поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.11.2013 Мәдәният

“Татар җыры” 2013: Кайчан? Ничек? Кемнәр?

Ел вакыйгасы, татар эстрадасының иң масштаблы проекты XIV халыкара эстрада фестивале “Татар җыры” быел 21 декабрь көнне башкалабыз Казаның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак.

1999 елдан бирле “Татар Җыры” зәвыклы тамашачысын сөендереп, иң яхшы җырчыларны барлаучы тиңдәшсез проект булуын дәвам итә. Төрле елларда данлыклы сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары белән бергә Алсу, София Ротару, Ренат Ибраһимов, Зөлфия Камалова һ.б. кебек кунаклар да чыгыш ясады. 
 
Быел да бер сәхнәдә 2013нче елның иң популяр җырчылары чыгыш ясаячак, шуларның арасында иң лаеклылар “Алтын Барс” премиясенә ия булачак. 
 
Хәзер “Барс Медиа” продюсерлык үзәге кабатланмас тамашага соңгы штрихларны кертә. Оештыручылар сүзенә караганда, фестиваль иң яхшы традицияләрен саклап, яңалыкклар омтылачак. Күп еллар дәвамында фестиваленең үз кагыйдәләре барлыкка килде. Алар быел - XIV фествальдә дә сакланачак. Гәдәттәгечә, җырчыларның образларын танылган дизайнер - Надежда Аюпова әзерли. Аның максаты – һәр артистның шәхесен ачучы образ тудыру.
 
Шулай ук Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин “Татар җыры”ның алыштыргысыз режиссеры булып кала бирә. Тәҗрибәле остаз һәр катнашучыга үз хисләрен тамашачыга түкми-чәчми җиткерергә ярдәм итәчәк.
 
“Татар җыры” елдан-ел камилләшә, заман таләпләренә туры килердәй тамаша белән шаккаттыра. Миллионнар тотылган күз явын алырдай сәхнә, катлаулы декорацияләр, махсус әзерәнгән биюләр, алып баручылар, кабатланмас костюмнар... Быел фестиваль ниләр белән шаккаттырыр, кайсы җырчыларны иң-иңнәр рәтенә күтәрер, алып баручылар кемнәр булыр? Әлегә бу сорауларга җавапны оштыручылар сер итеп саклый. Тик шунысы билгеле - төп герой ул, әлбәттә, җыр булачак. Миллионлаган милләттәшләребезнең күңел түрендә яшәүче татар җыры...
 
Фестивальнең оештыручылары: “Барс Медиа” продюсерлык үзәге, “Татар Радиосы” радиостанцияләр челтәре һәм “TMTV” телеканалы. 
 
Чараның спонсорлары: «Татнефть», «Алмаз-Холдинг», «ФинДом», «Коралл», «КамКомБанк», «Айтэк», «Таттелеком» , «Иль дэ Боте», тәрәзәләр конструкцияләре заводы "Ромакс".
 
Яшьләр өчен махсус номинацияләр
 
Быелгы “Татар Җыры” фестивале яшь җырчыларны читтә калдырмады. Махсус алар өчен “Алтын Барс” белән бүләкләнә торган номинацияләр дә бар.
 
1. Ел ачышы
2. Ел ташкыны
3. Яшьләр проекты
4. Иң яхшы танцеваль проект
 
Талантлы яшь башкаручылар исеменә алдагы номинацияләрдә Рамиль Галимҗанов “Сөйгәнең кем” (комп. М. Хөсәинов, поэт Д. Хөсәенова) җыры белән, Венер Салимов “Хыялда син” (комп. Р. Бадахшин, поэт Р. Сабирҗанова) җыры белән, Артур Салихов “Роза чәчкәләре” (комп. Р. Гатауллин, поэт Р. Хаҗиев) җыры белән, Алина Даутова “Ак күлмәкләрем” (Зифа Нагаева) җыры белән, Руслан Кираметдинов “Бәгерең таш булса” (Р. Кираметдинов) җыры белән, Айгөл Рахимова “Ялгыз калуы яман” (комп. А. Якшимбетов, поэт Р. Закуан) җыры белән, Индива “Туган аыл” (комп. И. Әзгәмов, поэт Н. Гафиятов) җыры белән, Мөнир Рахмаев “Бәйләнмә миңа” (комп. А. Җамалетдинов, поэт Г. Сабирова), Мәликә “Ярату” (комп. А. Шарапов, поэт Р. Самигуллина) җыры белән, Илназ Гарипов “Син бит ул” (комп. А. Тимербаев, поэт А. Мингазов) җыры белән, Вероника Кузнецова “Көнләшмә, җаным” (комп. А. Җамалетдинов, поэт Х. Маткаримов) җыры белән, Ранил Нуриев “Яратма мине” (комп. А. Якшимбетов, поэт Л. Дәүләтова) көч сынашыр.
 
Алдагы саналып киткән артистларның берсе дә “Татар Җыры” фестивалендә катнашканы булмады. Алар мондый адымны быел беренче тапкыр ясый. Әлбәттә, алар өчен фестивальда катнашу иҗат тормышларында зур әһәмият алып тора.
 
Һәр номинациянең җиңеп чыгучысы ел дәвамында иң популяр җырлар башкаручы рәтеннән сайланып алыначак. “Татар Җыры 2013” фестиваленең “Алтын Барс” ияләрен 21 декабрь көнне белербез.
 
Фестивальнең оештыручылары: “Барс Медиа” продюсерлык үзәге, “Татар Радиосы” радиостанцияләр челтәре һәм “TMTV” телеканалы. 
 
Чараның спонсорлары: «Татнефть», «Алмаз-Холдинг», «ФинДом», «Коралл», «КамКомБанк», «Айтэк», «Таттелеком»? «Иль дэ Боте» һәм тәрәзәләр конструкцияләре заводы "Ромакс".
 
Яшь җырчылар «Татар Жыры» фестивале турында
 
 “Татар Җыры 2013” фестивале яшь җырчыларны читтә калдырмады. Махсус алар өчен “Алтын Барс” белән бүләкләнә торган номинацияләр дә бар. Элеккеге елларда лауреат булган артистлардан тыш, яшьләр “Татар Җыры” фестивален бик дулкынланып көтә.
 
Чөнки алар бу адымны беренче тапкыр ясый. Һәр номинациянең җиңеп чыгучысы тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеле булачак. “Татар Җыры 2013” фестиваленең “Алтын Барс” ияләрен 21 декабрь көнне белербез.
 
 

Айгөл Рахимова
 
- “Татар Җыры” фестивале зур һәм минем өчен бик мөһим премия. Әлбәттә, мин лауреат булырга хыялланам. “Ялгыз калуы яман” (комп. А. Якшимбетов, шагыйрь Р. Закуан) җырына быел минем беренче клибымны төшердек. Бу җырны мин бик яратам, без аны берничә тапкыр яздырдык һәм бу җырым белән мин “Алтын Барс”ка дәгъва итәчәкмен. Беренче “Алтын Барс”ымны әниемә багышлар идем. Ә лауреат булырга иң тырыш, иң моңлы артистлар гына лаеклы.
 


Алина Даутова
 
- Минем әле бер “Алтын Барс”ым да юк. Бу фестивальдә бик катнашасы килә. “Татар Җыры” һәр артист өчен бик әһәмиятле фестиваль. Мин әле сәхнәдә күптән түгел. Ә лауреат булган кешеләр, бик танылган артистлар була. Әмма, мин үземнең “Алтын Барс”ыма барам. Барысы да алда, дип уйлыйм.
 

 
Руслан Кираметдинов
 
- “Татар җыры” фестиваленең гала-концертында катнашу һәр җырчының максатыдыр, минемчә. Мин дә бу хакта хыялланам. Ләкин хәзер үк түгел. Чөнки Алтын барс сыны алу өчен лаек булырга кирәк! Халык сине танырга тиеш башта, исемең билгеле булырга тиеш. Әгәр дә инде, фестивальдә нинди җырым белән катнаша алыр идем икән, дигән сорау туса, бүгенге көндә ул “Хәйдәр җыры”. Тиздән мин аны тамашачыларга җиткерәм, Алла боерса. Бик матур җыр! Мәрхүм Хәйдәр ага Бигичев аны башкарып өлгермәгән. Гөлшат Зәйнәшева тарафыннан Хәйдәр абый өчен махсус язылган җыр булган ул. Алтын барс сынына ия булсам, аны әти-әниемә багышлар идем.

---
Татар җыры
№ --- | 13.11.2013
Татар җыры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»