• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 05 Июль Ләйсән Сөнәгәтова
  • 05 Июль Ләйсән Таишева
  • 05 Июль Мәсгут Имашев
  • 06 Июль Галия Хәбибрахманова
  • 06 Июль Гөлчәчәк Хафизова
  • 06 Июль Марат Моратов
  • 06 Июль Венера Якупова
  • 07 Июль Гөлназ Якупова
  • 07 Июль Илгиз Закиров
  • 07 Июль Әнвәр Бакиров (1920-2001)
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Актаныш.каен жилэге сатыла шалтратыгыз 89656177574
  • Казан шәһәрендэге Бр.Касимовых, 22/7 адресы буенча урнашкан тулай торактан 18 кв.м. бүлмә озак вакытка арендага бирелә. 4 катта. Кер юу машинасы,холодильник. Якында метро, базар, кибетләр, автобуслар тукталышы. Бәясе 9000 сум. т.89274406462
  • Казанда Грузчик,Газель хезмэте курсэтэбез! 89196271171.
 
 

 
Архив
 

               

15.11.2013 Җәмгыять

99 яшьлек Зәкия әби хакимияттән фатир көтә (ВИДЕО)

Икенче дөнья сугышында катнашканнарның тол хатыннарына фатир бирү турында федераль канун үз көчендә булуга карамастан 99 яшьлек Зәкия Гарифуллинага Казан түрәләре торак бирергә ашыкмый. Өенең 72%ы таушалган дип табылган тыл ветераны үз хокукларына мәхкәмә аша ирешмәкче.

Йөзенче яшенә аяк баскан Зәкия әби бүгенге көндә Казанның Иделбуе районына караган Утар бистәсендә яши. Икенче дөнья сугышында катнашкан иптәшен Зәкия әби инде күптәннән югалткан. Ирем белән матур тормыш кичердек дигән әбинең балалары булмаган. Хәзерге вакытта аны зурлыгы 34 м 2 артмаган өйдә туганының улы белән килене карый. Алар да инде җитмеш яшьне тутырган.

Өйгә килеп кергәндә Зәкия әби чәй эчеп утыра иде. Тыштан өй кебек күренгән өйне өй дип әйтеп булмый. Матчаларга терәүләр терәтелгән, язгы сулар аркасында мич урыны селкенеп, аның белән түшәм арасында кул сыярлык ярыклар хасил булган. Тәрәзәләр менә-менә килеп төшәм дип тора. Гомумән, җитмешенче елларда салынган өй черегән. Су, газ кертелмәгән, кышларын исә өй утын ягып җылытыла.

Тыл ветераны һәм сугыш ветеранының тол хатыны буларак сезнең торак шартлары белән хакимият, социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре кызыксынамы, яныгызга килеп хәлегезне беләме, дигән сорауга Зәкия әби "юк" дип җавап бирде. Фатир сорау мәсьәләсен аны караучы Сәвилә ханым аңлатып бирде.

