поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2013 Ир белән хатын

Катнаш никах нинди була?

Илебездә ничәмә-ничә гасырлар инде төрле милләт халыклары иңгә-иң куеп, шатлыкта да, кайгыда да бердәм һәм дус булып яшиләр. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки тормышларыбыз да, тарихыбыз да бер төенгә бәйләнгән. Без охшаш булсак та, һәр милләтнең үз дине, үз теле, үз гореф-гадәтләре бар.

Соңгы вакытларда яшьләребез арасында катнаш никахлар күбәеп китте. Татар егетләренең, татар кызларының башка милләт кешесенә өйләнеп, яисә кияүгә чыгып, матур гына гаиләләр корып яшәү үрнәкләрен күрәбез. Дөрес, аерылышу очраклары да булгалый. Ә кем бүген аерылышмый?

Тик мәхәббәт утында янучылар шуны оныта: без - татар кешеләре, һәм без татар халкының киләчәге турында уйларга тиешбез. Катнаш никахта яшәүчеләрнең ике яктан да гореф-гадәтләре югала, динсез балалар үсә, тел онытыла.

Хәзер инде менә мәктәпләрдә дә татар теле һәм татар әдәбиятына кирәк кадәр игътибар бирелми башлады. Атнасына ике сәгать кергән ана теле дәресендә ни генә өйрәнеп була икән? Татар телен бала гаиләдә өйрәнсә дә, үз телеңдә матур әдәбият укый белмәгәч, аның байлыгын да күрә алмый, яза да белми. Шулай итеп татар теле - аш бүлмәсе теленә әверелә, күп сүзләр югала, телнең сыйфаты төшә.

Дини китапларда: әгәр дә мөселман башка милләт кешесенә өйләнеп, аны үз диненә күндерсә, ул кеше зур савап ала, дигән сүзләр булса да, тормыш киресен күрсәтә. Безнең иң акыллы, иң матур улларыбыз һәм кызларыбыз башка милләт кешеләренә әверелә бара. Катнаш никахтан туган балаларның да күпчелеге олы туган милләтен сайлый.

Якташларыбыз Рәис һәм Любовь Әхмәтҗановлар гаиләсе минем бу сүзләремә мисал булып хезмәт итә ала. Яшьләр бер-берсен яратып өйләнешкәннәр һәм берсен-берсе зурлап, хөрмәт итеп менә 25 ел буе бергә яшиләр, балалар үстерәләр. Алар никах укытмыйча гына ЗАГСта язылышканнар, чөнки һәрберсе үз динен тотарга тырыша. “Тырыша” сүзе биредә бик тә урынлы дип саныйм, чөнки ныклап дингә бирелгән кешеләр алай эшләми: йә берсе, йә икенчесе динен алмаштырып, йә мәчеткә, йә чиркәүгә барып Ходай алдында никахлы булалар.

Тормышлары матур, мул. Ләкин шунысы начар: балалары дини тәрбия алмаганнар, һәм икесе дә рус кешеләре белән гаилә корырга җыеналар. Яшьтән бала күңеленә ике дин гыйлеме, ике телне белү орлыклары салынмагач, хәзер соң инде.

Тагын бер танышыбыз Рәсим Мөстәкыймов Мария исемле кызга өйләнде. Туй алдыннан мулла чакыртып, киленгә Мәрьям дип исем куштылар һәм шул көннән башлап ул тулысынча мөселман диненә күчте, туган балаларын да безнең диндә, милли гореф-гадәтләребез нигезендә үстерә башлады. Илдар белән Гөлнара татар телен белмәсәләр дә, «Без - татарлар», - дип торалар. Бу сүзләрнең чын күңелдән әйтелүенә ышанмыйча мөмкин түгел.

Ә беркөнне Мәрьям миңа менә нәрсәләр сөйләде. Улы Илдар кечкенә чагында бик каты авырган һәм аны хастахәнәгә салганнар. Тик балага бернинди дәва да ярдәм итми, хәле көннән-көн авырая гына бара. Аптырагач, яшь хатын таныш-белешләр сүзен тыңлап, чиркәүгә барып изге су алып кайткан һәм баласын шул суда коендырган. Шушы суның шифасы ярдәм иткәндерме, әллә даруларның файдасы тигәндерме, белмим, Мәрьямнең улы терелә. Тик аның сүзләре мине тетрәндерде, мин әллә нәрсә эшләп киттем. Ә үзен мөселман дип санаган Мәрьямгә чиркәүгә бару бер дә хәрам булып тоелмый икән бит: «Улыма башкача ничек ярдәм итәргә иде соң? Дарулардан файда булмагач, изге су ярдәм итәр, дип уйладым», - диде ул минем сүземә җавап итеп. «Әйе, тыштан мөселман булсаң да, күңелең белән христиан икәнсең», - дип уйлаган идем шул вакытта.

Менә тагын бер язмыш. Танышым Наҗия яшьлегендә бер рус егетенә бик тә гашыйк иде. Тик әти-әнисе ризалык бирмәгәч, ул Ринатка кияүгә чыкты. Озак та үтмәде, авылда: “Яшьләр яхшы тормыйлар, Ринат Наҗияне кыйный икән”, - дигән сүз таралды. Тиздән аларның балалары да туды. Әти-әнисеннән куркып, баламны ятим итмим дип, Наҗия яратмаган ир белән тагын биш ел нужа чикте әле. Түземлеге беткәч, барыбер аерылды һәм кызын алып Самарага китеп барды.

Ике ел да үтмәгәндер, ул беренче мәхәббәтен очрата һәм алар никахсыз гына яши башлыйлар. Бер елдан соң өйләнешәләр, уртак уллары туа. Хәзерге вакытта ике балаларын да үчтекиләп кенә үстереп яталар.

Наҗия еш кына: «Милләтенә карамагыз, мәрхәмәтле, кешелекле, ышанычлы булса – димәк, ул сезнеке. Бу дөньяда мәхәббәттән дә зуррак тойгы юк!” - дип әйтергә ярата. Тик бу гаиләдә татар теле, милли гореф-гадәтләребез турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ә бәлки, татарлардан Наҗиянең күңелен Ринат кайтаргандыр?

Миңа бервакыт Челно-Вершины авылына туйга барырга туры килде. Анда Валя исемле хатын белән таныштым һәм без аның белән татар телендә сөйләшеп киттек. Ахырдан: «Татарча исемегез ничек була соң?» - дип сорадым. Ул миңа: «Мин бит үзем рус кешесе, ирем татар булганга гына телне өйрәндем. Балаларыбызны да ислам динендә тәрбиялибез. Минемчә, кешене чын күңелдән яратсаң, аның дине дә, теле дә сиңа якын булырга тиеш»,- диде дә, табында «Күбәләгем» җырын җырлаучыларга кушылды. Шунда ирексездән «Дөрес тәрбия менә нинди була икән ул», - дип уйлап куйган идем.

Татарларның урыслашуында катнаш никахлар гына гаепле дип әйтү – зур ялгышлык, минемчә. Бу ихәлләр гаиләдә дөрес тәрбия булмаудан килә. 


Гөлләр ХАЛИКОВА
Бердәмлек
№ 48 | 23.11.2013
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»