поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.11.2013 Авыл

Кая куярга инде бу чүпне?

Бер бәла инде бу чүп! Бигрәк тә авыл җирендә. Чүп ташлый торган махсус урыннар булмагач, күп җирдә күпер аслары, елгалар һәм бакча артлары чүплекләргә әйләнеп беткән иде инде. Алар озак вакыт бөтен авыл җирлеген ямьсезләп торды. Шәһәрдә ул яктан барысы җайланган, урыннары бар – иренмичә шунда ташларга гына кирәк. Ә авылда юк, шуңа күрә, чүптән, кем ничек булдыра ала, шулай котыла да инде. Ишегалдында җыеп ятып булмый бит.

Моннан дүрт-биш еллар чамасы элек исә авылларда үзеннән-үзе барлыкка килгән бу чүплекләрне юк итәргә керештеләр: кайсын яндырдылар, кайсын төяп түктеләр, бакча артында чүплек ясаучылар исә аны үзләре җыештырырга тиеш булды. Шулай итеп, әкренләп салаларда да чүп кимеде, авыл читендә чүплек өчен махсус урыннар барлыкка килде, ягъни чүпне бөтен авыл халкы бер урынга гына ташларга тиеш булды. Җирле үзидарәләр исә авыл буенча чүп җыюны оештырдылар. Халык чүпне, капчыкларга тутырып, капка төбенә чыгарып куя да шуннан алып китәләр. Кайбер авылларда исә чүп өчен, шәһәрдәге кебек, махсус контейнерлар урнаштырдылар. Ә кайбер җирләрдә бу мәсьәлә әле дә хәл ителмәгән (чүпне җыеп йөрүче дә юк, махсус савытлар да куелмаган): чүптән, кем ничек булдыра ала, шулай котыла.

Россия авыл хуҗалыгын күзәтү үзәгенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Җир контроле бүлеге дә рөхсәт ителмәгән урыннардагы чүплекләрне булдырмау, ә булган очракта аларны юк итүгә ирешү өстендә эш алып бара. Алар, районнарга чыгып, авыл хуҗалыгы җирләренең тиешле максатларда кулланылуын күзәтү астында тота. Ә рөхсәтсез ясалган чүплекләр белән алар еш очраша икән. Әлеге бүлекнең дәүләт инспекторы Алия Илгиз кызы Атнашева әйтүе буенча, быел республикада ел башыннан авыл хуҗалыгы максатларында кулланылырга тиешле җирдә – 64,55 га мәйданда 123 чүплек ачыкланган. Язгы чорда Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылы җирлеге читләрендә 2 мең тонна чүп юк ителгән булган. Шулай ук Яңа Чишмә районында да 2 гектар җирне алып торган чүплек булуы ачыкланган. Бер ай эчендә бу территория чистартыла һәм җир тиешле максатларда кулланыла башлый. Алия Атнашева авылларда чүп җыю ничек оештырылырга тиешлеге турында үз фикерләрен дә җиткерде. Ул әйткәнчә, авылдан җыелган чүп закон буенча билгеләнгән полигоннарга чыгарылырга тиеш. Авыл җирлекләре, тиешле оешмалар белән килешү төзеп, бу эшне оештырырга бурычлы. «Хәзер күп авылларда чүп җыю өчен махсус чүп савытлары тора. Контейнерларның да вак-төяк чүп өчен аерым, шулай ук агач ботаклары кебек зур чүпләр өчен аерым куелуы мөһим. Әмма савытларны да теләсә кайсы урынга урнаштырырга ярый дигән сүз түгел әле бу. Савытлар куелачак урын, беренчедән, бетонланган булырга тиеш, икенчедән, җил исеп, чүпләрне, кәгазьләрне очыртып бетермәсен өчен, аның әйләндереп алынган булуы да кирәк. Кемнәрдер савытларны авыл читенә куя, шулай ук аны авыл үзәгендә, мәсәлән, кибет тирәсендә булдырсалар да ярый. Әйтик, кеше кибеткә барганда, пакетка салып чүбен дә алып килә һәм шунда ташлап калдыра. Без шәһәрдә шулай эшлибез бит, нигә моны авылда да кертеп җибәрмәскә. Кайбер авылларда бу шулай эшләнә дә инде. Мәсәлән, Лаеш районының Хәерби авылында контейнерлар тора. Шулай ук Яшел Үзән районында кечкенә генә Рус Әҗәле дигән авылда да бар алар. Эшне шулай оштырган очракта гына без чүп һәм чүплекләр белән көрәшә алабыз», – ди белгеч.

Республикабыз район-авылларында бүгенге көндә чүп чыгаруның нинди ысулларын кулланалар һәм кайсына өстенлек бирәләр икән?

Наил Кашипов, Кукмара районының Ядегәр авылы җирле үзидарәсе башлыгы:
«Безнең авылда һәр шимбә көнне колхоз техникасы авыл буенча чүп җыеп йөри. Халык аның чүп җыя торган көн икәнен белә һәм шуңа күрә, моңа алдан ук әзерләп тора. Бу чүп авыл читендәге махсус полигонга ташлана, әлеге җирне гел тәртипләп-карап торабыз. Чүп түккән өчен авыл халкыннан акча җыелмый. Транспорт йөртүчегә исә авыл советы ай саен акчаны үзе түләп бара. Яз һәм көз айларында, чүп иң күп булган вакытта техникасы булган авыл халкы чүпне үзе дә түгә».

Эдуард Гәрәев, Тукай районының Күзкәй авылы җирле үзидарәсе башлыгы:
«Әле күптән түгел генә безнең авылда чүп җыю өчен махсус контейнерлар тора иде. Күзкәйдә алар 60ка якын, һәр дүрт өй саен диярлек куйган идек. Яз көне генә яңарттык, буяп куйдык. Әмма барысын да алып ташларга туры килде, чөнки көнкүреш калдыклары өчен генә дип билгеләнгән бу савытларга нәрсә генә ташламыйлар: төзелеш материалын да, бакча чүпләрен дә һ.б. Мондый чүпләрдән башка төрле ысул белән дә котылып була бит инде югыйсә. Авыл буенча йөреп, теләсә нәрсә ташламагыз, дип, үзем үк аңлату эшләре алып бардым, әмма файдасы гына булмады. Шуңа күрә, контейнерларны алырга туры килде. Аннары кайбер кеше йорты кырыенда чүп савыты торуыннан да канәгать түгел иде. Башта, контейнерларны куйган гына вакытта, кирәк түгел, диделәр, инде алып ташлагач, кире кайтаруны сорыйлар, контейнерлар булганда җайлы иде, диләр. Хәзер менә бездә дә чүпне билгеләнгән бер транспорт чәршәмбе көнне авыл буенча җыеп йөри».

Гөлгенә Әхмәтвәлиева, Апас, Чирмешән:
«Бездә махсус савытлар да, урам буенча җыеп йөри торган машина да юк. Авылның ике башында махсус чүплек урыны билгеләнгән, халык чүпне шунда үзе ташый. Күршеләрнең, мәсәлән, үз тракторлары бар, алар шуның белән түгә, без дә кайбер вакытта аларга салгалыйбыз». 


Чулпан НӘҖИПОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»