поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
  • 08.08 "Беренче мәхәббәт", Тинчурин театры, 18:30
  • 15.08 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18:30
  • 18.08 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры,17:00
  • 20.08 "Назлы кияу" Тинчурин театры,18:30
  • 21.08 "Полиөионер" Тинчурин театры,18:30
  • 22.08 "Алай түгел, болай ул", Тинчурин театры
  • 23.08 "Гомер буе сине көттем" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.08 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 27.08 "Хыялый" Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 "Кияу урлау"Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 Кариев театрында-ПРЕМЬЕРА! "Тау битендә Сабантуй". Башлана:18:30
  • 29.08 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры,18:30
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Июль
  • Гүзәл Хөсәенова - журналист
  • Мирсәет Сөнгатуллин - җырчы
  • Продаю спортивный костюм Адидас 54 размер.+79178553159
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
Архив
 
13.11.2013 Авыл

Барган атның башына сугу

Югарыда утыручы кайбер түрәләрнең алдын-артын уйламый әйткән сүзләреннән соң, гаҗәпләнүдән артыңа утырганыңны сизми дә кала­сың.

ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның Россиядә кайбер милләтләрне чәнеч­келе тимерчыбык артына куып кертү кирәклеге турындагы сүзләре онытылырга да өлгермәде, инде Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илья Шестаков журналистлар өчен узган матбугат конференциясендә: “Икътисадый яктан файдалы булмау сәбәпле, шәхси хуҗа­лыкларда сыер асрау бетүгә таба бара”, – дип белдерде. Югыйсә, тер­лек-туар асрау, кош-корт тоту авыл кеше­ләре, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен табыш чыганагы гына түгел, ә яшәү рәвеше икән­леген әлеге түрә дә яхшы белә булыр. Һәрхәлдә, Россия кебек иксез-чиксез илдә нәкъ менә авылның ки­ләчәге өчен җаваплы министр урын­­ба­сары әйтергә тиешле сүзләр түгел бу.

Өстән әйтелгәнме, әллә...


Россия буенча алганда сөт җитештерү, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 1 миллион тоннага кимегән. Шуның 600 мең тоннасы авыл хуҗалыгы пред­приятиеләренеке булса, 400 мең тоннасы – шәхси хуҗа­лыклар өлеше.

Татарстанда да терлек­челектә, аерым алганда сөт җитештерү буенча хәлләр катлаулы. Хуҗалыкларда мө­гезле эре терлекнең баш саны, узган ел белән чагыштырганда, 5 процентка кимеп, 748200гә калып бара. Дуң­гызлар саны исә мәгълүм сәбәпләр аркасында тагын да күбрәккә ки­мегән. Сөт саву буенча да түбән тәгәрәү дәвам итә.

Шәхси хуҗалыкларда хәл­ләр катлаулы булса да, соңгы вакытларда сөт кабул итү бәяләре сизелерлек арту сәбәпле, хәлләр уңай якка таба үзгәрә үзгәрүен. Байтак кына авыллар мөгезле эре терлекне арттыруга йөз тота башлады. Тик берничә елга сузылган корылык, фураж, катнаш азык һәм башка ки­рәк-яракларга өзлексез бәя арту, урыннарда авыл җир­лек­ләренең, хуҗалык һәм район җитәкчеләренең шәх­си хуҗалыкларның проблемаларын белмәмешкә, күр­мә­мешкә салышуы, пай җир­ләре өчен тиешлесен вакытында бирмәү һәм башка кайбер сәбәпләр үзенекен итә тора. Россия ил җитәк­челегенең, Африка чумасы куркынычын сәбәп итеп, вак-төяк хуҗалыклар, шул исәп­тән шәхси хуҗалык­лар­да дуң­гыз асрауны тыюга юнәл­дерелгән чаралар кү­рүе дә тискәре йогынтысын ясамый калмагандыр. Ни генә дисәк тә, безнең халык, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләр законга каршы барырга кү­некмәгән. Өстән әйтелгәнне һичшиксез үтәр­гә тырышу кан тамырларына сеңгән. Хәтта ки шактый вакытлардан соң, мондый сәясәтнең ялгыш кына түгел, зыянлы икәнлеге ачыкланса да.

Терәк булса, терәлми


Шәхси хуҗалыкларда сыер асрау белән дә шулай булмагае әле. Илья Шестаков тәкъдим иткән юлны без бер тапкыр сынап карадык бугай инде. Авыл хуҗалыгына тә­гаен­ләнгән дәүләт ярдә­ме­нең шактый өлешен инвесторларга биреп, берсеннән-берсе эре холдинглар төзүне күздә тотып әйтүем. Нәти­җәсе күз алдында бит. Бәлки, министр урынбасары без­дәге хәлләр­дән хәбәрдар түгел­дер. Шуңа да шәхси хуҗа­лык­ларда сыер асрауны бетереп, эре инвес­торларга өстенлек бирәдер. Тик тормыш һәр­нәрсәне урынына куя тора. Ягъни мәсәлән, шәх­си, фермер һәм мөс­тәкыйль эшләргә омтылучы хуҗа­лык­лар белән гаилә фермаларында да, эре инвестор­лар­ның гигант агрофирмаларында да сыер асрауны хуп­ларга гына кирәктер. Хуплау дигәнем, сыерларның баш санына, сатыла торган про­дук­циянең сыйфатына һәм кү­ләменә карап, дәүләт ярдәмен арттыра барып, гадел бирү. Әлеге җә­һәттән, Россия авыл хуҗа­лыгында җи­теш­терелгән сөткә бирелә торган дәүләт ярдәменнән шәхси хуҗалык­ларның ни сәбәпле мәхрүм ителүе аңлашылып җитми. Мондый сәясәт авыл үсешенә киртә кую өчен эшләнми дип әйтүе кыен.

Россия авылларында дуң­гыз асрауны тыю сәясәте дәвам иткән бер чорда чит илләрдән дуңгыз ите кертү күләме арта баруы да уйландыра. Миңа калса, Россия авыл хуҗалыгы министры урынба­сарының шәхси ху­җалыкларда сыер асрауны бетерү турындагы фикере икътисадый яктан күп­медер күләмдә үзен акласа да, асылда авыл халкы файдасына түгел.

Инде килеп, шәхси хуҗа­лыкларда сыер асрауның файдалымы яки зыянлымы икәнлеген ачыклап узыйк. Әгәр дә иткә, сөткә тиешле бәяләр булса, әлбәттә, файдалы. Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков әйтүенчә, сөткә гадел бәя булса, авыл кешесен сыер асрарга өндәп йөрисе дә юк. Районда берничә ай элек, шәхси хуҗалыклардан сатып алына торган сөтнең бер литрына түләү 15 сумнан да ким булмаска тиеш, дигән карардан соң, авылларда элегрәк елларда сыер асрауга кул селтәүчеләр дә тана сатып ала башлаган. ”Бүген берне асраучы – икене, икене асраучы өчне тотарга тырыша“, – ди Александр Валерьевич. Яңа­рак кына бер сыерга ике мең сум күләмендә “президент яр­дәме” таратып чыгу да иш янына куш булган. Пай җир­ләре өчен печәне, фуражы бирелсә, хуҗалыктан, авыл җирлегеннән, район җитәк­челегеннән ярдәмгә өмет булса, авылда саулыгы булган һәркем терлек асрарга тырыша. Андый гаиләләрдә бала-чага да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Ә инде шулкадәр хезмәт белән җи­тештерелгән сөтнең литры шәһәрдә сатыла торган чиш­мә суыныкы чаклы гына булса, мондый гадел булмаган шартларда сыер ас­рау­ның мәгънәсе калмый шул инде.

Россиянең крестьян-фер­мер хуҗалыклары берләш­мәсе җитәкчесе Владимир Плотников әйтүенчә, соңгы ун ел эчендә авылда һәр дүртенче гаилә сыер асраудан баш тарткан. Сыерлар саны исә өч тапкыр киме­гән. Шулай булуга да карамастан, 2012 ел нәтиҗәләре буенча, Россия авыл хуҗалы­гында җитештерелә торган про­дук­циянең 53,3 проценты, шул исәптән бәрәңгенең – 86,9, яшелчәнең – 83, сөтнең – 53,8, итнең 33,4 проценты нәкъ менә шәхси һәм кресть­ян-фермер хуҗа­лык­лары өлеше икән. Шундый шартларда Россия авыл ху­җалыгы министры урын­басарының шәхси хуҗалык­ларда сыер асраганнарга баш иеп рәх­мәт әйтәсе урында, киресен сукалавы һич кенә дә аңлашылып җитми. 


Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 185 | 13.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»