• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 28 Июль
  • Айрат Акимов - җырчы
  • Нургали Булатов - журналист
  • Якуб Агишев (1899-1972) - галим
  • Рәшит Ибраһимов - язучы
  • Наил Мәганов - җәмәгать эшлеклесе
  • Рамил Нотфуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Розалина Шаһиева - шагыйрә
  • Туй, туган көн, юбилей һәм башка уңайдан якын кешегез белән хәтирәләрне теләкләр аша үреп,оригиналь шигырьләр,проза,рәхмәт сүзләре,бәет,җыр текстлары иҗат итәм.Һәр кешегә индивидуаль караш.Кулай бәяләр.Заказлар алдан алына.89083405794 ватсап.
  • Сдаю 1 комнатную квартиру в Наб. Челнах в 62 ком-се молодой семейной паре или двум девушкам студенткам. 89093132683 вацап
  • 62 яшьлек Ир Яна гына пенсиягэ чыктым казаннан ерак тугел район узэгендэ яшим бакча яратам бераз гына умарталарым бар жыр монга гашыйк узем шикелле ялгызлыктан туйган 55 62 яшьлек хатын кыздан шалтырату кэтэм тел 89270417535
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
 
 

 
Архив
 

               

10.11.2013 Җәмгыять

Миңа хезмәтче ир кирәк!

Иртәнге якта редак­циядә телефон шалтырады. “Ике ел элек яратып гомер иткән иремне югалттым. Хәзер инде балаларым үз тормышы белән яши. Гомер кө­зендә берүзем калдым, – ди Саба якларыннан бер ханым. – Бар өметем газета укучыларда. Минем хуҗалыгым зур, мал-туарларым күп. Бәрәңге бакчам, өстәвенә алма, җиләк-җимеш бакчалары да бар. Миңа бер ир-ат кирәк иде.

Әгәр дә шундый кеше табылса, рәхәттә яшәячәк. Чисталыкны яратам, өемдә бар да тәртиптә. Авыл җирендә булса да, ике катлы йортта яшим. Миңа килеп эләккән кеше оҗмахка эләгә, тамагы тук, өсте бөтен булачак”.

“Алайса, кияүгә чыгасыгыз килә инде”, – дим моңа. “Алай дип әйтү дә дөрес булмас. Миңа хезмәтче кирәк. Ир-ат булсын, юньле кеше икән, бәлки кияүгә дә чыгып куярмын. Яшәп китеп булса, пропискага да кертәм. Тик менә хуҗалыкны бетермәс­кә иде. Үзем генә башкара алмыйм шул,– ди ул. – Миңа хатыныннан рәхәт күрмәгән, барыр җире булмаган кеше кирәк. Үзе­мә 60 яшь юк әле, әмма авыл­даш­лар, син бигрәк яшь күренә­сең, матурсың, дип кенә торалар. Шуннан чыгып кыяфәтемне чамаларга була инде. Әмма ялгыз тормыш бик туйдырды мине. Ничек тә хезмәтче табарга иде”.

Телефонны куйгач, үзе те­ләп кем хезмәтче булыр икән дип уйлап куйдым. Безнең ир­ләр эш кушканны яратмый бит алар. Белеп булмый, бәлки шә­һәр шау-шуыннан качып авыл һа­васы суларга теләүче кеше табылыр. Андыйлар бар икән, “Гаилә” кушымтасына хат юллый аласыз. 


Гөлинә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 182 | 08.11.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№36 (859683) / 15.11.2013 18:49:20

