поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.11.2013 Язмыш

«Хәйлә һәм сабырлык яшәтте»

Татар хатыны ниләр генә күрмәгән, кичермәгән. Гаҗилә әбинең тормыш юлы белән танышканда, аның тапкырлыгына һәм батырлыгына таң каласың, ә кайчак хәтта йөрәк «жу» итеп куя. Күпме михнәт-авырлыклар, алдану, югалту, хыянәт, җәбер-золым белән очрашып та, тормыш оптимизмын, шаянлыгын югалтмаган карчык бит ул.

«Монголиягә китсәк тә, бәрәңге үстерербез!»

«Әти безне бала чакта Япон диңгезе буена, Владивостокка алып киткән. Шахтада эшләгән. Без анда чакта яшәгән Сучан исемле эшчеләр бистәсе картада да бар. Ял вакытларында әтиләрнең балык тотканнарын хәтерлим. Үзебезнең барактан уйнарга чыгып китеп, адашып, өч көн буе бер ашханәдә «кунак» булганмын. Әлеге җирләр Монголиягә якын гына. Ул якларда туфрак Казахстанныкыннан начар түгел. Анда да дала күп бит. Алай-болай Жириновский безне Монголиягә сөрә калса, бәрәңге яхшы үсәргә тиеш!» – дип шаярта Гаҗилә карчык. Әйе, Гаҗилә әби бәрәңге турында аеруча яратып сөйли. Бәрәңге аны тормыш дәверендә ач үлемнән бер генә мәртәбә коткармаган.

Тугызынчы яшендә беренче сыйныфка укырга кереп, 2 һәм 4 нче сыйныфларны сикереп кенә узып, 5 елда 7 сыйныф белемен алырга җитешкән кызга 13 яшь тулганда, Бөек Ватан сугышы башлана. 13 яшьлек бала колхоз эшенә җигелә. Яз көне арбага салган орлык бодаен тартып кайтыр өчен ике көн бер якка, ике көн икенче якка 80 чакрым юлны дүрт көн буена бер чиләк бәрәңге ашап уза ул чор балалары.

Минһаҗевлар гаиләсе, Сучанга китеп, алты ел гомер иткәннән соң, 1936 елны шахтада зур фаҗига була. Бик күп кеше тау тишегендә, ташлар астында ятып кала. Гаҗилә әбинең әтисе Мингалим бабай да туган авылына уң кулының терсәккә кадәрге өлешен шахта куышында калдырып кайта.

Төп нигезгә әйләнеп кайткан Мингалим белән Шәмсеҗамалларның, кинәт авырып китеп, алты яшьлек игезәк малайлары – Гафиулла белән Сафиулла үлеп китә. Калган гомерен почта таратуга багышлаган кулсыз Мингалим гаиләсендә бүтән малайлар дөньяга килми, аның каравы биш кыз – Гаҗилә, Миңзифа, Миңлегөл, Минҗамал, Мингаяннар үсеп буйга җитә һәм урнашып та бетә. Биш кызның олысы Гаҗилә генә 50 елдан артык гомерен чит җирләрдә уздыра. Калганнары бөтен тормышларын Чирмешән районының Керкәле, Лашман, Кәминкә авылларында үткәрәләр.

«Универсиада объектларына эшкә алмаслармы икән?»


Гаҗилә әби тәмләп, Байкал күленә, Андаргеска ГЭС төзергә баруларын, битумчы булып Ангара елгасын дамба белән бууларын, иңнәренә мендәрләр әтмәлләп, Иркутск урманнары аша ике метрлы шпаллар ташуларын, рельслар өстерәп, поезд юллары салган елларын искә ала. «Тамак ялгарга да вакыт таба алмыйча 8әр сәгать цемент ыргыта идек», – ди әби, башыннан кичкән михнәтләре хакында.

«1948 елны районга вербовщик килде. Ул колхозлар беркемне беркая җибәрми торган чор. Чөнки ирләр сугыштан кайтмады, кая да эшчеләр кирәк. Югары Кәминкәдән мин берүзем генә китә алдым. Лашман, Әмир авылы кызлары, Елховой, Бәркәтә кешеләре күп иде. Битум, тимер юл эшләрендә акчаны шәп түләделәр. Аена дүртәр мең алып эшләдек. Мин рельсларны кыл суккан кебек салдырам. 5 нче разрядым бар. Кирәк икән, берни дә какшата алмаслык битум төеп куярга да булдырам. Казан, Сочидагы төзелеш объектларына мине эшкә алмаслармы икән, улым? Яшьләрне өйрәтеп, камандавайт итеп торыр идем», – ди Гаҗилә әби, хәйләкәр елмаеп.

