поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.11.2013 Мәгариф

Мөһаҗир балалар

Акча эшләү өчен туган төбәкләреннән чыгып китәргә мәҗбүр булган мигрантлар-мөһаҗирләрнең 60 проценты гаиләсе белән күченә. Шуларның 40-45 проценты - балалы гаиләләр. Әлеге балаларның безнең шартларда белем алуы, яңа мохиттә үзләренә урын табуы чынында проблемага әверелергә мөмкин. 2010 елда халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, республикабызда 173 милләт вәкиле яшәве билгеле. Башкалабызда гомер итүче милләтләр саны 115тән артып китә. Күбесе – Урта Азиядән.

Безнең төбәккә килгән әлеге гаиләләр өчен тору урыны табу, теркәлү, тел өйрәнү беренче мәсьәлә булып тора. Балаларын укыту, тәрбияләү дә көн кадагында. Мәктәпкәчә, урта белем Россиядә һәркемгә тигез шартларда бирелә. Дөрес, ниндидер сәбәпләр аркасында балалар бакчасына йөрмәгән, рус телен үзләштермәгән мөһаҗир балалар өчен мәктәп программасы шактый катлаулана. Кайбер гаиләләр рус теле курслары барлыгын белми хәтта.

Республикабызда яшәүче мигрантларның балаларын берничә төркемгә бүлеп карарга була.


1.Татарстанда туып-үскән бала.
2.Татарстанга мәктәпкәчә яшьтә килгән бала. Әлеге төркемгә балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм ниндидер сәбәп белән балалар бакчаларына йөрмәүче балалар керә.
3.Татарстанга мәктәп яшендә килеп урнашкан бала. Бу төркемгә мәктәптә укуын дәвам итүче һәм бөтенләй укымаган балалар керә.

Аңлашабыз төрле телләрдә


- Безнең балалар бакчасында Урта Азиядән күченеп килгән төрле милләтле гаиләләрдән сабыйлар тәрбияләнә, - дип сөйли Казанның 16нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Хәмидуллина. - Күбесе безгә килгәндә рус һәм татар телен бөтенләй белми. Ләкин бу 3 яшьлек нарасый өчен авыр һәм чишелмәстәй мәсьәлә түгел. Мигрант балалар белән индивидуаль тәртиптә дә шөгыльләнәбез, психологлар да ярдәм итә.

Казанда туып-үскән төрекмән кызы Гөлзар беренче тапкыр биш яшендә балалар бакчасына бара.

- Мәктәпкә укырга кергәндә мин инде русча яхшы белә идем, - ди ул. Шулай да башлангыч мәктәптә укыганда төс-кыяфәтем, сөйләмем үзгә булу сәбәпле, сыйныфташларым белән сүзгә кергән чаклар да булды. Шунда әтиемнең: “Кызым, һәркемгә ачык күңелле бул!”- дигән киңәше булышты. Берәүгә дә үпкәләмәскә тырыштым. Хәзер дусларым, уртак фикердәшләрем бихисап. Байлык түгелмени бу?

Гөлзар татар телен яхшы белә, рус телендә җиңел аралаша, инглиз телен өйрәнә, туган телен дә онытмый. Аның гаиләсе үзгәртеп кору чорында туган төбәгеннән чыгып китәргә мәҗбүр була. Кеше катында интегеп йөрсәләр дә, тырышкач, фатирлы да булалар. “Мин үземне Казан кешесе дип саныйм,” - ди ул. Инде Гөлзарның әти-әниләре Төрекмәнстанга кире кайтырга җыена. Кызлары биредә КФУның халыкара багланышлар факультетына укырга керергә хыяллана. Россия гражданы булмау сәбәпле, ул түләүле бүлеккә барачак.

Нәргизәләр гаиләсе исә Татарстанга Кыргызстаннан килергә мәҗбүр булган. Олы уллары Изәтуллада табиблар начар чир таба. Кыргызстанда аның чирен дәвалый алган клиника юк. ТР балалар клиник хастаханәсе Изәтулланы бер ел эчендә аякка бастыра. Дәвалау түләүле. Акча юнәтү өчен гаилә башлыгы калган өч баласы белән Әлмәткә күченә. Алар хәзер дә туган илләренә кайта алмыйлар әле. Изәтуллага климат алмаштыру әлегә ярамый. Бер сүз татарча, бер сүз русча белмәгән Изәтулла хастаханә мәктәбендә белем ала. Биредә озак вакыт дәваланучы балаларны укытучылар килеп укыта. Кыргызча гына сөйләшкән Изәтулла, шул рәвешле, әкренләп русча һәм татарча сөйләшергә өйрәнә. Яшьтәшләре белән рәхәтләнеп уйный, дуслаша, компьютерны җиңел куллана, Интернет белән таныша.

Кызганыч, баласын беркая да йөртмәгән мигрант гаиләләр дә бар. Урта Азиядән килеп урнашкан кайбер ата-аналар милли гадәтләренә таянып, балаларын өйдә тәрбияләүне хуп күрә. Кызлар, гадәттә, өйдә үзеннән кечерәк сеңел-энеләрен караша торган була, малайлар исә, әтиләренә ияреп, базарларга йөри, алып-сату эше нечкәлекләренә төшенә. Кыргызстанда мәктәптә җиде ел укыган Айгөл дә хәзер инде русча сөйләшергә өйрәнә. Ул апасы һәм җизнәсе соравы буенча Татарстанга, алар базарда сату иткән вакытта, бәләкәй Ибраһимны карашырга килә. Башкалабызның нәкъ үзәгендә арендага алынган ике бүлмәле фатирда яши. Киләчәктә бу баланың укуын кайда дәвам итүе - әлегә тәгаенләнмәгән. Белем алуны кирәксенмәгән ата-анасына, апа-җизнәсенә киләчәктә үпкәләр булмасмы?.. Алай гына да түгел, мәктәптә җирле халык белән аралашу тәҗрибәсен алмаган, биредәге фикерләү рәвешен үзләштермәгән үсмер киләчәктә безнең җәмгыятьтә үз урынын табармы, аның адаптациясе ничек узачак?

Мигрантлар мәктәбе


Башкалабызда мигрант гаиләләрдәге балалар күпләп йөргән мәктәпләрнең берсе - 80нче татар-рус мәктәбе. Биредә татар, рус, кыргыз, үзбәк, әзәрбайҗан, даргин, башкорт, чуаш, әфган, гарәп, кореялы, казах, украин, вьетнам, әрмән, таҗик - 16 төрле милләт укучысы белем ала. Мәктәп директоры Марс Зиннуров фикеренчә, һәр бала ана телен, үз милләтенең гореф-гадәтләрен белеп үсәргә тиеш. “Милләтләр арасында татулык булдыру нияте белән безнең мәктәптә төрле бәйрәм чаралары уза. Әйтик, Туган тел көне, Милли ашлар көне, Җыр-театр фестивале, Бию марафоны. Биредә балалар рәхәтләнеп туган телләрендә аралаша, милли көйләренә бастырып бии, якташ шагырь-язучыларының иҗат җимешләрен горурланып башкара ала,”- ди ул. Күп кенә мигрант ата-аналар үз балаларын әлеге мәктәпкә алып килә икән, чөнки монда иминлек чараларына зур игътибар бирелә, ә мигрант ата-аналар өчен балаларның куркынычсызлыгы мәсҗәләсе аеруча мөһим.

- Быел да минем сыйныфта мигрант гаиләләрдән 4 бала белем ала, - ди башлангыч сыйныф укытучысы Раилә Рәхмәтуллина. - Вьетнам кызы Фыонг, гарәп кызы Аиша, әзәрбайҗан малае Кянан һәм әзәрбайҗан кызы Конул - шулкадәр ачык, чая, матур балалар. Җирле халык телләрен белү зарурлыгын әти-әниләре дә тоя торгандыр, чөнки араларында мәктәпкә кергәнче үк рус теле репетиторыннан дәрес алганнары бар.

Берничә ел элек миндә Рамазан исемле төрек малае белем алды. Бер сүз татарча, бер сүз урысча белмәгән бала белән без беренче вакытта ишарә, төрле хәрәкәтләр белән генә аралаша идек. Безнең бәхеткә, сыйныфыбызда укучы әзәрбайҗан малае төрекчә яхшы белә булып чыкты. Алар икесе дә бер телдә булып, мин татарча биргән мәгълүматны балалар башта русчага, аннан соң ул төрекчәгә тәрҗемә итеп сыйныфыбыз белән сөйләшергә өйрәттек, - ди мөгаллимә.

Казан мэриясенең Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге баш белгече Гөлназ Исмәгыйлева:


- Күпмилләтле мохиттә яшәүче һәркем үзен тигез хокуклы итеп тойсын өчен республикабызда Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты зур эш алып бара. Мигрант балалар республика халкының күпмилләтле булуы, аларның үзара дус-тату торулары өчен мөмкинлекләр тудырылуы хакында белеп торырга тиеш. Шушы нисбәттән, Халыклар дуслыгы йортында зур проект – Толерантлык дәресләре башланып китте. Әлеге проект кысаларында башкалабызның барлык җиденче сыйныф укучылары Халыклар дуслыгы йортында урнашкан милли оешмаларның эшчәнлеге белән якыннан танышачак.

Мигрант гаиләдә үсүче бала тормышта зур уңышларга ирешә аламы? Чит җирдә үзен таба алу, иптәшләре арасында таныта алу, ниндидер зур дәрәҗәләргә ирешү – баланың үзенә бәйле.

Туган ягы кайда гына булмасын, ерак Себер якларымы, таулы Кавказмы, Урта Азияме – бала аны, һичшиксез, сагынып торачак. Татарстан төбәгенә урнашканда аның нинди милләттән булу, кайдан килүе мөһим түгел. Республикабыз һәркемгә ачык.

***

Россия Федераль Миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, бу елның 8 ай дәвамында гына да 111962 чит ил кешесе Татарстан миграция хисабына теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 16,5 процентка күбрәк. Моңа җәй көне Казанда узган Универсиада да сәбәпче.

Республикабызга чит ил вәкилләре төрле максатлар белән килә. Шәхси эшләр белән Татарстанда озак вакытка килүчеләр быел - 61021 кеше, эшкә урнашу теләге белән - 19860, гуманитар максатлар белән (спорт чараларында катнашу өчен дә) – 12368, (узган ел андыйларның саны 1480 булган), командировакага - 9018, сәяхәт итү нияте белән – 4309, белем алу өчен 2450 кеше килгән, дип исәпләнә.

Урта Азия илләре арасында Татарстанга килүчеләрнең күпчелеге Үзбәкстаннан - 37061 кеше.

Белгеч фикере:

Психолог Татьяна Бәширова:


Хәзерге Россия мәктәпләре сыйныфларында күпчелек укучылардан аерылып торган бер яки берничә башка милләтле балаларның укуын еш очратырга була. Халык телендә аларны “мигрант балалар” дип йөртәләр.

Еш кына башкаларга охшамаган баланың сыйныфташлары белән генә түгел, ә үз баласын аның белән укытырга теләмәгән, мондый уку файдасыз, дип санаган ата-аналар арасында да каршылыклар килеп чыга. Ә укытучылар? Кайберләре аерымлыкларга игътибар бирмәскә дә тырыша. Әмма этник һәм мәдәни үзенчәлекләрне күрмәскә, аларны “эчкә төртергә” омтылу проблеманы тирәнәйтә генә. Моның сәбәбе, проблеманы чишәргә теләмәү түгел, аны чишәрдәй корал булмауга бәйле. Яхшы укытучы – шактый сиземле кеше. Ул “милли үзенчәлекләр” турында сөйләшүләрдә күп кенә алдаулар яшеренгәнен тоя. Ул төрле халыкларның мәдәниятләренә бәя бирмичә генә чагыштыра белә һәм укучыларын да шуңа өйрәтә, аның педагогик “багажы” толерантлыкны үстерүдә кулланырдай уеннар, белем һәм алымнар белән тулган. Төрле милләтләрнең үзара этно-мәдәни аралашуларында Татарстан белем киңлеге моделе уникаль санала.

Урта Азия һәм Кавказ илләреннән килүче балалар саны соңгы елларда аеруча арткандыр, мөгаен. Әмма республикабыз моны җайлы хәл итү юлын табачак. Бу эшне башкаруда безгә ветеран мөгаллимнәребез тәҗрибәсе ярдәм итәчәк. Советлар дәүләте укытучылары өчен иҗтимагый норма булган дуслык, интернациональлек, ватанпәрвәрлек, бердәмлек, бер-берең белән аңлашу, ярдәмләшү төшенчәләрен файдаланып, төрле чаралар, кешенең күңеленә үтеп керү алымнары кулланырга була. Алар толерантлык дәресләренең гамәли нигезләре булып тора.

Шулай да, кайбер яшь укытучылар һәм психологлар җибәрергә мөмкин булган хаталар һәм куркыныч хәлләрне кисәтү урынлы булыр.

1. ТОЛЕРАНТЛЫК төшенчәсен дөрес аңларга кирәк. Балаларга әлеге төшенчәне бары тик сабыр итү һәм хәерхаһлык күрсәтү, “бездә яшәгәч, түзеп торыйк инде”, дип түгел, ә читне ихтирам белән кабул итү дип аңлатырга кирәк. ТОЛЕРАНТЛЫК – ул чит булган һәрнәрсәне дә, шул исәптән, әхлаксызлыкны да хөрмәт итү дип аңларга ярамый, югыйсә, балалар әхлакый ориентирны югалтырга мөмкин.

2. Толерантлыкны формалаштырганда, бүтән милләт вәкилләренең мәдәниятенә, тарихына карата ихтирам арттырам дип, үз милләтеңнең гореф-гадәтләрен, милли тамырларын түбәнсетү ярамый.

3. Бүтән милләттән булган балага башкалар кебек яшәргә ярдәм итәргә кирәк, чөнки һәр кешенең җәмгыятьнең бер өлеше буласы килүе табигый. Югыйсә, ул үзен кулланучы яисә зыян күрүче итеп күрүе бар.

1

2
 


Рамилә НОТФУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»