поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.11.2013 Җәмгыять

Тотлыгу – чир түгел!

“Бәла бер килсә, килә икән ул. Улыбыз тотлыга башлагач, бер борчылсак, инде үз эченә йомыла баруы үзәккә үтә. Берәр нәрсә сөйли башласа, кызарына-бүртенә, сүз соңында тиз генә тынычлана алмый, кайчак температурасы да күтәрелә. Сүзләрнең җиңелрәк әйтелешләрен эзләп азаплана, кайчак нәрсә әйткәнен дә оныткалый. Баштарак мәктәп бәйрәмнәренә әзерләнгән сыйныфташларына кызыгып карый иде. Хәзер мәктәпкә бөтенләй барасы килми. Ярдәм итегез, безгә нишләргә?
Исемем редакция өчен генә.”

Шактый гаҗәеп хәлләре бар бу яңа технология заманының! Алга киткән илләрдә балаларда тотлыгу очраклары күбәйгән. Моны табиблар, компьютер уеннарның яшәешебезгә көннән-көн ныграк үтеп керүе белән бәйләп карый. Алар баланың ныгып өлгермәгән нерв системасына көчле тавыш, чуар картиналар аша начар тәэсир итә икән, дип аңлатты безгә психолог Роза Гаффарова.

Роза Гаффарова, психолог, “Тотлыга торган балалар белән аралашуны активлаштыру юллары” (Казан, 2003) китабы авторы

Тотлыгу сәбәпләре


Тотлыгуга китергән сәбәпләр шактый. Гадәттә, фразалы сөйләмнең актив үсеш чорында балалар ешрак тотлыга. Ә ул исә фило- һәм онтогенетик сөйләм функциясенең нәзбереклелеге белән характерлана. Ягъни, баланың баш миендәге сөйләм зоналарына гадәттәгедән көчлерәк ярсыткыч тәэсир иткәндә, сөйләм “өзеклеге” - тотлыгу барлыкка килә.

Тотлыгу тумыштан булырга да мөмкин. Моңа әти-әниләренең көчле нерв-психик һәм йогышлы авырулар кичерүе сәбәпче. Шизофрения, туберкулез, сифилис, җитештерүдәге зарарлы химикатлар, югары радиоактивлык, алкоголь һәм наркотикка бәйлелек һ.б. шуның ише авырулар да карындагы баланың нерв системасына начар тәэсир итә. Булачак ананың борчылулары, уңай булмаган тормыш һәм эш шартлары, бала туганда имгәнүләр да эзсез үтми. Тотлыгу нәселдән дә килергә мөмкин: генетик факторны бернишләтеп булмый – тотлыгу еш кына берничә буынга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Тышкы факторлар нәтиҗәсе дигәндә, әйләнә-тирә мохит, яшәү шартлары һәм балага бирелгән тәрбия дә карала. Йокы туймау, туклану режимы бозылу һәм баланың тыныч тирәлектә яшәргә һәм тәрбияләнергә тиешлеген кайбер ата-аналарның белмәвен шуңа кертеп карыйлар. Көчле тавыш ярсыткычлары: телевизор, магнитофон, олыларның каты кычкыруы һ.б., күп кеше җыелган урын, тынчу һава һ.б. - болар барысы да баланың нерв системасында тискәре чагыла. Озакка сузылса, баланы авыр нерв киеренкелегенә китерә. Тотлыгу әнә шуннан барлыкка килә дә инде. Балаларның тотлыккан олы кешеләрне яки яшьтәшләрен кабатлавы да тышкы факторларга кертеп карала.

Тагын бер сәбәбе – кисәк курку. Эт яисә башка бер хайван тию, табигать бәла-казалары, һәлакәткә очрау, физик имгәнү, яки берәр медицина чарасы (теш дәваларга килеп куркып калучы балалар да бар) кичерү һәм, әлбәттә, гаиләдәге тавыш-гауга тотлыгу китереп чыгарырга мөмкин.

Дәвасы бар


Тотлыгуны дәвалауның методикалары төрле. Монда тотлыгучының яше, тотлыгу дәрәҗәсе һәм формасы, шәхси үзенчәлекләр, тотлыга башлау вакыты һәм хәтта яшәү шартларына бәйле. Иң нәтиҗәлесе – комплекслы дәвалау – ягъни логопед эше, медикаментлы терапия һәм психолог ярдәмен үз эченә ала.

Тотлыгучылар белән эшләгәндә фольклор материаллары зур ярдәмгә килә. Татар халык уеннарын, әкиятләрен, мәкальләрен, тизәйткечләрен куллану аеруча файдалы.