Тик аның бу шаяруында хакимияттәге гаделсезлеккә, илдә булган үзгәрешләргә карата ачыну да абайлана. Ни кызганыч, 9 бала анасы Гаҗилә әби Казахстандагы Семипалат өлкәсенең Башкүл дигән авылына төпләнеп, документларын тапшырганнан соң, конторада янгын чыга һәм аның Бөек Ватан сугышы чорында эшләгән үсмер чоры һәм Иркутскида күп акчалы авыр хезмәттә уздырган 6 елы хезмәт кенәгәсе белән бергә көлгә әверелә. Нәтиҗәдә ул Башкүлдә яңадан ачкан хезмәт кенәгәсе белән, «бозаулар караучы» буларак, 55 сум акча алып пенсиягә чыга.

«Пенсиям җитмәгәч, 32 шәл бәйләп саттым. Казахстанда яшәгәндә бозау зурлыгындагы 50ләп йон кәҗәләре – ангоркалар тота идек. Алар бездәге ише сасы кәҗәләр түгел, бөтенләй башка. СССР таркалып, халыкны Казахстан паспорты алырга кыстый башлагач, 4 гектар җирне, 6 баш савым сыерын, тана, үгезләрне, 7ләп атны, саны да билгесез булган кош-кортны очсыз бәягә сатып, йорт-җиребезне калдырып, 4 декабрьдә юлга чыктык. 1996 елның 10 декабрендә Кәминкәгә кайтып, 20 меңгә өй сатып алдык. Шуны җылытып, сипләп, яши башладык», – ди ул, тормышлары түгәрәкләнеп беткәч кенә илдә килеп чыккан үзгәрешләрне телгә алып.

Үкенечләр, югалтулар...

Гаҗилә әбинең тормышында үкенечле һәм югалтуларга дучар булган мизгелләре болар гына түгел. Иркутскида кияүгә чыккач беренче баласы Миннурны табып, 16 мең декрет акчасы ала. Акча алгач ире Минаҗетдин Атакаевның туган авылы – Чуашстанның Комсомол районы Каенлык авылына кайталар. Ир батыраеп: «Өй салам! Күп акча эшләп кайттым, 2 өй салырга җитә!» – дип сөйләнеп йөри. Моны ишетеп, авылга салым җыючы килә һәм «Сезнең 41 елдан алып 54 елга кадәр салым түләгәнегез юк!» – дип, бар булган акчаны кырып-себереп алып та китә. «Акча алып китүчене авылда Чукали Мингалие дип йөртәләр иде. Без авылдан киткәч үзенә йорт салган», – дип искә ала Гаҗилә әби.

Гаҗилә әбиләрнең нужа куып, бәхет эзләп, чит җирләрдә ясаган соңгы тукталышлары – Сосновка авылы була. Ул олы кызын шул авылның Давыт исемле татар егетенә кияүгә бирә. Өч малай тәрбияләп үстергән Миннур, 43 яшенә җитеп, баш авыртуыннан интегеп вафат була.

Гаҗилә әби өчен иң ачы үкенеч – 30 яшенә җиткән төпчек малае – өйләнергә дә өлгермәгән Таһирның үлеме була. Ул юл һәлакәтенә очрый.

Милләтара никах булмасын дип


Гаҗилә әби Казахстанда чакта ук балаларын берәм-берәм үзенең туган авылына кайтарып, урнаштырып бетерә. Икенче улы – Минсәгыйть немец кызына өйләнгәч, башка балаларының да катнаш никах коруыннан курка ул. Шуңа күрә олы улы Минсалихны Керкәледә тормыш итүче сеңлесе Миңзифалар гаиләсенә озата. Егет Кара Чишмә авылы кызына өйләнеп, Керкәледә төпләнә. Минсәгыйте исә хатыны белән Югары Кәминкәгә кайтып яши башлый.

 Гаҗилә апаның өч кызы Бөгелмә техникумында бухгалтер белгечлеге ала. Ике кызы, Мөзәянә белән Гөлнур, Кара Чишмә авылына эшкә килеп, кияүгә чыга. Тәнзилә апа исә иң олы миссия – Гаҗилә әбине тәрбияләүне үз өстенә ала.

Гаҗилә әбинең тагын бер улы Искәндәр Түбән Камада гомер итә. Җәлил исемлесе, Әфган сугышыннан исән-имин кайтып, Кичү-Чатта төпләнә.

Аягы булса, агач башында йөрер иде


Бүген Гаҗилә әби үзе мөмкинлекләре чикле булучылар арбасында утыра. 2004 елда аның сул аягы агач ботагына тырналып, үлекли башлый. Нәтиҗәдә Чирмешән районы үзәк хастаханәсендә табиблар аны тездән кисеп ташларга мәҗбүр була. Әбекәй хәзер беләзек буыннары җәфалаудан зарлана. Шулай да кулыннан эшен куймый. Шул көе бакча чүбенә кадәр утый, йон эрләп, онык, оныкчыкларына оекбаш-бияләйләр бәйли. Әби 75 яшендә туган авылына кайткач, агач башына менеп, 10 банка кайнатмалык шомырт җыйган булган. Иманым камил, ике аягы да исән булса, агач башына ул быел да менәр иде әле.
Хәйләсез – дөнья файдасыз

«Әгәр дә мин хәйләли белмәсәм, 86 яшемә җитә дә алмаган булыр идем», – дип елмая әби, колхоздагы биш бригададан кызлар җыеп алып, уракчы ясарга ниятләүләрен искә төшереп. «Мин нәрсәнең нәрсә икәнен һәрвакыт яхшы аңлый идем. Уракка өйрәнсәк, безгә атлы эш тәтемәячәк. Ә атлы эш юк икән, өйгә берни кыстырып кайтып та булмый. Мин кызларны уракка өйрәнмәскә котырттым. Урасы урынга башакларны тамыры белән йолкыйбыз да бәйлибез. Бригадирыбыз шулай җәфаланганны карап-карап торды да: «Булмый икән болардан!» – дип, безне кире үз эшләребезгә җибәрде.

Фаҗигале төстә үлгән улына багышлап, Гаҗилә әби бәет тә чыгарган

Таһир бәете


Ике балам чыгып китте Кичү-Чатка кунакка,
Юл читендә Газраил көтеп торган шул чакта.

Балакаем, киткән чакта: «Сау бул, әнкәй!» – димәдең,
Соң мәртәбә сөялмадым, үләрсең дип белмәдем.

Үлгәнеңне без ишеттек шул көнне кичен генә,
Балакаем, тугансың ла әрнүләр өчен генә.

Йөрәгемне күрә алмыйм, ул кара күмер микән?
Бу әрнүләргә чыдагач, ул әллә тимер микән?

Семипалат каласы, ком бураны даласы,
Кай җирләрдә җан бирәсен белми адәм баласы.

Күгәрченнәр оя ясый тәрәз гәрничләрендә,
Дүрт көн, дүрт төн яттың, балам, Әлмәт бүлнисләрендә.

Чәрдәкләнгән баш сөягең, сынганнар беләкләрең,
Ни хәлләр итеп түзим соң, әрни лә йөрәккәем?!

Балакаем, син гел Таһир, каның агып бетсә дә,
Әниең бит калды синнән җитмеш бишкә җитсә дә.

Үсеп торган ал чәчәкне ничек өзәргә кирәк?
Тере китеп, мәет кайткач ничек түзәргә кирәк?

Балакаем, фәрештәләр сиңа күлмәк кисәләр.
Урыныңа барыр идем, шулай ярый дисәләр.

Җимешләре ачы диеп утыртмадым баланны,
Җир куенына илтеп тыктым утыз яшьлек баламны.

Ничек үткәрермен инде Таһирсыз җәйләремне.
Эчә алмый киттең, балам, ясаган чәйләремне.

Хәзер кая карасам да, Таһир үткән юл кебек,
Йөрәгемә күз салсагыз – эт талаган тун кебек.

Әллә кире кайтыйм микән казах далаларына,
Озын гомер бирсен Ходай калган балаларыма.

Агач каерылы булсын, төбе чәерле булсын
Бу әрнүле үлемнәрнең ахыры хәерле булсын. 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»