поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.11.2013 Җәмгыять

Казан тагын нәрсәгә сәләтле? (Cораштыру)

Казан дөньяның халыкара спорт чаралары үткәрү өчен иң уңайлы калаларның берсе дип табылды. Ике көн элек Лондонда республика башкаласына спорт чараларын уздыруда уңышка ирешкән өчен бирелүче халыкара премия тапшырылды. Шундый ук бүләк Лондон, Дубай һәм Окленд шәһәрләренә дә бирелгән.

Моннан тыш, “Иң инновацион вакыйга” һәм “Чараның образы” номинацияләрендә дә Казанда июль аенда узган Бөтендөнья Җәйге Универсиада җиңүче дип табылды. Әлеге премия үз өлкәсендә иң абруйлы халыкара бүләк булып санала. Димәк, спорт өлкәсендә Казанның абруе хәзер тагын да ныгыды. Ничек уйлыйсыз, Татарстан башкаласы тагын кайсы өлкәдә шундый ук уңышларга ирешә алыр иде?

Римзил ВӘЛИЕВ, журналист, җәмәгать эшлеклесе:


– Универсиаданың болай бәяләнүе шатлыклы хәл, Казан моңа лаеклы. Дө­ресен генә әйткәндә, 20-30 ел элек Казанның абруе бөтенләй башка иде. Ул мон­дый атаклы, гүзәл, ку­әт­ле башкала дип түгел, башка шәһәрләр фонында пычраграк, искерәк дип санала иде. Универсиада үткәрү ул – имтихан тоту. Соңгы елларда Татарстанга, Казанга тотылган акча һәм Казан белән бәйле проектлар тиз арада нәти­җәле күренешкә әйләнә. Хәзер, базар икътисады заманында, акчаны керткәч, күзгә күренерлек нәтиҗәсе булырга тиеш. Татарстан моны раслады. Респуб­лика­ның потенциалы күп. Юнәлешләрнең берсе – тарихи, милли йөзне камил­ләштерү. Туристлар безгә йөзе белән борылды, лә­кин бу әле танышу гына. Иртән машина, автобус, теп­лоход белән килеп, 6 сәгатьтән китеп барган туристлар мактанырлык әй­бер түгел. Алар биредә оза­гракка калырга, без җитештергән товарларны алып, хезмәт күрсәтүдән файдаланып, акча калдырып китәргә тиеш. Тагын бер юнәлеш – җиңел сәнә­гатьне үстерү, үзебезнең товарлар, киемнәр, ризык­ларны таныту. Чыгыгыз ки­беткә, күчтәнәчкә алып китәргә Казан товарын, Татарстан товарын табыгыз. Яхшы сыйфатлы кәнфит, Казанда гына кия торган кием юк бит. Элегрәк Казан бүреге, туны, пыяла чәй­нек, “Тукай”, “Шаляпин” ди­гән кәнфитләр бар иде. Әлегә кием-салым һәм ризыкның күбесе чит ил­дән килә.

Рабит БАТУЛЛА, язучы:

– Татарстанда нефть тә бар, кадрлар да бар. Хәзер спорт өлкәсендә алга киттек. Әдәбият, сәнгать, рухи өлкә һаман икенче планда кала килә. Бу һәрвакыт шулай булды. Казанның спорт өлкәсендә бөтен дөньяга танылу алуы татарның сән­гатен, әдәбиятын танытуга да җирлек булып хезмәт итсен иде.

Илдус ЯНЫШЕВ, Казан шәһәр Думасы депутаты, Татарстанның урта һәм кече эшмәкәрлек ассоциациясе советы әгъзасы:


– Универсиада аркасында Казан абруй яулады. Башкала моңа 1000 еллыкны бәйрәм иткәннән башлап дистә ел буе әзер­лән­де. Киләсе проект Җәйге Олимпия уеннары булырга тиеш дип саныйм. Бездә моның өчен күп нәрсә әзер. Ә тагын бер юнәлеш – IT индустрия. IT өлкәсе спорт кебек үк яшьләргә юнәлгән. Спорт өлкәсендә ирешкән уңышлар, яуланган имидж IT үсеше өчен якорь булып хезмәт итә алыр иде. “Иннополис”, “Смарт Сити” проектлары чынга ашса, без спортчылар өчен генә түгел, “акыллы башлар” өчен дә тарту ноктасына әйләнә алырбыз дип уйлыйм.

Айсылу ШӘРИФУЛЛИНА, туристик агентлык җитәкчесе:


– Казанның халыкара аренада таныла баруына сөенәм генә. Бу һәр өлкәдә үсешкә сәбәп булыр дип юрыйм. Спорт кебек үк уңышларга IT өлкәсендә ирешербез дип саныйм. Чөнки бүген республикада бу өлкәгә зур игътибар би­релә. Әмма минем тагын шундый теләгем бар – Казан мәгариф өлкәсендә, бе­лем бирү өлкәсендә танылу алсын иде. Элек Татарстан бу яктан бик аб­руйлы булган, мәдрә­сә­ләргә чит ил­ләрдән килеп укучылар булган дип белә­без. Хәзер дә Казанда уку абруйга әйләнсен, без­дә, чыннан да, сыйфатлы белем бирелсен иде. Бу шулай ук безне халыкара дәрәҗәдә таныта һәм безгә уңай мөнәсәбәт формалаштыра ала. Биредә укыганнар безнең мәдә­ният, тарих белән таныша алачак, күп еллардан соң да искә алып, сагынып килә­чәк бит. Бу юнәлешне үс­­терү өчен бездә бөтен шартлар да бар. 



Ватаным Татарстан
№ 182 | 08.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»