28.11.2013 Интернет
Социаль челтәр ятьмәсе
Алар күп сөйләшми, күп ишетми, колакта – колакча, кулда – планшет. Чынбарлык тормыш белән бәйләнешләре юк диярлек. Юк, киләчәктәге ниндидер чит-ят кешеләр түгел бу. Ә әйләнә-тирәбездәге интернет, социаль челтәр, компьютер уеннары пәрәвезенә чорнала барган яшь буын. Интернетны дөрес һәм максатчан кулланмау – наночорның төп куркынычы булып тора.
Виртуль тормыш кызыклырак
Социаль челтәрләрнең тормышыбызда күбрәк урын ала баруы замана казанышы, бу котылгысыз. Бу челтәрләрнең төп функциясе – аралашу мөмкинлекләрен арттыру: дөньяның теләсә кайсы почмагындагы кеше белән язышу, алай гына да түгел, веб-камералар аша тере сөйләшү, фото, документлар алышу. Моннан тыш челтәрләрдә төрле төркемнәр эшли, анда үз кызыксынуыңа карап бик мәгълүмат алырга, яңа танышулар булдырырга, товарлар сатып алырга, төрле сораштыруларда, чараларда катнашырга, игъланнар бирергә һ.б. була. Кыскасы, виртуаль тормыш кайный. Виртуаль дөньядагы образ кешегә көннән-көн күбрәк ошый башлый һәм ул чынбарлык тормыштан ерагая, мондагы вакыйгаларның әһәмияте кимегәннән-кими бара.
Интернет-бәйлелек дигән термин бүген генә барлыкка килмәгән. Бу турыда иң беренче булып Америка психиатры Айвен Голдберг 1994 елда ук искә ала. Интернет-бәйле кешеләрнең стресслардан нормаль тормыш ритмы бозыла, дип яза ул. Интернетка, социаль челтәрләргә психологик бәйлелекнең фәндә сетеголизм дигән атамасы да бар.
Интернет кулланган һәр кеше бәйлелеккә эләкми, әлбәттә. Социаль челтәрләргә яңа кушылучылар бик тиз бирешә, ләкин күбесендә соңга таба бу кызыксыну кими, ә калганнары инде бәйлелеккә эләгү өчен менә дигән кандидатлар. Иртәләрен “В Контакте”, “Мой мир”, “Одноклассники”, “Facebook” кебек челтәрләрдәге яңалыклар, фотолар алыштыру, лайклар җыю, статусны үзгәртеп тору кебек эшләрдән башлаган кешеләр бихисап.
Психологлар фикеренчә, социаль челтәрләргә популяр кешеләр яисә, киресенчә, тормыштагы уңышсызлыкларын бизәп күрсәтергә тырышучы кешеләр ешрак мөрәҗәгать итә. Челтәрдә шәхси биткә дөрес булмаган яки күпертелгән мәгълүмат куела. Тора-бара кешегә челтәрдәге вакыйгалар мөһимрәк тоела башлый. Әмма бу уйлап чыгарылган образның көтмәгәндә җимерелүе бар. Моны балалар аеруча авыр кичерә. Кешеләргә ышанычы бетә, депрессия кичерә. Өйдән чыгып китү, үз-үзенә кул салу очраклары да әледән-әле очрап тора.
Чама хисен югалтмыйк!
Социаль челтәрнең икенче ягында җинаятьчел төркемнәр, караклар, маньяк, төрле секта вәкилләре, педофиллар, суицидны пропагандалаучы төркемнәр булуы да ихтимал. Социаль челтәрләр – заман таләбе, аны урынлы куллана белсәң, нык ярдәмчегә әйләнә ала. Ләкин саклык һәм чама дигән нәрсә беренче урында булырга тиеш. Кайбер кулланучылар барлык булган фотосурәтләрен, адрес-телефоннарын, үзләре турында бөтен мәгълүматны ачып сала. Ә челтәрнең “теге ягында” бу шәхси мәгълүматларны үз файдаларына кулланырга да мөмкиннәр бит! Хокук саклау органнары бу хакта кисәтә: балаларның, бигрәк тә җәйге яллар вакытында киенер-киенмәс төшкән төшкән фотоларын челтәрләргә урнаштыру, гомумән, кирәксез гамәл.
Бәйлелектән ничек котылырга?
Интернетка бәйлелекне дәвалау өчен аны башта авыру дип тану шарт. Кайбер илләрдә интернет-бәйлелек рәсми рәвештә авыру дип игълан ителгән. Мисал өчен, Кытайда мондый авыруларны дәвалау өчен беренче клиника 2005 елда ук ачыла. Финляндиядә исә интернет-бәйле кешеләргә армиядән отсрочка бирелә, алар бурычларын тиешле дәрәҗәдә үти алмый дип санала. Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәһрләрендә дә андый дәваханәләр бар инде.
Бер бәйлелекне бетерү өчен икенче бәйлелек булдыру шарт. Спорт, сәнгать, өстәмә белем һәм шөгыльләр, түгәрәкләр юкка гына булдырылмаган. Әлеге исемлеккә “хезмәт” төшенчәсен дә кертергә кирәк. Җиргә орлык чәчеп, су сибеп, тәрбияләп, үз тырышлыклары, үз куллары белән кишер үстерү бәхетеннән дә мәхрүм итәргә ярамый балаларны! Ашау – төп максат түгел бит! Эштән соң рәхәт арганлык һәм хезмәтеңнең нәтиҗәсен күреп канәгатьләнү хисе килә. Гармонияле шәхес тәрбияләү өчен яңа технологияләр генә аз, ата-аналарыбыз заманында кулланылган методларны да онытмау зарур. Хезмәт маймылдан кеше ясаса, замана пәрәвезе кешене маймыл дәрәҗәсенә төшерергә сәләтле.
Ләкин һәркемдә дә ихтыяр бертөсле түгел шул. Күпләр өчен авторитет фикер, якын кешеләр, психолог киңәше, профессиональ белгеч ярдәме кирәк.
“Социаль челтәр укытучы эшен җиңеләйтә”
Гөлназ Сабирова, Биектау районы Әлдермеш мәктәбе директоры урынбасары:
Социаль челтәрләрнең уңай яклары шактый. Укучылар өчен кызыклы булган кешеләр, яшьтәшләре белән аралашу масштабы бик киң. Әгәр игътибар итсәгез, укучыларның ким дигәндә 500дән артык дусты бар. Мәктәптә берәр төрле чара үткәрелсә, укучы тормышында ниндидер яңалык булса, алар фотоларын яки видеороликларын шул ук көнне интернетка куярга ашыгалар. Аларны карагач, кызыклы идеяне башкалар да эләктереп ала.
Укытучыларга да эш җиңеләйде. Мәктәптән соң, укучыларга мөһим мәгълүмат җиткерергә кирәк булcа, һәр баланың телефонын җыеп аңлатып утырырганчы, социаль челтәргә мөрәҗәгать итү кулайрак. Хәзер эләктереп ала аны алар. Югары сыйныф укучыларының үз төркемнәре бар, алар анда фикер алыша, дәрес әзерләгәндә кирәкле тест, материалларны да уртаклашалар.
Сыйныф җитәкчесе өчен тагын бер яхшы ягы бар: ул социаль челтәр аша үз сыйныфындагы һәр баланың характерын яхшырак өйрәнә ала. Чөнки анда баланың уй-фикерләрен, бу көннәрдәге кәефен, кызыксынуларын, аралашу культурасының дәрәҗәсен һ.б. белеп була. Мин үзем, көненә 5-10 минут кына булса да, вакыт табып, укучыларымның социаль челтәрдәге “хәлләре” белән кызыксынам. Дәресне дөрес оештырырга да ярдәм итә ул.
Ике ел элек мондый хәл булган иде. Бер кыз үлем турында фотолар җыя башлады, караган видеолары да шул турыда сөйли. Мин аны үзем белән ачыктан-ачык сөйләшергә чакырдым, сәбәбен аңлатуын үтендем. Аралаша торгач, гаиләдәге киеренке психологик халәт борчуы ачыкланды. Кыз бала үзенең тышкы кыяфәтендәге кайбер кимчелекләрдән кыенсына, яшьтәшләре белән дә уртак тел табуы авырлашкан икән. Мин аңа киңәшләр бирдем, үзенә сиздермичә генә дусларыннан да бу эштә ярдәм итүләрен сорадым, әти-әнисе белән сөйләштем. Ахырдан аның дөньяга карашы үзгәрде. Ул кызның әнисе дә, яныма килеп, рәхмәтләрен әйтеп китте.
Социаль челтәрләр, кызганычка каршы, гел яхшы нәтиҗә генә бирми шул.
Баланың сәламәтлегенә зыян килә, күбесе вакыт исәбен югалта, интеллект дәрәҗәсе кимеп, аралашу культурасы, уйлау дәрәҗәсе түбәнәючеләр дә бар. Кайбер үсмерләр үзләренең эчке кичерешләрен, гашыйк булган чорда мәхәббәт хисләрен бар дөньяга кычкырып әйтергә дә оялып тормый, чама хисен югалта, әхлак кануннарын оныта. Вакытны дөрес егәрләп, әхлаклы укучы өчен исә социаль челтәр – замана белән бергә атлау, яңалыкка омтылу чыганагы.
Алинә Сафиуллина, җырчы:
Интернет заманнан артта калмас өчен бик кирәк нәрсә. Мин үзем интернет белән якыннан 2007 елда гына таныштым, ә социаль челтәрләрдә иң беренче «ВКонтакте» сайтында битемне булдырдым. Чөнки минем профессиядә ул беренче чиратта композитор-шагыйрьләр, тыңлаучылар белән аралашу өчен, үзем турында мәгълүмат бирү, реклама ясау өчен дә кирәк. Интернет булмаса, шулай тиз мәгълүмат алышып булмас иде. Тик менә балаларга социаль челтәрләргә керүне чикләү кирәк дип саныйм. Чөнки кайбер танышларымның балалары бары интернет аша гына сөйләшә, уйный, “ферма төзи”. Мондый аралашу дөрес түгел. Бала урамга чыгып рәхәтләнеп уйнасын, аралашсын. Юкса, әле хәреф тә танымаган балага айфон, айпадлар алып биреп, ялкау буын тәрбиялибез.
Зәринә Зәйнетдинова, Казандагы 19нчы гимназиянең 7нче сыйныф укучысы:
- Социаль челтәрләрдә утырмаган кеше юк инде ул хәзер. Плюслары да, минуслары да бар. Мисал өчен, кайбер дусларыма кеше белән кара-каршы аралашуы кыен, ә интернетта бу кыенсыну, оялу юк, һәр сүзеңне язарга, бетергә, уйларга мөмкин. Язмача аралашканда үзеңне ышанычлырак хис итәсең.
Мин интернетны дусларым белән аралашу өчен һәм укуда ярдәмлек буларак кулланам. Классташлар белән бергәләп дәрес әзерләгән чаклар да була. Бер-ике минут эчендә теләсә кайсы сүзнең дөрес язылышын табам, бөтен тарихи даталар килеп чыга. Боларны табу өчен китапны актарып утыру күпме вакытны алыр иде.
Минем төп кызыксынум – атлар. Инде 5 ел атта йөрү серләрен үзләштерәм, төрле ярышларда катнашам, эстетик тәрбия бирү үзәгенә йөрим. Интернет озак вакытымны алмаса да, социаль челтәрләрсез бик кыен булыр иде. Ләкин 12 яшьтән кечерәк балаларга анда кирәкле мәгълүмат юк, дип уйлыйм.
Баланың интернетта үз-үзен тоту кагыйдәләре
* Виртуаль дустыңа үзең турындагы мәгълүматларны һәм шәхси фотоларыңны юллар алдыннан тагын кат ныклап уйла. Аларны ничек файдаланачакларын күз алдына да китермисең бит.
* Гадәттә, виртуаль киңлеккә эләккән фотолар анда озак сакланучан. Бик үк килешсез фотолар куйганда, аны туганнарың, әти-әниең, укытучың күреп, ни әйтер?
* Челтәрдә аралашкан дустыңның чынбарлыкта кем һәм нинди кеше булуын белү читен. Әгәр интернетта танышкан кеше белән очрашуга җыенасың икән, бу хакта олыларга алдан ук әйтеп кую мәслихәт. Иң яхшысы: очрашуга үзең генә барма, көндәлек тормышта аралаша торган берәр дустыңны чакыр. Очрашуны көннең якты вакытында һәм кешеләр күп йөри торган урынга билгелә.
* Әгәр куркыту, янау, кимсетү эчтәлегендәге хатлар яки хәбәрләр аласың икән, бу хакта шунда ук әти-әниеңә яки ышанычлы кешеңә сөйлә.
* Әгәр виртуаль дөньяда югалып каласың, яки тынычсызлану хисләре кичерәсең икән – бу хакта да өлкәннәр белән уртаклаш.
* Интернетта укылган һәм каралган бөтен нәрсә дә дөрес дигән сүз түгел түгел.
* Интернетта әдәпле кулланучы бул. Виртуаль дөньяңның нинди булуы, күпмедер дәрәҗәдә сиңа да бәйле.