18.11.2013 Интернет
Интернет челтәрләр бетәрме?
Социаль челтәрләр глобаль кризис кичерә – кулланучылар алардан күпләп китә башлады. Быелгы җәйдә генә дә 11 миллионга якын кеше Facebookтагы сәхифәләрен япкан.
Россиядә дә шундый ук тенденция күзәтелә. Социаль челтәрләрдән язучылар, артистлар һәм башка медиазатлар китә. Мисал өчен, Татарстанда виртуаль аралашу мәйданыннан үзенең шау-шулы белдерүләре белән танылган Казан имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин китәргә җыена.
Мода яшен тизлегендә үзгәрә. Моннан бер-ике ел элек ул чактагы президент Дмитрий Медведев губернатор һәм министрларны, теге яки бу вакыйгалар турында дөрес мәгълүматны турыдан-туры халыкның үзеннән алыр өчен, интернет һәм социаль челтәрләрдә активрак булырга өндәгән иде. Ә бүген Мәскәү барлык төбәк башлыкларына һәм мэрларга, “көлкеле хәлләр”дә калмас өчен, социаль челтәрләрдә азрак утырырга киңәш итә, хәтта алардан баш тартырга куша. Янәсе, әгәр зур бер территориянең җитәкчесе төнге сәгать икедә интернетта кемгәдер җавап биреп утыра икән, аны мыскыл итеп көлә башлауларын көт тә тор.
Мисал өчен, төнге сәгатьләрдә Twitterда Татарстанның иң актив блоггерларыннан берсе, Чаллы мэры Васил Шәйхразиевны очратырга мөмкин. Социаль челтәрдә ул еш кына шәхси тормышы белән уртаклаша: “Иртәнге зарядка, су процедуралары һәм менә минем иртәнге ашым” (иртәнге ашның фотосы белән танышырга мөмкин), “Ә иртәгә эштә чыршы бәйрәме була, фотосын урнаштырырмын” (һ.б.). Кешеләр шәһәр башлыгына җавап итеп мәгънәсез сүзләр язса да, Васил Шәйхразиев шул рухта дәвам итә...
Әйтергә кирәк, быелгы җәйдә АКШта һәм Бөекбританиядә миллионлаган кеше Facebookтагы сәхифәләрен япты. Алар социаль челтәрләр ярдәмендә Американың махсус хезмәтләренә һәм, гомумән, теләсә кемгә интернет кулланучыларның шәхси тормышын күзәтеп бару бик җиңел икәнлеген аңлады. Үзәк разведка идарәсенең элеккеге хезмәткәре Эдвард Сноуден сүзләреннән соң, халыкара җәнҗал купты. Көнбатыш белгечләре фикеренчә, интернет кулланучылар саны кимүдә социаль челтәрләрнең алҗытуы һәм аларга бәйлелектән курку да үз ролен уйнаган.
Россиядә исә социаль челтәрләргә карата кызыксынуның кимүе пиратлыкка каршы көрәш башлану белән дә аңлатыла. Илдә музыка, видео һәм социаль челтәрләрдә бушлай файдалану өчен урнаштырылган башка продукцияләрнең авторлык хокукын бозуга кагылышлы суд процесслары бара.
Әлеге уңайдан танылган кешеләрнең социаль челтәрләрдән китү турындагы белдерүләре актуаль яңгырый. Алар арасында язучы Евгений Гришковецны, Мәскәү рухание һәм телевидение алып баручысы Алексий Уминскийны, җырчы Анита Цойны очратырга мөмкин (соңгысы интернеттагы сәхифәсенә бер ел кермәскә вәгъдә итте, шул рәвешле ул социаль челтәрләргә бәйлелектән азат булуын дәлилләргә тели).
Татарстанда Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин социаль челтәрләрдән ваз кичәргә ниятли. Безнең хәбәрчебез белән сөйләшкәндә, ул социаль ресурслардан күңеле кайтуы сәбәпле, Facebook һәм “Вконтакте”дагы сәхифәләрен ябачагын әйтте.
- Соңгы вакытта анда сүз боткасы гына куерталар, ә безгә тиешле нәтиҗә биргән эшләр кирәк. Берәр нинди хәйрия чарасы өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә дә он-лайн режимда түгел, ә реаль тормышта булышлык күрсәтәләр. Социаль челтәрләрдә, нигездә, буш куыклар, төрле сектантлар зур активлык күрсәтә, алар кешеләрне мыскыл итү белән шөгыльләнә. Гомумән, интернетта һәр белдерүне, һәр аккаунтны фэйкка - ялганга әверелдерергә мөмкиннәр. Кешеләр интернеттан тиешенчә файдалана белми әле, - ди Сәетҗәгъфәр Лотфуллин социаль челтәрләрдә хөкем сөргән тәртипсезлеккә зарланып.
- Социаль челтәрләрдән киткән очракта, белдерүләрегезне кайда урнаштырачаксыз? - дип кызыксындык без имамнан.
- Мәчет капкасына! Плакатлар эләрмен, танышларыма шалтыратырмын, - ди имам.
Безнең белән сөйләшкәннән соң, Сәетҗәгъфәр Лотфуллин “Вконтакте”дагы сәхифәсендә мондый язма калдырды:
“Моннан соң мәчет эшчәнлеге турында социаль челтәрләрдә игъланнар һәм мәгълүматлар урнаштырылмаячак. Яңалыкларны беләсез килсә, мәчеткә рәхим итегез... Хизбутчик һәм Вовчик ише тәрбиясез мөселманнарга аның ишекләре ябык булачак”.
Әле Элтон Джон концертына һәм Хэллоуин бәйрәменә бойкот белдерергә өндәгән, әле Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе бинасында мөселманнарга намаз уку бүлмәсен ачу үтенече белән мөрәҗәгать иткән Кабан арты мәчете имамының бу инде соңгы бер-ике айда киң яңгыраш алган дүртенче белдерүе.
Ә менә Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе мәгълүмат-нәшрият бүлеге җитәкчесе игумен Кирилл (Илюхин) берничә социаль челтәрдә теркәлгән һәм әлегә “хушлашу” модасына иярергә җыенмый.
- Социаль челтәрләр миңа хезмәтемдә ярдәм итә: теге яки бу сораулар буенча руханилар, мәхәллә кешеләре белән фикер алышырга, еракта яшәүче дусларым белән аралашырга мөмкинлек бирә. Интернет аша элемтәгә керү, телефонга караганда, арзангарак төшә, - дип аңлата игумен. - Гомумән, интернет, социаль челтәрләр – бик үзенчәлекле әйбер. Аны үзең өчен файдага кулланырга да, шулай ук сәгатьләр буена бер мәгънәсезгә төрле сылтамаларга баскалап утырырга да була. Әлбәттә, әгәр кеше ярты сәгать саен интернетка кереп, берәрсе яңа хәбәр калдырмаганмы, теге яки бу фотоның күпме тавыш җыйганын тикшереп тора икән - бу инде диагноз.
КДМУның медицина һәм гомуми психология кафедрасы мөдире, профессор Владимир Менделевич сүзләренчә, бүгенге көндә социаль челтәрләргә бәйлелек киң таралган күренеш, бигрәк тә яшүсмерләр арасында.
- Шулай да бу, мисал өчен, наркомания кебек авыру түгел. Виртуаль аралашуга бәйлелек психологик яктан дәвалауга җиңел бирелә, - дип ышандыра профессор.
Владимир Менделевич җәмгыятьтә социаль челтәрләргә карата кызыксыну кимемәячәген ассызыклый. Бер кеше көненә 2-4 сәгать вакытын виртуаль аралашуга багышлый.
- Миллионлаган кешенең Facebookтан китүе - махсус хезмәтләрнең кешеләр артыннан күзәтүе аркасында барлыкка килгән низаг нәтиҗәсе. Кешеләр башка социаль челтәрләргә күчәчәк. Интернет тарихы күрсәткәнчә, кулланучыларга бер ресурстан икенчесенә, яңарак мәйданга күчү хас. Баштарак Facebook, Lifejournal, “Одноклассники”, Myspace популяр иде, аннан соң “ВКонтакте”, Twitter киң таралды. Бу табигый миграция.
Казан галиме күзәтүенчә, гадәттә шоу-бизнес вәкилләре, сәясәтчеләр һәм иҗимагый эшчәнлек алып баручы затлар социаль челтәрләрдә үз теләге белән түгел, ә пиар өчен теркәлә.
- Аларга даими рәвештә игътибар үзәгендә булу өчен үз трибуналары кирәк. Еш кына текстларны махсус спичрайтерлар һәм матбугат сәркатипләре яза. Андый кешеләр челтәрләрдән китә башласа, бу хакта бөтен дөньяга сөрән сала, чөнки монысы да үзенә күрә пиар, - дигән нәтиҗә ясый Владимир Менделевич.
Үз чиратында, хокук саклау органнары интернет-ресурслардан гражданнарның шәхси мәгълүматларына һәм шәхси тормышына куркыныч янавы турында кисәтә.
- Социаль челтәрләрдә шәхси мәгълүматлар, шәхси фотолар, видеолар урнаштырасыз икән, болардан теләсә кемнең файдалана алуын да аңларга кирәк, - дип кисәтәләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә. – Мисал өчен, әгәр туристик фирма үзенең хезмәтләрен рекламалау өчен социаль челтәрдән алып, сезнең ял иткәндә төшкән фотоларыгызны файдаланган икән, авторлык хокукын исбатлавы авыр булачак. Шулай ук социаль челтәрләрдә ачыктан-ачык мыскыл итү һәм яла ягуга бәйле фактларны да раславы кыен.