поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.11.2013 Җәмгыять

Улларыбыз китә солдатка...

Көзге елак яңгыр явып торган көннәрнең берсендә миңа, йомышым төшеп, Челно-Вершины районы военкоматына барырга туры килде. Шунда бу күренешкә тап булдым да инде. Улы белән ишектән чыгып килүче ана кеше бик каты кычкырып елый, ә тегесе: “Елама, әнкәй! Менә күрерсең, барысы да әйбәт булачак! Мин исән-имин хезмәт итеп кайтачакмын!” - дип юатырга маташа.

Бу көнне армиягә алынучылар биредә шактый иде. Егетләр кычкырып көлешәләр, үзара шаярышып, төрткәләшеп тә алалар. Алда аларны нинди язмыш көтүе турында уйлап та бирмиләр сыман. Тик әти-әниләр генә җан тынычлыкларын, төн йокыларын, ризык тәмен югалталар. Димәк, сәбәпләре бардыр.

Без кечкенә чакта “Иван Бровкин армиягә китә” комедиясен бик еш күрсәтәләр иде. Анда ялгыз ана үстергән Иван исемле егет, армиягә китәргә чакыру кәгазе килгәч, бераз масаебрак, үсенебрәк йөри башлый, авыл халкында егеткә карата уңай караш туа, кызлар да аңа игътибар итә башлыйлар. Кыскасы, армиягә алыну уңай күренеш буларак, матур итеп тасвирлана. Армия хезмәтеннән шук-шаян Иван чын ир-егет булып кайта.

Ул вакытта тормыш башкача булган, дип әйтүчеләр дә табылыр. Ә яшәешне кайсыдыр якка үзгәртүчеләр без үзебез түгелме соң? Бүгенге армиянең “бабайлык” чире кайбер командирларның бала акылы да чыгып бетмәгән малайларны хөрмәт итмәүләре, кешелекнең түбәнгә тәгәрәвендәдер, дигән уйлар туа.

Моннан берничә ел элек, чиктәш Татарстанның Чирмешән авылына армиядән солдат мәетен алып кайтып җирләгәндә, ана кеше улын соңгы юлга озатырга да чыга алмыйча, егылып калуын телевизордан күреп, бик әсәрләнгән идем. Менә шундый куркыныч хәлләрне ишеткән-белгән аналар газиз улларын армиягә озатканда елыйлар да инде. Чөнки беребезнең дә үлем ачыларын татып, тудырып үстергән газиз йөрәк парәләребезнең җансыз гәүдәсен күрәсебез, аларның яши алмаган гомерләре турында уйлап, әрнеп яшисебез килми шул. Моны кичергән һәркем үзенчә аңлый торгандыр.

Безнең авыл егетләре Ильяс Гыйләҗетдинов, Рамил Нуретдинов, Гадел Мостафин да армия хезмәтендә фаҗигале рәвештә вафат булганнар иде, һәм без моны бик авыр кичергән идек. Әфган һәм Чечня сугышларында вафат булучыларның саны да бихисап. Аларның барысының да урыннары мәңге җәннәттә булсын!

Тугызынчы дистәне ваклап, бакыйлыкка күчкән әбиемнең: “И, Аллаһым! Илгә-көнгә, патша хәзрәтләренә күркәм тынычлык, сабырлык биреп, кешеләр арасындагы туганлык хисләрен сүндермә!” - дип теләвен, инде күп еллар узса да, беркайчан да онытасым юк. Алдагы көннәрдә егетләребезгә шатланып Ватан-Анабызга хезмәт итәргә, ә әти-әниләргә аларны исән-имин каршы алып, сөенергә язсын иде!
 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»