поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.11.2013 Дин

Шәмаил - Аллаһ сүзен җиткерү

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, мөгаллим, рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашка быел 65 яшь тулды. Һәрдаим халык арасында йөргән, шәмаил күргәзмәләрендә остаз дәресләре бирергә яраткан иҗатчының хезмәтләре белән Казанда гына түгел, ә республикабыз районнарында да танышырга мөмкин. Әле быел гына Түбән Кама балалар иҗаты үзәгендә, Кукмара, Нократ Аланы, Минзәлә балалар иҗаты йортында Нәҗип Нәккашның шәхси күргәзмәләре эшләде.

Соңгы елларда аның эскизлары буенча ясалган гүзәл мозаик паннолар белән Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләренең, Апанас һәм Шәңгәлче авыллары мәчетләре бизәлде. Казандагы Мәрҗани мәчетенең яңа төзелгән канатындагы михрабтагы язу да аның эскизы буенча гипстан кисеп ясалган. Яңа ачылган “Ярдәм” мәчетендәге мозаик паннолар да аның эскизы буенча эшләнелде.

Университетта укыган чорда инглиз, немец телләреннән өстен күреп, Нәҗип әфәнде гарәп телен өйрәнә башлый. Студент егет ялгышмый, табигатьтән килгән сурәт ясау сәләтен дә үстереп, онытылып баручы татар тасвыйри-сынлы сәнгатенең гарәби каллиграфия төрен тергезеп җибәрә. Тынгысыз егет тормышын борынгы бабаларыбыздан калган гаҗәеп гүзәл сәнгатькә багышлый.

Бүген исә Нәҗип Нәккаш гарәп язуының төрле стильләре белән иркен эш итә, аның әсәрләре якты, ачык, төгәл, композицион яктан тотрыклы, аларда милли төсмер, колорит яхшы сизелеп тора, ул орнамент белән маһиранә эш итә, традицион ислам сәнгатенә чып-чын татарча төсмер, күп кенә яңалыклар кертә.

- Шәмаилләр эшли башлавымның тарихы болайрак: 1990 елның сентябрь аенда Сөембикә манарасына ай куйдылар. Яңгыр яварга җыена иде, берзаман болытлар ачылып китте, шул арада айны беркетеп тә өлгерделәр. Нык тәэсир итте бу вакыйга, шуннан кайтып шәмаил эшләдем. Коръәннән “Хаклык килде, ялган юкка чыкты” дигән юлларны алдым. Татарның яраткан архитектура үрнәге чын мөселманча булды бит. Янәшәсенә Тукайның шигырьләрен яздым: “Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары...” Шәмаилнең татар халкы тормышында тоткан урыны шактый зур: ул, беренчедән – Аллаһу Тәгаләнең сүзләрен җиткерү ысулы. Хәтердән чыкса, укып искә төшерү өчен күз алдында торган урынга элгәннәр бит аны. Тар мәгънәдә шәмаил - Коръәннән Аллаһ сүзен җиткерү, аны мактау, аның исемнәрен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең сыйфатларын язу. Ә киңрәк мәгънәдә алар матур язулы картина буларак кабул ителә. Аның эстетик вазифасы да бар бит әле. Гарәп язуы ул бик күркәм, аннан төрле фигуралар ясап була, киң кулланышлы язу рәвешләре генә дә 6 төрле, - дип башлады әңгәмәбезне Нәҗип ага.

- Матур язуның татар традицияләре бармы?


- Бар. Ул 19 гасыр урталарыннан профессиональ дәрәҗәдә иҗат итүче Гали Мәхмүдевләрдән килә. Аннары типографик шәмаилләр бар безнең. XIХ гасыр ахыры-ХХ гасыр башында менә дигән каллиграфлар җитешкән. Әйтик, Мөхәммәтҗан Хуҗасәедов. Аның әсәрләре хәтта Төркиядә дә уңыш казанган. Әгәр Россиядәге революция соңрак калса, безнең татар капиталистлары юкка чыгарылмаган булса, бу төр сәнгатебез нык күтәрелгән булыр иде.

- Нәҗип абый, тарихтан укып белүебезчә, элек муллаларны да матур язарга өйрәткәннәр бит.


- Чыннан да, Мөхәммәдия, Галия кебек зуррак мәдрәсәләрдә каллиграфия дәресләре укытылган. Моңа бигрәк тә XIX гасырның урталарыннан игътибар итә башлаганнар. 1840 елларда Гали Мәхмүдев университетта укыта башлый. Минем хатыным бабасының атасы имам булган. Ул Казанда Апанай мәдрәсәсендә укыган. Мин аның 1890 елдагы метрика кенәгәсе язуларын карадым, бик күркәм язылган. Димәк, шәкертләрне каллиграфиягә өйрәткәннәр. Борынгы метрика кәгазьләренә күз салгач ук, сәләтле кешеләрнең кулъязмалары игътибарны җәлеп итә.