"Бу өйне Зәкия әби иптәше белән 1970 елларда алган булган. Егерме еллап инде без бергәләп шушы өйдә яшибез. Туксанынчы елларда Зәкия апа бот сөяген сындырды. Шуннан соң урыннан торып йөри алмас булды. Моннан ике еллар элек шәһәр хакимиятенең икенче катында эшләүче Алсу Мөниповна (фамилиясен хәтерләми) дигән түрәгә мөрәҗәгать иттем. Сугыш һәм хезмәт ветераны буларак Зәкия әбинең торак шартларын яхшыртып булмасмы икән дидем. Түрә ханым исә безгә мондый мөмкинлекләрнең булмавын әйтте. Ул вакытта ничектер Зәкия әбинең тормыш иптәшенең сугыш ветераны икәнен әйтергә башыма килмәде. Инвалид арбасы да сораган идем, ул гозеремне дә кире какты. Бу очрашудан соң мин Зәкия әбинең иренең сугыш ветераны булуы турында документ җыя башладым. Тагын шул түрә хатын янына бардым. Ул кабат мине кире борды, кая барыйм, кемнән ярдәм сорыйм дигәч, бармагы белән җиргә генә төртеп күрсәтте. Күрәсең, Иделбуе районының социаль яклау бүлегеннән минем фатир артыннан йөрүем турында аңа җиткергән булганнардыр инде. Ләкин мин моның белән туктап калмадым, шәһәр хакимиятенә торак шартларын күрсәткән документларның күчермәсен дә өстәп хат яздым. Шуннан миңа Иделбуе районы башлыгының беренче урынбасары Низамов Марат Харис улыннан хат килеп төште. Хатта Зәкия әбинең 34 м2 мәйданлы өйдә яшәве, шуңа күрә фатир алырга хокукы булмавы белгертелгән иде. Мин үз хокукларымны хатлар белән ала алмаячагымны аңлагач, бу өйнең таушалган булуын теркәү өчен белгеч чакырттым. Узган ел белгеч килеп өйнең 72% таушалган һәм яшәү өчен яраксыз булуын теркәп документ калдырды. Нәтиҗәдә, әлеге документка нигезләнеп мин хакимиятне мәхкәмәгә бирдем. Мәхкәмә быелның 1 ноябрендә булырга тиеш иде. Шәһәр хакимияте без бу мәсьәләне уңай хәл итәчәкбез, мәхкәмәгә килеп тормыйбыз, дип белдергән. Шулай итеп, мәхкәмә бу айның 24енә күчерелде, белмим, безнең файдага нәтиҗәләнерме, әллә инде кабат берәр сәбәп табарлармы, әйтә алмыйм", дип белдерде ул.

Сәвилә Гайфуллина сүзләренчә, алар Зәкия әбинең хокукы булган фатир артыннан йөреп тәмам арганнар. Түрәләр без яшәгән өйнең мәйданына карыйлар да, торак тиеш түгел дип тискәре карар чыгаралар. Әмма берсе дә Зәкия әбинең хәлен белү, тормыш шартлары белән танышу өчен безнең янга килеп карамый, дип ризасызлыгын да җиткерде.

Сәвилә ханым шулай да соңгы айларда үзләре белән бераз кызыксына башлауларын сүзләренә өстәде. Бу хәл октябрьдә Мәскәүдән Никита исемле фотожурналист килеп киткәннән соң булды, ди ул.

"Никита Перфильевка рәхмәт яусын. Ул килеп Зәкия әбине фотога төшереп, хәлләрен сорашып киткәч, боз кузгалды кебек. Бистә шурасының рәисе дә шалтыратты, социаль яклау хезмәткәрләре дә кызыксына башлады. Хәтта Низамов үзе килеп өйне карап китте. Танышларыбыз әйтүенә караганда, Никита фотоларны Мәскәүдә КПРФ башлыгы Зюгановка күрсәтеп, безнең хәлләрне аңлатып биргән, Зюганов исә мәсьәләне Татарстан җитәкчелегенә җиткергән ахры. Юкса безне башка кем ишетсен моңарчы ишетмәгәнне. Аннан соң мин "Азатлык" аша "Мәдәни җомга" газетының баш мөхәррире Зиннур Мансуровка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ул кайдан ишеткәндер безнең хәлне, беркөнне килеп Зәкия әбигә коляска калдырып китте. Мәрхәмәтле кешеләр бар икән дөньяда дип уйладык", ди ул.

Зәкия әби исә үзенең 99 яшендә булса да тормыш шартлары өчен уңайлы торакта яшәп каласы килгәнен әйтте. "Кәфенлегемне әзерләгәнгә инде егерме ел булды. Әмма Аллаһы Тәгаләдән узып булмый. Хөкүмәт сугыш аркасында тол калган хатынарны тораклы иткән кебек миңа да тиешле фатирымны бирсә, шул җылы куышымда догаларымны укып утырыр идем", ди ул хыяллары белән уртаклашып.  

Райнур ШАКИР
Азатлык
№ | 13.11.2013
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№42 (863465) / 17.12.2013 15:12:55

Татарстан дип мактаналар! Анын чын йэзе шушы мескен эбилэрдэ куренэ инде. Рэхэт курми жан тэслим кылыр инде бу бичара!

