поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
25.11.2013 Мәгариф

Ватан тарихындагы ак таплар юкка чыгар (Илдус Заһидуллин белән әңгәмә)

“Татар-монгол изүе” дигән төшенчә яңа тарих дәреслегеннән алып ташлана, ә татарның герой-шагыйре Муса Җәлил исемен Россия яшьләре мәктәп бусагасыннан ук белеп үсәчәк...

Россиянең бердәм тарих дәреслеге әзерләнә дигән хәбәр җәмгыятебездә шактый кызыксыну уятты. Чыннан да, катлаулы, чал тарихка ия булган Россиянең үткәне яшьләребезгә төрле төбәкләрдә төрлечә укытылды. 10нчы сыйныфлар өчен генә дә 65 төрдәге дәреслек барлыгы мәгълүм. Алардагы тарихи мәгълүматның да яшьләр аңына төрлечә барып җитүе пошаманга сала.

Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә: “Бердәм дәреслекләр таләбеннән башка Россиянең яшь кешеләре кайсы илдә яшәүләрен төшенми, үткән буыннар белән бәйләнешне тоемламый, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннарының каһарманлыгын да бәяләп бетерә алмый. Бердәм дәреслекләр Россия тарихының эзлеклелеген күрсәтер һәм Россиянең язмышы төрле халыклар, традиция һәм мәдәниятләр берләшүе нигезендә язылганны ачыклау мөмкинлеге бирер иде”.

Мәскәү галимнәре әйтүенчә, концепциянең финал өлешен Владимир Путин үзе имзалаячак. Ягъни декабрь аенда концепция Президент тарафыннан расланганнан соң гына дәреслекнең үзен язарга керешәчәкләр. Ә инде 2015 елның сентябрь аеннан мәктәп укучылары Россия тарихы белән яңа дәреслектән таныша башлар дип көтелә.

Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәре докторы Илдус әфәнде Заһидуллин белән әңгәмәбез дә нәкъ шушы хакта бара. Без шулай ук татар тарихы томлыклары турында да фикерләштек.

- Илдус әфәнде, әлеге яңа дәреслекнең Татарстан, татар халкы өчен дә уңай яклары бардыр?


- Бердәм дәреслек концепциясенең югары даирәләрдәге фәнни оешма җитәкчеләре кул астында эшләнүе һәм аны әзерләүгә зур белгечләрнең тартылуына, фәнни һәм әдәби яктан караганда, бу хезмәт чыннан да бүтәннәреннән бер башка өстен булыр сыман. Чөнки әлеге хезмәткә фән эшлеклеләренең һәм сәяси даирәләрнең игътибары зур. Һәр ике як та аның чын мәгънәсендә яхшы дәреслек булуын тели. Шуннан чыгып караганда, әлбәттә, материаллар бик ишле, андагы иллюстрацияләрнең, фактларның балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып язылуын тарих укытучылары да тиешле дәрәҗәдә аңларлар дип уйлыйсы килә.

Ә инде Татарстанга килгәндә, галимнәр иң беренче аның фәннилеген шарт итеп куя. Шул таләп үтәлсә, анда татар халкының илдәге урыны, бигрәк тә борынгы һәм урта гасырдагы роле төгәл биреләчәк. Бүген дә Татарстан Республикасының Россия Федерациясе икътисадында һәм сәясәттә мөһим урын алып торуын күрәбез. Дөньяда яшәүче төркиләр Татарстан һәм Башкортстанга карап торалар. Шулай ук Татарстан Республикасы ул ислам үзәге буларак та киң даирәдә танылу алды. Болар барысы да ил күләмендә республиканың икътисади һәм идеологик яктан әһәмиятен арттыралар. Урта Идел төбәге ул – Россиянең үзәге сыман. Анда нинди генә уңай яисә тискәре процесслар барса да, үзәктән шундук бөтен илгә бәрә. Шуннан чыгып караганда да республиканың Россиядә әһәмияте зур дибез. Яңа чыгачак тарих дәреслегендә безнең республиканың да, Федерация буларак, Россиядәге башка халыкларның да тарихы һәм мәдәнияты тулы яктыртылыр дип уйлыйсы килә.

- Бердәм тарих дәреслеге концепциясендә моңарчы тарих китапларында язылып килгән татар-монгол игосы (изүе) терминының төшереп калдырылуын күпләр хуплады...


- Дәреслек концепциясенең беренче һәм өченче вариантларын укыдык. Беренче һәм өченче вариантта башта ук “иго” дигән сүз юк иде. Анда “система взаимоотношений с Ордынским ханством” дип язылган иде. Ике тикшерүдән соң Президент Аппаратына тапшырыла торган документта шушы сүзләрдән соң куш җәяләр эченә “то есть Ордынское иго “ дигән сүзләр өстәлгән. Ягъни концепциянең беренче вариантында ук “татар-монгол изүе” сүзтезмәсе юк иде.

- Моны Татарстан галимнәренең уңышы дип бәяләргәме?


- Бу безнең уңыш та, казаныш та түгел. Проектны эшләгәндә үк, бер-ике ай эчендә бу теманың мәгълүмат чараларында тикшерелүе нәтиҗәсендә, ниндидер уң як көчләрнең йогынтысы көчәеп “иго” сүзе юкка чыкты... Без - Татарстан галимнәре бу хакта башта ук проблема булмагач, фикер белдермәдек тә. Шулай да, өченче вариантта “Урда изүе” сүзе барлыкка килгән. Икенче яктан караганда, Мәскәү дәүләте ул Алтын Урда составына кергән. Кенәзләр Алтын Урда ханнарыннан җирләр алып идарә иткәннәр.

- Россия күпмилләтле ил, дәреслектә чуаш, мари, удмурт һ.б милләтләр тарихы да чагылыш табар микән?


- Бүлекчәләрнең атамалары буенча, текстта күбрәк аларның исемнәре географик терминнар белән алыштырылган. Әлбәттә, бу бернәрсәне дә аңлатмый. Чөнки концепциядә тезис рәвешендә генә язылган. Китапның үзен әзерләгәндә тәңгәлләштерелер. Нинди халыклар гомер иткән, нәрсә белән шөгыльләнгәннәр – шулар беренче урынга чыгачак бит. Дәреслек чыкмый торып фаразлар ясыйсы килми -уңайны да, тискәресен дә.

- Илдус әфәнде, сезнең институт “Татар тарихы”ның 7 томлыгын әзерли. Бу хакта да газет укучыларыбызга бәян итеп китегез әле.


- Бүгенге көндә борынгы чордан алып эшләнелә торган 7 томлык хезмәтнең Евразия далаларындагы төрки халыклар турында (I том), Идел Болгарстаны һәм Бөек далага кагылышлы фактлар бәян ителгән (II том), Алтын Урдага багышланган (III том) һәм татар милләте оешуга нисбәтле (VI том) басмалары басылып чыкты. Алтын Урда таланганнан соң барлыкка килгән дәүләтләр тарихы буенча IV том һәм Казан җимерелгәннән соң 16-18 гасырларны үз эченә алган V том әзерләнә.

- Томлыклар рәттән әзерләнми. Илдус әфәнде, галимнәребез җитешмәгәнгә шулай булдымы ул? Әйтик, Казан ханлыгы чорын өйрәнгән белгечләрнең булмавы....


- Монда һәм объектив, һәм субъектив сәбәпләр бар. Акрынлап эш бара, якын киләчәктә ул томнар да укучыларга барып җитәр дип уйлыйм.

- Тулаем татар тарихын чагылдырган саллы хезмәтләрне фәкать рус телендә генә укырга мөмкин булачакмы?


- Китаплар рус телендә дөнья күрә. Без аның I һәм III томнарын төрек телендә бастыру өчен Төркиягә җибәргән идек. Шулай ук фарсы телендә дә чыгартырга исәп иде, әлегә басылган дигән хәбәрләр юк. Татарстанда дәүләт теле саналган татар телендә дә, минем уйлавымча, киләчәктә чыгар. Әле инглиз телендә дә дөнья күрер дигән өмет бар.

- Татар тарихын барлауда чит ил галимнәре дә җәлеп ителгәне мәгълүм...

- Әйе, татар халкының тарихын төбәкчелек объекты булган Казан губернасыннан чыгып, Евразия биеклегендә яздык. Шуңа күрә чит ил галимнәренең дә, Россия төбәкләрендә яшәүче - Петербург белән Мәскәүдән алып , башка субъектлардагы фәнни үзәк белгечләре дә җәлеп ителде. Татар халкы - зур халык, шуңа күрә аның тарихын дөнья галимнәре ярдәме белән генә яктыртырга мөмкин. Фән эшлеклеләре белән аралашуда интернетның ярдәме дә зур. Күп мәшәкатьләрдән коткара ул безне. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче коллегалар белән фикер алышканда бик уңайлы.

- Гадәттә, галимнәребез гади укучыны күздә тотып язмый. Ә менә бу 7 томлык кемнәр өчен тәгаенләнә?


- Китаплар фәнни-популяр телдә язылды. Артык катлаулы телдән качарга тырыштык. Әлбәттә, басмалар беренче чиратта галимнәр өчен, шулай да укыйм әле, кызыксыныйм дигән кеше өчен ул әллә ни кыенлыклар тудырмас, дип уйлыйм.

- Әтрафлы җавапларыгыз өчен рәхмәт. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 25.11.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»