшмим – сокланам. Кешеләрне яратам, бигрәк тә талантлы, матур, үзенчәлекле кешеләрне.

– Амбицияләрең булмаса, тотрыклы тормышыңны ташлап, Уфадан Казанга килеп урнашмас идең...


– Шулайдыр... Телевидениедә эшләргә бик күптәннән хыялландым. Башкорт дәүләт университеты тулай торагыннан күренеп торган күккә ашкан телевидение башнясына карап, Ходайга ялварган чаклар да аз булмады (көлә). Ләкин ул телевидениедә эшләргә насыйп булмады, шуңа да, хыялым Казанда тормышка ашмасмы икән, дигән ният белән, бирегә килдем. Ул вакытта милли хисләрнең дә артканнан-арта барган чоры иде.

– Казан Гүзәл көткән Казан булып чыктымы соң?


– Казанга күчкәнче, өч ел бу турыда бертуктаусыз уйланып йөрдем, шуңа иң начар вариантларга да әзер идем. Килүем дә бер сәбәпсез генә булмады, башта диссертациямне якладым, аңа әзерлек барганда эш эзләдем. Фәнни эшне төгәлләү, телевидениегә урнашу да ничектер үзеннән-үзе – шома килеп чыкты. Авырлыклар бераз соңрак башлангандыр... Казан, күп тапкыр сындырып, тормышның төбенә төшереп, яңадан торгызды.

– Бөтен туган-тумачаң Уфада, әти-әниең шунда – берүзеңә кояш астында урын даулау җиңел булмагандыр шул.


– Кояш астында урын даулау әле дә дәвам итә. Әлегә мин күпьяклап «урнашмаган». Ләкин Казанга килеп шушы юлларны, каршылыкларны үтүемә үкенмим. «Кире кайт», – диючеләр дә, башка җиргә китәргә димләүчеләр дә бар. Аларга җавап катгый: «Казаннан китмим». Биредә мин чын дуслар таптым (бу – зур бүләк), яраткан эшләрем, студентларым бар. Консерватория нигезендә туган «Калеб» яңа буын җыены проекты исә минем балам кебек. Яңа туган баланы аякка бастырмыйча, бишектә килеш ташлап китү кебек булыр иде ул. Төрле өлкәдәге яшь иҗатчыларны бер-берсе белән таныштыру, аларның иҗатларын тамашачыга тәкъдим итү – бүгенге көндә кирәкле эшләрнең берсе дип саныйм һәм бу уңайдан үземне җаваплы итеп сизәм.

– Гүзәлнең бөтен җирдә өлгер икәнен аңладык. Йөрәк хәлләрен дә белешсәк...


– Миңа калса, җаваплы, никахлы, озын гомерле мәхәббәт ул – Ходай бүләге. Димәк, мин әле бу бүләккә лаек түгел. Ә, бәлки, лаек булмамын да... Бу очракта – көрәшү, тыпырчыну, ниндидер адымнар ясау – мәгънәсезлек. «Насыйп ризык тешне сындырып булса да керә», – диләрме әле?!.

– Ләкин безнең сөйләшүдән «Гүзәл Сәгыйтова – карьеристка» дигән фикер туа. Ялгышканмындыр бит?


– Минем өчен шәхси бәхет мөһимрәк. Хис белән акыл көрәшендә һәрвакыт хис җиңә, мин үземне хисләр колы дип тә әйтә алам. Башкача булса, тормышта әллә нинди максатларга ирешергә мөмкин булыр иде. Ләкин мин – чын хатын-кыз, моңа, җитмәсә, иҗат кешесе булу да өстәләдер. Икенче яклап, шәхси бәхет төшенчәсенә җәмгыятьтә үз-үзеңне табу да кермиме соң? Бәхет тойгысы, миңа калса, бөтен нәрсә гармониядә булганда гына барлыкка килә. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»