№40 (860020) / 17.11.2013 23:32:49

Бичара әби ,ни кызганыч тол витираннарына кем квартира биру белән шөгелләнүчене түгел ,ә бәлкем шәһәр башлыгының квартирасн алып бирергә кирәктер.Соңгы көннәрдә тиешле квартирасын ала алмаган өчен элмәккә меңгән отстсавкадагы оборона ветераны өчен җавапны икеләтә артырырга.!
Җитәр , күз яшләреннән куркыгыз !

№39 (859921) / 17.11.2013 19:39:14

соры, кем белә, кем белә! Кайсыгыз күбрәк түләй бит!!!!

№38 (859915) / 17.11.2013 19:29:51

RIM белән Кактус бар теманы дингә алып кереп китә иде, хәзер Р.Шәрипов дигән кеше, бар теманы, үзенең бөеклеген исбатлауга алып кереп китә башаган икән.)))

№37 (859809) / 16.11.2013 21:48:29

Күке
№10 (859713) / 16.11.2013 08:00:14

Хэтерегездэ калдырыгыз,минем белэн 10 нын бэйлэнеше юк.

№36 (859788) / 16.11.2013 19:11:05

киңәш, аның шедевр булмыйча, уртакул әсәрләре дә, типография буявы кипкәнче сатылып бетә бит. Хакы сезнекеләрдә уннарча тапкыр кыйбатырак булса да.)))))))))))))

№35 (859787) / 16.11.2013 19:06:28

№34, юк кеше белән булашма, ишетми №35 сине, аңламый да ахры. гел үзенекен тукый. Рәниф Шәрипов моның канына тоз салган, молодец, карагыз түтәй ничек бәргәләнә! Чираттаны "шедевры"н яза алмас болай нервыланса

№34 (859786) / 16.11.2013 19:01:14

№34 Кая соң аның фикере? Шул, башкалардан көнләшеп, үпкә белдерү, үзенең бөеклеген танымаганга гасабыйланумы?



№33 (859785) / 16.11.2013 18:54:31

Үзеңне бел!Нинди генә ник куеп язмыйсың, һәм бөтен "эшең" бүтәннәрне начар итеп күрсәтү. Рәниф ичмасам, синең кебек куркып посып язмый,исемен куя.Фикерләре дә кызык, синдәй сафсата белән вакыт үткәрми.

№32 (859782) / 16.11.2013 18:45:52

Njnsylskfh!Тотындылар!

№31 (859781) / 16.11.2013 18:43:39

Рәниф үзе ачылмады. Даже үзен Ләбиб Лерон дип танытмакчы булып маташты. Сәйлән, тормышта да үзен белгәнгә, ачып бирмәсә, һман төрле кеше булып кыланыр иде. Бу үзе генә дә, кем икәнлеген ачык сөйли. Ә менә, күз алдында булганның киресен язуыгыз, кемгә җанны чистартырга кирәген ачыклап бирә дә инде.

№30 (859774) / 16.11.2013 18:22:00

башта үзеңнең җаныңны чистарт, кешедән гаеп эзләмә, менә кимсетелгән кеше син түгел микән ул? Төрле никлар белән Рәнифкә ташланасың! Ул синең кебек качып-посып язмый, исемен куя.Бу инде аның ачык, эчкерсез кеше икәненә мисал.Әгәр аның белән бәхәскә керәсең килми икән, язма. сине беркем дә ирексезләми.Мин, мәсәлән, синең ишеләргә сүз әрәм итеп тормас идем дә, кысыласың һаман ишек ярыгына! Яп ишекне!

№29 (859769) / 16.11.2013 18:12:23

укыр эйбер юк .

№28 (859768) / 16.11.2013 18:11:25

№28 кызык ,ачык һәм хөсетсез кеше икән, ник бар комментарийлары сүгенүдән, көнчеллектән, үз-үзенә мәдхия җырлаудан гына тора соң? Или аның исеменнән башка бер бик нык кимсетелгән кеше язамы?

№27 (859767) / 16.11.2013 18:07:54

Рәниф фикерле, кызык ,ачык һәм хөсетсез кеше, сез аның белән, минемчә, дустанә мөнәсәбәттә булырсыз. Әгәр бу ру да Рәниф кебекләр тагын 5-6 булса, мәгънәле сөйләшүләр алып барырга мөмкин булыр иде.Кызганыч, өтекләр, төтекләр басып аган икән фикер мәйданын, бик кызганыч!

№26 (859766) / 16.11.2013 18:05:34

буген бер кызыклы фикер юк .скучно

№25 (859764) / 16.11.2013 18:02:00

Шәрипов тагы дулкынлана башлаган, урысчага күчкән.)))))))))))))))))))))

№24 (859763) / 16.11.2013 18:01:24

Рәниф Шәрипов, һәрхәлдә синең бакчага түгел. Мин сине һәр очракта да гел яклыйм әле.)))

№23 (859759) / 16.11.2013 17:55:44

ялкау гына хата ясамый

№22 (859757) / 16.11.2013 17:53:18

Хи-хи-хииииии, бөекләргә килешә ул, иреннәреннән сөт кипмәгәннәргә бер чыгып ялтыраган өчен күбрәк була түгелме? Ни эш кырдылар? Таныттылар пычагым, әйтәм бик танылдык инде, харап. Кем икәнебезне мәскәүдә бик беләләр. Көннән көн түбән тәгәрибез

№21 (859756) / 16.11.2013 17:51:35

№20 -ул төртке,үз-үзе белән сөйләшә,адәм көлкесе

№20 (859752) / 16.11.2013 17:45:18

Менә шул, №17 дә язылгандагыдан чыгып караганда да, * №13 тә ачык язылган. Ыштан салдыручылар булып бер-ике талант түгел, саранча көтүе кебек "бөек"ләр тора.

№19 (859749) / 16.11.2013 17:36:37

Фатирны ыштан салдырмый гына биргәннәренә бик ышанасы килә.

№18 (859748) / 16.11.2013 17:28:34

Синең фикерең матур, тик менә төртке кебек кемсәләр аны бозып күрсәтмәкче була.Син хаклы, бозыкның уенда гел бозыклык кына. Кемсә

№17 (859746) / 16.11.2013 17:22:04

*, төртке дигән кемсә! Сүз чыннан да ыштан салып җырлау турында бармый, моны мин күчерелмә мәгънәдә квартир белән тәэмин итү дип әйтергә теләгән идем. Ягъни мәсәлән, дәүләтнең чыгымнары, күчемсез милек турында иде. Каждый понимает по мере своей испорченности!

№16 (859744) / 16.11.2013 17:11:50

ну туйдырдың,төртке дигән кемсә!

№15 (859742) / 16.11.2013 16:53:14

Менә шул, Динәнең дә Эльмираның да ачык кием белән чыкканы күренмәде. Талантка күт күрсәтеп халык җыясы юк.

№14 (859739) / 16.11.2013 16:45:38

Талант дип ыштан салмыйлардыр инде. Әллә җырчы, әллә кем була әле алар. Алмаз Хәмзин әйткәндәй, җыр язып баеп булмый, ә менә башкаручыларның самолет сатып алырга да хәлләреннән килә. Дәүләт башында утырганнарның сүзләренә карасаң, 80 нче елларда ук бөтен халык квартир белән тәэмин ителергә тиеш иде. Безнең илебез чәчәк аткан цивилизацияле бөек держава булырга тиеш иде. Ә нәрсә килеп чыкты? Халыкны талап төп башына утыртып калдырдылар, ә үзләре халыкка тиешле квартирларда хәзер кеше тотып акча сугып яталар. Банкларны чит илләргә тапшырдылар. Акчаларын үзләре шунда саклыйлар. Безне колония булудан Ходай үзе сакласа гына инде. Аллага тапшырган.

№13 (859721) / 16.11.2013 11:44:07

Ярар, халкыбызны күрсәткән ике ТАТАНТка бирелгән тиеннәр өчен сасып утырмагыз инде. Әнә башка битләрдә "МИН БӨЕК" дип кем икәнлекләре дә билгесезләр үзләренә особый блага тәлап итеп ята. Санаулы гына талантка күрсәтелгән хөрмәт өчен күп чыгым кирәкми, саранча көтүе кебек "бөек"ләрнең укылмый торган том-том китапларын чыгарырга, аларга бирнлгән төрле льготаларга киткән чыгымнар булмаса, бу әбигә дә фатыйр булыр иде.

№12 (859720) / 16.11.2013 11:11:08

Әйе,ул җырлаган кызларга нәрсәләр генә бирмәделәр,бүләккә күмделәр,бөтен дөнья шаулады,БЕРЛИННЫ алганнар мени.Ә БЕРЛИННЫ алучыларнын хатыннарына бернәрсә юк.Күпме авыру балаларны күрсәтәләр,ярдәм кирәк,дип,ә ул ярдәм җыелганчы күпме бала дөнья б.н хушлаша.Нигә аларга хөкүмәтнен акчасы юк микән,киләчәгебез сабыйларга,күзгә карап тилмереп яталар бит авыруларыннан.Андыйларга акча каралмаган,дип кенә җавап бирәләр,ә бер чинаучыларга каралган икән бит,оят,тагын бер тапкыр оят...

№11 (859714) / 16.11.2013 09:08:19

Ә теге бер тапкыр мәскәү сәхнәсендә җырлаган ике кызга кем кесәсеннән биргәннәр икән? Бик җиңел генә җырлап та квартир биргәч, татарстаннан тагын җырларга барганнар иде дә, булмады шул.

№10 (859713) / 16.11.2013 08:00:14

Бу әбигә бирерләр иде дә бит,аның артыннан йөрүче юк. Отказ биргән кешене Судка бирсәң ,икенче көне үк квартира бирәчәкләр.Точно беләм. Быел җәй ахрында,4 баласы булган бер әбигә квартира бирделәр. Балалары барысы да байлар,2-3 әр квартира иметҗ итәләр КАзан уртасында. Әбинең авылда менә дигән йорты бар,бакчасы уртасында 3 этаңҗлы кирпеч котеҗд салып куйды ир баласы.Үзе һаман да шунда яшәп ята,казандагы бер бүлмәле квартирасы буш.Квартирантлар көтеп ята.Абдуллин исемле азат биргән аны. Кая икән бу дәреслек.

№9 (859677) / 15.11.2013 18:34:27

пенсия аз булганга бу эби гаепле тугел инде

№8 (859675) / 15.11.2013 18:30:39

Күке,40ел хезмәт стаҗы белән песи баласы туйдырырлык безнең пинсегә рәнҗүебез кемгә төшә икән.

№7 (859672) / 15.11.2013 18:24:09

Хэрэмгэ яшэучелэр,мондый шартларда яшэмилэр!Бу эбинен хэлэле, икенче берэугэ киткэндер.
Купсенмэ пенсионер,ала курсен улеп киткэнче!
Рэнжешлэр исэннэр остенэ ишелэ бит, аннан сон.

№6 (859664) / 15.11.2013 18:07:43

Фатирын да безнең кесәдән бирәләр шул.Бу әбекәйнең теге дөн,яда җавап тотасы була.Хәләл түгел,хәрәм була.Бер кешенең кесәсенә керми нидер ала торган түгел.Барысы да фатиры да,маткапиталы да безнең кесәдән.Шуңа пенсияләр артмый безнең.

№5 (859639) / 15.11.2013 15:37:27

Елый-елый карадым, оят монын очен, эби гафу ит безне!

№4 (859632) / 15.11.2013 14:33:10

безнен зур турэлэребез ярата бит ниндидер бай спортсменнарга хэм башка байларга квартира булэк итэргэ,нишлэп бу эбигэ квартира бирмилэр сон?

№3 (859630) / 15.11.2013 14:06:11

100 яшен яңа фатирда каршыласа иде дигән теләктә мин,иншалла!!!

№2 (859626) / 15.11.2013 13:53:21

Кузлэренэ карагыз эбинен.нинди ометлэр б.н карый,оялмыйсызмы.Купме яшисе калгандыр,куз яшеннэн куркыгыз.

№1 (859624) / 15.11.2013 13:48:47

Кемгэдер осте остенэ квартирлар бирэлэр,торган жирлэре эйбэт булганнар куптэн алып бетерде бит инде, сугыш ветераны карчыгы нинди хэлдэ ята,кая дореслек,оят...

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте