27.11.2013 Авыл
Хәл катлаулы, әмма өмет бар
Дүрт елга сузылган корылыктан быел гына да дүрт миллиард сумнан артык зыян күргән авыл хуҗалыгына кышлату чоры нинди кыенлыклар алып килә? Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуртдинов әйтүенчә, кырда әле меңнәрчә гектар суктырылмаган көнбагыш һәм кукуруз бар. 2 миллион 100 мең тонна шикәр чөгендеренең дә нибары 918 мең тоннасы гына эшкәртелгән. 700 мең тоннадан артык татлы тамыр кырда эшкәртү предприятиеләренә чират көтеп ята. Башка төрле кыенлыклар да санап бетергесез икән.
Уңышларга килгәндә, быел әллә ни мактанырлык түгел шул. Яздан һава шартлары шактый өметле торса да, дәррәү күтәрелеп килгән игеннәргә май аенда ук башланып киткән корылык бик күп проблемалар алып килде. Соңарып башланган яңгырлар бөртеклеләргә әллә ни зур файда китерә алмады. Нәтиҗәдә, Татарстан игенчеләре быел нибары 2 миллион 800 мең тонна уңыш белән канәгатьләнергә мәҗбүр.
Хәер, тоташ яңгырларның яшелчә, җиләк-җимеш, аеруча чөгендер һәм бәрәңгегә уңай тәэсире бөтенләй булмады дип тә әйтерлек түгел. Башкача, гектарыннан 170 центнер уңыш алып, бәрәңгенең тулаем җыемы 1 миллион 300 мең тонна була алыр идемени? Минсәгыйр Гайсә улы әйтүенчә, бу кадәр бәрәңге һәм яшелчә үзебезнең ихтыяҗларны тулысынча канәгатьләндереп кенә калмый, тирә-күрше төбәкләргә дә өлеш чыгарырга мөмкинлек бирә. Чөгендергә килгәндә, быелгы уңыш озак еллар буе әлеге культура белән шөгыльләнүчеләрне дә гаҗәпкә калдырды – урыны белән гектарыннан 800 центнерга җитте.
Һава торышы көзен дә игенчеләребезне шактый сынарга өлгерде. Өзлексез яуган яңгыр кырдагы барлык эшләрне, шул исәптән җир эшкәртү һәм чәчүне югары сыйфат белән вакытында башкарып чыгуга да комачауламый калмагандыр. Әмма, әллә инде елдан-ел кабатланган мондый хәлләр игенчеләребезне чыныктыра ук башлады, әллә башка сәбәпләре дә булды – быелгы чәчү хәтта узган еллар белән чагыштырганда да оешканрак төстә барды. Нәтиҗәдә, киләсе ел уңышы өчен ныклы нигез салынды – 588500 гектар мәйданда көзге культуралар җир куенына вакытында керде. Кояш нурларында азрак чыныксалар да, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре әйтүенчә, көздән чәчелгән бодай, арыш һәм тритикаленең сакланышы әлегә борчу тудырырлык түгел.
Булачак уңыш турында сүз барганда, язгы чәчүгә әзерлек турында искә алмыйча ярамас. 2014 елда язгы чәчү өчен республика хуҗалыкларына кирәк булачак 374 мең тонна орлыкның 368 мең тоннасы, ягъни 98 проценты югары сыйфатлы итеп саклауга куелган. Бүген хуҗалыклар ашлама, ягулык-майлау материаллары һәм башка кирәк-яраклар тупларга тырыша.
Авыл хуҗалыгында иң проблемалы тармакларның берсе – терлекчелек. Җитештерелгән продукциягә тиешле бәя булмау хәлне тагын да катлауландыра. Сөткә түләү кимүне сылтау итеп, кайбер хуҗалыклар сыерларны да иткә озатырга өлгерде. Кызганыч, мондый чир эре инвесторларны да читләтеп узмады. Нәтиҗәсе күз алдында. Сыерларның баш саны гына түгел, савым да, узган ел белән чагыштырганда, берничә йөз мең тоннага кимеде. Ел дәвамында гына да хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш саны, 4 процентка кимеп, 1 миллион 30 меңгә калды. Хуҗалыкларның төп кереме терлекчелектән булуын һәм сөткә бәяләрнең үсә төшүен исәпкә алып, мондый хәлнең уңай якка үзгәрүенә өмет итеп була.
Республиканың байтак хуҗалыкларында файдаланыла торган техниканың искергән булуы һаман саен үзен күбрәк сиздерә. Көч-хәл белән очын-очка ялгап барган хуҗалыкларның тулы бәясенә яңа техника сатып алырга мөмкинлеге юк. Шуны исәпкә алып, республикада киләсе елдан башлап техникаларны яңарту буенча өч елга исәпләнгән махсус программа эшли башлый. Аның нигезендә хуҗалык сатып алган техниканың 40 процентын түләүне дәүләт үз өстенә ала. Мондый максатларда бюджетка ел саен 2 миллиард сум акча бирү каралган.
Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү турында да барды. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары әйтүенчә, ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторларда халыкны икмәк һәм икмәк продуктлары белән тәэмин итү өчен 900 мең тонна ашлык әзерләнгән. Шуның 455 мең тоннасы югары сыйфатлы ипи пешерү өчен аеруча кулай бөртек икән. Моңа тагын Татарстан Республикасы региональ азык-төлек фондына 2013 ел уңышыннан 186200 тонна ашлыкны да өстәгәч, республика халкын югары сыйфатлы ипи һәм ипи продуктлары белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячагына инанасың.