поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.11.2013 Җәмгыять

Иң мөкатдәс нәрсә - эш

Университетта язган диплом эшем “Газетада бәхет темасы” дип аталган иде. Теоретик өлештә, бәхет дигән төшенчәгә “үз каланчамнан” торып бәяләмә бирергә тырыштым: гаилә, мәхәббәт, тыныч тормыш, яраткан хезмәт, муллык... Мамадыш районының “Коммунистик хезмәт өчен” (хәзерге “Нократ”) газетасында басылып чыккан мәкаләләрне тирәнтен анализлап, үземчә шактый гына саллы фәнни эш яздым да, тикшерү-бәяләү максатыннан, диплом җитәкчемә тапшырдым. “Фәнни хезмәтемне” үз алдымда ук күз йөртеп чыккан галим, бармагы белән бер бүлеккә төртеп күрсәтте.

“Амур, хәзерге заманда кем инде хезмәтне бәхет дип исәпли?! Эш яратамыни кеше? Аларга акча кирәк, җиңел тормыш. Бу бүлекне алып ташларга яки тулысынча үзгәртеп язарга кирәк булыр. Үз фикереңне яз, үз фикереңне!” – диде ул. Үзгәртеп яздым. Ләкин...

“Бәхет - хезмәттә” дигән сүзләр һич кенә дә коммунистик тәрбия шаукымы булмаган шул. Үз кулыңнан килердәй, яратып эшләрлек хезмәт урының булу бик зур бәхет икән ләбаса. Үз җилкәмдә татыдым!..

2009 ел башында, әйбәт кенә эшләп яткан бер мәлне, кыскартуга эләктем. “Икътисади кризис штатны кыскартырга мәҗбүр итә, үпкәләмә инде”, - диде җитәкчем. Миңа ни өчен каныкканлыгын яхшы беләм, “икътисади кризис”ның монда катнашы юк. Әлбәттә, ул хаклы түгел иде, ләкин монысы башка мәсьәлә. Кырык биш яшьлек ир, гаилә башлыгы урамда калды. Нишләргә? Билгеле, иң беренче эш итеп, мәшгульлек үзәгенә барып, эшсезләр исемлегенә теркәлдем. Әйтүе генә җиңел: дистә елдан артык гомер кичергән Чаллы каласында үз белгечлегем, егерме елдан артык шөгыльләнгән һөнәрем буенча эш урыны табу мөмкин түгел. Ә эшлисе килә! Менә шул вакытта уйлап куйдым да инде диплом эшендәге “бәхет – яраткан хезмәтең булу” дигән сүзләрнең дөрес булганлыгын.

Ярый әле бездә мәшгульлек үзәкләре бар! Төрле сәбәпләр аркасында яраткан эшеннән коры калган минем кебекләргә аз гына булса да матди ярдәм күрсәтүче, мохтаҗларны төрле эш урыннарына урнаштырырга омтылучы оешма! Алла рәхмәте, үз эшен ачарга ниятләүчеләгә ярдәм итү максатыннан, федераль бюджеттан илле сигез мең алты йөз сум акча алу мөмкинлеге барлыгын ишеттем. Гаилә әгъзалары белән киңәштем-фикерләштем дә, тәвәккәлләргә булдым. Күптәнге хыялым бар иде – беркемгә дә буйсынмый, ягъни беркем кубызына биеми торган ирекле газета ачу. Үз акчама федераль бюджет ярдәмен дә кушып, җиң сызганып эшкә керештем. Шулай итеп, татар матбугаты базарында яңа басма - “Безнең фикер” газетасы пәйда булды. Чыга башлавына бүген нәкъ ике ел! Рәхмәт каләмдәшләремә! Аларның берсеннән-берсе мавыктыргыч язмалары, әдәби әсәрләре беренче адымнарын гына ясаучы яңа татар газетасын халкыбыз арасында популярлаштыруга әйтеп бетергесез зур ярдәм итә. Бүгенге көндә әле иҗат җимешләре өчен гонорар да түләү мөмкинлеге булмаган басмага каләмдәш дусларым ярдәм итмәсә, ирекле, халыкчан газета чыгару теләгем һаман да хыял гына булып калырга мөмкин иде бит...

Эшсезлек дигәннән... Халык телендә кабат “икътисади кризис эшсезләр санын шактый арттырачак” дигән сүзләр йөри башлады. Эшсезлек чәчәк аткан чорда ничек эш табарга? Иртәгә нинди һөнәр популяр саналыр? Әйдәгез, шул хакта фикерләшеп алыйк әле.

Беркемгә дә сер түгел, бүген югары уку йортларында юрист һәм икътисадчылар буа буарлык әзерләнә. Ә гади эшчеләр җитми. Ни өчен ата-аналар үз балаларыннан юрист ясарга омтыла соң? Хәтта шуңа барып җиттек ки, аларга инде хезмәт базарында эш урыны табуы да кыен. Үзләре гомер буе “кара эш”тә эшләгән кеше буларак, күпчелек ата-аналар газиз уллары яки кызлары гади эшче булмасын, диплом алып, “җылы урын”нарда хезмәт итсен дип тырыша. Йөзләгән мең сум акча түли-түли юрист белеме алган яшь белгечләр, үз һөнәрләре буенча эшкә урнашу өчен йөзәр мең сумлык ришвәт түләргә мәҗбүр! (Зинһар, каршы килмәгез, моның шулай икәнен һәркем белә.) Күрәсең, киләчәктә бу чыгымнарның һичшиксез кире кайтачагына өметләнә торганнардыр...

Хезмәт базары, дөресен әйтик, бөтен һөнәрләргә дә мохтаҗ. Кайберәүләр бу сүзне укыгач сәерсенеп куйгандыр. Җәмәгать, Интернеттагы, газеталардагы вакансияләр турындагы белдерүләргә генә күз йөртеп чыгыгыз. Бу белдерүләр өчен саллы гына суммада акча сарыф итүче компанияләр, оешмалар, үзләренә, чынлап та, гади эшчедән башлап генераль директорларга кадәр кирәклеген әйтәләр. Сүз дә юк, эшче кадрларга кытлык аеруча кискен тора. Нишләп шулай? Минем фикеремчә, монда төп сәбәп – мәгариф системасындагы аңлаешсыз үзгәрешләр. СССРда югары уку йортлары ел саен 400 мең яшь белгеч укытып чыгарды. Һәм бөтен ил өчен шушы җитә иде. Хәзер, түләүле “югары” белем алу мөмкинлеге булдырылгач, шул ук вузлардан өч тапкыр күбрәк кеше диплом алып чыга. Нәтиҗәдә, ил өчен бөтенләй кирәге булмаган йөз меңләгән юристлар, икътисадчылар пәйда булды. Ә эшчеләр һаман җитми. Нык җитми. Җитештерү өлкәсендә бүген пенсия яшенә җитеп килүчеләр һәм инде ул яшен узып киткән кешеләр генә эшли дияргә була. Бездә югары һәм махсус һөнәри белем сферасында кылынган ниндидер экспериментлар Россиянең иң зур социаль-икътисади проблемаларының берсенә әверелде. Һәм дәүләт, бу хәлне төзәтү өчен, гафу итегез, кыл да кыймылдатмый.

Бүген нинди һөнәр иң “престижлы” һәм керемле? Дәүләт хезмәтен исәпкә алмаганда, топ-менеджер һөнәрен, компания яки банк җитәкчесе постын әйтергә мөмкин. Шул ук вакытта, вуз тәмамлаган һәркем карьера баскычыннан югары күтәрелә һәм, вакыты җиткәч, югары хезмәт хакына өмет итә ала. Белгечлек буенча махсус диплом булу-булмау факты бу очракта бик мөһим дә түгел. Шул ук диплом

белән карьера баскычының иң түбән тупсасында калырга да мөмкин. Нәтиҗә кешенең сәләтенә, эшли белүенә, карьера ясау теләгенә, тырышлыгына бәйле.

“Совет чорында яхшы урыннарга блат буенча урнашалар иде. Хәзер дә әллә ни үзгәреш күренми. Урамнан кереп, “җылы” урыннарга урнашу мөмкин түгел диярлек. Күпчелек яхшы урыннар – VIP-балалар өчен генә”, - дияр кемдер. Әйе, блат дигәннәрен бетереп булмас бездә. Һич югы, әлегә. Ләкин шунысы да хак: “блат”ка сылтау – эшлисе килмәгән яки кулыннан эш килмәгән кеше фикере. СССРда да, хәзер дә күпчелек кешеләр “яхшы” урынга кайсыдыр ки “йонлы куллы” туганы тырышлыгы белән түгел, ә үз сәләте белән ирешкән!

Әйтүемчә, зур-зур компанияләр, үзләренә кирәкле белгечне табу өчен, хезмәт базарында зур-зур акчалар сарыф итә. Чөнки “өстән” тәкъдим ителгән көчсез, белдексез кешене эшкә алу – үз бизнесың тәгәрмәченә таяк тыгуга тиң.

Хәзерге вакытта эшсезләр, рәсми күрсәтмәләрдә, эшкә яраклы барлык халыкның 5 процентын тәшкил итә. Билгеле, бу сан “түгәрәкләп” алынган. Әле шунысы да бар, кайбер эшчеләр катламы, биржаларда исәптә тормаса да, шул ук эшсезләрдән аерылып тормый. Мисал өчен, уртача өч мең сум алып эшләүче шәфкать туташларын эшсез дип атау дөресрәк булмасмы? Юк шул менә, чиновникларга бу хакта сүз катсаң, “алар эшсез түгел, түбән хезмәт хакы алучы” ди...

Капиталистик икътисад кризистан башка булдыра алмый. Кайбер аналитиклар фикеренчә, якындагы ике-өч елда эшсезлек, чынлап та, икеләтә артыр дип көтелә. Нишләргә? “Үземә яраклы эш таба алмасам, чит илгә китәм”, - дисезме? Аллага шөкер, чит илгә чыгып китү мөмкинлеге бик аз кешедә генә бар. Аңлагыз, безне анда да көтеп тормыйлар! Безнең кебек “гастарбайтерлар” анда бездән башка да хисапсыз. Теге, бай әтиләренең иләс-миләс акыллы балалары гына китсә, куркыныч түгел. Аларның биредә калуыннан барыбер мәгънә юк. Иң сәләтле, инициативалы яшьләргә чит илдә уку һәм эшләү мөмкинлеген булдырдылар. Менә монысы, чынлап та борчылырлык!

Ә безнең илдә, эшләр алга таба да шулай дәвам итсә, бөтен өмет әлеге дә баягы “гастарбайтер”ларда. Иманым камил, бу сүзне укыганнарның канәгатьсезлек белдерүе ихтимал. “Үзебезнең яшьләргә эш урыннары таба алмыйбыз, ә чит ил кешеләрен шундук эшле итәбез”, янәсе. Ләкин чынбарлыкны күрмәскә тырышу - мәгънәсезлек. Инде әйтелгәнчә, безнең балаларның бит завод-фабрикада эшлисе, канализация торбасында казынасы, себерке тотып урам себерәсе килми. Ул эшләрне дә кемдер башкарырга тиеш. Килешерсез дип уйлыйм: ишегалларыбызда шул үзбәк-таҗик себерүчеләре эшли башлагач, чисталык күзгә күренеп артты. Гомумән, түбән хезмәт хакы түләнә торган урыннарда һәрчак шушы “гастарбайтер”ларны очратабыз. Бер генә нәрсә борчый: безнең илгә гастарбайтерлар килүе стихияле төс алды. Аларның күпме икәнлеген белеп тә булмый хәзер. Үзара яки җирле “кайнар баш”лар белән “аңлашулар” булып тора... Бу мәсьәләне, һичшиксез, җайга салырга кирәк.

Тагын бер нәрсә. Дәүләт Думасы, кешене эшкә алганда дискриминация булдырмау (эшкә чакырылучының яшенә, җенесенә, милләтенә һәм башкаларга сылтау ясамау) турында закон кабул иткән иде. Ләкин чынлыкта сәламәт, энергияле, тәҗрибәле, белемле, әмма инде 50-60 яшьлек кешеләр нишләргә тиеш соң? Ну алмыйлар аларны лаеклы хезмәт хакы түләнә торган эшкә. Шуңа күрә, алар да, башка буын кешеләре дә, эш эзләгәндә әллә ниләргә өмет итми генә, үз белеменә, үз сәләтенә лаек хезмәт урыннарын эзләсен. Кемгәдер бәхет елмаер, кемгәдер...


Амур ФӘЛӘХ
Матбугат.ру
№ --- | 21.11.2013
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»