• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
05.02.2009 Мәдәният

ИЛГИЗ ЗӘЙНИЕВ ӘЛМӘТТӘГЕ НАРКОМАНИЯГӘ КАРШЫ

Әлмәт Татар дәүләт драма театрында премьера булды. Илгиз Зәйниевның “Балакаем” пьесасын театр артисты Нәфисә Исмәгыйлова сәхнәләштерде.

Театр тормышның социаль, матди һәм башка проблемаларын да яктырта дибез. Әлмәт шәһәрендә наркоманиянең шактый нык таралуы сер түгел. Әфьюн белән теләсә кем очраша ала. Аеруча яшьләр. “Балакаем” спектаклендә наркомания авыруы ятьмәсенә эләккән егет, аның гаиләсе һәм якыннары күрсәтелә. Спектакльдә төп герой бер доза наркотик матдә өчен әнисенең буып үтерергә әзер, туган сеңлесен сатып җибәрә. Барысы да реаль, чынбарлыктагы кебек сурәтләнгән.

 

Әлмәт драма театрының мондый кискен проблема күтәрүе юктан гына түгел икән. Театрның мөдире Фәридә Исмәгыйлова әйтүенчә, бу эшне аларга республиканың наркотикларга каршы көрәш комиссиясе йөкләгән. “Комиссия килде, наркотикларга каршы нинди көрәш алып барылганын тикшерде. Район хакимияте безгә бу проблеманы яктырткан берәр спектакль куюны сорап мәрәҗәгать итте. Ул наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең бер чарасы булырга тиеш иде. Бер сүз белән әйткәндә, спектакль – муниципалитет заказы. Илгиз Зәйниевның пьесасын театрның актрисасы Нәфисә Исмәгыйлова алып килде. Сәхнәләштерү өчен шәһәр хакимияте 300 мең сум акча бүлеп бирде”, ди Әлмәт драма театры мөдире Фәридә Исмәгыйлова.

 

Илгиз Зәйниевның исә, бу беренче язган пьесаларының берсе икән. Ул аны 17-18 яшьләрдә язган. Аңа хәтле, мәктәптә укыган вакытта ук бу әсәр повесть итеп язылган булган. Илгиз Зәйниев пьесаны реаль вакыйгаларга нигезләнеп яздым ди.

 

Язган песасы сәхнәләштерелүе әһәмиятен 23 яшьлек драматург болай бәяли:

 

“Әлмәт театры сәхнәләштерүне кирәк дип тапкан икән, мин бик шат. Авторның әйтергә теләгән сүзе тамашачыга барып җитсә, җәмгыятьтә үзгәрешләр булыр дип уйлыйм. Сәнгать үзе җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне күрсәтүгә корылган бит. Минем дә нәрсәнедер үзгәртәсем килә. Наркомания әйбәт күренеш түгел бит ул. Үзебезнең яшьтәшләр, яшь буын кешеләре әрәм була. Наркомания – ул афәт, чир. Шуны күрсәтәсе килде.”

 

Чын наркоманны сурәтләү өчен Илгиз Зәйниев интернеттагы форумнарда утырган, китаплардан наркоманның психологиясен өйрәнгән.

 

"Ә пьесаны сәхнәләштергәндә наркоманның үз-үзен тотышын, психологиясен, өянәк вакытларын күрсәтер өчен артистлар белгечләргә, наркологларга мөрәҗәгать итте, төнге клуб тормышын сурәтләр өчен дә белгечләр белән киңәшләште”, ди театр мөдире Фәридә Исмәгыйлова. Хәзерге вакытта бу спектакльне карау өчен ничек тә булса күбрәк яшьләрне җәлеп итү турында баш ватабыз ди ул.

 

“Без шәһәргә гаилә белән кару өчен дигән идея белән чыктык. Минем, мәсәлән, үз фикерем дә шундый. 7-8 сыйныф укучысын алып килеп утыртып аларның хи-хи, ха-ха килүеннән бернинди нәтиҗәгә дә ирешеп булмый. Залда олылар да, яшьләр дә утырырга тиеш. Хәттә спектакльне карау өчен акция дә үткәрәбез. 2 билет алсалар, бер билет бушка. Әгәр әти белән әни билет ала икән, баласын да алып килсен өчен шулай эшлибез" ди театр мөдире. Аның сүзләренә караганда, наркомания проблемасы кискен торган Әлмәт шәһәре халкы өчен бу спектакльне кую бик әһәмиятле.

 


Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА
Азатлык
№ --- | 05.02.2009
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№2 (12478) / 06.02.2009 12:05:24

менэ булдырганнар. Хэ Элмэттэ бер наркоман да калмас инде

№1 (12471) / 05.02.2009 23:45:05

"төп герой бер доза наркотик матдә өчен әнисенең буып үтерергә әзер.."

Хата киткэн - "энисенен муенын буып утерергэ эзер.." дип язарга кирэк иде.

"Без шәһәргә гаилә белән кару өчен дигән идея белән чыктык." - вставить

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar