19.11.2013 Авыл
Легендарга нигә ат кирәк?
Соңгы вакытларда төрле сәбәпләр белән шәхси хуҗалыкларда атларның бетә баруы йөрәкне тырный. Шәхси хуҗалыкларда гына түгел, колхоз-совхоз булып яшәгәндә йөзләрчә баш аты булган хуҗалыкларда да атлар саны кимегәннән-кими.
Аты калмаган авылда үскән яшьләрнең мәктәпне тәмамлау белән тизрәк туган төбәкләрен ташлап, читкә китү ягын карауларының сәбәпләрен әллә каян эзлисе дә юктыр. Туган якка мәхәббәт үзең тәрбияләп үстергән терлек-туар, кош-корт, болында уйнаклап чапкан атлардан башлана ул.
Ә менә Апас районы Чирү-Бураш авылында яшәүче Легендар Минһаҗев шәхси хуҗалыгында егермедән артык ат асрый икән. Озак еллар дәвамында район Сабантуйлары батыры хәзер инде халыкны үзенең чабыш атлары белән сокландырып яши, диләр. “Зөя” хуҗалыгы җитәкчесе Марат Хәсәнов аның карамагындагы атларның саны дүрт йөздән артып китүе турында әйткәч, аптырап ук калдым. Баксаң-күрсәң, балачактан ук атларга гашыйк бу ир-егеткә хуҗалыктагы барлык атларның язмышын ышанып тапшырганнар икән.
Уртак хыял берләштерә
Марат Мансур улының да атлар яратуы әллә каян сизелеп тора. Чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә хуҗалыкка төрле юллар белән кайтартылган атларның саны бүген инде дүрт йөздән артып бара. Арада инглиз һәм гарәп юртаклары гына түгел, Владимир токымлы йөк яки Түбән Новгород, Ульян ат заводларыннан сатып алынган айгырларның нәсел-нәсәбе турында да энәсеннән-җебенә кадәр белә бугай ул. Нәкъ менә шул атлар арасында Апас төбәген дөньякүләм танытканнары да бар икән. Тирә-күрше регионнарда дүрт тапкыр беренчелекне яулаган Лео исемле инглиз нәселле аты, Президент бәйгеләрендә призлы урынга лаек булган Әмирхан исемле юртак һәм башка атлар турында сөйләгәндә хуҗалык җитәкчесенең күзләрендә очкыннар уйнап ала. Хәер, бу уңышларның берсе дә җиңел генә килмәгәндер шул.
Сүз уңаеннан, “Зөя” хуҗалыгында бүген 14790 мөгезле эре терлек бар, диләр. Савым сыерлары да 3300 башка якынлашып килә. Үзкыйммәте 7 сум 86 тиен торган югары сыйфатлы сөтнең бер килограммын 22 сум 40 тиеннән саталар. Терлекчелектә генә түгел, игенчелектә дә хуҗалык табыш белән эшли. Әмма ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп яшәү “Зөя” хуҗалыгына хас түгел. Алар һаман яңалыкка, табышлы эшләргә омтыла.
Хуҗалыкта аз чыгымнар белән күбрәк керем алып эшләргә омтылыш үзен һәрь- яклап сиздерә. Бу яктан алганда, ат асрауның үз өстенлекләре дә шактый, ди Марат Хәсәнов. Ат итенә сорау елдан-ел арта. Бәясе дә сыер итенә караганда күпкә югары. Ә инде татар халкы яратып куллана торган казылык та җитештергәндә, файдасы бермә-бер артачак. Менә шундый уйлар аңа шактый вакыт тынгылык бирмәгән булса кирәк. Уй-хыялларын “Ак Барс” холдингы җитәкчесе белән уртаклашканнан соң гына бераз тынычлана ул. Иван Егоровның һәр яңалыкны тиз арада тотып ала белүе, һәр башлангычка кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуы бу юлы да үзенекен итә. Иң элек, тирә-як авылларда берән-cәрән генә калып баручы атларны бер урынга туплап, зур ферма булдыру турында кайгырта башлыйлар. Моның өчен Әнәле авылы янындагы дуңгызлардан бушатылган ферма биналарын үзгәртеп корырга туры килә.
Зур авырлыклар белән булса да, нәселле атлар да туплана башлый. Тик бу кадәр олы эшне, атлар язмышын кемгә ышанып тапшырырга? Менә шулай Чирү-Бураш авылы фермеры Легендар Минһаҗевның фермер хуҗалыгындагы егермедән артык атына Әнәле авылы атлар фермасындагы тагын дүрт йөзе өстәлә.
Исеменә күрә җисеме
Әнәле авылы янындагы атлар фермасына барышлый “Зөя” хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Айдар Сафиуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Геннадий Клементьевтан Легендар турында шактый ишеткән идем. Сабантуйлар батыры мәйданга чыгып баскач та, авырлыгы 147 килограммга җиткән баһадирга каршы көрәшергә кеше таба алмый аптыраганнар. Пәһлевандай таза гәүдәле, хәрәкәтчән бу ир-атның атлар яратуы гаҗәп түгел. Күзләрендә нур, йөзендә миһербанлык шуннан килә бугай. Җитмәсә, әтиләренә охшап үзләре дә Сабантуй батырлары булып танылып килүче өч улы да атка мөкиббән икән. Унҗиде яшьлек Салават, ундүрт яшьлек Мөсәвир һәм унбер яшьлек Газинурның киләчәктә кем булачаклары бүгеннән үк билгеле бугай. Һәрхәлдә, буш вакытлары булу белән фермадан кайтып керми, әтиләренә булышып мәш киләләр.
Өстәвенә Легендар шактый җор телле, шаян да икән әле. Ферма хәлләре турында сөйләгәндә әледән-әле төрле гыйбарәләр кушып җибәрергә ярата. Югыйсә озакка сузылган яңгырлар, аяк астының үтә пычрак булуы тиктормас атлар өчен аеруча кыенлык тудыра. Муеннан ук булмаса да, аяк асты тездән балчыкка күмелгән. Легендар исә үзенекен сөйли: янәсе, авыл хуҗалыгы өчен нибары дүрт кыенлык бар икән. Шуның берсе – көз, икенчесе – кыш, аннан яз һәм җәй икән. Бу кадәресе бүгенге вәзгыятькә бигрәк туры килә. Шулай булуга карамастан, Легендар Минһаҗевның төшенкелеккә бирелергә уенда да юк. Киләчәктә аларны берсеннән-берсе мөһимрәк эшләр көтә.
– Ат асрау – төрле яклап файдалы. Башка терлеккә караганда мәшәкате генә күп түгел, чыгымнары да азрак. Әйтик, Владимир авыр йөк атының авырлыгы 900 килограммга җитә. Ит нәселле атлар берничә килограмм солы, печән, салам белән дә тәүлегенә кило ярым артым бирергә сәләтле. Киләчәктә казылык цехы булдыру планлаштырыла. Иң мөһиме – Апас якларында туып үскән балалар атлар турында онытып бетермәсеннәр. Атлы татар – канатлы татар ул ,– ди Легендар Тәлгат улы.
Шуңа да хуҗалыкта якын елларда атларның баш санын меңгә җиткерү турында хыялланалар. Нәселле атлар үрчетү, ипподром төзү, авыл туризмы, төрле ат ярышларында катнашу, кыскасы, хыяллары бик зурдан аларның.