Уенны чынбарлыкка күчерү баланы рольгә кертеп җибәрә һәм үзен шул роль кысаларында тотарга өйрәтә. Очракка бәйле рәвештә, тотлыгучы бала үз тотышын үзгәртә, башкаларның гамәлләренә җайлаша, төрле аралашу чараларын иркен куллана. Уен эшчәнлеге тотлыгучыга актив позиция яулап алырга, үз-үзен күрсәтергә ярдәм итә. Дәресләр вакытында төзелгән аралашу моделе катнашучылар тарафыннан акрынлап чынбарлыктагы аралашуга күчә бара. Нәкъ менә уенда баланың шәхесе, сөйләме, фикерләве, хәтере, мөстәкыйльлеге, активлыгы үсә, үз-үзен тотышы белән идарә итә алуы формалаша.

Уен вакытында өстәмә бурычларны да үтәп була. Мисал өчен, хәрәкәтле уеннар вакытында (“Чапкы”, “Утыр, утыр, Мәликә”) катнашучылар бер билгеләргә игътибар итәргә, башкаларыннан тыелып калырга, кул, аяк хәрәкәтләре белән идарә итәргә, хәрәкәтләрне сөйләм белән туры китерергә өйрәнәләр. Сәхнәләштерелә торган уеннар (“Хан”) күзаллауны, сөйләм һәм хәрәкәтләрнең сәнгатьлелеген, игътибарны үстерә һ.б. Фикерләүгә корылган уеннар күреп һәм ишетеп кабул итүне, игътибарны, хәтерне үстерә.

Гадәттә, тотлыгучылар, яннарында берәр тыңлаучы булса, аралашудан кыенсына башлый. Шул рәвешле, кайберләренең сөйләү сәләтләре бөтенләй юкка чыга. Мондый психологик киртәне уеннар вакытында җиңеп була, чөнки бөтен игътибар да уен барышына юнәлтелә.

Тизәйткечләр, такмаклар, санамышларны куллану сүзләрне, аерым авазларны дөрес әйтергә өйрәтә. Табышмаклар фикерләүне, сәнгатьле сөйләмне үстерә, дәресләр вакытында киеренке булмаган шартлар тудыра. Мәкаль әйтешү сөйләм техникасы, сәнгатьлелекне арттыра һәм бер үк вакытта балаларны аралашуга этәрә. Мәкальләр текстларны уйларга, аларда яшерен мәгънәне табарга өйрәтә. Тизәйткечләр – санамышлар кебек үк, әйтелешне камилләштерү коралы. Ә санамышларга ритм гына түгел, ә көй, аһәң дә хас. Алар шулай ук күңел ачу функциясен дә үти, эстетик зәвык тәрбияләргә, сөйләмне, балаларның психик үзенчәлекләрен, бигрәк тә хәтерне үстерергә ярдәм итә.

Балалар әкиятләрне аеруча ярата. Алар аша дөнья, кешеләр арасында төрле мөнәсәбәтләр турында беләләр, каршылыкларны җиңеп чыгарга, авыр очраклардан чыгу юлын табарга, яхшылыкның көченә ышанырга, мәхәббәт һәм дөреслекне танырга өйрәнәләр. Уен барышында балаларга уңай әкият герое булу аеруча ошый. Камыр батыр, Таңбатыр, Турай батыр, Зөһрә, Алтынчәч әкиятләрен уйнап карагыз. Һәрбер этюд сәнгатьле аралашу чараларын: пластика, мимика, сөйләмне яхшырту, активлаштыруга ярдәм итәчәк. Әкиятләр фантазияне уята һәм шаблоннардан азат итә. Тотлыгучы балада да үзгәрешләр булмый калмаячак.

Мактагыз, бүләкләгез, хуплагыз!


Шунысын онытмыйк: тотлыгучының мөмкинлекләрен тулырак ачу өчен һәркайсы белән шәхсән шөгыльләнергә кирәк: уңай үзбәя, лаеклылык хисе беркетергә; “уңыш ресурсы” формалаштырырга – барлык кыенлыклар да җиңел генә хәл ителәчәккә ышаныч; алда торган эшне уңышлы башкарып чыгуга уңай максат тудырырга.

Чиктән тыш аралашучан, хисле, кабынып китүчән катнашучыларга аерым игътибар бүлеп бирергә кирәк. Билгеле бер уңышларга ирешеп, алар еш кына дәресләргә кызыксынуларын киметә. Бу очракта аларга алып баручы яки белгеч ролендә булып карарга һәм үзләренең күзәтүләрен сөйләргә тәкъдим итеп була.

Үз эченә бикләнгән, оялчан, пассив катнашучылар өчен тәэсир итүнең иң яхшы чаралар булып мактау, бүләкләү, хуплау тора. Уңай бәя аларда ышаныч тудыра, ирек хисен ныклы итә, алга таба эшчәнлеккә этәрә.

Уңай эмоциональ-психологик тирәлектә балалар аеруча да ачык була, кимсенүләр, өметсезлек, кызып китүләр акрынлап юкка чыга. Баланың тыныч булуы аның сөйләм сыйфатында да уңай чагыла.

“Сорау биргәнче, тыңлау файдалырак”

Әти-әниләргә киңәшләр


1. Балагыз белән ашыкмыйча гына, паузалар ясап сөйләшегез. Ул сүзен тәмамлагач, үзегез сүзгә керешкәнче, аз гына көтеп торыгыз. Сезнең салмак кына, ашыкмыйча сөйләвегез баланың сөйләменә карата теләсә нинди тәнкыйтьтән күбрәк файда китерә.

2. Еш кына балага бирелә торган сорауларны киметегез. Олыларга җавап бирүгә караганда, ирекле рәвештә үз уйларын җиткергән вакытта балалар күпкә җиңелрәк сөйләшә. Өстәмә сорау биргәнче, игътибар белән тыңлавыгызны аңлатырлык итеп, балагыз әйткәннәргә карата үз фикерегезне белдерегез.

3. Баланың сөйләмен түгел, ә нәкъ менә фикерләрен игътибар белән тыңлавыгызны үзенә сиздерерлек итеп мимика һәм хәрәкәтләр кулланыгыз.

4. Һәр көн бер үк вакытта балагызга үзе теләгән нәрсәләр белән шөгыльләнү иреген бирегез. Ул сезнең белән идарә итсен һәм сөйләшәсе киләме, юкмы икәнен дә үзе хәл итсен. Бу вакытта балагыз белән сөйләшкән очракта да акрын гына итеп һәм еш кына паузалар ясый-ясый аңлашыгыз. Бу тыныч минутлар кечкенә балада әти-әнисенә карата ышаныч хисе һәм аларга үзе белән аралашу күңелле, дигән фикер уята ала.

5. Гаиләдәге һәрбер кешене бер-берсен тыңларга һәм чиратлап кына сөйләргә өйрәтегез. Балаларга, бигрәк тә тотлыга торганнарга, үзләрен бүлдермәгәндә һәм тыңлаучы аларга игътибар бүлеп биргәндә сөйләргә күпкә җиңелрәк.

6. Балагыз белән ничек аралашуыгызны күзәтегез. Бала үзен бүлдермәячәкләренә инанып, әйтергә теләгән фикерен җиткерү өчен вакыты күп булуына ышансын өчен сабырлык белән аны озак итеп тыңларга тырышыгыз. Аңа карата тәнкыйди кисәтүләрне, бүлдерүләрне һәм сорауларыгызны киметегез, шулай ук үзегезнең сөйләм темпын да акрынайтыгыз.

7. Һәм иң мөһиме, балага аны ничек бар шулай кабул итүегезне күрсәтегез. Тотлыгамы ул, юкмы – бернигә дә карамастан, сезнең баланы аңлавыгыз, яклавыгыз кирәк.

ГМ белешмәсе
Тыңлаучы да тотлыгучыга ярдәм итә ала:


1. “Акрынрак сөйлә”, “Сулу ал”, “Тынычлан” ише кисәтүләр ясамагыз.

2. Тотлыккан әңгәмәдәшегезгә ничек сөйләвен түгел, ә нәрсә сөйләгәнен игътибар белән тыңлавыгызны сиздерегез.

3. Үзегезне гадәти тыңлаучы буларак тотыгыз һәм тотлыккан кешенең үз фикерен әйтеп бетерүен сабыр гына көтегез.

4. Кайчакларда тыңлаучы, сабырлыгын җуеп, тотлыккан әңгәмәдәшенең җөмләсен тәмамлап куя. Болай эшләмәгез! Үзегез дә ашыкмыйча, тыныч кына сөйләгез. Әмма сөйләмегез ясалма яңгырарлык дәрәҗәдә акрын түгел.

5. Тотлыккан кешегә гадәттә телефон аша сөйләшкәндә үзенең сөйләме белән идарә итү кыенрак булуын истә тотыгыз. Мондый очракта сабыррак булыгыз.
 


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»