• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

14.11.2013 Җәмгыять

Ирләр - ир, хатыннар хатын булса иде

Борынгылар бездән акыллырак булган, ахыры. Гаиләдәге бердәнбер ир бала яисә төпчек малай төп йортта калып, ата-анасын карарга, алар белән гомер итәргә тиеш булган. Хәзер бу гореф-гадәт онытылып бетте инде. Авылда калган карт-карчыкларны карарга калучылар бик сирәк күренә.

Әле кайчан гына бер татар авылында имамлык итүче хәзрәтне очраткан идем:

- Әссәламүгаләйкүм, хәзрәт! Ни хәлләрдә яшәп ятасыз?

- Хәзрәт түгел, хәсрәт!

- Нигә алай дип әйтәсез, бабай? - дип әйтүемне көтеп кенә торган кебек сөйләп китте:

- Картлык - шатлык түгел шул, иркә. Хәләл җефетең белән тигез, матур тормышта яшәп, өй тутырып балалар тәрбияләп үстергәндә тормыш көтүе күпкә мәшәкатьлерәк булса да, аның кызыгы, шатлыгы булган икән.

Ә хәзер... Карчыгым үлеп киткәнгә берничә ел үтеп китте инде. Берьялгызым яшәп ятам. Исәнлегем дә юк. Дөрес, кызларым еш кына кайтып, хәлемне белеп китәләр. Тәмле ашларын да пешереп сыйлыйлар, мунча да ягып кертәләр, керләремне дә юып куялар, өйләремне җыештырып торалар. Үзләренә дә чакыралар. Тик мин генә бармыйм, кияүләр күзенә карап утырасым килми.

Әйе, улларым да бар. Алары инде әллә нигә бер кайтып, “күренеп” китәләр. Белмим, әллә заман үзгәрде, әллә кешеләр? Элек барысы да башкача иде бит...

 Менә шул вакытта Сәлимә апа әйткән сүзләр дә исемә төш¬те: “Аллаһыга шөкер, үз аякларымда йөреп торам. Кызларым юк шул. Ә улларым үзләренә-үзләре дә хуҗа була белмиләр. Актыккы гомеремдә Аллаһыдан кыска сырхау, ансат үлем сорарга гына кала инде”.

Картлар: “Итәктә чакта - сөйдерә, итәктән төшкәч - көйдерә”, - дип бик дөрес әйткәннәр шул. Хәзерге заманда кыз бала әти-әнигә якынрак та, ягымлырак та. Ирләр белән хатыннар идарә итә торган чак килеп җитте. Киленең белән мөнәсәбәтләрең начар икән, бетте, дигән сүз, малаеңны сиңа якын китермәячәк.  

Соң, ир бала үстергән ата-анага ни хәл итәргә кирәк?!

Шулай беркөнне алдыбыздан бер машина бара. Машина йөртүченең исерек икәнлеге тәгәрмәч юлыннан ук күренеп тора. Озак та үтмәде, машина туктады һәм пассажир ягыннан хатын-кыз сикереп төште, шофер ишеген ачып җибәрде һәм елый-елый исерек ирен сөйрәп төшереп, арткы утыргычка яткырды да руль артына утырып китеп барды. Мондый хатынга ир нәрсәгә кирәк инде?

Тагын бер мисал: “Ходаем! Нәрсә инде бу? Иремне танышларым аша эшкә урнаштырып караган идем. Тәки эшли алмады бит”, - дип сөйләп утыра бер хатын чәчтараш бүлмәсендә. Шул сүзләрне әйтеп өлгермәде, ишек киң ачылып китте һәм "ир" дигән кеше кереп, хатыннан акча даулый башлады. Мин бу парны базарда да еш күрәм, хатыны артыннан ишәк кебек букча сөйрәп йөри ул.

Ә сыер артыннан чыбык тотып баручы ирләр турында ни әйтәсең инде! Аның алдан баручы җефете кебек терлек мөгезеннән ешрак хатыннар сөйри шул хәзер. Гел юлда булгач, мондыйны да күрергә туры килә. Руль артында баручы улымның бу хәлне күргәч, көлә-көлә эче каткан иде. Бу абзый яныннан узганда түзмәде, озак кына иттереп сигналына басты. Кызмача абзыйның бер дә исе китмәде бугай, авызын ерып, кул болгап калды безгә.

Ирләр яклаучысыз калган ярлы-ябагайга, олыгайган ата-аналарга терәк булырга тиеш, дип өйрәттеләр безне. Нәкъ шул көчле затлар җир сөргән, иген иккән, сугыш килгәндә Ватаны һәм гаиләсе өчен башларын куйган һәм ил батыры исемен күтәреп, Аллаһы хозурына күчкән. Ә бүген аларның күпчелеге аракы колына әверелеп, затсызланып йөри.

 Ә картлар йортында: “Улым килмәдеме икән?” - дип, тәрәзәдән күзен алмыйча әти-әниләре өзелеп көтә. Бу әрнүле күз карашларын күргән кешенең йөрәге чыдамый, кычкырып елыйсы килә башлый. Тик исерек уллары гына бу карашны аңларлык хәлдә түгел шул менә... 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№62 (860193) / 20.11.2013 08:00:46

Кем алыр икән аны? Авылга алып кайтсаң, эшләми, шәһәр фатирында - диванда ята. Теге нәрсәсен эшләтергә иренмәсә, берәр бизнес-леди гына алырга мөмкин.

№61 (860188) / 20.11.2013 07:15:20

Бу матур Ирне сатсаң,алучы табылыр иде.ТОл хатыннар аз түгел.

№60 (860066) / 18.11.2013 16:53:13

кемгә нәрсә кирәк бит...

№59 (860065) / 18.11.2013 16:49:02

Җилкәгә салып алып кайткан ир нәрсәгә ярый соң ул? Статус өчен ярый инде, "кеше арасында минем дә ир бар" дияргә.

№58 (859944) / 17.11.2013 20:41:19

Хәзерге заманада балалрга ышаныч юк.Хатының үлсә яшерәк катынга үлән,ирең үлсә яшерәк иргә чык.Барлык малыңна шуларга тапшыр.

№57 (859942) / 17.11.2013 20:36:40

Урталай кер элэ торган бауга элеп куярга момкин.

№56 (859937) / 17.11.2013 20:27:22

Бу Ирне алтын арбага салып кайтасы калган.Бигрәктә матур күренә.Ир бирмәк,җан бирмәк дигәннән,дөрес икән бит.

№55 (859693) / 15.11.2013 19:51:11

Куке, менә монысы безнеңчә!

№54 (859673) / 15.11.2013 18:25:15

53! кергэндэ кеше исемен кулланмыйм!
Исем узгэрсэ дэ,намусым шул коенчэ!

№53 (859671) / 15.11.2013 18:23:46

икенче исем астында керэм мин хэзер диген инде.

№52 (859669) / 15.11.2013 18:19:55

Мине дэ беркем белэн дэ бутамагыз!
Кайвакыт кычкыргалыйм мин кереп!
Ну,хэзерге Матбугатнын уз геройлары,шуна курэ мин кырыйдарак торам.
Исэнмесез мине онытмаучылар!

№51 (859662) / 15.11.2013 17:54:29

Мин үзем өчен үзем язам, мине башкалар белән бутамагыз, яме.

№50 (859661) / 15.11.2013 17:50:48

Везет сина минбелэм,аерым-аерым,сойкемле генэ хатын-кызлар белэн язышып ятасын.

№49 (859660) / 15.11.2013 17:38:16

бетмәдеее Әйе, ялгышасың. Мин аларны беләм. Күбесе белән Контактта дусларча язышабыз. Һәрберсе аерым-аерым сөйкемле генә хатын-кызлар. Бөтен хатын-кызлардан киш-миш, күрәгә ясама инде, үзеңә тиңләмә. Син генә ул 99 исем белән язып ятасың.

№48 (859659) / 15.11.2013 17:30:05

шул:*, Зиләйлүк, Энҗебикә, Агыйдел сылуы ,Күке,Авыл апае,Тукран,Астра,ирсез хатын - болар барысы да бер кеше бит инде, ничек танымыйсыз.

менә кигәвен җукка чыкты - вот вапрус.

№47 (859658) / 15.11.2013 17:18:35

Агыйдел сылуы кияүгә чыккан диләр. Күпирлелек дип яза иде, бер генә иргә чыкты микән, әллә берничәгәме? Белүчеләр юкмы?

№46 (859657) / 15.11.2013 17:12:59

Күке дә, авыл апае да күптән күренмиләр инде. Тагын безнең Зиләйлүк, Энҗебикә, Агыйдел сылуы һ.б. бар иде. Үзебез качырып бетердек.

№45 (859655) / 15.11.2013 17:05:10

ул узе эчэ торган,импотент ирем бар дигэн була бит,неужели ялганлый?

№44 (859654) / 15.11.2013 17:01:52

Күке,Авыл апае,Тукран,Астра,ирсез хатын янә тагын әллә кемнәр булып,дәрестән соң,теләсә нәрсә язып утыручы бер ялгыз катын инде ул.

Хет Иркә, юк-юкта, танышып отводит душу. Ә бу катыннан муҗиклар куркалар димме,якын килмиләр бугай. Салкын урын җир, салкын инде ул нишләсәң дә... Мактанырлык түгел...Юрганны тибебеп җибәреп,изерәп,таралып бетеп,йокыга китү түгел...

Төшләнүең дә ихтимал... кая барасың.

Яшьләргә әйтерем шул. Тыңламагыз ул катыннарны. Парлы булып гаилә корыгыз! Нуҗда арбасын икең бергә тартканда гына алга барып була. Тормышлар гөрләп чәчәк ата. Бер-береңне яратып,киңәшеп,гөрләшеп яшәүгә ни җитә!
Җырлыйлар бит әле,пар канатларың сынмасын,гомерләр ялгыз үзмасын, дип...
Парлы булып,тигезлектә картаерга насип итсен Аллаһе үзегезгә!!

№43 (859653) / 15.11.2013 16:53:32

Борчэгэ бер сорау бар иде,медовухадан иртэн баш авыртамы?

№42 (859645) / 15.11.2013 16:14:05

Кара бу тукраннын йоз торле исеме бар.

№41 (859644) / 15.11.2013 16:08:34

мин, хәзер генә сатып алган аракысын карадым, "Золото Башкирии, люкс" дигән аракы икән, иртән башны авырттырмый ди
Түшәккә килгәндә, салкын түшәк бераз яткач җылына ул, зато тынычлап йоклыйсың, кичтән белгән догаларыңны укып ятсаң, төн буе матур төшләр күрәсең, иртәнгә кадәр уянмыйсың.

№40 (859637) / 15.11.2013 15:12:43

чыккан инде,чират авыштырырга кирәк бит.

№39 (859627) / 15.11.2013 13:53:25

алай икән шууул!Нэрсэ язганынны анладынмы?башына томография ясат!!!Дэвалан!

№38 (859625) / 15.11.2013 13:49:48

нәрсәгә киәүгә чыгып маташтың,ир кирәк булмагач? яшәең шунда...
ирне бәхетсез итеп,кеше башы бутап,туй ясап...
ниең кычытып, ир требоват итмәгәч дим...

№37 (859622) / 15.11.2013 13:37:16

Ирлегэ!Из двух зол выбирают меньшое зло.Мин шулай иттем.

№36 (859618) / 15.11.2013 13:11:13

Түтәйләр!!! җыегыз үзегезнең хезмәт җимешен! зарланмагыз!!! Безнең ише "чир"ләр булмаса, төннәр буе айга карап, бүре урынына улар идегез бит, "донҗа тоткалары".

№35 (859613) / 15.11.2013 12:41:08

Ирлэрне булдыксыз итеп хатыннар узе устерэ. Энэ бит язган бер ана: эзмэвердэй ике улын бэби кебек карыйм, тизрэк ойлэнсеннэр иде, дип. Карамасын алай! Автобуста да житэклэп, 13-14 яшьлек баланы да утыртып, узлэре басып баралар да эни-эбилэр, аннан егетлэр ир тугел, дилэр. Хатын-кызнын да кубесе узе алдан йогерэ, ирен баласы кебек арый. Шуна шулай ул)

№34 (859605) / 15.11.2013 11:52:38

Ямсез булгач, бик озак кияүгә чыга алмадым да,"миңа ярый инде" дип аңа чыгарга туры килде.)))))0
Ч
ямьсез булганга тугел,комплекслы булганга чыга алмагансын!!!
Эти-эниен,дорес тэрбия бирмэгэнгэ ул жаным!

№33 (859604) / 15.11.2013 11:49:26

Астра,башны авырттырмый торган нинди аракы ул,маркасын ях эле,мин дэ шуны гына эчэ башлармын.

№32 (859601) / 15.11.2013 11:42:35

Кичэ бала белен музыка мектебене кергенде, 9 яшьлек кызым чабып барып ишекне ачкан иде, артыннан баручы эзмевердей ир тимер авыр ишекне бала ачуына соенеп, ашыгып баланы эте тошеп алга узды- мене бу ИР була инде... ЧИР УЛ, ИМГЕК,

№31 (859593) / 15.11.2013 10:46:30

"тэрэзэдэн-тэрэзэгэ генэ йэрмим хэзер" ә салкын постельдә туңып ятам..

№30 (859586) / 15.11.2013 09:01:23

Минем ирем шундый иде.Минем жилкэм артында бер проблема да белмичэ рэхэтлэнеп яшэде.Мин эйрэнгэн идем инде.Шулай тиештер дип кабул иттем.Ике эштэ эшлэдем.Тормыш проблемаларын хэл итэргэ булдыра алмаса да,гуляйт итуне шундый булдырды.Аерылдык 19 ел торгач.Тормышта берни дэ узгэрмэде мине эчен,тик тэрэзэдэн-тэрэзэгэ генэ йэрмим хэзер.

№29 (859583) / 15.11.2013 06:58:47

Lia, Аның кебек мин дә "бозау" булсам, йорт бөтенләй таркала. Кемдер башлап йөрергә тиеш бит. Эшләгән акчасының күбесе эчәргә китә. Аракының да башны авырттырмый торганын ала, көн саен 3-4 чекушка эчә. Ул эчкәнгә мин гаепле түгел, 15 яштән эчә башлаган. Ямсез булгач, бик озак кияүгә чыга алмадым да,"миңа ярый инде" дип аңа чыгарга туры килде.

№28 (859576) / 15.11.2013 00:04:37

тик эбинен генэ йокысы юк!

№27 (859575) / 15.11.2013 00:00:33

ярый мин киттем йокларга сойгэнем кочагына.хау булып торыгыз!

№26 (859574) / 14.11.2013 23:53:46

мин дэ конлэшэ башладым бугай инде.

№25 (859573) / 14.11.2013 23:49:19

дорес эйтэсен.ул бэхетне ул устергэн бит.жанымны ашый.кеше доньясы жинел генэ бирелми ул ди.жиде кат тиремне салдыра.

№24 (859572) / 14.11.2013 23:43:29

бирешмэ,синен бэхетеннэн конлэшэ ул.

№23 (859571) / 14.11.2013 23:41:23

энисе мина бирми бит еще конлэшэ

№22 (859570) / 14.11.2013 23:37:03

Аптырыйм,бэхет баскан икэн узенне,андый ирне кулыннан ычкындыра курмэ.

№21 (859567) / 14.11.2013 23:20:34

ир тугел ул чир.

№20 (859565) / 14.11.2013 23:18:34

нидэ сон минем бэхет?

№19 (859564) / 14.11.2013 23:11:55

Бигрэклэр дэ бэхетле узен.

№18 (859562) / 14.11.2013 23:09:47

мина бер тиенен дэ курсэтми.узем яратам узем ненавижу.

№17 (859561) / 14.11.2013 23:05:52

аптыраш! Крохоборлыгы сиңа эшли ич. Син икеләтә бәхетле хатын икәнсең!

№16 (859559) / 14.11.2013 23:03:53

узе крохобор.

№15 (859557) / 14.11.2013 22:59:12

аптыраган! Син бәхетле хатын икәнсең!

№14 (859553) / 14.11.2013 22:56:25

минеке энисе нэрсэ эйтэ шул дорес.ир буларак бер решение кабул итэлми.узе болай ничава эчми эчсэ дэ похмелсыз гына айный.

№13 (859547) / 14.11.2013 22:49:02

Аракы эчмэу ир кеше очен + билгеле.
Тик анын эчмэве бердэнбер остенлеге икэн инде,димэк юк инде.

№12 (859544) / 14.11.2013 22:46:29

Теге кыз! Сиңа эчсә дә ярамый,эчмәсә дә ярамый. Гел гаеп кенә табып торасың!

№11 (859541) / 14.11.2013 22:38:36

Эчкече ирләр хәзер азайды.)))))) Анын каравы аек исереклэр,аякурэ тош куреп йоручелэре купме!
гаилэсен туендыручы ир мескен тугел Лия!
Ирлэрнен кубесенен матур кием -салымга исе дэ китми.Ана затлылык тугел,киярлек булуы кирэк. Акча таба торганы булган акчасын машинага тыга.

№10 (859540) / 14.11.2013 22:37:24

эчкече ирлэр дэ,хатыннар да житэрлек,энэ англиядэ махмыры тошми торган аракы уйлап тапканнар,кеше организмына зыяны да юк икэн.

№9 (859536) / 14.11.2013 22:28:49

Эчкече ирләр хәзер азайды. Булса, берән-сәрән генә калды алар. Ә эчкече, тәмәке тартучы хатыннар, кызлар күбәйде.

№8 (859530) / 14.11.2013 22:02:44

Суз хезмэт хакын ойгэ алып кайтмаган эчкече ирлэр турында тугел, андыйлар белэн тормауын хэерле, гаилэсен туендырып яшэуче мескен ирлэр турында.

№7 (859521) / 14.11.2013 21:28:10

Иргэ дэ чэшке тун кидерергэме Лия?
Хезмэт хакы алып кайтмаган ир булырга тиешме эллэ хужа?

№6 (859519) / 14.11.2013 21:25:42

Астра, минем күргән бар,сезнең кебек гайләләрне, артларыннан карап ирләрен җәлләп калам. Хатын яхшы киенгән булыр (әлбәттә чәшке тун), күкрәк киерелгән, чырай Берлинны алган диярсең, ә аның артыннан базар курткасы кигән ир атлый. Мондый гайләдә хатын баш инде, ирнең дәрәҗәсе булмый, ул хезмәт хакын өйгә ташучы , бернинди хокуксыз җан иясе ролен генә башкара. Хатынының яраткан сүзе булып " Минем бозау" булып тора, дөресме?

№5 (859474) / 14.11.2013 18:17:23

Мондый хатынга ир нәрсәгә кирәк инде?)))))))
Ничек кирэкмэсен?!
Ирне ир иткэн дэ хатын,жир иткэн дэ хатын дисез бит! Менэ ир итеп тота!

№4 (859471) / 14.11.2013 17:56:54

Астра,)))куып иткәч ипи каптырып җибәр,)))

№3 (859456) / 14.11.2013 14:43:56

Бик дөрес язганнар. Миннем ир дә берәр җиргә эшкә яисә йомыш белән барасы булса, үзе алдан бармый, минем арттан иярә, алай гына түгел, әллә кайда артта кала,мин туктап көтеп торам килгәнен. Өйгә кайтырга булса, иң алдан чаба, артыннан өлгерер хәл юк.

№2 (859455) / 14.11.2013 14:15:25

Матриархат инде, нишләтәсең. Ирләр үз теләкләре белән дилбегәне хатын-кызга тоттыргач шулай була.

№1 (859452) / 14.11.2013 13:54:26

Бала-чага топ тэрбияне ойдэ, гаилэдэ ала - димэк, ата-анасы узенэ карата хормэт тэрбияли белмэгэн. Кайчандыр бер язма укыдым: имеш, 1 курс студент егет авылда торган карт, ямьсез энисеннэн кыенсынып, аны общежитие янына да китерми, иптэшлэре колэр, дип, энисе белэн качып кына курешэ икэн. Башта егетнен михырбансызлыгына хэйран калдым, аннары уйладым: ул егет шэхэргэ килу сэбэпле генэ тугел дэ, бер-ике ай эчендэ генэ дэ бозылмаган ул - узенэ карата ихтирам тэрбияли белмэгэн ана гаепле монда.
Шулай ук башкалар да. Олкэннэргэ карата ихтибарлык та ойдэ куреп уссэн генэ була: эгэр дэ гаилэдэ карт эби-бабайны карыйлар, аларга яхшы монэсэбэт курсэтэлэр икэн - куп очракта баба-чага моны шулай кирэк, дорес дип анлап усэ, хэм анарда андый понятие кала, хэм ул уз тормышында да аны куллана.
Аннары, тагын бер суз: карт кешенен эллэни эше юк, шуна курэ ул куп гомерен балалардан хэбэр котеп уткэрэ, аз гына килми торса да, артык юксына башлый, э эш кешесенен вакыты тыгыз булырга момкин. Шуна да берсе ихтибарны нормаль бирэм дип уйларга момкин, э икенчесенэ шул ук вакытта ихтибар житеп бетми сыман.
Элбэттэ, начао, михырбансыз кешелэр да бар, но алар белэн болай да все ясно, сойлэсе юк монда)

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar