поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.11.2013 Җәмгыять

Хуш, Рауф абый...

Бу атнада өлкә татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде – 70 яшен тутырып килүче гомерлек журналист Рауф Абдулла улы АБДУЛЛИНны агымдагы атна башында соңгы юлга озатты.

Мәктәп елларында ук каләмен шомарта башлаган Рауф абый Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлының күп өлешен хәрби журналистикага багышлый, үткен каләме белән Ватаныбызның иминлеге сагында тора, профессиональ эшчәнлеге, намуслы хезмәте һәм сокланырлык оештыру сәләте даими рәвештә югары бәяләнеп килә, ә хәрби хезмәтен ул подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый. Чит илләрдә, чиксез илебез киңлекләрендә һөнәри кәсебен, хәрби бурычын үтәп, туган якларына (К.-Пожар) кайтканнан соң, “Туган як” редакциясендә җиң сызганып эшкә керешә, һәрьяклап татар халкының ихтыяҗын кайгырта башлый, газетаны җитәкли, аның дәрәҗәсен үстерү өстендә даими шөгыльләнә. Бүген редакция диварларын бизәп торган “Рәхмәт хатлары”, “Диплом”нар һәм башка мактау кәгазьләре – барысы да Рауф әфәнде казанышы. Ул Казан һәм Мәскәү белән нык бәйләнештә торды, башка төбәкләрдә чыгып килгән тиңдәш татар газеталары белән иҗади хезмәттәшлек урнаштырды, татар өммәтеннән булган күренекле галимнәр, артистлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, бизнес вәкилләре белән уртак тел таба белде, төрле дәрәҗәдәге түрәләргә халык зарын ирештерде, проблемаларын хәл итте.

“Туган як”тан китеп баргачтын да ул татар тормышы белән кызыксынып яшәде, хәтта инфарктан соң хәлләнә башлагач ук газеталар сораштыра башлады. Гомерлек хезмәт коралына әверелгән каләмен дә җыеп куймады ул – туган авылы турында китап әзерләүгә керешкән иде.

Әмма, ни кызганыч, егетләр кебек өлгер, төз гәүдәле, зирәк фикерле аксакалыбыз, киләчәккә зур планнар корган, оныкларына сөенгән, пар канатына сыенган, ул-кызының кадер-хөрмәтен тойган, өлкә татар җәмәгатьчелеге каршында дан-абруй казанган, “Туган як” газетасының хөрмәтле редакторы булган Рауф Абдулла улы белән хушлашулары авыр иде шул. Ул бит “Туган як”ның югалтуы гына түгел, ә бөтен татар җәмәгатьчелеге өчен дә зур югалту, чөнки атна башыннан алып редакциядә телефонның тынганы юк. Барысы да Рауф абыйның үлеменә шакката, гаиләсенең, туганнарының кайгыларын уртаклаша. Өлкә Диния нәзарәте һәм Нижгар татарлары автономиясе исеменнән Гаяз хәзрәт Закиров шалтыратты, Нижгар татарлары конгрессы исеменнән Гаяр Абдрахман улы Хәсәнов, “Туган як” милли-мәдәни үзәге исеменнән Марат Кадыйрович Юнисов, билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе исеменнән Рамил Әхмәтович Салихҗанов.

Өлкә татар җәмгыятен, өлкә татар газетасын булдыруда күп тырышкан, аннары Рауф абый белән иҗади һәм эшлекле хезмәттәшлектә торган хөрмәтле Алимҗан абый Орлов та, Энҗе апа белән Надир Мансурович Хафизовлар да, Казаннан Рифат Фаттахов, Спас районыннан Т.Моклокасы, Бозлау администрацияләре башлыклары Салех Щегалев, Али Аймасов, озак еллар Бозлау мәктәбе директоры булып торган Равил Талипов та Рауф абый гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашалар.

Төрле елларда, төрле вазифаларда “Туган як”та эшләгән Наҗия Зиһаншина, Наил Җәфәров, Тәнзилә Паламарчук, Рәйсә Җәфәрова, Гөлнара һәм Алсу Әхмәтбаевалар, Гөлнара Нәвретдинова, Наил Хәсәнов, Камил Фәткуллин, Зоя Петровна Страхова, Илдар Аминов, Гүзәл Люкманова, бүгенге редакция коллективы да Рауф абыйның вафатын зур фаҗига, авыр хәсрәт буларак кабул иттеләр, якын кешеләрен югалтуга тиңләделәр. Шул сәбәпле, барчабыз да көтмәгәндә фани дөньяны ташлаган күренекле якташыбызның һәм остазыбызның гаиләсенә төшкән кайгыларын уртаклашабыз.

Рауф абый, дибез,
Кичә иде түрдә.
Ә бүген ул ята
Салкын кара гүрдә.

Әмма онытылмас ул –
“Туган як”та калды эзе.
Һәр сәхифәсендә чагыла
Аның әйткән асыл сүзе.

Әйткәнемчә, Рауф абыйның искәрмәстән үлеме аның гаиләсен генә түгел, таныш-белешләрен, дус-ишләрен тирән кайгы-сагышка салды. Шул сәбәпле Сергач, К.Октябрь һәм Пильна районнарыннан булган кайгы уртаклашуларны эчке битләргә дә чыгарырга мәҗбүр булдык.

Аның халык файдасына кылган изге гамәлләре аңа җәннәт ишекләрен ачыр, дип ышанабыз.

Хуш, Рауф абый... 


О.ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ 46 | 15.11.2013
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»