поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.11.2013 Спорт

Спортка зур акчалар кирәкме?

Россиянең Федерация Советы спортны дәүләтнең эре компанияләреннән аерырга тырыша. Янәсе, финансларны клубларга таратканчы, акчаны әбиләргә өләшү әйбәтрәк булыр иде.

Федерация Советының Дәүләт Думасына юллаган “Табигый монополияләр турында”гы федераль законның 4 һәм 7 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын журналистлар икенче төрле “Фетисов законы” дип атарга ашыкты. Эш шунда ки, илнең легендар хоккейчысы Вячеслав Фетисов үзе дә шул ук Федерация Советында эшли, спортка кагылышлы күп кенә канун үрнәкләре аның аша уза.

Югарыда аталган проектның нигезендә дәүләтнеке булып саналган иң эре компанияләрнең спорт клубларына җибәрелгән миллионлаган чыгымнарны бетерү идеясе ята. “Табигый монополияләр хезмәтеннән кулланучылар хаклы рәвештә искәрткәнчә, алар (кулланучылар – Р.С.) Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә урнашкан теге яки бу футбол клубының кыйммәтле уенчылар алуга тоткан чыгымнарны капламаска хаклы. Спортчыларны сатып алуга тотылган йөзәр миллион сумлык чыгымнар кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерми. Бу күпмедер дәрҗәдә субъектларда күрсәтелүче хезмәтләрнең тарифлар күләменә дә тәэсир итә”, - диелә закон проектына язылган аңлатмада.

Шулай итеп, ошбу проект Дума депутатлары тарафыннан кабул ителсә, “Газпром”, “Транснефть”, “Ростелеком”, “Россия почтасы”, РЖД кебек компанияләр теге яки бу спорт клубының төп иганәчесе (хуҗасы) булудан туктарга мөмкин. Бу исә үз чиратында Россия спортында чып-чын революция китеп чыгарырга сәләтле. Аерым алганда, клублар якын һәм ерак чит илләрдән кыйммәтле легионерлар алудан мәхрүм калу беррәттән, аерым командаларның юкка чыгуына да китерергә мөмкин.

Законга үзгәреш кертергә теләүчеләр әлеге компанияләр профессиональ спорт командаларын финанслауны гына түгел, гомумән, “хәйриячелек эшчәнлеге, спорт ярышлары, ял итүләр, күңел ачулар, мәдәни-агарту чаралары һәм башка шундый чараларны уздыруга бәйле чыгымнар”ны да тыймакчы. Эш шунда ки, әйтик, шул ук “Газпром” – ул әле “Зенит” футбол командасын яки башкаларны финанслау белән беррәттән, “Газпром” – балаларга” кебек акцияләр дә уздыра, илнең төрле почмакларында стадионнар, спорт сарайлары сафка бастыра. Депутатлар әлеге һәм башка чыгымнар иң элек федераль бюджет аша үтәргә һәм дәүләт тарафыннан бүленергә тиеш дип саный.

Үзебезнекеләр уйнаса, кызыграк та булачак


“Фетисов законы” турында билгеле булгач та, массакүләм мәгълүмат чараларында бу уңайдан төрледән-төрле фикерләр пәйда була башлады. Һәрвакыттагыча, фикер белдерүчеләр капма-каршы лагерьларга бүленә. Проект авторлары асылда профессиональ спортка тотылган акчаларның “Газпром”ныкы да, РЖДыныкы да булмавын, халык акчасы икәнен расларга тырыша. Ягъни алар фикеренчә, кайсыдыр төбәктә яшәүче әби белән бабай ни өчен әле футбол клублары өчен акча түләргә тиеш? Күпчелек очракта акча җитми башлагач, әлеге компанияләр тарифларны да, мәсәлән, газга-суга түләүләрне, поезда йөрү билет бәяләрен күтәрергә мәҗбүр.

Икенчедән, проект авторлары профессиональ спортта финанс гаделлек югалуын да искәртә. Кемдер ошбу компанияләр ярдәмендә иң биеккә менеп утыра, кемдер исә уртакул уенчыларга гына таянырга һәм “сазлыкта калырга мәҗбүр була”. Андый ярышларга кызыксыну да бетә, чөнки алдан ук кемнең кемне җиңәсе билгеле була. Спортчылар исә кайда акча күбрәк түлиләр, шунда күчеп йөри. “Монополистларның артык акчалары бар икән, аларны дәүләт бюджеты аша тигез итеп бүлергә кирәк. Дәүләт спортның тигез үсеше белән шөгыльләнер иде”, - диләр проект авторлары.

Элеккеге футболчы Александр Панов фикеренчә, Россия клублары үзләре акча эшләргә өйрәнергә тиеш. “Бу инде аларның проблемасы. Бәлки алар, ниһаять, үз уенчыларын тәрбияли башлар. Клуб үзе бизнес белән шөгыльләнсен, атрибутика сатсын, кредитлар алсын. Чемпионатыбызның кызыксыз булуы куркыныч түгел, үзебезнекеләр уйнаса, кызыграк та булачак әле. Дәүләтнең ярдәм итүе – әйбәт, әмма ул барысына да ярдәм итми бит, сайланганнарга гына”, - ди Панов.

Спортчы шулай ук әлеге проектның һавадан алынмавын, җәмгыятьтә күптән шундый фикерләрнең яшәве хакында да искәртте. Аныңча, провинциядә яшәүчеләр Это'О кебекләрнең хезмәт хакы турында ишетеп, газап чигәләр. “Алар бит үзләренең ун меңен ала һәм шуңа яши дә әле. Алар шулай ук дәүләт компанияләреннән дотацияләр алырга телидер, ләкин дәүләт берни бирми”, - ди ул.

Әбиләргә берни эләкмиячәк


“Алания” футбол командасы президенты, футбол буенча Берләштерелгән лига оештыру комитеты җитәкчеләренең берсе Валерий Газаев исә Федерация Советының әлеге тәкъдиме Россия спорты үсешенә начар тәэсир итәчәк дигән фикердә. Аныңча, дәүләт физкультура һәм спорт үсеше программалары кабул иткән, 2018 елгы дөнья чемпионатына әзерләнә. Әлеге чараларга шул ук компанияләрнең акчасын эшкә җигү дә күз алдында тотыла. “Димәк, әлеге закон проекты дәүләтнең спорт үсеше программасын тормышка ашыруда киртә булачак”, - ди ул.

Россия футбол союзының элеккеге җитәкчесе Вячеслав Колосков ошбу идеядән әллә ни килеп чыкмас дип саный. “Топ-клубларга тотылган акчадан әбиләр берни дә ала алмаячагы аңлашылмыймени? Законны тәкъдим итүчеләр моны яхшы аңлый”, - ди ул. Колосков фикеренчә, закон кабул ителгән очракта компания үзләрен баету өчен эшли башлаячак.

“Мин әлеге законга катгый төстә каршымын. Бүген барлык спортчыларның (шәхси төрләрдә дә, команда төрләрендә дә) 90% дәүләт монополияләре акчасына финанслана. Футболда ике-өч кенә шәхси клуб бар. Безнең һәвәскәр спорт та юк, инде профессиональ спортны да югалтырга мөмкинбез”, - дип белдергән В.Колосков. Ул мәсьәләне башкача куярга тәкъдим итә: “Клубларга җирле, төбәк һәм федераль бюджеттан бер тиен дә түләмәскә! Әлеге акчаны балалар спортына, халык сәламәтлегенә юнәлтү яхшырак”.

Файдасы булмый калмас


Әлбәттә, фикер төрлелеге бар һәм булачак та. Безнеңчә, депутатлар төркеме тәкъдим иткән закон проекты канун буларак кабул ителмәс, әмма ниндидер төзәтмәләр барыбер кертелергә мөмкин. Әйтик, эре компанияләрнең бюджетын ачыграк итү, легионерлар санын тагын да киметү, лидерлар һәм аутсайдерлар арасындагы дистанцияне якынайту һ.б. Бүген инде еш кына спортның акчаларны җилгә очыру чарасына әверелүе дә сер түгел. Кайберәүләр искәрткәнчә, акчалар эре компанияләрнеке генә булмыйча, гади халыкны икәне дә онытылмасын иде.

...Хәтерләсәгез, Владимир Алекно Россиянең волейбол җыелмасын җитәкләгәч тә, уенчыларның дөнья чемпионатлары, Олимпиадада бушка уйнаячагын искәрткән иде. Безнекеләр дөньяны шаккаттырып зур җиңүләргә ирешә башлады. Шуннан соң гына аларга ниндидер бүләкләр, премия-машиналар бирелде. Әлеге закон проекты һәм аңа бәйле фикерләр белән танышканда, әнә шул вакыйга искә төште... 


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ | 27.11.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»