поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.11.2013 Милләт

Уңышка ирешү өчен татар телен белү кирәк

Шушы көннәрдә Ижау шәһәрендә мәдәният көннәре узды. Ул шәһәрнең 6нчы гимназиясеннән башланып китте. Чарага Казан, Чаллы шәһәреннән язучылар, жур­на­листлар, җәмәгать эш­леклеләре килгән иде. Араларында яшьләрнең күп булуы безне аеруча сөендерде. Шуңа күрә дә, иң элек, сүзне аларга бирдек.

Тәбрис Яруллин (Бөтендөнья Татар яшьләре форумының координацион советы җитәкчесе): “Без - 90нчы елда туган балалар. Ул чорда Казанда татар гимназияләре, мәктәпләре ачыла башлады. Мин Казанның Восстание урамында урнашкан Галимҗан Ибраһимов исемендәге гимназияне тәмамладым. Андый гимназияләрне иҗат, милләт учагы һәм татарның зыялыларын тәрбияли торган сандык дип әйтер идем.

Ә ана теле турында сүз барганда, без, иң элек, түбәтәй, читек, калфакны, әби-бабайны күз алдына китерәбез. Дөрес, ул - өлкәннәр белән аралашу теле, әмма минем татар телен әби-бабайлар белән генә янәшә куясым килми. Без аның кибетләрдә, кинотеатрларда аралаша торган замана теленә әверелүен телибез. Шуның өчен байтак кына эшләр башкарабыз.

Без ел саен “Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештырабыз. Ул Бауман урамында уза. Үткән һәрбер кешедән “Син татарча беләсеңме?” - дип сорыйбыз. “Беләм”, - дигән кешегә бүләк биреп озатабыз. “Белмим, нәрсәгә кирәк ул, безнең гаиләдә татарча сөйләшмиләр”, - дип әйтүчеләрне акрынлап “эшкәртә” башлыйбыз. “Сез шундый күп әйберне югалтасыз. Әгәр татар телен белсәгез, сезнең белем дәрәҗәгез 10 тапкыр өскә күтәреләчәк, Сезгә 500 миллионлык төрки аудитория ачыла, 14 телне аңлый башлыйсыз”, - дип аңлатып, аларга сүзлек бүләк итәбез.

Дөнья буенча 100гә якын татар яшьләре оешмасы эшли. Ике елга бер тапкыр очрашабаз. Анда иң актив яшьләр җыела. Мондый очрашуларда яшьләрнең телгә карашлары тагы да киңәеп, үсеп китә. Шуның өчен актив булыгыз. Яшьләр берлегенә йөрегез”.

Ринат Фәйзуллин (Удмуртия республикасының “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе)
: “Миңа авылга әби-бабайларга кайту мөмкинлеге булмады. Татар телен өйрәнеп калырга татар сыйныфында белем алу ярдәм итте. Бары 3 ел гына укысам да, аның файдасы миңа бик нык тиде. Хәзер “Иман” татар яшьләре берлеген җитәклим. Татар телен тагы да ныграк өйрәнермен дип уйлыйм. Без телне саклап калу өчен ел саен татар балаларына җәйге ял лагере оештырабыз. “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашабыз. Быел дөньякүләм татар яшьләре арасында лидер исеменә лаек булдым”.

Ярамир Низаметдинов (Татар моңы” халыкара телевизион конкурсы лауреаты): “Мин Курган өлкәсенең Йолдыз авылында туып үстем. Ул рус өлкәсе, анда татарлар аз яши. Әмма безгә татар телен дә, әдәбиятын да өйрәнергә мөмкинлек бар иде. Ул вакытта “Нигә кирәк безгә татар теле дәресләре?” - дип, әһәмият бирмәдек. Мин соңыннан бик үкендем. Дөрес, кечкенә чакта җырчы, журналист, җәмәгать эшлеклесе буласыңны белмисең. Мин дә җырчы һөнәрен сайлармын, дип уйламаган идем. Хәзер бер татар җырын өйрәнү өчен шундый зур көч куям. Башта мәгънәсен аңлау өчен тәрҗемә итәм. Хәзер миңа җырчы Фединанд Сәлахов белән гастрольләргә чыгарга туры килә. Матур итеп татарча сөйләшә белмәгәч, журналистлардан качам. Татар телен белү Кабардино-Балкариядә хезмәт иткәндә дә ярдәм итте. Алар үзләрен «тау татарлары» дип йөртәләр. Мине беренче көннән үк “Брат”, - дип йөртәләр иде. Хәзер Казан консерваториясендә белем алам. Татар халык җырларын күтәрергә тырышам. Ләкин Казанның үзендә әле татар телен белмәгән яшьләр бик күп. Мәркәзебезгә татар телен өйрәнеп барыгыз. Аларны өйрәтерлек, оялтырлык булсын”.

Йолдыз Миңнуллина (“Ялкын” яшүсмерләр журналы редакторы): “Мин татар телен белүем белән горурланам” дигән сүзне читтән тыңлап торганда “Теш чистарта беләм” кебек сәеррәк яңгырый. Ул безнең табигый хәл. Без татар булуыбыз өчен бернәрсә дә эшләмәдек. Без тырышсак та, аннан беркая да китә алмыйбыз. Бары тик үзебезнең асылыбызны аңлау безгә тормышта ныклык бирә. Мин Казанда Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге гимназиядә укыдым. Дөрес, без авылның табигый телен үзләштермәдек, әмма әдәби телне беләбез.

Тагын бер сәер күренеш турында әйтәсем килә: үткән елны театр коллективларының конкурсына бардык. Сәхнәгә чыкканда оештыручылар: “Сез нинди телдә чыгыш ясаячаксыз?” - дип сорадылар. “Әлбәттә, татар телендә», - дип әйткәч: “Без ике телле дәүләттә яшибез. Өйрәнегез инде русча сөйләргә”, - диде безгә татар апасы. Залда рус балалары утырса да, алар бит татар телен үзләштерәләр. Мин бит сәхнәдән барлык балалар да аңлардай гади телдә чыгыш ясыйм. Без аларны надан, дәрестә бернәрсә дә үзләштерә алмый, дип кабул итәбез дә русчага күчәбез. Шул әйбер булмасын иде. Бу русларга бирешү түгел, киресенчә, без аларны хөрмәт итмибез, аларның мөмкинлекләренә ышанмыйбыз. Әйдәгез, башка милләтләрне дә хөрмәт итик”.

Линар Закиров (“Ялкын” журналы журналисты): “Чаллы шәһәренең Пушкин исемендәге лицейны тәмамладым. Бүгенге көндә Казан дәүләт университетында татар журналистикасы бүлегендә белем алам. Минемчә, татар телен ныклап өйрәнү өчен, иң элек, татар мохите булу мөһим. Җәйге ялларда Әлмәт районында яшәүче әбидә кунак­та булу татар телен яхшы итеп үзләштерү өчен зур мөмкинлек бирде. Тел байлыгымны үстерү өчен татар телендәге китап-журналлар укыйм. “Вконтакте” социаль челтәрендә аралашканда, рус телен кыстырмаска, фикерем­не тулы җөмләләр белән язарга тырышам. Ә үзаңга килгәндә, ул күп вакытта олыгайгач килә, әмма ул вакытта нәрсәнедер үзгәртергә соң була. Шуның өчен үкенерлек булмасын иде”.

Күргәнегезчә, мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын үзләштерү яшьләр күңелендә эзсез югалмаган. Киресенчә, алар торган саен ана телен белүнең, өйрәнүнең мөһимлеген аңлаганнар һәм моны алар очрашу вакытында укучыларга җиткерә алдылар.



 


Рилия ЗАКИРОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»