поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.02.2009 Җәмгыять

“КРУТОЙСКИЙ ДИ-ДЖЕЙЛАР”

Яхшы гадәттерме, начармы – анысын белмим, мин йокыдан уянып, күзләремне ачуга, радионы кабызам. Ул шулай көне буе сөйли, җырлый. Аңа кушылып үзем дә моңланам. Еш кына радио тавышына йоклап та китәм. Университетта укып, телебезнең нечкәлекләренә төшенә барган саен, һәр кешенең сөйләменнән гаеп таба башладым. Радио ди-джейларының бәхете: алар мине ишетми. Кызганыч...

Шулай бер көнне дәресләремне карап утырам. Өстәлнең теге башында "сөйләнеп" торучы радио бөтен фикерләремне чуалтты. Белмим, нинди ешлыктагы радио булгандыр. Хәер, татар радиолары исәпсез-хисапсыз түгел инде. Чираттагы мәгънәсез уеннарын уйнаталар. СМС җибәреп катнашырга мөмкин. "Ответыгыз ошады. Күңелле звоноклар белән дә шалтыратыгыз. Менә, мәсәлән, минемчә, син ничек дип күзаллавыңны уртаклаша аласың. Эмоцияләрем бик свежий. Бөтен правилаларны соблюдать итәбез", – дип аңлаешсыз, ни русча түгел, ни татарча булмаган сүзләр тезеп китте "яраткан" ди-джеебыз. Ярар, мин әйтәм, ияләшеп китә алмыйдыр. Бераз тыңлап карыйм да, туры эфирга чыгып: "Татар яшьләре ничек текә ял итә икән?" – дип куелган соравына алардан да текәрәк итеп сөйләп бирәм.

 

Рус эстрадасы җырларының сүз­ләрен "бик тәмләп" тәрҗемә кылганнар да, көнгә шуны ун-унбиш тапкыр әйләндерәләр. ­ Ә мин көтәм, һаман шалтыратулар кабул итмиләр. Бер маңкорт икегә әй­ләнде. Ди-джей янына тагын берәү килеп кушылды. "Может булыр, может не сможем да бит. Вот... Санагыбыз техник сәбәпләр аркасында ял итә, интернет-юлламалар кабул итмибез. Вот... Ә сез, хөрмәтле дуслар, ике заяцның койрыгын берьюлы тота аласыз, урыс әйтмешли. Вот..." Их, мәгънәсезләр, урыс ике телне ботка урынына болгатмый шул! Компьютерның татарча "санак" икәнен белү дә, сез – мескеннәргә берни дә бирми. Ачуым чыкканын сизми дә калдым. Бөтен дәресләремне ташлап, игътибарны радиога юнәлттем. Ул сөйләгәнне тыңлап, язып, төзәтеп утырам. Тегеләрнең җанлы әңгәмәләренә мин дә кушылдым. Алар гына ишетми...

 

"Төрле городлардан килгән крутойский яшьләр. Үземнең пассажирларымның безопасностьлары өчен отвечать итәм. Нелегальный гонкалар..." Аңлавымча, бу сөйләшү машина йөртү, узышлар белән бәйле булып чыкты. Сүзләрен аңларга тырышып, мәгънәгә төшенә алмыйча калам. Ә алар һаман шалтыратулар кабул итми.

 

Чиратта ниндидер инглиз җыры. Ди-джей җырның исемен телен сындыра-сындыра булса да әйтеп чыкты. Мин язып җитешә алмадым...

 

Үзара нәрсәдер сөйләшәләр. Әйтерсең, алар туры эфирда түгел. Ниндидер дәртле музыка куйдылар. "Тамашачылар, безгә кушылып сез дә бии аласыз. Әнә карагыз әле, фәлән нинди матур номерлар ясый. Хоо... без биибез!" Биеми ни... Бар микән сатуда ди-джейларның студиядә маймылланып утыруларын күрсәтә торган радио? Алыр идем...

 

Мин дә СМС җибәрдем. Бәясен куя белгәннәр әле! Шуңа күрә кыса-кыса яздым. Бөтенесенең: "Сез – иң шәп радио! Сез – супер ди-джейлар!" ише хә­бәрләр юллавына тәмам ияләшеп беткәннәр. Минем бер-ике тәнкыйть сүзе язып җибәргән СМСымны яңгыратмадылар. Гәрчә шул минутында хәбәремнең барып ирешүе турында җавап килсә дә.

 

Их, кая бара бу замана? Җәмгыять белән тыгыз элемтәдә торган мәгълүмат чараларын да тәртипкә китерә алмагач, калганына шаккатасы түгел. Радиода эшләгән кеше бераз тәнкыйтьне дә кабул итә белергә, тамашачы белән тыңлаучыны, карау белән тыңлауны, урыс белән татарны аерырга, инде һич югы матур итеп исәнләшергә тиештер бит?! Ярты сәгатьлек тапшыруны кеше төсле итеп алып бара алмагач...

 

"В принципе и так можно; и не говори, понедельниктан четвергка кадәр; определенный вакыт", – дип юк-бар сөйләп утырып кына югары үрләр яуланамы соң? Болай булса, тыңлаучылар, сизмәстән, башка ешлыкка күчеп, урыс яисә чит ил радиолары тыңлый башламасмы? Югыйсә аерма да юк кебек. Күп кешенең ни өчен татарча радио тыңламавын аңлый башладым шикелле. Болай да беткән йөрәкне ник газапларга?

 

Язмамны мин дә нәкъ ди-джейлар (аларга да берәр яңгырашлы тәрҗемә табасы иде) тапшыруларын бетергән кебек йомгаклыйм: "Безнең гомер җән­нәткә тиң – кыска. Кадерен белик!" Менә шуннан аңлагыз...

 


Динара ӘХМӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 20-21 | 06.02.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»