поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.02.2009 Матбугат

ЭТ ӨСТЕРЕП КУМАСАЛАР...

Редакциягә эшкә чакырдылар апагызны. Каршы килеп тормадым. Җылы, утырып кына эшлисе, мәйтәм, каләмнән дә авыр әйбер күтәрәсе түгел... Хуш, өченче ел Казанга баргач кысык күзләрдән алган чия төсендәге кәчтүмемне киеп эшкә чыктым. Өч язу өстәлен тавык кетәклеге кадәр генә җыйнак бүлмәгә ничек дыңгычлап тыгып куйганнардыр, белмим, тик, шул өстәлләрнең берсе минеке икән. Кереп утырдым кукраеп теге өстәл артына. (Күргән бар ла кантурдагыларның ничек утырганын, редакция шул кантурдыр ич инде?!) Шәп! Эш көне сигез сәгатьлек кенә. Ишетеп беләм, кантурскийлар сигезгә киләләр эшкә, тугызда чәй эчәргә утыралар (ишеккә "технический перерыв" дигән язу элеп), аннан уникегә кадәр түзсәң – әбәт, әбәттән соң берәр сәгать йокы, тагын берне түзсәң – әндри әбәте, бетте-китте шуның белән эш сәгате!

Өстәлдәге иске генә компьютерны кабызып җибәрдем. Тик бераз баскалагач, моның саташып алганлыгы ачыкланды. Ярый, холкы минеке кебегрәк икән, аңлашырбыз, шәт, бу калай баш белән дә. Шулчак мин эшләгән бүлек мөдире күрше өстәлдә тау кадәр булып өелеп торган хатларга күрсәтеп: "Танышыгыз", – диде.

 

Берсен ачып җибәрдем дә карап торам. Бәрәч, мин мондый телне белмим бит! Мин татар газетасында утыраммы, "Нью Йорк Таймс" тамы, кәнсә канис!.. Иртәрәк психланганмын икән, хаттагы кәкрешкә-бөкрешкәләрне шифр ачучы остадай укып салдым бит тырыша торгач. Авылдан бер апа "силсәвит малае"н утлы табага бастырып куюыбызны боерып язган. Картлар көненә бүләк итеп бирелгән азык-төлек җыелмасына күршесе Назыймага сәйлүнски чәй, моныкына – очсыз "мекә" (МК) чәе тыккан икән, юньсез! "Гәҗиткә язып фаш итегез әле шул җирбитне!" – дигән апаң. Шул мәлдә өстәлдәге телефон чәрелдәп җибәрде.

 

– Алло! Редакция тыңлый.

 

– Тыңла, тыңла, үскәнем. Бу Чишмәле урамыннан Гата абыең була. Карале, ул урамдагы, подъезддагы уртак ут өчен әллә гел мин генә түләргә тиеш дип беләләр микән электросеть кешеләре, шултиклем күп язалар "ОДН" дигәннәрен. Мин кич белән чыгып йөрмим, ул ут миңа ни хаҗәтемә, бөтенләй өзеп куйсыннар. Әнә күрше Харис кызы, мәче мыраулашкан урынына, бөтен тирә-як малай-шалаен подъездга җыеп ята, Харис яктыртып торсын кызына. Бер-бер чара күрергә кирәк, ни эшләп кенә утырасыз анда? – дип сүзен йомгаклап та куйды теге абзый, мин шәһәр электр челтәре өстеннән җитәкчелек итә алмавымны аңлатырга азапланган арада.

 

Тагын бер хатны ачтым. Монысында берәү: җиде-сигез кәгазь битенә вак кына хәрефләр белән әллә шигырь, әллә поэма язып җибәргән:

 

Карагайның ботагында

Ник чикләвек үсмидер?

Бу пинсия дигәннәре,

Бер нәстәгә җитмидер...

 

... Ярый әле, телефон коткарды алга таба укудан. Һәм менә сиңа кирәк булса! "Әлү! Җанашым, мин сезгә шигырьләремне җибәргән идем, укыдыгызмы?" – диде трубкадан җенесен аерып булмаган тавыш иясе.

 

– Ие, бөтен эшемне ташлап сезнең "шигърияткә" чумган мәлем иде, – дим, кабара башлаган ачуымны тыярга тырышып.

 

– Менә бу җырны ишеткәнегез бармы? Мин аның авторы, – диде дә "Алмагачлары" көенә җырлап та җибәрде теге:

 

Сандугачның балалары

"Пи-пи-пи-пи-пи" диләр,

"Пи-пи-пи-пи-пи" димиләр

"Выпей!", "выпей!" – диләр!

 

Җанашым, нәкъ Гомәр Хәйямча килеп чыккан, иеме?.. "Гомәр Хәйям"гә әдәби берләшмәгә барырга киңәш итеп, трубканы куйдым.

 

Ишектә бер абзый күренде. Кибеттә кесәсеннән кәшилүген алганда кулъяулыкка төреп тыккан теш протезы да ияреп чыгып, төшеп калган икән. Шуны табып бирүче булмасмы дип белдерү бирергә килгән.

 

– Гел югалтып интегәм шуны. Җәй көне балалар үзләре уйный торган комлыктан табып алып кертеп биргәннәр иде. Пенсия алган көн иде, шунда ятып изерәп кителгән... Ярый инде, эт-мазар алып китмәгән сөяк дип уйлап, – дип сөйләнде абзый. Абзыйны белдерүләр кабул итүче кыз янына озатып котылдым.

 

Янәдән телефон. Бик тә итәгатьле, яхшы куелган тавыш иясе:

 

– Сеңлем, мин лаеклы ялдагы укытучы апагыз булам. Газетагыз бик яхшы. Әмма дә ләкин кайчак әдәпсез сүзләр бастырасыз. Килешми, не солидно!

 

– Апа, нинди сүзләр ул? – дим.

 

– Бөтен шәһәр укый торган газетага "күт" дип, "бук", – дип язмагыз инде, аларны алыштырырдай сүзләр бар бит, мәсәлән, "йомшак җир", "фекалии" яки "бәдрәф шакшысы" ... Ападан гафу үтенеп, сөйләшүне тәмамлап, алдымда  яткан хатны өйрәнергә керештем. Сыер савучы Сәвия апа ферма мөдире белән ызгышуы турында язып җибәргән. Минем тәҗрибә бар хәзер, укытучы апа өйрәткәнчә рәткә салырга, әдәп кысаларына кертергә керештем Сәвия апаның хатын. "Син йомшак җиреңнән тиреңне агызып эшлисең, ә шул затсыз яныңда "ләң-ләң" килеп фикалияңны чәйнәп торсын инде! Томау төшкәндә борыннан ага торган нәрсә бит әле ул!" Шәп килеп чыкты, һичшиксез, бөтен укучылар да канәгать калачак, – дип уйлап кына бетердем, тагын – "черр!"

 

Телефон гел тынып тормый икән монда, җавап биреп кенә өлгер.

 

– Әлү, Төзүчеләр урамыннан Гөлҗәннәт апаң бу. Тәрәзәмне юан агач каплап тора. Шуны кистертеп атарга иде!..

 

Тагын "черр!":

 

– Узган атнада бер язмам басылган иде. Ник шул кадәр талап, кисеп бетердегез аны?! Гонорар түләмәскәме? Кайчан килеп алыйм акчасын?..

 

Үләм! Беттем! Әле әбәт тә җитмәгән, минем баш тубалдай булды бит инде! Әле мөхәррир әбәттән соң бер оешмага, аннан мәдәният йортына интервью алырга барырга кушты, фотоаппарат та ал, диде. "Төшерә беләсеңме?" – дип сорамады. Ярар, башыңа төшкәч башмакчы да буласың икән, баскалармын шунда. Нишләсен инде мескен мөхәррир фотограф штаты булмагач.

 

Шулчак, ишектә бозау кадәр эт җитәкләгән бер абзый күренде.

 

– Теге Раушания дигән кызыгызның килделе-киттеле язмаларын бастырудан кайчан туктыйсыз сез, ә?! – ди бу. Җавап бирмәкче булып авызымны ачам гына, эте ырылдый. Тирләп чыктым. Ул мин булам бит инде, дисәм, валлаһи этен җибәрәчәк. Болай да өзгәләрдәй булып ыргыла: "Ыр-р, ыр-р!" – ди. Юк, юк! Язаммы соң бүтән! Кулыма каләм аласым юк, берәүне дә тәнкыйтьләмим...

 

... Сискәнеп уянып китсәм, эт ырламый икән лә, янымда сабый бала сыман иреннәрен чәпелдәтеп ала-ала гырылдап хәләлем йоклап ята. "Әй, төш кенә булган икән!" – дип, җиңел сулап куйдым. Кичә бер язмамны илтә баргач, редакция кызларының бушаганын көтеп бераз эшләрен күзәтеп утырган идем лә. Алла ярдәм итсен дә, берүк үзләре эшләсеннәр редакцияләрендә, дип кайтып киткән идем, шуның төшкә керүен күр!

 

Менә хәзер бу язмамны илтә барам. Рәхәтләнсеннәр әле редакция егет-кызлары хата төзәтә-төзәтә! Эте белән теге абзый гына очрамасын...

 


Раушания ШӘЯХМӘТОВА, Түбән Кама
Татарстан яшьләре
№ 13-14 | 03.02.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»