поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
15.11.2013 Мәгариф

“Кече” эшмәкәрлек

Гаиләгә акчаның ничек килгәнен, ничек тотылуын бала аңлап үсәргә тиеш. Югыйсә, финанс мәсьәләләрдән читләштерелгән бала олы тормышка аяк баскач, югалып калырга, ялгыш адымнар ясарга мөмкин. Үсмер чакта акча эшләп карау исә аның өчен бик зур тәҗрибә һәм һөнәр сайлауга да этәргеч бирә. Әлеге мәкаләдә гаиләнең һәм мәктәпнең “финанс тәрбиясе” мисаллары турында сүз бара.

Һөнәрленең кесәсе буш булмый

Казан каласыннан 25 чакрым ераклыкта гына урнашкан Раифаның ябык типтагы 1нче махсус һөнәр училищесына Татарстаннан гына түгел, Россия күләменнән җыела үсмер малайлар. «Укудан тыш без аларга тормыш сабаклары да бирәбез, - ди укытучылары Наталья Гыйматдинова. - Хезмәт – иң әйбәт тәрбия чарасы. Безнең остаханәләребез бар. «Һөнәрле буласыз икән – кесәгез буш булмас», - дип, эшкә өйрәтәбез. Бигрәк тә агачтан сырлап-бизәп төрле картиналар, сувенирлар, йорт кирәк-ярагы ясарга яраталар. Әти-әниләре белән очрашу көннәренә бүләк әзерлиләр. Аннан, безнең янәшәбездәге Идел-Чулман тыюлыгындагы дендрарийда бик теләп эшлиләр: куакларны тигезләп кисәләр, җыештыралар, коймаларны төзәтәләр. Хезмәт белән тәэмин итү үзәге аша тартабыз аларны бу эшләргә. Хезмәт хаклары килеп урнашкач та ачылган исәп-хисап счетларына күчә бара. Менә ярминкәдә дә – 28 меңлек товар алып килдек, акча эшләп кайтабыз», - ди мөгаллимә.

Эшкә өйрәнгәндә үк акча эшлиләр


Кукмараның ярты гасырлык тарихы булган Янгил аграр көллияте уңышлары быел да сөенерлек булган.

- 200 гектар җиребез – тәҗрибә кишәрлеге бар, - ди директор урынбасары Ришат Шакиров. – Арпа, бодай игәбез, быел гектарыннан 18 центнер чыкты. Бәрәңгене Голландия технологиясе белән үстерәбез. 4 төрле сорт утыртабыз, гектардан уртача 200-250 центнер уңыш алдык. Студентлар өчен практика мәйданчыгы да, җәен эш урыны да. Заманча техника үзебездә җитәрлек. Егетләребез басуларда бик теләп иярли заманча трактор-комбайннарны. Бердән, практика үтеп, эшкә өйрәнәләр, икенчедән - акча эшләп, матди якларын ныгыталар.

Төшке ашка да, мәйданчыкка да җитә


- Мәктәпнең яшәү көче – җиләк-җимеш бакчасында безнең, - ди Әлдермеш мәктәбе директоры Фәнис Насруллин. - 2 гектарлы бакча уңышы мәктәпнең кирәк-ярагына да, укучыларның төшке ашына да җитә. Быел спорт мәйданчыгын ясыйбыз, 190 машина таш китереп җәйдек. Шуның 30 машинасы карлыган уңышы ярдәмендә булды.

Әлдермешкә Әбрә, Сая, Өнсә авылларыннан да килеп укыйлар. 137 бала укучы әлеге мәктәптә яшелчә тәҗрибә мәйданчыгыннан да мул уңыш алганнар.

- Безнең район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Соловцово авылы янында барлык мәктәпләр өчен 100 гектар бәрәңге җире бүлеп бирде. Анда агрономнар укучы балаларга заманча технологияләр белән ничек итеп җирдә эшләргә кирәклеген өйрәтә, уңыш алу серләренә төшендерә. Балаларны ничек тә җиргә якынайту, туган җиргә ихтирамлы итү өчен дә файдалы бу,- ди директор.

Мәктәпнең үз ательесы һәм үз... рестораны бар!


Казандагы 146нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучылары президент, маркетинг белгече, финанс остасы, хисапчы, менеджер, тәэминатчы, анализчы, тегүче, кисүче кебек һөнәрләр белән яхшы таныш. “Мәктәп баласының укуыннан тыш буш вакыты хезмәт белән үтәргә тиеш. Аңа нәрсә белән булса да мавыгырга, шөгыльләнергә кирәк”, - ди директорлары Диләрә Кәримова. 2012 елда биредә Мәктәп ательесы оеша. Уку йорты эмблемасын һәм укучы галстугын тегеп, укучылар үзләренә акча эшли башлый.