Мин бу ханымны бик яхшы аңлыйм. Үзем дә шундыйрак положениедә. Әти белән әни бер-бер артлы мәңгелеккә китеп бардылар, авылдагы йортыбыз ятим һәм ялгыз калды. Мин, арада иң өлкән бала,пенсиягә дә беренчеләрдән булып чыктым. Аңлашыладыр:эштәге туганнарым авылга күмәк эшләр вакытында гына кайта алалар, бүрәнәнең авыр башы миңа төшә. Әлегә май аеннан башлап салкыннарга кадәр авылда кайнашам, ә анда эш-мәшәкатьнең бетәсе юк.Нигезне чүп басып китмәсен дисәң, утырып торыр җай да таба алмыйсың.Бәрәңгесен дә, помидорын да утыртасы килә.Уңышны 4 өйгә бүлеп яшибез. Юк, минем бер генә дә зарланасым килми, киресенчә,булыша алганыма сөенеп кенә торам. Дөрес, кайчагында авырып киткән чакларымда кулдан эш төшә, шалтыратып хәл белергә дә вакыт таба алмаган шәһәрләргә үпкәләп тә куям.Кайтып үз фатирыңа ремонт ясасаң,яхшырак булмас идеме,дип үз-үземне сүгәм.Бик күп булганда ике капчык бәрәңге кирәк бит инде миңа. Хәзер яшелчәсе, җиләк-җимеше дә сатуда бетеп тормый.Тик җирдә казыну ихтыҗы кандадыр инде - җәйне көтеп яшим. Барысы да Аллага шөкер хәзергә,дим.Бер генә нәрсә бәгырьне имә: ялгызлык. Авылда ялгыз башың яшәве катлаулырак.Ул авыл безнеке кебек нәселгә 2-3 чалбарлы гына калса бигрәк тә. Хезмәтче түгел, ярдәмче, киңәшче ират кирәк. Бүрәнәнең икенче башыннан күтәрүче. Бу ролҗгә шәһәрдә диван басып гомер итүче егетләр ярамый. Авыл тормышын,аның бихисап мәшәкатҗләрен үз иткән кеше кирәк.Андый кеше авылда үзен хезмәтче дип сизми ул, хезмәттән тәм,ямҗ таба.Шуңа күрә мин ул Саба апасын бик яхшы аңлыйм.Җурналистның аны гаепләргә азаплануына кушыла алмыйм. Аңа бу очракта казый булырга иртәрәк әле...

№35 (859441) / 14.11.2013 10:08:37

кемгэ нэрсэ, бетлегэ мунча дигэндэй баш ватам эле сонгы янгырсыз коннэрдэ ындырдагы чуплэремне яндырсам мина штраф салмаслармы икэн?

№34 (859341) / 13.11.2013 14:25:48

№ 30, төрткегә, син тагын ялгыштың, мин тумышым белән Екатеринбургтан, Башкортостанда яшим. төртке минем ник түгел, үземнең ник буенча язасы килмәгәндә генә шуны куям.

№33 (859222) / 12.11.2013 16:39:49

Әкиятләрдәге патшабикә образы, ләкин патшасы хезмәтче ролен башкарырга тиеш икән.

№32 (859214) / 12.11.2013 16:32:32

Юмореска бу! Дөресрәге, фельетонга кереш!))) Хатыннар үзара хыялланып, көлә-көлә шаярып сөйләшкән әңгәмәне автор кәгазьгә күчергән)))) Моны елмаймыйча укып та булмый. Түбәндәге комментарийлар да шуңа кайтып кала.)))) Ә чынбарлыкта болай була алмасын һәркем белә инде. Хатын-кызларның чынга ашмаслык татлы хыяллары югарыдагы мәкаләдә чагылыш тапкан.

№31 (859197) / 12.11.2013 15:03:30

Син Чаллыдан, тумышың белән Башкортстаннан бит инде, төртке, шулай түгелмени, яз әле, яме, дөрес булмаса, гафу ит.

№30 (859195) / 12.11.2013 14:48:05

төрткегә, син мине башка кеше белән бутыйсың, бер кияүгә чыккан кеше белән торам, кайчакта куып чыгарасы килә кәнишне.

№29 (859159) / 12.11.2013 10:53:09

Син икенче тапкыр кайчан кияүгә чыктың соң, аңламадым?

№28 (859128) / 11.11.2013 21:17:31

Чынданда, гади кешенең аракы эчеп, бомҗ булып йөрүе берәүгәдә кызык түгел.. Айнымас эчкечеләрне күпләрнең нигәдер алтын куллы уңган эш осталары итеп күрсәтәселәре килә.. Ә бомҗларны элекеге түрәләр, 1-2 югары уку йорты бетергән кешләр итеп күрәләр.. Тик бу фикер белән күпләр ялгыш юлда..

№27 (859113) / 11.11.2013 19:47:29

Мин кияүгә чыгып, бала үстереп, ир тәрбияләп, бөтен эшен җиренә җиткереп эшләгән хатыннарны әйтәм. Ә юл буенда торганнарны, борделдәгеләрне белмим, алар белән аралашканым юк.

№26 (859109) / 11.11.2013 19:34:53


\\Хатын-кызларның барысы да акыллы, эшли белә, эш белмәгән хатын-кызны очратканым юк.\\

Чыпчык, син кайсыларын әйтәсең,юҗныйда юл буенда торганнарнымы,әллә барделдәге по вызовудагыларнымы?

№25 (859097) / 11.11.2013 18:14:03

Укыган, эшли белүче ирләр бервакытта да исерек тә, бомҗ да булмыйлар. Булдыклы, кулыннан эш килә торган ирләрне ялгыз хатыннар эләктереп алырга гына торалар, аларның урыннары гел түрдә була. Ихтыяр көче булмаган кеше генә проблеманы чишәргә теләмичә, аннан качарга тырышып, эчүгә салыша.Хатын-кызларның барысы да акыллы, эшли белә, эш белмәгән хатын-кызны очратканым юк.

№24 (859088) / 11.11.2013 17:47:48

исерек-бомҗлар арасында ,укыган,эшли белүче ирләр байтак))))
укыган акыллы эшли белуче хатын-кызлар юктыр дисенме? Булмасалар,ни очен юк?

№23 (859086) / 11.11.2013 17:39:46

гайбәт сөйләү ислам динендә иң зур гөнаһларның берсе булып санала.

№22 (859080) / 11.11.2013 17:12:30

адресын языгыз,килеп тикшерермен,штраф белэн генэ котыла алмас

№21 (859079) / 11.11.2013 17:08:15

лесниккә стучат итим әле. килеп тикшерсен,яшь усакларны кискән өчен штраф бирсен.

№20 (859077) / 11.11.2013 17:03:45

* , вот шэп булган!

№19 (859073) / 11.11.2013 15:52:48

**, син акылдан яздыңмы әллә? Нишләп минем ирем булмасын ди? Хәзер генә кайтып кердек әле бакчадан. Койма яңарттык. Көн буе көрәк белән усак кайрысы каезладым киртә өчен.

№18 (859039) / 11.11.2013 09:59:52

*,
үзеңнең ирең булмагач,син бар ирләрне эчкече,ялкау,эш эшли белмәүчеләр итеп күрсәтәсең килә. эчкече-бомҗ ирләр сиңа килмәячәкләр!! аң бул!

исерек-бомҗлар арасында ,укыган,эшли белүче ирләр байтак. алтынга пчрак ябешмаган шикелле,акыллы хатын күрә белеп,үзенә алып,шул ирдән менә дигән кеше "ясарга" мөмкин.
однобокий гына фикерләмәгез,хатыннар!!

үз кулыгыздан килмәү(пачамушты, сез ялкау!),бар хатын-кыз да сезнең шикелле дигән сүз түгел.
трудотерапия дигән дәвалау ысулы барын да онытмагыз. булган хатыннан була. ирләрне дә бер чыбыктан сермәгез. алар да төрле...

№17 (859034) / 11.11.2013 08:20:26

"Хатыныннан рәхәт күрмәгән, барыр җире булмаган" кеше эчкече яисә бомҗ була инде. Яхшы, кулыннан эш килә торган ир әлбәттә начар хатынга туры килергә мөмкин, ләкин ул барыбер югалып калмый, һич булмаса икенче хатынга өйләнә, кемгәдер йорт хезмәтчесе булып ялланмый.

№16 (859032) / 11.11.2013 07:01:44

Бу ханым артыгын кылана башлаган минемчэ,алдагы фикелэргэ кушылып , шуны эйтэсе килэ,уз телэге белэн узен хормэт иткэн ир хезмэтче булып килмэс хатын -кызга, тубэнсету дип исэплэр. Бу ханымга кинэш шул, уз хэлен узе белеп хэм анлап хужалыгын киметсен,булдыралган хэтле генэ тотсын!!!!

№15 (859029) / 11.11.2013 00:07:52

киресенчәрәк кирәк иде, 3 хатынлы булырга иде әле монда.Берсе балалар карар иде, берсе мал карар,сыерлар савыр иде, берсе бакча җиләк-җимеш белән шөгыльләнә. Кич кайсысының рәте кала янга, ,,йокларга" алып ятасың. Кешедән ким яшәмәскә тырышып, иртән 4 тә торып эш башлыйбыз, төнге 11 дә йокларга ятабыз. Бер эшнең дә беткәне юк.Безнең бабайлар яши белгән ул.

№14 (859024) / 10.11.2013 22:54:39

Голинэ ышандырырлык итеп язмагансын.

№13 (859020) / 10.11.2013 22:08:02

Чиста-пөхтә хатын булса бабайларга башка берни кирәкми. Кибеткә,чәйгә барганда,яныңда матур карчык булса яхшырак инде.Маймыл төсле,юан хатынн кирәкми.Лучше бер үзем яшим.

№12 (859019) / 10.11.2013 22:04:18

берүзең яшәүе күңелсес шул,кара-каршы чәй эчергә дә кеше кирәк миңа.

№11 (859017) / 10.11.2013 21:53:37

эш яратучы ирлэр уз хатыннарына кирэкэ ялкаулар пожалыста на каждом шагу

№10 (859016) / 10.11.2013 21:46:19

Эллэ ничек кенэ бераз унайсыз.сораунын болаерак куелуы. Чонки гаилэдэ эти-эни балаларны аякка бастырыйк диеп тырышып эшли бит инде. Инде хормэтле ханым 60 яшенэ житеп барасын икэн булганына шокер итеп тормышны ат кебек тартмаскада ярыйдыр.Балалар уз коннэрен узлэре куреп-ата-анага узлэре булышыр вакыт житкэн. Мина калса.бу ханыма ат кебек эшлэп тормыш тартучы тугел-иптэш булып яшэр очен дэ бер ир егеттэ шалтыратмас. Матурлыклар артта калган-чынбарлык= молэемлектэ,кешелэрне хормэтлэп ололый белудэ,булганына шокер итеп ,хэленнэн килгэнчэ-сабыр гына тормыш итудэдер могаен.Элбэттэ ялгыз яшэу жинеллэрдэн тугелдер ул-лэкин сорауны башкачарак куйса-якын тирэдэге ир-атлар бу матур ханыма суз катмый калмаслар иде минемчэ.

№9 (859012) / 10.11.2013 21:03:27

"тамагы тук, өсте бөтен булачак”. - Монысы борынгы хезмәтче яллаучылар сүзләре. Бу заманның үзен хөрмәт иткән хезмәтчесе хезмәт хакын "тотрыклы ваюта"да алырга теләр ул.
Сез хәерче эзләмисездер бит?!

№8 (859010) / 10.11.2013 20:03:27

берэр узбэкне яки тажикны кертсэ генэ инде

№7 (859009) / 10.11.2013 19:47:43

точно шул

№6 (859008) / 10.11.2013 19:47:33

эшкуар, хәерче кеше эш яратмаганга хәерче бит инде, ул мәңге хезмәтче булып бармаячак, алфонс булып барса гына.

№5 (859007) / 10.11.2013 19:42:34

Авыл апаемы бу,ир эзләүче? Ул кирәк дигәние бугай,конюх-батракны.

№4 (859006) / 10.11.2013 19:37:59

Авылдашларын арасында жукмени сун шунда берэр хэерчерэге?

№3 (858999) / 10.11.2013 18:25:55

Бу рәсемдәге егет Мәһдинең Искәндәренә бик охшаш (фотосы бар иде).

№2 (858997) / 10.11.2013 18:23:53

Тик ятуы да авыр, артык йончылып эшләве дә авыр. Урталык кирәк!

Ә бу хатын урталыкка риза булмас кебек, хезмәтче кирәк, ди ич.

№1 (858985) / 10.11.2013 16:39:51

Бездә бер бабай хатыны үлгәч, коттедҗлы ялгыз хатынга йортка кергән иде, озакка чыдамады, ел ярым чамасы торды да, балалары килеп алып китте. Теге хатын үзе дә көн-төн эшләп, бу бабайны да бик күп эшләтә иде, хәзер аның янына килүче юк, берүзе яши.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar