• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

19.11.2013 Җәмгыять

Татарстандагы кара вакыйгалар: очраклыкмы, әллә алдан әзерләнгән планмы?

Boeing фаҗигасе, Түбән Камада химия корылмасына атылган ракетлар, яндырылган чиркәүләр -- Татарстанны узган ял көннәрендә бер үк вакытта берничә фаҗига тетрәтте. Белгечләр бу вакыйгаларның туры килүе очраклык кына булмаска мөмкин, ди.

16-17 ноябрьдә Татарстанда берничә гадәттән тыш хәл булды. Шимбә көнне Түбән Камада билгесез кешеләр Нижнекамскнефтехим ширкәтенә дүрт ракета очыруы хәбәр ителде. Аларның берсе дүртенче колония биләмәләренә төшкән, калганнары 800 метр очып барган.

Килгән хәбәрләргә нигезләнеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада җәмәгать, сәнәгать һәм икътисад корылмаларының иминлеген тәэмин итү чараларын ныгытырга боерык биргән.

Шул ук көннең кичендә Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында ике чиркәүгә ут төрткәннәр. Гыйбадәтханәләрне өлешчә коткарганнар, зыян күрүчеләр юк.

Фаҗигале вакыйгалар дисбесенә якшәмбе кичендә булган Boeing 737-500 очкычы казасы нокта куя. Һәлак булган 50 кеше арасында Татарстан президентының улы Ирек Миңнеханов һәм ФСБның Татарстан бүлеге башлыгы Александр Антоновның да булуы игътибарны җәлеп итә. Бизнес-онлайн язганча, Антонов очкычларга бик утырмый торган булган -- гел машина яки поездда йөргән, ә ул көнне Түбән Камадагы вакыйгалар сәбәпле ялын өзеп ашыгыч рәвештә Мәскәүдән Казанга очарга мәҗбүр булган.

"Очраклык кына түгел"


"Звезда Поволжья" мөхәррире, журналист Рәшит Әхмәтов Азатлыкка белдергәнчә, вакыйгаларның бер-беренә туры килүе очраклылык кына булмый. "Бу өч вакыйганың берьюлы булуы Татарстан өчен күрелмәгән хәл. Бәлки бу алда торган Олимпиада белән дә бәйледер. Волгоградтагы шартлау да әле онытылып бетмәгән. Бу хәлләр Олимпиаданы үткәрү мөмкинлеге бирмәү өчен оештырылырга мөмкин. Мондый активлыкның кисәк артып китүен башка берәр нәрсәгә бәйли алмыйм", ди Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, Волгоградтагы террор гамәлен әзерләүдә этник урыс гаепләнгән булса, монда, күрәсең, татарларны да җәлеп итәргә телиләрдер, Татарстан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландырырга телиләрдер.

"Бу, шулай ук, икенче фронтны ачу омтылышы булырга да мөмкин. Ул турыда белдерүләр яңгыраган иде. Минемчә террор сугышының географиясен киңрәк җәелдерергә маташалар. Моңарчы Татарстан бу хәлләрдән читтәрәк торган булса, хәзер, күрәсең, стратегияне үзгәрткәннәрдер", диде Әхмәтов.

Мантыйк ягыннан караганда мондый гамәлләр халыкның ачуын гына чыгара һәм милли азатлык хәрәкәтен дискредитацияли, аңа карата булган һәртөрле теләктәшлекне бетерә, ди мөхәррир.

"Татарстан президенты идарәсе башлыгы итеп Әсгать Сәфәров куелуын да истә тотыйк. Сәфәров һәрвакыт иминлек өчен җавап бирде, ул профилактика чараларын кискен көчәйткәндер, дип тә уйлыйм", дип сөйләде Рәшит Әхмәтов.

Аның фикеренче, бу хәлләр артында татарларның торуы һич мөмкин түгел, татарлар бик тыныч халык. Моны Татарстаннан читтәге көчләр оештырган булырга охшый.


Илдар ГАБИДУЛЛИН, Наиф АКМАЛ
Азатлык
№ | 18.11.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (861825) / 03.12.2013 18:46:48

болай карыйк:

Иң беренче без кешеләр. Җиде миллиард чамасы.
Соңгы вакытта җир шарында табигый, мисал "Чиләбе ташы", Филлипиндагы һ.б. хәлләр (турыдан-туры Аллаһ ирадәсе белән) һәм кешеләр катнашында - техногенный диләр, мисал - автомобиль, тимер юл, диңгез кораблары, очкычлар бәрелү, юлдан чыгу, аву, егылып төшү(шулай ук Аллаһ теләгеннән башка була алмый!) һ.б шундый катастрофалар ешайды.

Сорау: нилектән, ни өчен? Монда вряд ли, "почему, потому что" белән яки Җириновскиийның болтовнясы, яки Йөгәневнең "дөрес сөйләве" белән генә котылырсың.. Вряд ли..

Әйдәгез инде, күзләрне әчеттәрсә дә, Хакыйкатькә карарга тырышыйк.

Иман һәм имансызлык мәсьәләсенә. Аллаһтан курку мәсьәләсенә кагылмыйк, хәзергә. Ул күпләр, хәтта бик күпләр өчен ераак әбисендәрәк, хәзергә.

Суга бата башлагач, барысы да Аллаһны искә төшерә диелгән Коръәндә, коткарып ярга чыгарсак, тиз онытып, элеккеге эзләренә төшәләр, диелгән шул ук аять Кәримдә.

Сез чәйни торган диниләр турысында да, мисал өчен, иман китердегез дә, җәннәткә керербез дип уйлыйсызмы әллә диелгән Анда.

Митрополит белән бергә тоже вряд ли..

№16 (861168) / 28.11.2013 12:41:50

Татарстан халкын гына түгел, бөтен Россияне тетрәндергән фаҗига булды. 17 нче ноябрь кичендә, Мәскәүдән Казанга очучы пассажир самолеты, Татарстан башкаласы аэропортына килеп җиткәч, зур тизлектә җиргә кадалды. Борта булган алты кешелек экипаж һәм кырык дүрт пассажирның гомере өзелде. Алар арасында – чит ил гражданнары, яңа гына институт тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баскан яшь кызлар, галимнәр, Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның өлкән улы, республиканың ФСБ идарәсе башлыгы... Иң яшенә - 11, иң өлкәннәренә - 87 яшь.
Һәр татарстанлыга, газизләрен югалткан һәр кешегә төшкән кайгының ачылыгын белдерү гаять авыр. Бу рейстан кайта алмаганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу - әйтеп бетергесез зур югалту. Аллаһ тәгалә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына рух ныклыгы, тән саулыгы насыйп итсен.
Тикшерүчеләр “Боинг 737” самолеты һәлакәтендә 5 версияне өстен куя: идарә итүдә ялгышлык, техника төзексезлеге, сыйфатсыз ягулык, диспетчерлар гаебе һәм һава шартлары. Бер кара тартмадагы тавыш яздыру кассетасы озак кына вакыт табылмаган иде. Фаҗиганең сәбәпләренә мөмкин кадәр тулырак ачыклык кертү өчен, әлеге кассетадагы язмаларны өйрәнү таләп ителә. Ниһаять, анысын да таптылар. Ләкин, белгечләр фикеренчә, җайланма 90 процентка эштән чыккан, шул сәбәпле, һәлакәтнең сәбәпләренә ачыклык кертүдә әллә ни файда китермәскә дә мөмкин. Сәбәпләр... Төрле версияләр тикшерелә, билгеле. Белгечләр озаклап тикшерде: ягулыкның сыйфаты, техника төзексезлеге һәм һава шартлары гаепле түгел. Ахыр чиктә, кайсы да булса бер пилот гаепле булган дип игълан итәрләрдер, күрәсең. Эш шуңа таба бара. Безнең илдә киң кулланыла торган ысул бу. Бер генә нәрсә аптырашта калдырды: ә теракт яки алдан корылган мәкер? Нишләп бу вариантны катгый төстә инкар итәләр? Ни өчен нәкъ менә Президентның улы, ФСБ башлыгы утырган очкыч мәтәлеп төшкән? Очраклымы бу хәл? Мәгълүмат чараларында “Боинг 737”нең төзек булмаганлыгы турында да күп сөйләнде. Соң, гафу итегез, андый дәрәҗәле кешеләр, акылы булса, җимерек самолетка утырыр идеме? Уйландыра бит, әй...
Бездә шундый бер мәгънәсез гадәт бар. Мәгълүмат чараларында нинди дә булса күңелле вакыйга яки фаҗига турында хәбәр чыгуга, үзләрен бик белдекле итеп күрсәтергә ымсынучы бәндәләр теләсә кайсы темага үз фикерен кыстырып куярга ярата. Бу “сүз иреге” интернетта аеруча күзгә ташланып тора. Ни кызганыч, Казандагы фаҗига белән дә шул ук хәл булды. Әлеге һәлакәткә багышланган язма чыгуга, шундук аның астында “комментарийлар” пәйда булды. Аларның бер-икесе кайгы уртаклашу булса, зур күпчелегеннән ниндидер урынсыз шаяру, сарказм исе аңкып тора. Шул нисбәттән, Россия Дәүләт Думасы депутаты Валерий Трапезниковның тәкъдиме игътибарга лаек. Социаль челтәрдә фаҗигаләр турында шаяру сүзләре язган кешеләрне җәмәгать эшләренә җәлеп итәргә кирәк, дип исәпли ул. “Бу бит мыскыллауга тиң, - ди депутат. - “Казанда булган ниндидер фаҗига миңа КВН карарга ирек бирмәде”, “попкорн суына инде, ә мин һаман да самолет авариясе турында видео карый алмыйм”, һәм башка шундый сүзләрне әхлакый гарип кенә яза. Бу темага гомумән язарга ярамый”. В.Трапезников шулай ук Ксения Собчак язмасын да мисал итеп китерде. Әлеге хатын үз твиттерында: “Казаннан килгән хәбәрләрдә бер генә яхшы нәрсә бар – рейс самолетында президентның улы да булган” дип язган. Шәхси твиттерында шундый пычрак нәрсә язып, тагын популярлык яулармын дип уйлагандыр инде. Нишләтәсең, әле чын тормышка аяк басып кына килүче газиз улын югалткан атаның кичерешләрен аз гына булса да күз алдына китерә алмый шул андый әхлакый гарипләр. Дәүләт Думасы депутаты В.Трапезников фикеренчә, мондый шаяручыларның һәрберсен ачыклап, җавапка тартырга кирәк.
Андыйлар, бәлагә тарган кеше исәбенә үзенең дан-шөһрәтен арттыру турында хыялланучылар белсен: Аллаһ тәгалә барысын да күреп-ишетеп тора. Даның да, җаның-каның да Аның хөкемендә.

№15 (860196) / 20.11.2013 08:22:35

улемнэн беребездэ не гарантирован.Улемнэр укенечле була.

№14 (860191) / 20.11.2013 07:31:19

Үзен тыңлап кара http://tishek.ru/samolet-hem-salavat/ (видио)

№13 (860190) / 20.11.2013 07:26:37

ул табут-самолетка утырырга соңга калганнар турында сөйлиләр. Алар арасында Салават Фәтхетдинов та булган диләр. Дөресме икән?

№12 (860182) / 20.11.2013 00:34:08

бу юлы мин дэ сез дип дэшим эле, экологы утергэннэр иде, исегездэме???!!!
Сина 99 тапркыр эйтелде ,Сапатов эколог тугел иде.
Ул гап-гади кеше,шунда яшэуче буларак,жирлэрне законсыз узлэштеручелэргэ каршы чыкты.

№11 (860173) / 19.11.2013 22:17:32

Чиркәү-мәчетләргә ут төртәләр икән, димәк, кешеләрдән акча җыю мәйданы өчен көрәш бара. Бизнес-с-с-с, аднәке!!!

№10 (860170) / 19.11.2013 21:53:49

Соры корт нәрсәдер буташтыра башлады...

№9 (860165) / 19.11.2013 21:26:51

Барыбер дөресен әйтмәячәкләр

№8 (860160) / 19.11.2013 18:57:53

Иркэ
Миңа "син" дип кенә эндәшсәгез дә була. Бу очракта "сез" дип дөрес эшлисездер, чөнки "Соры кор т" белән "Соры корт" бер үк түгел.)))

№7 (860159) / 19.11.2013 18:46:10

Соры кор т,
бу юлы мин дэ сез дип дэшим эле, экологы утергэннэр иде, исегездэме???!!! Уйлавымча сыкраучылар аз булды.Минем йорэк ул кеше очен, куз алдында атасы атылган баланы оныта алмый.

Алар да корбан бит! Кем очен?! Ни очен?!

№6 (860156) / 19.11.2013 18:15:02

Әллә ничек булды 2013 елда Татарстан язмышы. Башта гимнны кешеләрчә эшли алмадылар, экологик таләпләрне бозу артты, очкычлар күктән коела, террорчылар активлашу хәбәрләрен өскә калкыталар... Ни булды сиңа Татарстан?! Ни булды синең күрше-күләнеңә?!

№5 (860151) / 19.11.2013 15:46:17

Әлбәттә, вафат булучылар, хөрмәтле урыннарына (оҗмах ... һ.б.) барып урнашсалар иде. Туганнарының кайгыларын уртаклашам.

Мондый хәлләр очраклымы, түгелме? Ачык кала.

Татарстан мөфтиенең иң кыю хезмәттәшен (Ягъкуб)үтерделәр, үзенә һөҗүм ясадылар (ул вакытта башка шундый акт та булмый калмагандыр).
Бүген, тагын, вакыйгалар.

Татарстанда азатлык хәрәкәте бик актив эшли башлаган елларда Ельцин әйткән : "Берите суверинетита, сколько можете проглотить", - сүзләрдән соң, Татарстан, уңышлы гына үз юлын кора башлаган иде. С. Шахрай: "Давайте, танки введём в Казань, 2-3 снаряда выпустим по Казанскому Кремлю. Шаймиева арестуем, увезём в Москву. На этом всё успокоится" (төгәл цитата түгел - эчтәлеге тәңгәл. Кигәвен.)



Серияле, серияле террор актлары кабатлана тора.
Кем оештыра?
Тагын күпме корбан сорап, кан эчеп туймаган тиран, ажгырып-сусап тора?

№4 (860150) / 19.11.2013 15:24:48

әбкәм әйткән иде соңгы Рәсәй хөкемдары тәбәнәк буйлы булыр, хакимлек чоры буе кадәр дә булмас,агулы гөмбә, үл чорда суда, күктә тимер грублар йөрер диеп.Менә килә бит. Тел белән сөйләп кенә булдырып булмый ул.

№3 (860149) / 19.11.2013 15:23:00

Татар белән мөселманны бутамагыз.Икесе-ике нәрсә.Самолет белән дә гади генә хәл түгелИсемлекләрне өйрәнәләрдер-җавабы булыр.

№2 (860148) / 19.11.2013 15:11:28

Шул ук конне Рыбный Слобада район узэгендэ часовняга ут тортеп яндырылды. Ул турыда лэм-мим.

№1 (860145) / 19.11.2013 14:27:13

Монда аңламаслык бернәрсә дә юк. Россияда татар, мөселман халкын куркыту (запугивание) бара. Киләчәктә дә моңа охшаш хәлләр булмас дип әйтеп булмый.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar