• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

18.11.2013 Җәмгыять

Сез дә елыйсыздыр бит? (Cораштыру)

10 нчы ноябрьдә Кремль сараенда полиция хезмәткәр­ләренең бәйрәме уңаеннан узган концертта Владимир Путин да булган. Шансон баш­каручы “Рождество” төркеме ”Ты знаешь, так хочется жить” җырын тамашачылар аягүрә басып тыңла­ганнар. Беренче булып, Путин торып баскач, башкалар да утырып кала алмаган. Интернетта моның видеосы да таралды, җыр вакытында Путинның күз яшьләре белән елаганы күренә.

Җыр беткәч, хезмәт барышында һәлак булучы полиция хезмәткәр­ләрен бер минутлык тынлык белән искә алганнар. Ни дияргә, Президентның да күңеле йомшара, күрәсең. Беренче тапкыр халык аның елаганын 2012 елның мартында Манеж мәйданында Пре­зидент сайлау нә­тиҗәләрен игълан иткәндә күрде. Аннары аның матбугат сәркатибе: “Владимир Путин еламады, урамда җил, салкын булды”, – дип акланды. Путин да елый, ә сез соңгы тапкыр кайчан еладыгыз?

Кафил Әмиров, Татарстан­ның элеккеге прокуроры:


– Мәрхүм әниемнең әйт­кән сүзләре һәрвакыт истә, ул: “Улым, хәлеңне сорасалар, Аллага шөкер, барысы да яхшы дип җавап кайтар. Хәлең авыр булса, дусларың ярдәм итә алмас, ә дошманнарың сөенер”, – дип әйтә иде. Мин нәрсә өчен елаганымны хә­зер әйтсәм, дошманнарыма шат­ланырга сәбәп булачак, ә мин моны теләмим. Ирләргә елау килешми, күрсәтми алар аны. Ә Путинга килгәндә, ул да бит – кеше, аның да нервлары бар. Аның да күңеле нечкәреп киткән чаклары буладыр.

Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:


– Соңгы ярты елда минем еламыйча узган көнем булмады. Күз яшьләре атылырга гына тора. Иремнең вафат булуына ярты ел, тынычланырга да кирәк кебек, ләкин миңа ансыз яшәү бик авыр. Ип­тә­шемне югалту аяктан екты. Иртән дә аны уйлыйм, көндез дә, кич тә, гел күз алдында. Путин түгел, монда үз хәлем сыкрарлык...

Марат БИКМУЛЛИН, эшмәкәр:


– Әле күптән түгел генә Осип Мандельштам хатыны­ның иренә язган хатларын укыдым. Аны, кулга алгач, сөргенгә җибәрәләр, ә хатыны аның кайда икәнен белми кала. Аны укыганда, күз яшь­ләрен ирләр дә тыя алмый. Психикасы нормаль булган кешеләр шатлыктан да, кайгылы хәбәр алып та, нәр­сәдер өчен үкенеп тә еларга мөм­кин. Ирләр елавы – сирәк күренеш, ләкин бәгыре катмаганнар күз яшьләреннән оялмый. Мин үзем яшерәм. Китап укыганда да, кино караганда да еларга мөм­кинмен.

Җәвит ШАКИРОВ, җырчы, “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы:


– Минем турында гел елмаеп, шатланып йөрүче кеше дип уйлыйлар, ә үземне бик нечкә күңелле дип саныйм. Зөлфия белән “Ищу тебя” карыйбыз, тыелып буламы инде андагы ачы язмышлы кеше­ләрне карап?! “Пусть говорят” тапшыруында да йөрәк өзгеч мизгелләр була, анда да күңел тулып елыйм. Зөлфияне каты бәгырьле, усал, диләр. Беренче бала тугач, ул да йомшарды. Сөенеп елаган иде.

Искәндәр СИРАҖИ, журналист:


– Малай-шалай вакытта сугышып елаган чаклар артта инде хәзер. Мин әнине җир­ләгәндә дә еламадым, “Ник еламыйсың?” – дип тә сорадылар. “Барыбызга да үләсе бит...” – дип җавап кайтарганым истә. Эчтән сыкранам, әлбәттә, ләкин күз яшьләрен берсенә дә күрсәткәнем юк. Күз яшьләре – көчсезлек билгесе. 



Ватаным Татарстан
№ 187 | 16.11.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (860744) / 25.11.2013 08:14:09

Путин жыламый,кузенэ жил кергэннэн чыккан яшь кенэ ул.

№9 (860740) / 25.11.2013 07:26:55

АСТАГЫ ЯЗМАМА КИСЕЛДЕ.ГАФУ

№8 (860739) / 25.11.2013 07:25:34

калган.Эле дә ничәмә еллар чыдаган мескен.МИНЕМ инде күз яшем күптән кипте елый-елый.ХӘЗЕР ЙӨРӘК ЕЛЫЙ,яшем акмый. Сираҗи бер җүнсез нәмәстә икән.Әйткәннә иде ул бестолковый муҗик дип,дөрес иЙӨРӘГЕ күгәргән таш булган кеше генә еламый.Володя елый икән,димәк ул йомшак күңелле кеше,кешелекле ир. Аны бит тоҗе аңларга кирәк.Гөмеренең ахрысында тормышы таркалды,җүнсез хатыны аркасында.ИРләр хатын поддерҗкасына бик тә мохтаҗ.Әнә ГОРБАЧ хатыны ничек поддеоҗиват итә иде ирен.Ә моның хатыны бер бабтиска иде. Кино-театрга да барырга яраксыз хатын иде.Путинга элегерәк ул хатынны аерасы кән.Болтун,буш куык икән ул.Әмир башы белән,ул да рәтле язма язган. Володяга немедленно бер грамотный хатынга өйләнергә кирәк. Бар бит акыллы-умный хатыннар ул тирә дә.

№7 (860133) / 19.11.2013 08:51:59

гузиядәге әнисен сагынып елагандыр ул. якынлаша микән ахры?

№6 (860110) / 18.11.2013 19:32:33

Бу көлке түгел

№5 (860109) / 18.11.2013 19:30:57

Эхем, буген килешеп бетми.
Башка кон булса, колэр идем дэ.

№4 (860107) / 18.11.2013 19:28:23

Син сукыр мәллә?Берсе рәсемдә.

№3 (860103) / 18.11.2013 19:23:02

Кургэнен бармы ничек елаганын?

№2 (860099) / 18.11.2013 19:16:04

Крокодил да елый!

№1 (860086) / 18.11.2013 18:46:50

Курсэтэсем килмэсэ дэ,ихтыярсыз ага куз яшьлэре.
Югыйсэ мине дэ кочсез димилэр.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar