|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2013 Мәдәният
Яшь татар режиссурасы фестивале Казанда 16 – 22 декабрьдә үтәчәк16 - 22 декабрьдә Казанда “Һөнәр” V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале була. Быел фестиваль киңәйтелгән форматта “Һөнәр+” исеме астында үтәчәк. Ни өчен «Һөнәр+»? Бу сорауга театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов җавап бирә: «Фестивальнең яшь режиссерлар тарафыннан тәкъдим ителгән спектакльләрне үз эченә алган гадәти форматы Олег Лоевский җитәкчелегендәге режиссура лабораториясе исәбенә бераз киңәйтеләчәк. Әлеге лаборатория Казанның театраль тормышында зур вакыйга булыр дип көтелә, чөнки анда, яшь булуларына карамастан, инде Россия күләмендә танылып өлгергән режиссерлар катнашачак. Шул рәвешле фестиваль үзенең тәүге юбилеен билгеләп үтә». Фестивальнең оештыручылары: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, ТРның Мәдәният министрлыгы, ТРның Театр эшлеклеләре берлеге.
|
Иң күп укылган
|