поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.11.2013 Мәдәният

Без кайчандыр Ләйлә белән Мәҗнүн идек... (Айдар Хафизга 70 яшь) (ФОТО)

Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз 70 яшьлек юбилеен бик матур, бәхетле кыршылый: тормыш-көнкүреше дә, иҗаты да, тышкы кыяфәте дә, матурлыгын саклаган хәлдә, мәһабәт булып үзгәрде аның.

Сөбханалла, киләчәге дә шулай булсын. Әтисенең туксан бишкә кадәр, әнисенең бер гасырдан артык яшәгәнен беләм, Айдарга да йөз яшь юрыйк. Дөресрәге, язның матур бер көнендә тулды инде аның җитмеше. Паспортында 20 май диелгән, әмма анда бераз хата китүенә Айдар шикләнми. 1943 ел. Сугыш афәтенең иң яман көннәре. Бала тугач та, көнендә «кәнсәләргә» барып яздырып кайту турында уйларга да җае юк. Әле барсаң да, кирәкле кәгазьләре юк. Әнисе әйтүе буенча, кар эреп, гөрләвекләр ага башлаган чак була ул. Ә авыл советы кенәгәсенә теркәлгән көндә инде алмагачлар шау чәчәктә утыра. Ни генә булмасын, Айдар авыр заманда, әмма ышанычлар, өметләр алып килә торган ямьле яз фасылында аваз сала дөньяга һәм, еллар үткәч, үзенең талантлы исеме белән туган җирен – Питрәч районының Күн авылын тарихка кертә.

Айдарның шәҗәрәсендә кайсыдыр бер әбисе я бабасы, һичшиксез, артист таланты белән тугандыр. Җырга, моңга, җор сүзгә бай булгандыр. Югыйсә, аның абыйларының балалары да, үзе дә мондый сәнгать җанлы булмаслар иде. Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева да инде утыз елдан артык Камал театрында. Ул – Айдарның Хөснетдин исемле абыйсы кызы. Фарзетдин атлы абыйсының малае Фердинанд Хафизны тамашачылар театр һәм филармония аша, һәм дә үз җырларын башкаручы буларак беләдер.

Юбилярыбызның әти-әнисе Садретдин абзый белән Зөлкагъдә апа балаларына (ә алар сигез булган!), иманлы булсыннар дип юрап, чын милли исемнәр кушканнар. «Советтан» яшереп булса да, намазын, уразасын калдырмаганнар. Бәдретдин булырга тиешле төпчек малайның исемен исә заманча Айдар дип үзгәрткәннәр. Артистыбызның исемендә «дин» кушымчасы булмаса да, ул да инде хәзер биш вакыт намаз укучы, ураза тота торган динле кеше – Хаҗи абзый. Афәрин!

...Айдар, Айдар! Без яшьлектә синең белән Ләйлә, Мәҗнүн булып, бер-беребезне өзелеп сөйгән идек. Кияү белән кәләш булып, туй киемнәрен дә кигән идек. Ярый, бу турыда соңрак. Барысын да тәртип белән шәрехлик.

Казан театр училищесында безнең курска килеп кушылганда, инде ул күпне күргән, төзүче дә булган, солдатта да хезмәт иткән, гастрольләрдә йөргән, бөтен артистларны, җырчыларны белгән (хәтта Илһам Шакировның үзен!), театрда рольләр уйнаган Айдар Хафизов иде. Төз, мәһабәт буйсынлы, чибәр йөзле, ачык, дөрес итеп сөйли торган, бик матур тавышлы Айдар – коеп куйган әзер артист иде инде. Әле, җитмәсә, оста итеп баянда уйный.

Безнең курс җитәкчеләре Камал театрының яңа баш режиссёры, таләпчән Марсель Сәлимҗанов һәм тамашачының мәхәббәтен казанган артист, режиссёр Рәфкать Бикчәнтәев иде. Башка остазларыбызны да телгә алып китим (рухлары шатлансын). Сәхнә хәрәкәте дигән дәресне мәшһүр Шәхсәнәм Әсфәндиярова укытты, сәхнә теленә Асия Хәйруллина өйрәтте. Алар барысы да Тукай бүләге лауреатлары иде инде, өчесе дә Мәскәү театр институтында белем алган. Соңрак безгә үзе галим, үзе шагыйрь-мәсәлче, тәрҗемәче, Ленинны да, Хуҗа Насретдинны да уйнаган Габдулла ага Шамуков (СССРның халык артисты) та дәресләр бирде. Олы остазлар иде! Кыскасы, мөгаллимнәребезне гомер буе рәхмәт белән, «без аларның шәкертләре идек», дип горурланып искә алабыз.

Әйе, без инде ел ярымлап укыган идек. Шулвакытта яңа егет килде. Яңа дигәнебез инде театр училищесының «иске» студенты икән. Ул атаклы Ширияздан ага Сарымсаковта ике ел укыган һәм армиягә алынган. Аның сабакташлары булган Наил Әюпов, Хәлим Җәләлов, Наил Шәйхетдинов инде сәхнәдә – рольләргә чумып иҗат итәләр! Студентлар арасында яшь аермасы тигезләнә: апа, абый дип дәшүләр юк. Бездән шактый өлкән Айдар абыебыз да шундук безнең «үзебезнекенә», яшьтәшкә әйләнде.

Ул туганда, әнисенә кырык өч тулган, әтисе алтынчы дистәне ваклаган, шуңа да сугышка алынмаган. «Авылда, өйдә уздырган Ватан сугышы чоры, ачлык, барыннан да авыррак булды, теңкәгә тигән хәлләр бик күп иде», – дип сөйли торган булган патша армияләрендә хезмәт иткән, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, революцияне, гражданнар сугышын үз җилкәсендә татыган карт солдат. Татбригада белән Урта Азия якларында совет власте урнаштырышып та йөргән. Бу тарихи сәхифәләрнең дәреслекләр буенча без белмәгән бик күп сәяси нечкәлекләрен соңгы елларында улына сөйләгән ул. Садри абзый заманында танылган каһарман Фрунзе белән дә еш күрешкән. Татарның Якуб Чанышевы белән якын көрәштәш, иптәш булган. Айдар әтисен данлыклы генерал белән очраштырырга өлгергән исән чакларында. ХХ гасырның ничә афәтеннән исән калуларына исләре китеп, күп истәлекләр актарган алар. «Гомер соңында әти сөйләгәннәр – алар бөтенләй башка тарих, осталыгым булса, китап язар идем», – ди Айдар.

Өлкән ата-анадан туганга да микән, Айдар кечкенәдән бик мөстәкыйль, акыллы малай була, йорт тирәсендәге һәр эштә атасының уң кулына әйләнә, хәтта ишек-тәрәзәләр дә ясый һәм балта остасы булырмын дип уйлый. Айдар кечкенәдән музыкальлеге белән дә аерылып торган. Гармунда уйнарга өйрәнә. Аулак өйләр, мәктәптә кичәләр, авылда концертлар ансыз узмаган. Ләкин аңа шушы юлдан китү насыйп булмаган. Әгәр дә ул бүгенге шәһәр шартларында үскән бала булса, үзенең мөмкинлекләрен әллә кайчан ачып, музыкаль конкурслар, фестивальләрдә катнашып, җиңү яулар иде!

Җидееллыкны тәмамлаган үсмернең 60-70 яшьлек әти-әни өстенә салынып яшисе килми – көтү көтәргә яллана. Ниһаять, малай ямаулы киемнәрдән котыла, хромка гармун, хәтта велосипед сатып ала. Чын гармунчы егеткә әйләнә! Аннан, әти-әнисе янында армиядән кайткан абыйсын калдырып, Юдинода тимер юлчылар техникумында укый башлый. Ник дисәң, әлеге дә баягы, заманасы шул. Укырга, һөнәр сайларга ниятләгәндә, кайда стипендия­се, торыр урыны бар, шунда омтылган авыл баласы. Эчке хисләр, уй-хыяллар турында уйлап тору кайда?! Ә монда ашаталар, кием дә бирәләр икән.

Техникумда укыганда да, гармунчы егет һәр чарага кирәк була, алыштыргысызга әйләнә. Хромкада гына түгел, оста итеп баянда уйнарга да шунда өйрәнә. Нәтиҗәдә, яңа ачылган мәдәният сараена студентны баянчы итеп эшкә дә алалар. Агитконцертларда башлап йөрүче була ул – әле, җитмәсә, оста сөйли дә, җырлый да, бии дә! Төзүчеләр бүлеген тәмамлап, һөнәр алып, Муромда эшли башлый.

Беркөн талант дигән чишмә, ниһаять, үз юлына бора, язмыш үзгәрә. Аны берничә генә концертта баянчы бул инде, дип үтенеп, үгетләп, кабат Юдинога чакыралар. Шушы форсаттан файдаланып, ул инде сәхнәдә кала, урыны да, ризыгы да шул дөнья икәнен тәмам аңлап, карар кыла. 1961 елда озак тәнәфестән соң кабат ачылган театр училищесында укый башлый. Аннан – Польшада совет армиясе сафларында өч ел ярым хезмәт итү. Шунысы яхшы: Айдар биредә дә сәнгать өлкәсенә – бию ансамбленә эләгә, концертлар белән Европа илләренә дә аяк баса, дөнья күрә. Кайткач, Күчмә театрга артист булып эшкә керә, ник дисәң, яңадан театр училищесының беренче курсында йөрисе килми, укуын соңрак безнең белән дәвам итә.

Кап-кара кашлы, кара күзле «яңа» егеткә кызлар гашыйк була алмый калды. Җәйге ялдан килгәндә, безнең курста укыган, әле унсигезе дә тулмаган Фәридәбезнең инде бу егеткә кияүгә чыгып өлгергәнен белдек! Фәридә берничә ел элек үк Казанда яши башлаган, интернатта укыган һәм шәһәрчә матур киенеп йөри торган, инде егетләргә назлы карашлар ташлый белүче курчак кебек кызыбыз иде. Без, Казан буйлап фатир эзләп, кеше почмакларында торып интеккәннәр, имтиханнар бетүгә, ел буе сагынган әти-әниебез янына авылга «очтык». Фәридә бу вакытта Күчмә театр белән бер артистка урынына гастрольгә чыгып киткән һәм менә шунда инде ике яшь йөрәк табышкан, кавышкан! Күкләрдә үк никах укылган булган ахры аларга. Гомерләренең ләйсән яңгырлы ямьле язларын, күкләр күкрәткән, болытлы да, чәчәкле дә җәйләрен, мул көзләрен бергә каршылады, бергә уздырды алар, инде менә ак кышларга таба да бергә атлыйлар. Фәридәнең яшьлек мәхәббәте мәңгелек һәм тирән булды. Айдар да яратты аны, әлбәттә! Шушы изге хис саклады бу гаиләне. Ире кайда – хатыны шунда булды. Киңкырлы талантка ия артистка күп аралашырга, күп юллар кичәргә, сәнгатьнең төрле урыннарында эшләргә туры килде, халык театрларында да режиссёрлык итте. (Укыганда да тик тормады, институтларда театр түгәрәкләре җитәкләде – гаилә башлыгы бит, акча эшләде.) Филармониядә нәфис сүз сөйләүче булып та танылды, радиода да аның бәрхет тавышы еш яңгырады. Иренең уңышларында Фәридәнең өлеше зур. Ул – уңган хатын гына түгел, Камал театрында озак еллар эшләгән тәҗрибәле режиссёр ярдәмчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Төрле кичәләрдә режиссёрлык иткән иренә дә беренче ярдәмче. Репетицияләрдә, спектакльләрдә, гастрольләрдә – бергә, кыскасы, театр бу гаилә өчен икенче өй кебек. Шундый шартларда алар ике кыз үстерделәр (өч оныклары бар). Ләйсән – финансист, Айсылу – журналист (хәзер Мәскәүдә, Россия телевидениесендә эшли).