- Ә хәзерге чорда мәктәпләрдә хөсне хат дәресләрен кертүгә ничек карыйсыз?


- Бик уңай карыйм. Һәм бу эш җиренә җиткереп башкарылырга тиеш дип саныйм. Ләкин хәзер моны белүчеләр дә бик аз. Балалар компьютерга бирелеп киттеләр. Хәзер балалар, гомумән, язуга зур игътибар бирми. Без укыганда матур язу дигән дәрес бар иде. Без карага каләм белән манып яза торган идек. Бу очракта бала үзен җыеп тота, игътибарлырак та була, чөнки сыек кара белән сак эш итәргә кирәк. Үзеннән-үзе матур язарга омтыласың, корыч каләмнең сыгылмалыгы, техник мөмкинлеге шуны таләп итә.

- Сез күргәзмәләр барышында халык арасында да эшлисез. Моны чын осталар гына булдыра торгандыр?


- Минем гадәтем - күргәзмәләрдә экспромт рәвештә эшләү. Гарәп язуының динамикасы, энергетикасы бик матур, кешегә уңай тәэсир итә. Кайберәүләр мин язганда, күзләрен алмыйча карап торалар. Экспромт белән эшләгәндә, кайвакыт әллә нинди уңышлы әйберләр килеп чыга. Кулны, күзне һәрдаим күнектереп торырга кирәк бит. Халык арасында эшләү - гарәп язуын пропагандалау кебек тә әле ул. Ә болай бер туграны ясау вакыты төрлечә була. Бер тәүлек эчендә дә ясарга мөмкин. Өчәр сәгать эчендә дә ясап куйгалыйм. Зур пыялага эшләнә торганнарына 3-4 көн сарыф ителә.

Яраткан төсем - фирүзә төсе. Борынгы төркиләрнең сөйгән төсе ул, ачыклык, яктылык, иркенлек, күк символы. Кызыл төсне дә бик яратам. Бәйрәмнәр төсе, кызыл башлы сөлгеләр, җиләк-җимешләр төсе. Иҗат итү процессы - иң күңеллесе. Күргәзмәләр оештыру да күңелгә рәхәтлек бирә. Читтән генә, мин эшләдемме икән моны, дип карап торасың. Монда хезмәтеңнең нәтиҗәсе күренә, үз иҗатыңны башкаларга җиткерү - ул үзе дә зур әйбер. Үзең өчен генә иҗат итүнең ни кызыгы, ни файдасы бар? Эшеңне күрсәтү киләчәккә стимул да бирә, мактаулар, сокланулар канатландырып җибәрә.

- “Хөсне хат”- матур язу белән гади халык та кызыксына...


Бик кызыксына, соңгы елларда тугралар ясата башладылар. Бигрәк тә гаилә тугралары модага кереп китте. Юбилейларга заказ биреп куялар. Аларны татар нәкышләре белән бизим. Ул үзенә күрә бер реликвия, зур бер картина булып тора. Анда, гадәттә, гаиләдәге һәр кешенең исеме языла һәм янында «Аллаһ рәхмәтен насыйп итсен!» дигән сыман универсаль теләк тә була.

Яңа мәчетләр төзелә, аларга эскизлар ясыйбыз. Мәсәлән, Казандагы “Ярдәм” мәчете бизәлеше минем эскизлар буенча башкарылды. Соңгы вакытта ювелир эшләнмәләре өчен эскизлар да әзерлим. Хәзер зәркәнчелек тармагында татар-мөселманнарга атап эшләнгән беләзек, балдак, муенсалар, алкалар, медальоннар күпләп чыгарыла.

- Мондый өлкәдә эшләү өчен гади рәссам булу гына җитми торгандыр?


- Дөрес әйтәсез, монда гарәп телен дә ярыйсы ук белү таләп ителә. Монда Коръәнне дә, хәдисләрне дә, гомумән тарихны да яхшы белү сорала. Фарсы телен белү дә зарур. Сәнгатьнең бу төре әдәбият һәм дин белән дә катнашкан, аны сүз белән сурәтнең синтезы, кушылмасы дип әйтергә була. Йолалардан, традицияләрдән дә хәбәрдар булуың мәслихәт. Әлбәттә, һәрбер рәссам боларның барысын да булдыра алмый, моның өчен озак еллар әзерләнү кирәк. Шунлыктан әлеге сәнгать - хаттатлык иҗаты серләре сирәк каләм ияләренә генә ачылучан...

- Республикада мөселманнар да бик күп яши. Ләкин шуңа да карамастан, безнең башкалабызда гарәп язулары сирәк күренеш, алар урамнарыбызны, биналарыбызны бизәп тора дип һич кенә дә әйтеп булмый. Моңа сезнең карашыгыз нинди?


- Шулай, гарәп язуы үрнәкләре юк дип әйтерлек. Өстәге түрәләребезнең күбесе бу әйбердән курка. Кайсы аны бөтенләй белми һәм танымый. Гадәттә, җитәкчеләребез күргәзмәләргә йөрми. Күбесе рус-ауропа мәдәнияты, маргиналь карашлар белән генә тәрбияләнгән. Көнбатышка табыналар, үзебездә нинди хәзинә ятканын сизенеп бетерә алмыйлар. Шуңа күрә Казанда кибетләрне, әле кибеткә кадәр мәчетнең үзен дә бик матур итеп бизәргә була. Мәчетнең исемен үк зур итеп язарга мөмкин югыйсә, урамнардагы элмә такталарга кертеп җибәрергә мөмкин бит. Шул ук Камал театры бинасына да гарәп язуын купшы итеп язып куйсак, нинди урынлы булыр иде. Милли бер үзенчәлек булыр иде дип уйлыйм шәхсән үзем. Г.Камал үзе үк заманында үз кулы белән афишалар язган бит... Мең елдан артык кулланылган гарәби язуны 1928 елны Сталин фәрманы белән бетерәләр, бөтен төрки халыкларны бер-берсеннән аеру, ераклаштыру сәясәте белән бетерәләр, чөнки бу язу бөтен төрки мәдәниятен берләштереп торган. Шул язу һәммә төркигә җиңел аңлашылган. Үтә дә нечкә сәясәт барган, халыкны алдаштырып, көч белән “олы туган” теленә ассимиляцияләргә омтылганнар. Шуның аркасында безнең ни кадәр бай, көчле, олы мирасыбыз киселеп калды...

- Иҗат кешесеннән сорамыйча булдыра алмый: илһам кайдан аласыз?

- Рәсемгә булган сәләтем каллиграфияне дә җиңел үзләштерергә ярдәм итте. Борынгы мәгънәле шигырьләрне укысам, күңелдә хәрәкәт туа. Тәэсир иткән юлларның формасын, композициясен төзи башлыйсың. Кайвакытта Коръәнне кулга алгач, бу заманга ярашып торган гаҗәеб аятьләр укып, таң каласың. Кулъязмаларны басмага әзерләгәндә дә Коръән текстлары еш очрый иде. Миндә Коръән сүзлеге бар, шуны актара башлагач, үзеннән-үзе мәгънәләр эченә кереп чумасың инде.

Кечкенә вакытта апаларның чигү чиккәннәрен карап торырга ярата идем, бизәкләрне яратуым шуннан килә. Ә аннары Изге китап белән танышкач, Коръәнне аңлый башлагач, аңардан үземә рухи азык, рухи бизәкләр җыя башладым. Коръәндә барлык сорауларга да җавап табасың. Мөселманны югары әхлаклы, ихтыярлы, көчле итеп тәрбияләү гаҗәеп файдалы өйрәтмәләр бар. Хәдисләрдә дә тормышның һәртөрле күренешләрендә үзеңне ничек тотарга өйрәтүләр күп. Шулай ук борынгы шагыйрьләребезнең искиткеч гүзәл, мәгънәле әсәрләренә таянам. Борынгы әдәбият белгече буларак, 32 ел буе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында борынгы татар прозасын барлау, дөньяга чыгару белән шөгыльләндем. Аллага шөкер, моңарчы билгеле булмаган, басылмаган гүзәл әсәрләр дөнья күрде.

- Сәнгать кешесен хыял-өмет яшәтә, дибез...


- Киләчәккә ниятем - Шаехзадә Бабичның “Исемнәр бакчасы” дигән зур әсәренә алыну. Анда хатын-кызларыбызның 41 гүзәл исемнәре китерелеп, аларга дүртюллыклар-мәдхияләр багышланган. Менә шундагы хатын-кыз исемнәрен тугралар рәвешендә ясап, Бабичның шигъри юлларын кертеп бер күркәм ансамбль хасыйл итәсем килә. Аннары Тәңре Тәгалә гомер боерса, милләтебезнең даһиларына багышланган, биш-алты картинадан торган серия иҗат итәргә ниятем бар. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 11.11.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»