поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.11.2013 Мәдәният

Рада Нигъмәтуллина: «Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт – илһам бирә»

Бу юлы сынчы Рада Нигъмәтуллина һәм кызлары Белла Рогожина, Марина Нигъмәтуллина белән аларның Казаннан читтәге йортларында-остаханәләрендә очраштык. Ишек төбеннән үк башланган сыннар яныннан үтеп өске катка менүгә, Сабан туе мәйданына «кереп киткәнне» сизми дә калдым. Мәйдан дигәнем берәү генә түгел, ә 6-7 урында булып, һәркайсы үзенчә «гөр» килә.

30ар смлы кечкенә сыннардан төзелгән композицияләр арасында таныш йөзләр – хөкүмәт җитәкчеләре, күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре дә чалынып-чалынып китә. Нәкъ чын Сабан туендагы кебек. Ә сөйләшә башлагач, соңгы 5-6 елда иҗат ителгән әлеге Сабан туе циклы белән генә дә чикләнелмәде.

– Рада Хөсәеновна, мәйданнарны чын-чынлап гөр китергәнсез, ә үзегез Сабан туенда соңгы тапкыр кайчан булдыгыз? Бу эшләрнең киләчәктә кайда булачагы тәгаен генә билгелеме әле?

– Сабан туйларына инде мин күптән йөрим. Боларны балачак хатирәләре буенча ясадым. Мин – татар бит, авылда Сабан туеның рухын тоеп үскән кеше. Бу эшләргә киләчәктә бер тотрыклы урын бирәсе килә, әлбәттә, әмма анысы бездән генә тормый. Аларны бүләргә ярамый. Алар бербөтен. Киләсе елда кайда да булса Сабан туе залы итеп, барысын бергә туплап күрсәтергә вәгъдә итәләр итүен. Күптән түгел генә ТР Мәдәният министрлыгыннан килеп карап киттеләр. Иң куанычлысы – эшебез аларны битараф калдырмады. Ошаттылар. Шунда ук ничек итеп һәм кайда күрсәтү турында фикерләштеләр.

– Бу цикл төгәлләндеме инде?


– Нигездә, бетте дияргә була. 6 еллык хезмәт монда. Җәй көне 30лап сынны ишегалдында лаклап, шунда кибәргә дип калдырган җирдән урлап алып киттеләр. Шул урланган өлешен яңартырга кирәк булачак. Анда бик кызык композицияләр, күз күргән билгеле шәхесләр дә шактый иде. Көч, сәламәтлек җитсә, без аны кабатларга бурычлыбыз. Кызганыч, фотолары да калмады.

– Сез бер команда булып эшлисез. Шулай да, әйтик, образлар, пластиканы кем булдыра да, шул ук шәхесләрнең портрет охшашлыгы өчен кайсыгыз җаваплы да, төсләр гаммасын «тоту» кем өстендә?


– Охшашлыкка мин тотынмыйм, кызлар эшли анысын, чөнки минем күзләр начар күрә. Миниатюра бит. Аннан мин портретчы да түгел. Ә образларны мин тудырам. Ничек утырырга, басарга, композицияләр – миннән. Кыскасы, кем нәрсәне булдыра, кай яклап көчле – шуны эшли.

Белла:
– Монда һәркайсыбыз һәрнәрсәне баштанаяк үзе башкарып чыга ала. Шулай да: «Син ничек уйлыйсың?» – дип, әни янына киңәшкә киләбез. Ул авылны тоя – бездә ул юк. Әни үзе коеп куйган оста, ә барыбер безнең белән киңәшә.

Рада Нигъмәтуллина: –Төннәрен аякларым сызлап уянам. Йоклый алмыйм. Ә бу серияне эшләгәндә аякларым авыртмады. Мин аны сизмәдем, шуның кадәр эшкә бирелдем. Шулай да була икән. Аннан зур скульптураны эшләве җиңелрәк. Бар игътибарны бер әйбергә юнәлтәсең. Миниатюра күзгә авыр. Моңа кадәр мондый вак эш башкарганыбыз булмады. Беренче тапкыр эшлибез.

– Сезнең мәйданнардагы халыкның исәбе бармы?


– 300 фигура. Әлегә без аларны, кайда урын таптык – шунда урнаштырдык. Безнең күзаллау буенча, мәйдандагы рельеф бертөсле генә булырга тиеш түгел. Анда иңкүлекләр дә, калку урыннар да булырга тиеш.

– Бик киңкырлы, четерекле эш. Сез моңа дәүләттән заказ алып тотындыгызмы, әллә шәхси башлангыч идеме?


– Бу минем күптәнге хыялым иде. Инициатива миннән. Бернинди заказ да булмады. Шаярып кына башладык. Яшьлегем, балачагым авылда үтте. Ул чактагы Сабан туйлары әлегәчә күз алдымда. Шәһәр Сабан туенда бер тапкыр гына булдым. Киосклар, чиратлар, этеш-төртеш, кыскасы, миңа ошамады. Ә бит авылда бөтенләй башка! Анда иркенлек. Җитмәсә, күрше авыллардан ел буе күрмәгән туганнар, дуслар килә. Кочаклашып күрешеп, аралашып шундый матур уза бәйрәм.

Марина:
– Янгын буласы көнне эшкә тотындык. Әти каркас ясады. Әни сыннарны әвәли башлады. Бу иртән булды, ә көндезге икедә янгын чыкты. (2007 елда сынчылар Рогожин-Нигъмәтуллиналарның шәһәрдән читтәге йортларында янгын чыгып, бер әйберсез калалар. Янгында 300ләп эшләре юкка чыга. – Р.Ф.) Аннан инде ничек кенә авыр булмасын, бер башлагач, дәвам итәбез, дидек. Хәзер туктый алмыйбыз: иртән тотынабыз, төнге 3ләргә кадәр утырабыз. Башта Универсиаданы күздә тотып эшләгән идек.

Рада Нигъмәтуллина:
– Безнең бик тә менә шушы мәдәни мирас булып торган бәйрәмебезне күрсәтәсебез килде. Бу, мөгаен, минем соңгы хезмәтемдер инде. Кем белә, бәлкем яңадан эшли дә алмам.

– Рада Хөсәеновна, бу бер дә Сезгә охшамаган – әллә нинди планнар белән яшисездер әле?


– Дөрес әйтәсең, планнар дөнья! Әле кичә генә дә шул турыда сөйләштек тә соңыннан: «Кызлар, мин аның кадәр яшәмәм инде», – дип бетердем. Шикәр чире булгач, күз белән проблема. 7 операция булды, ул куанырлык берни бирмәде. Планнар бар. Башка бер-бер артлы уйлар килә.

– Сер булмаса, Рада Хөсәеновна?..


– Күр әле син аны, бөтенесен дә беләсе килә... (көлә.) Мин кызларга 3 тема игълан иттем. Күмәк композиция – безнең гаиләнең вернисажы. Бу эштә безнең әсәрләрне, үзебезне танып булачак. Бусы – бер тема. Икенчесе – безнең нәсел. Нәселебез бик данлыклы. Минем бабай беренче гильдия купец булган. Ул гомер буе Төркиядә яшәгән, Иран һәм Ирак белән сәүдә иткән. Гаиләсе монда гомер кичергән, балалары, артистка Галия Нигъмәтуллина, минем әни, Хәким Сәлимҗанов, Марсель Сәлимҗановлар... Бик зур йортлары булган. Әби патша да үтеп барышлый туктап, аларда төн кунып чыккан, диләр. Юлына келәмнәр җәеп каршы алганнар. Өченчесе – шигърият. Без Пушкинны яратабыз, аны кабат-кабат укыйбыз. Планнар бар, тик һаман да бер сүз – яшь олы бит инде, саулык чамалы...

– Сез гомер буе шулай план белән яшәдегезме?


– Бары тик план белән һәм бар да иҗатка бәйле. Миңа бакча әллә бар, әллә юк. Помидор әллә үсә, әллә юк. Бернәрсәдә дә эшем юк. Шулай булып туган инде мин. Көнкүрештә мин гомумән файдасыз кеше.

– Шәһәрдән читтә, табигать кочагында яшәүнең рәхәтен тоясызмы?


– Бу рәхәтлекне сизмимме соң?! Табигатем белән тынычлык, аулак яратам. Мин тусовка кешесе түгел, ыгы-зыгы җирләрне өнәмим. Монда без инде 50 еллап яшибез. Соңгы 3 елда мин инде бакчага да чыга алмыйм. Җәй буе балконда. Баскычтан йөри алмыйм. Казанда 4-5 ел булганым юктыр инде. Табибларга йөрмим. Ул үзе бер проблема. Үлсәм үләрмен, дип, инде чакырмыйм да. Мондагы табибны элегрәк 4 көн көттек. Әтиләре Виктор Ивановичның да хәле яхшыдан түгел. Ул да бронхиттан интегә. Кызлар ике арада чаба, безне көйлиләр. Язмыш инде. Утырам. Төнлә уйланып ятам. Нәрсә инде бу – гомер буе эшләремне яраттылар, музей тулы эшләрем, дим. Ә Сара Садыйкова һәйкәле әле булса заводта ята. 7 ел үтте әзер булганына. Урын бирмиләр. Башта Юнысов мәйданын биргәннәр иде, аны алдылар. Заводта яткан арада, Сараның пианиносын урладылар... Гранитын кисеп алып, нәрсәгәдер тоттылар. Хәзер инде Сара Садыйкова исемен йөрткән урамга куярга, диләр. Алып барып күрсәттеләр. Бер тар гына җир, шунда тыкмакчылар. «Бу мөмкин әйбер түгел, ул ансамбль бит күренмәячәк, Сарага сквер кирәк», – дидем. Юк. Барын да уйлыйсың, борчыласың, елыйсың.

– Ә битлек?


– Миңа әйтәләр: битлекне бирмисең, диләр. (Сүз С.Садыйкова һәйкәленең битлеге турында бара. – Р.Ф.) Ул 3 кисәктән тора. Бирмим. Бирмәячәкмен дә. Үлсәм, үзем белән алып китәм. Мин дә үз сүземдә торам. Без моңа күпме көч куйдык. Эшне яхшы кабул иттеләр. Һәйкәл дә, аңа салынган фикер дә матур. Тормышыбыз менә шушылай. Элегрәк әңгәмәләр оптимистик рухта була торган иде. Хәзер бер нәрсәне дә яшерәсем килми. Газга түләү бәясе зур булгач, эшләүне дә, яшәүне дә бер бүлмәгә күчердек. Кеше мондый шартларда гомер итәргә тиеш түгел бит. Рәтле дару да ала алмыйм, бөтенесе ЖКХга китеп бара. Бөтен гомеремне эшкә багышладым. Барысын да халык өчен эшләдек (үксеп елый. – Р.Ф.). Камал театрында безнең эшләр. Халык сөенә шуларга карап. БКЗ-да кызларның эшләре... Әле дә ярый, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт – илһам бирә. «Эшлә!» – ди... Мин эшлим. Эшлим дә эшлим... Һаман бушка... Йортны яндырдылар. Көнчелектән. Боларга остаханә төзеп бирделәр, дип, күпсенделәр. Картлыгым болай булыр дип уйламаган идем. Мин бит ялкау кеше түгел, тырыш. Кемнең илендә булырга мөмкин әйбер бу: үз гомеремдә 6 һәйкәлне бәйгедә оттым. Алтысын да тартып алдылар – Вахитовтан башлап Сәйдәшевкә кадәр. Минем белән килешү төзиләр, эшләр кабул ителә, ә һәйкәлне башка кеше тартып ала. Без шундый кайгылар кичердек. Телемарафон уздырдылар. Бөтен республика минем эскиз буенча Сәйдәш һәйкәле төзү өчен, төне буе йокламыйча, телемарафонда акча җыйды. Акча җыелды. Алтыннан койсаң да була иде. Акча каядыр парга әйләнде... Болардан соң инде янгын пүчтәк булып калды.

Марина: – Куегыз, кызлар, бу инде күптән булган-беткән нәрсә... Хәер, менә бу бүлмәнең түшәменнән күк күренеп тора иде. Әнине шәһәргә җибәрдек, әти белән без монда ягылмаган өйдә кыш уздырдык. Ә ничек ташлап китәсең?! Кем макарон, кием-салым китерде, яңабаштан яши башладык.

Рада Нигъмәтуллина: – Миңа 82 яшь. Казанда бер генә һәйкәл дә торгызырга бирмәделәр. Миңа үләргә дә оят. Шуның кадәр яшәп...

* * *

Менә шулай, телисеңме-теләмисеңме, сүз барыбер дә әнә шул үткәннәргә барып терәлде. Нишлисең, авырткан җирдән кул китми дип белми әйтмиләр шул... 


Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»