Театр училищесында Айдар белән диплом спектаклендә партнёрлар булган идек. А.Островскийның «Төшемле урын»ында ул өлкән яшьтәге бай Выш­невский иде. Мин – көчләп кияүгә бирелгән яшь хатын. Габдулла абый ясаган репетицияләр, дәресләр һаман күз алдында. Әйткәнемчә, Айдар әзер артист иде инде. Укытучы өйрәткәнне генә көтеп тормый, үзе дә роль буенча күп нәрсәләр тәкъдим итә, безгә дә булыша иде. Гомумән, ул партнёр буларак сәхнәдә ярдәм итеп уйный белә. Бу бик мөһим сыйфат һәм ул артистның үзе турында гына түгел, гомум спектакль турында кайгыртуын да күрсәтә. М.Горькийның «Васса Железнова»сында Прохор иде. Роль өчен шундук гитарада уйнарга өйрәнде.

Укуны тәмамлагач, 5-6 елдан соң тагын партнёрлар булдык әле. Айдар Камал театрында калды. Мин – филармониядә. Аннан шул ук елны Ленинград театр институтына китеп бардым. Укып кайткач, Күчмә театрда янә бергә уйный башладык. (Аның Камал театрыннан китеп торган чагы иде.) Директорыбыз Сәет Шәкүров Айдарны Батулланың «Туйлар узгач» музыкаль комедиясенә төп рольгә чакыртты. Р.Бикчәнтәев куйган бу әсәр еллар буе сәхнәдән төшми барды. Рәфкать абый үзе дә уйнаган иде анда. Искиткеч матур, кызыклы спектакль иде. Бер бай гаиләнең иркә кызы Ләйлә (анысы мин) һәм ярлы артист Мәҗнүн мәхәббәте турында. Аңа кадәр минем Мәҗнүнем башка артист иде. Айдар шундук рольгә керде. Бу образга килеш-килбәте бик килеште. Спектакль тагын да баеп, җанланып китте.

«Ак тәүбә, кара тәүбә»дә (Т.Миңнул­лин) ул – гармунчы Нәҗип, моңлы күңелле көтүче егет. Айдарның үзенә дә охшаган, ләкин ул аңа бөтенләй башка характер тапты: йомшак, юаш табигатьле, аю сыман ипләп кенә атлый, кызлар белән бик «борчагы пешми». Ышандырды! Бу спектакль белән дә бергә гастрольләрдә йөрдек.

Юлда йөргәндә, кеше күп яктан ачыла. Мин Айдарның ниндидер кимчелекләрен бер дә хәтерләмим. Буш вакытларда газета-китап күп укый, гармунында уйный, мөмкин булганда, кайдадыр елга буенда балык тота. Туры сүзле, гадел, яраклаша белми, тыңлата белә, һәрвакыт үз фикере бар, таләпчән, тәртип ярата, чын профессионал, кызып китәргә дә мөмкин, юмор хисе дә көчле. «Алай түгел, болай ул» спектаклен автор Т.Миңнуллин үзе куйды. Шушы спектакльне карарга килгән М.Сәлимҗанов Айдарны кабат үз театрына чакыра. 1978 елдан бирле 35 ел инде А.Хафиз Камал театрында. Барлыгы алтмыш роль уйнаган. Айдар сәхнәдә, төрле кыяфәтләргә кереп, төрле заман, төрле милләт кешеләрен тасвирлады. Уңай геройларны да, тискәре, усалларны да күп уйнады. Аңа ни кисә дә килешә – шәрык киемнәре чын шаһзадә, патша, хан яки вәзир ясый. Хәрбиләрне дә күп сурәтләде ул – төгәл хәрәкәтләр, баш югары, гәүдә төз. Кияү егетләре киеме дә сокландыргыч итә иде аны; йолкыш, алама киемле Дәрвише дә сәнгатьчә эшләнгән тулы образ булып истә калды («Ай тотылган төндә»). Шулай ук Җиһангир («Хуҗа Насретдин»), Ланфредини («Моңлы бер җыр»), Ир («Кылый Кирам балдагы»), Пеппино («Гаугалы гаилә»), Нургали («Шулай булды шул»), Гайни бай («Курчак туе»), Алтын хан («Хан кызы Турандык»), Зәйнулла («Арбалы хатыннар») һ.б. – аны төрле яктан ачкан рольләр.

«Мин язган пьесада Айдарга роль бирсәләр, аның теләсә кайсы рольне менә дигән итеп уйнаячагына аз гына да шикләнмим. Айдар күп уйнады, шәп уйнады, тик үз талантына тиң рольне уйнамады әле, көчле рухлы, акыллы, әүкатьле, дөнья үзәгендә торучы гадел татар абзыен Айдар өчен махсус язарга кирәк», – дигән иде моннан егерме ел элек Айдарның 50 яшенә багышланган мәкаләсендә Туфан абый. Әйе, Айдар данлыклы драматургның уннан артык әсәрендә уйнады. «Үзебез сайлаган язмыш»ны Камал театры сәхнәсендә куйды да. «Ходай Тәгалә бу дөньяга аны артист итеп яраткан; артистлык Айдарның йөрәгендә ята; төс-кыяфәтендә олпатлык, вәкарьлек, затлылык бергә кушылган; ул сәхнәдән сөйләгәндә, колакка рәхәт; аның сәхнәдә ышандыру сәләте шундый көчле; елмайса, дөнья яктырып киткәндәй була, акаеп караса, куркудан җиргә сеңәсең, валлаһи; ул иҗат кешеләрендә булырга тиешле интуициягә бай». Болар да Туфан абый фикерләре. Театр белгече Д.Гыймранова исә аның уйнау манерасын Г.Кариев, З.Солтанов, К.Тинчурин, Ш.Шамильский кебек күренекле артистларыбыздан килгән үзенчәлекле реалистик сәхнә мәктәбенең матур дәвамы итеп күрә. «Тарихи һәм милли характер сыйфатларын табигый итеп, ачык төстә сурәтли. Ул иҗат иткән образларның рухи дөньясы бай. Логик эзлеклелек, тормыш дөреслеген табу – Айдарның уенына хас төп сыйфатлар», – ди. Бу нәкъ шулай, дип кенә өсти алам.

Әле тагын артист талантының, аның иҗат биографиясенең республика мәдәни тормышы өчен дә мөһим булган, бик уңдырышлы бер ягына тукталыйм. Мәшһүр әдәбият-сәнгать әһелләренең түгәрәк даталарына багышланган гаять күп кичәләрнең режиссёры булып танылды Айдар. Камал театры артистларының юбилейларын гына түгел, Н.Исәнбәт, С.Сәйдәшев, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ә.Еники, С.Хәким, М.Хәбибуллин, Р.Харис, А.Хәлим һ.б. кичәләре... Бу исемлек озын. Күптән түгел Р.Фәйзуллинның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган юбилей тантанасының да режиссёры, «Пар канатлар» исемле кичәне даими сәхнәләштерүче, «Казан утлары» журналының да, Татарстан радиосы юбилеен да куючы. Әлеге чараларда аның белән еш эшләгәнгә, шуны әйтим: ул беркайчан да әзер сценарий белән генә чикләнми, аны баета, кирәкмәсен кыскарта. Авторга, үзе белгән бай материалдан чыгып, өстәмәләр керттерә. Таләпчән режиссёр артистларның, бигрәк тә яшьләрнең шигырь укуын дөресләргә дә өлгерә. Беравык ул, булачак артистларга актёрлык осталыгы дәресләре биреп, мөгаллимлек тә иткән иде. Жәл, никтер даими алынмады бу эшкә. Вакыт җитмәгәндер. «Яшьләр язмышына бик җаваплы карарга кирәк. Алар өчен тырышып, мин ун сәгать урынына егерме сәгать эшлим», – дигән иде бер.

Кемдер: «Чын остазның көче өйрәтүендә түгел, аннан өйрәнүләрендә», – дигән. Айдар: «Минем бит махсус белемем юк, мин Ш.Сарымсаков, Г.Юсупов, П.Исәнбәт, М.Сәлимҗанов, аталы-уллы Бикчәнтәевләр кебек шәп режиссёрларны карап кына сабак алдым», – дисә дә, ул инде профессиональ режиссёр. Тагын бер мисал. Күренекле татар шагыйре, фәйләсуф Мөхәммәдьярның 500 еллыгы (1997) уңаеннан үткәрелгән кичә камил бер спектакль иде (Ф.Яхин поэмасы буенча). А.Хафиз анда үзе режиссёр, үзе үк шагыйрьне уйнады – Туфан абый күрергә теләгән акыллы, көчле рухлы татар образын тудырды. Бөтендөнья татар конгрессы көннәрендә күрсәтелгәнгә, милли һәм сәяси бу вакыйганың әһәмияте дә, җаваплылыгы да югары дәрәҗәне сорый иде һәм ул шундый бәя алды да – Айдарның оста режиссёр, оештыручы, тарихны да белүче һәм, әлбәттә, зур артист икәнен янә исбатлады.

Сәхнәдәге образның бай рухлы булуы артистның үз күңел байлыгына бәйле. Айдарның асылы нык, эчке дөньясында мәгънә мул, кыйбласы туры. Быел җәйге ял вакытында ул гаҗәеп гыйбрәтле, изге гамәл кылды. Абыйларының улларын ияртеп, Смоленск якларына китте. Нияте – унтугыз яшендә сугыш кырында гомере өзелгән, әти-әнисенең мәңгелек йөрәк ярасына әйләнгән иң олы абыйлары Нуретдин яткан җирне, каберен табу. Һәлак булуы, җирләнгән урыны хәбәр ителгән «кара хат»ны укып-өйрәнеп, интернеттан карап, юлга чыгалар. Һәм!!! Аллаһ ярдәм иткәндер! Йөзләгән, хәтта меңләгән исемнәр язылган күпме туганнар каберлеген карап йөри торгач, табалар алар «Хафизов Нуретдин» дигән язуны... Бу тәэсирләр турында язып я сөйләп аңлату мөмкинмени... Яңгыр сибәләп торган тып-тын һавада, Айдар укыган ясин тавышлары да тынгач, каяндыр очып килеп чыккан карлыгач, җиңнәренә бәрелә-бәрелә, Айдар тирәсендә бөтерелә башлый... Моны да аңлатып булмый...

Тагын бер кат афәрин сиңа, сабакташым! Синең тууың, булуың, яшәвең юкка түгел!



Айдар 100 яшьлек әнисе белән. 2000 ел



А.Хафиз, Т.Миңнуллин тәнәфес вакытында



«Моңлы бер җыр» спектакленнән күренеш. Ланфредини – А.Хафиз; Муса Җәлил – Р.Таҗетдинов. 1981 ел



Кылый Кирам балдагы



«Ат карагы» спектакленнән күренеш. Листунов – А.Хафиз. 1989 ел



«Гаугалы гаилә» спектакленнән күренеш. Пеппино – А.Хафиз; Роза – Р.Мотыйгуллина. 1999 ел



Гаиләсе белән, Варна шәһәре. Болгария. 2013

Луара Шакирҗан, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрының музей мөдире

 


Луара ШАКИРҖАН
Безнең мирас
№ 11 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»