• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 27 Июль
  • Фәнил Галиев - язучы
  • Илшат Әминов - журналист
  • Гөлназ Рәхмәтуллина - журналист
  • Клара Хәйретдинова - җырчы
  • Альберт Гыйлметдинов - галим
  • Иршат Минкин - дәүләт эшлеклесе
  • Энҗе Камалиева - актриса
  • Исэнмесез. Метро Аметьева,горьки яки Карбышева,даурский,мавлютова урамнары тирэсеннэн 1 булмэле квартира озак вакытка снимать итэргэ эзли без. 89372982380
  • Исәнмесез. Яңа бал сатам. Умартам урман янында тора. Экологик чиста бал. 3л -1300, кәрәзле бал - 600скм/кг. Казанга китереп тә бирәм. 89600344439 нлмерына шалтыратыгыз.
  • Добрый день! Продаю мёд из своей пасеки. Пасека находится около липового леса, в отдаленном от основных автомобильных дорог. Мёд характеризуются экологической чистотой и повышенными лечебными свойствами. Мёд цветочно-липовой. Цена 3л - 1300. Имеется доставка по городу Казани. В продаже имеется мёд в сотах весом от 1кг 500гр - до 2 кг. (вес тары не входит). Цена - 600 р/кг. Оптовом покупателям (от 10 банок), скидки. Желающие пишите по номеру 89600344439
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
 
 

 
Архив
 

               

10.11.2013 Җәмгыять

Мин сезнең «каля-баля»гызны аңламыйм

«Әгәр дә мин, университет бетереп чыгып, татар халкына хезмәт итәргә телим икән, өйләнү мәсьәләсенә килгәндә, шөбһәсез, әнә шул яктан карап эш итәчәкмен!» Статистика мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә барлык никахларның өчтән бере катнаш. Бу хәзерге заманга гына хас проблема түгел, ХIХ-ХХ гасырларда да, хәтта аңа кадәрге чорларда да татар милләтеннән булган кыз һәм егетләрнең башка милләт вәкилләре белән никах коруы билгеле.

Борынгы заманнарда ул дипломатик мөнәсәбәтләрне җайлау чарасы булып торса, хәзерге вакытта, төп сәбәп итеп, яшьләр мәхәббәтне атыйлар. Әмма шунысы аяныч: мондый гаиләләр татар милләтен үстерми һәм анда туган балалар да татар булмыйлар. Бу проблемага ХХ гасыр башы зыялылары да игътибар иткәннәр. Тәрәккыйпәрвәрлек фикере нигезендә рус кызлары белән тормыш кору кемнәрдәдер яклау тапса (мәсәлән, язучы Гафур Колахмәтов 1906 елда басылып чыккан «Мөселман егетләре һәм рус кызлары» дигән мәкаләсендә рус кызларының, татар кызлары белән чагыштырганда белемлерәк, культуралырак булуы сәбәпле, татар егетләре алдында абруйлырак күренүләре, төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслык һәм никахның милләтләр арасындагы бәйләнешне ныгытуы турында язып чыга), революциядән соңгы елларда, интернационализм идеясен тормышка ашыру максатыннан, катнаш никахлар хуплана башлый. Зур урын биләгән кешеләр арасында да башка милләт вәкилләре белән кушылу гадәте тарала. Мәсәлән, 1921 елда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең рус кызына өйләнүе турында билгеле. Мондый мисаллар җитәрлек. Әмма чын мәгънәсендә татар милләтенең язмышын, киләчәген кайгырткан алдынгы фикер ияләре катнаш никахларга һәрвакыт каршы чыккан. Алар иң беренче чиратта мондый гаиләләрдә дөньяга килгән балалар язмышы турында борчылганнар.

«Ак юл» балалар журналының мөхәррире, язучы һәм журналист Фәхрелислам Агиев та әлеге мәсьәлә белән күзгә-күз бәрелешә. Бу турыда татар язучысы Зариф Бәшири язып калдырган шундый истәлек сакланган. Ф.Агиев яшьлегендә алпавыт кызы Маргаритага гашыйк була, үзенең тормышын аның белән бәйләргә тели. Әмма, үзенең иптәшләре белән әйбәтләп киңәшләшкәннән соң, әлеге фикереннән кире кайта, һәм авыр булса да, Маргарита белән арасын өзә. Аңа киңәш бирүчеләр арасында тарихчы галим, язучы Газиз Гобәйдуллин да була. Ул катнаш гаилә коруның гаилә тормышы, балалар тәрбиясе һәм милләткә хезмәт итүгә комачаулык ясавына басым ясый. Г.Гобәйдуллин дәлилләренә күз салыйк әле. Менә ул ниләр сөйләгән:

«Син ничаклы гына киң карашлы, хөр фикерле булма, һәрхәлдә, син – татар баласы, – диде. – Син татар тормышы, татар милли гадәтләре белән сугарылып үскән; син үзең тырышкан хәлдә дә әнә шул татарлыгыңны, татар гадәтләрен чыгарып ташлый алмыйсың. Син һәрбер мәсьәләгә татар булып карыйсың, татар булу ягыннан чыгып эш итәсең, үз халкыңа татар баласы булып эшләргә омтыласың. Һәм шулай булганда гына, син үз халкыңа нәтиҗәле хезмәт итә аласың.

Менә син хәзер нинди шәрәфле бер эш артыннан – балалар өчен «Ак юл» журналын чыгарам дип йөрисең. Шөбһәсез, бер изге эш бит бу!.. Татар матбугат вә әдәбияты тарихында саф Идел буе татарлары телендә беренче тапкыр балалар журналын оештыру дигән сүз бит бу!.. Әйе, коры сүз белән генә түгел, татар матбугат вә әдәбияты тарихында масаюлы бер урын ала торган эш бит бу!..

Инде килик синең матур Маргаритаңа. Ничә әйтсәң дә, ул шулай да урыс кызы булып, урыс милли гадәте белән тәрбияләнеп, шуның белән сугарылып үскән. Нык ышанып әйтә алам: ул бөтен тәне, бөтен рухы белән урыс!.. Ул бүген Фәхрелисламны ярата. Ләкин синең халкыңны – син сөйгән, син хезмәт итәргә теләгән татар халкын түгел!.. Ул синең сөйгән халкыңа, урыс аристократлары күзе белән, «түбән бер хайван» дип карый. Шөбһәсез, синдә аз гына бер татарлык гадәте күрдеме, ул сиңа да иртәгә үк шулай итеп карый башлаячак. Менә мин сиңа бардым, ди. Без әлеге «Ак юл» журналы һәм аңа керәчәк нәрсәләр турында татарча сөйләшеп утырабыз. Ә ул инде шунда борын җыера да:

– Мин сезнең «каля-баля»гызны аңламыйм, минем алдымда урысча сөйләшегез! – ди. Шулай итеп, син үз гаиләңдә үз милли мәсьәләң, үз милли мәдәниятең турында да үзеңчә сөйләшә алмыйсың!.. Шулай булдымы инде – гаиләңдә җәнҗал, Маргарита мәхәббәте багана башына кунган йонга әйләнә... Шуның өчен дә әйтәм: әгәр дә мин, университет бетереп чыгып, татар халкына хезмәт итәргә телим икән, өйләнү мәсьәләсенә килгәндә, шөбһәсез, әнә шул яктан карап эш итәчәкмен! Әгәр минем эш юлыма ярарлык гали белемле кыз табылмый икән, һич булмаганда, авылга кайтып, алача күлмәкле бер кыз алып киләчәкмен, һич булмаганда, әнә шуны тәрбия итәчәкмен!» (Өзек «Газиз Гобәйдуллин: Фәнни-биографик җыентык» (Казан: Рухият, 2002, 247 бит) китабыннан алынды.)

Бу сөйләшүнең нәтиҗәсе озак көттерми – Ф.Агиев чын татар кызына – Суфия Колахмәтовага өйләнә. Бу никахка Фәхрелисламның агасы Таһир мулла да, әнисе дә бик шат булалар. 


Лилия ГАЗИЗОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№11 (859119) / 11.11.2013 20:27:21

"Агасы, этисе, анасы шат булганнардыр ла ул, узе унылы булдымы икэн сон?
Эни-ага шатландырыр очен ойлэну диваналык тугелме сон ул, икенче яктан?" 1) Һәр компьютерга татар хәрефләре куеп була, бозмагыз телне. 2)Килен гаилә әгъзасы, шуңа күрә монда әти-әни фикере алдынгы урында булырга тиеш, үзе дә соңыннан сөенеп туя алмагандыр. 3) Мәхәббәт буенча гына өйләнү үзе диваналык булыр иде (аның шизофрениянең бер төре икәнлеге исбатланган бугай). 4) инде нәфсең бар икән, ул марҗалар беркая да китми, аның өчен өйләнеп торасы юк.

№10 (859090) / 11.11.2013 17:54:01

Бэшировнын андый романы турында ишеткэнем булмады.

№9 (859027) / 10.11.2013 23:32:27

Бармэн, ул вакыйга Гомәр Бәшировның соңгы әсәрендә сурәтләнә."Гыйбрәт" романында. Хәтерләвемчә, персонажның исеме Анна.

№8 (859013) / 10.11.2013 21:08:44

Агасы, этисе, анасы шат булганнардыр ла ул, узе унылы булдымы икэн сон?
Эни-ага шатландырыр очен ойлэну диваналык тугелме сон ул, икенче яктан?

№7 (858998) / 10.11.2013 18:24:37

Тагын бер ишетепме,укыпмы белгән очрак.
Бер абзый яшьлегендә марҗа кызына өйләнеп Гомере буе марҗа хатыны бн яши.Марҗа апаң татарча сөйләшергә өйрәнеп, татарның бөтен гореф-гадәтләрен дә төгәзл үтәп бара.Хәтта ире бн беррәттән ураза да тота.Балаларын да исламча тәрбияли.Гомер тиз уза,картлар бер-бер артлы бакыйлыкка күчәләр.Шулай бервакыт бу гаиләнең кемнәредер идән асларына төшеп карасалар,идән асты християн дине атрибутлары бн (иконалар,шәмнәр) бизәлгән булган.Бу булган хәл диләр.
Гаяз Исхакый бугай..

№6 (858982) / 10.11.2013 15:47:02

"Tele bashkaning dele bashka,dele bashkaning Dine bashka!"







№5 (858981) / 10.11.2013 15:45:25

"Batir uleme marjadan!" "Irildarsing kapmasing uzangnekennan de yamleragen tapmasing!"

№4 (858965) / 10.11.2013 12:27:52

Көнбатыш татарларның (хохол татарларының) атаклы кобзар-чәчәне Шәһчәннеке Тарас юкка гына татар кызларына шулай дип, язмаган инде:
"Сөюшегез, каракашлар, -
Москәлләр белән түгел;
Москәлләр чит кешеләр бит,
Бәла китерә алар"

№3 (858962) / 10.11.2013 12:16:31

Буген 1канал Максим Шэрэфетдиновлар гаилэсен курсэтте. Максимнын этисе татар булса,Максим хатынынын энисе татар кешесе.
Тик инде алар узлэрен рус кешесе итеп исэпли.

чын татар, Шулай бервакыт бу гаиләнең кемнәредер идән асларына төшеп карасалар,идән асты християн дине атрибутлары бн (иконалар,шәмнәр) бизәлгән булган.Бу булган хәл диләр.
мат рудагы бер мәкәләдән. Иренмәсәң юллап тап. Астында язылган комментарийларын да укы. Андагы күбесе, ирен хөрмәтләп тә үз динен сатмаган хатынга соклану белән язылган иде.

№1 (858957) / 10.11.2013 10:38:56

Хәтта "каля-баля"ны аңлаган очракта да,үз милләтең генә түгел,ә үз динеңнән булган кеше бн тормыш корырга кирәк.Бу бигрәк тә татарларга кагыла.Мин белгән бер егет өйләнгәндә кыз ярәшергә баргач керәшен кызы шунда ук әйтеп куйды,"Мин үз динемдә калачакмын ",диде.Аптырап киттем,үзе яшь кенә,ә дин турында катгый фикере бар.Гадәттә өйләнешүче яшьләрнең мәхәббәт бн күзләре томаланган була,динне дә,башкасын да күрергә вакытлары булмый бит.Бу очрак мине бик гаҗәпләндерде.
Тагын бер ишетепме,укыпмы белгән очрак.
Бер абзый яшьлегендә марҗа кызына өйләнеп Гомере буе марҗа хатыны бн яши.Марҗа апаң татарча сөйләшергә өйрәнеп, татарның бөтен гореф-гадәтләрен дә төгәзл үтәп бара.Хәтта ире бн беррәттән ураза да тота.Балаларын да исламча тәрбияли.Гомер тиз уза,картлар бер-бер артлы бакыйлыкка күчәләр.Шулай бервакыт бу гаиләнең кемнәредер идән асларына төшеп карасалар,идән асты християн дине атрибутлары бн (иконалар,шәмнәр) бизәлгән булган.Бу булган хәл диләр.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar