поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.11.2013 Икътисад

Нефть тозагы

Россия импортка яши. Тирә-ягыбызны читләр җитештергән җиһазлар сырып алган. Автомобильләр, компьютерлар, станоклар, кесә телефоннары, телевизорлар, мебель, савыт-саба, дарулар, аяк киемнәре.

Безнең “булганлык”ны күрсәтүче берничә генә сан: металл эшкәртү станоклары җитештерү соңгы 20-25 ел эчендә 15 тапкыр, тракторлар – 20, туку станоклары ясау 400 (!) тапкыр кимегән. Хәзер бездә асфальт таптый торган катоклар да японныкы.

Совет чорында, бик сыйфатлы булмаса да, бар нәрсәне дә үзебездә җитеш­терү теләге зурдан булып, без әле ул заманнарда хәтта микросхемалар да ясадык. Үзебез үк, “яшәсен совет микросхемалары – дөньяда иң зур микросхемалар!” дип, алардан көлсәк тә, алар бар иде. Ә бүген – юк. Ясаудан капылт кына туктаганчы аларны ничек итеп кечерәйтик икән дип башны катырасы булгандыр, бәлки. Юк шул, баш катыру хәзер бездә хез­мәтнең авыр һәм гел дә ки­рәкмәгән төре санала. Бүген без башны ялгыш та катырмый торган шөгыльгә алынырга – иген игәргә дә иренә башладык. Бу инде биредәге халыкның ялкаулыгы, булдыксызлыгы гына түгел, нефте­долларның, чимал сатып ятуның безне “акылдан яздыруы” да. Иген игү дигән­нән, мин газета укучыларга Никита Михалков­ның “Чужая земля” дигән документаль филь­мын карарга киңәш итәр идем. Россиянең урта полосасы аша Мамай явы үткән диярсең – тоташ чә­челмәгән, билчән­ле, әрем­ле кырлар, ташландык, җи­ме­рек авыллар, фермалар. Коточкыч! Бу бит – Булгаков герое әйтмешли, әлеге дә баягы шул башлардагы җиме­реклек, бозык башлылык. Нә­ти­җәсе шул ук: авыл хуҗа­лыгы һәм терлекчелек про­дукциясенең дә олы өлешен без чит ил­ләрдән кертәбез. Болай барса, кибетләрдә, гомумән, үзе­бездә ясалган нәрсә булса да калыр микән?

Нефть, газ, металл, урман сатып, шуларның бәрәкәтсез акчасына җан асрап ятып, без тәмам эштән чыктык. Эш­лә­мәскә өйрәндек. Ә биредә сиңа Ходай бушка биргән нефть белән газ. Хөррият инде менә! Ирен­мичә, ничек эшләмәк, селкен­мәк кирәк. ”Эш юләрне ярата ул”. Кирегә сукалый торган мантыйксыз, тозсыз бу әйтем хәзер элек­кедән дә ныграк популярлашты кебек. Эш­ләгәндә, югыйсә, куллар гына түгел, баш та эшли бит. Баш эшләп торганда диванага, киредән маймылга әйлән­мисе инде. Ул чимал акчасына күпме заводлар салып, эшләтеп җибә­реп булыр иде. Ә безнең нәрсәдер җитеш­терергә мөмкинлек булганда да теләк табылмый. Заманга ярашлы сыйфатлы товарлар булдыру турында инде әйткән дә юк.

Хәзер азга гына нефть белән газ дигән әйбер Рос­сиядә бөтенләй үк юк, булмаган дип күз алдына китерик. Ягъни мәсәлән, аның нәрсә икәнен дә белмибез ди. Ул чагында без бүген нинди хәлдә яшәр идек икән? Миңа калса, яхшырак һәм барыннан да бигрәк эшләп ашар, хәрә­кәттә, эзләнүдә булыр, уйларга өйрәнер идек. Ничекме? Беренчедән, Россия гомер-гомергә аграр ил булган. Язуларына караганда, патша заманнарында икмәк белән ул ярты Европаны туендырып торган. Ихтимал, җир мае, газ, башкасы юк икән, бүгенге ташландык кырлар, буш авыллар да булмас, җирнең дә кадере булыр иде. Авыл хуҗалыгы продукциясе – җитештерүнең иң гади төре, аны теләгәндә те­ләсә кем башкара ала. Ашыйсы кил­гәндә, илнең тамагын туйдырырга кирәк булганда – бигрәк тә. Икен­чедән, безнең заманда иген игеп, мал асрап кына яшәүче дәү­ләтләр юк. Нефтедолларлар агып тормагач, мәкалә башында санап кителгән җи­һазларны даими чит илләр­дән юнәтер акча булмау сәбәпле, без, иртәме-соңмы, җитештерүне үзебез­дә көй­ләргә мәҗбүр булыр идек. Шул ук Кытайда нефть юк чутында һәм ул барысын да – электроникасын да, станок­ларын да, автомо­биль­лә­рен дә, кием-салымын да ясый, азык-төлеген дә җитеш­терә. Үзен генә түгел, ярты дөнья­ны тәэмин итеп тора.

Нефть ул – “өлкән абые­быз”ның үз сүзе белән әйт­кән­дә, халява. Бушка килгән, табигать әллә кайчан хәстәр­ләп, ясап куйган үзенчәлекле, хәт­та, әйтер идем, күпмедер мә­керле дә байлык. Ул – Россия өчен, дөрес хуҗалык итә белмәгән теләсә нинди ил өчен тозак. Һәм гаепне би­редәге күмәк холык-фигыль­гә, гади халыкка гына да аударып калдырмыйк. Бездәге чималчы­лык­ның җитеш­те­рүне буып торуы, авыл хуҗа­лыгын да юкка чыгарып ки­лүенең төп сәбәбе нефть, газдан кергән акчаның күб­рәк өлеше олигархлар, югары чиновниклар кесә­сенә агып торуда бит. Нигә ул тәкатьсез сараннарга күп­тар­­маклы җитештерү? Аның акчасын, керемен көтә-көтә арып бе­тәргәме? Ә чималныкы кө­нен­дә, сәгатендә килә дә җитә. Кесә көн саен калынаеп торганда, нәрсәгә аларга алга киткән сәнәгать, икътисадый бәйсезлек, нигә ул азык-төлек куркынычсызлыгы? Кыскасы, элита өчен кесә кайгысы илнең милли мән­фәгать­лә­реннән күпкә өстен булганда, инду­ст­рияләшү кө­тү – беркатлылык. Һәм бары шуның өчен генә гавам да пассив, ярым­миңгерәү халәт­тә тотылмый микән? 


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 201 | 27.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»