- Мәктәп ательесы бизнес-компаниясен без 6000 сум старт капиталыннан башладык. Җитештерү бәясе 135 сумга төшә, дип исәпләнгән товар көтелгәннән артык бәягә чыкты. Шуңа акчаның барысын берьюлы югалту куркынычы барлыгын да тойдык. Әмма тырышлыгыбызның нәтиҗәсе булып, яхшы гына табыш алгач, шатландык. Аны иң элек ательеда хезмәт куйган укучыларга эш хакы итеп түләдек, авыру балаларны сәламәтләндерү өчен хәйрия фондына тапшырырга да җитте, - дип сөйли мәктәпнең яшь эшкуары Егор Чубаров.

Хәзерге вакытта Егор сыйныфташлары Данил һәм Илһам белән Мәктәп рестораны бизнесын ачып җибәрү концепциясен эшли башлаган. Хокук һәм җәмгыять белеме укытучысы Ризидә Хәлиуллина билгеләвенчә, мәктәптә булган уңайлыклар балалар тарафыннан дөрес кулланылырга тиеш. “Быел безнең мәктәп ашханәсе затлы ресторан төсен алды. Биредә төрле чаралар, бәйрәмнәрне оештыручы, алып баручы, официант, фотограф, аниматор, җыештыручы кебек хезмәтләрдә дә балалар үзләрен сыный алачак”, - ди мөгаллимә.

ГМ белгеч фикере:
психолог, бизнес-тренер Татьяна Савельева: “Копилканы бергәләп тутырыгыз”


- Хәзерге заманда акчасыз яшәп була дигән идея үз-үзен акламый. Бизнес кануннары безнең тормышка нык үтеп керде. Хәтта суны да сатып алырга ияләштек. Кибеттәге ипи-сөтнең төрле бәягә сатылуы да гадәти күренеш. Шуңа күрә, балаларны заман икътисадына җиңелрәк ияләшсен өчен, сабый чактан - теле ачылуга ук акчаны дөрес кулланырга, һәр нәрсәгә хак бәя бирә алырдай итеп тәрбияләү зарури. Моның өчен нәрсә эшләп була?

1. Һәр гаилә айлык керем-чыгымнарны теркәгән көндәлек алып барырга мөмкин. Акчаның ничек эшләп табылуы һәм нәрсәгә сарыф ителүе монда ачык күренә.

2. Баланың хыялын тормышка ашыру өчен бергәләп копилкага акча туплагыз. Бала копилкага салынасы акчаның каян килүен, ничек эшләп табылганын, акча җыю процессы никадәр авыр хезмәт икәнен тойсын. Иптәшләрендә телефон, планшет булганга гына, алардан калышмыйм дип, үзенә дә шундыйны алып бирүне ата-анасыннан таләп иткән бала копилкага акча җыя башлау белән, бу “буш” хыялын онытачак яки, киресенчә, үзмаксатын тормышка ашырырга омтылачак.

3. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч мәктәптә белем алучы балалар өйдә ипи-сөт булуны һәрчак контрольдә тота ала. Бу вазыйфаны аңа 4 яшендә үк йөкләп була. Ипи гаиләдә тиз бетүчән бит. Аңа күпме акча кирәклеген бала кечкенәдән белеп үссен. Югары сыйныфта укучы балаларга исә, Интернет, коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләп баруны йөкләргә була.

4. Бала гаилә акчасына кагылышлы мәсьәләләрдә үз фикерен әйтә алырга тиеш. Әйтик, җылы якта ял итәргә дип гаилә ел дәвамында акча җыя. Ләкин әниләре кисәк кенә авыртып китү сәбәпле, аңа кыйммәтле дарулар алырга, аны хастаханәгә озатырга кирәк булды, ди. Җыелган акчаның әнисен сәламәтләндерүгә тотылуына риза булуы хакында бала ап-ачык әйтергә тиеш. Әлеге мәсьәләгә бала тарафыннан әхлакый бәя бирелә.

5. Балалар мәктәпкә укырга керүгә үк һөнәрләр белән якыннан таныша башласа, яхшы. Югары сыйныфларда ул инде үзенең кем булачагын тәгаенләп куя ала. Үзе сайлаган һөнәр ияләре белән таныша, очраша, эш хаклары, һөнәренең җәмгыятьтәге абруе, перспективасын күзаллый. Киләчәктә бу балалар җәмгыятебездә үз урынын тизрәк таба.

6. Балалар кечкенәдән кызыксынучан һәм мавыгучан булып үсә. Төрле кул эшләре (тегү, чигү, рәсем ясау осталыгы һ.б.) белән акча эшләп булуын яхшы аңларга тиеш.

7. Хәзерге җәмгыять төрле катламнан тора. Кайбер гаиләләрдә айлык керем 100 меңләп исәпләнсә, калганнарының исә, 10 меңгә дә тулмый. Шуның нәтиҗәсендә бала үзен кимчелекле, икенче сортлы итеп тоярга мөмкин. Әмма икътисадый яктан яхшы әзерлек алган бала “Тормышым - үз кулымда. Барысы да үземнән тора”, - дип, әлеге психологик киртәне җиңел уздырып җибәрә ала.
 


Надия ШӘЙХЕТДИНОВА, Рамилә НОТФУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе