поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.11.2013 Мәгариф

Яслеләр кемгә комачаулаган?

Россия президенты Владимир Путинның өч яше тулган барлык нарасыйларны балалар бакчасы белән тәэмин итү турындагы боерыгы, бөтен ил буенча ясле төркемнәре ябылуга китерде. Ил башлыгы әмере яңа тәрбия йортлары төзүне күздә тотса да, урындагы түрәләр проблеманы үзләренчә хәл итте.

Татарстанда мәктәпкәчә тәрбия белән 1,5-7 яшьлек балаларның 76 проценты тәэмин ителгән. 1950 балалар бакчасына 188 мең нәни йөри. Әлеге күрсәткеч шактый яхшылардан санала. Республикабызда балалар бакчаларына кытлык сакланса да, соңгы елларда әлеге проблеманы хәл итүдә зур алга китеш булды.

2011 ел ата-аналар күңеленә киң колачлы “Бәләкәч” программасы тормышка ашырылуы белән кереп калды. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 3,2 миллиард сум акча 13 меңгә якын баланы бакчалы ителде. Шул рәвешле тәрбия йортларына кытлык проблемасы бераз артка чигенде.

Әмма моңа да карамастан, проблема тулысынча хәл ителүдән ерак әле. Иң зур кыенлыклар элеккечә эре шәһәрләрдә күзәтелә. Бүген республикабызда бакчага чиратта 37 мең бала тора. Шуларның 35 меңе - 1,5-3 яшьлекләр. 3 яше тулганнарны быел тәрбия йортларына урнаштырып бетерделәр диярлек.

Урындагы түрәләр “эш” күрсәтә


3 яше тулган нарасыйларны бакчага өстенлекле урнаштыру узган елны ук гамәлгә кертелә башлады. Инде ул вакытта иң кечкенәләр төркеменә, нигездә 2-3 яшьлекләрне ала башладылар. Быел исә күп кенә бакчаларда яслеләр, гомумән, бетерелде. Алар урынына уртача яшьтәге балалар төркемнәре ачылды.

- Сентябрь аена 3 яше тулганнарны тулысынча бакча белән тәэмин иттек. Тәкъдим ителгән бакчадан баш тартып, үзенә уңайлысын көтәргә ризалашучылар гына калды, - дип хисап тоты Казан мэры Илсур Метшин.

3 яшьлекләрне бакчага урнаштыру кечерәк яшьтәгеләр хисабына булуы исә берәүне дә борчымый. Әти-әниләр генә бер-берсе белән очрашып зарланыша. Күп гаиләләрнең кереме уллары-кызлары белән 3 яшькә кадәр өйдә утырырга мөмкинлек бирми. Бала карау өчен пособие нибары яшь ярымга кадәр генә түләнә бит. Бакча җитәкчеләре исә кул гына җәя – беренче чиратта 2009-2010 елларда туган нарасыйларны урнаштырырга боерык булды, диләр алар.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин моны болай дип аңлата:

- Мәктәпкәчә учреждениеләргә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны урнаштыру – дәүләт тарафыннан өстенлекле дип билгеләнгән. Моның белән бәйле рәвештә кайбер бакчаларда төркемнәр бүленеше үзгәрде. Башкача төрле әйтсәк, бер төркем тәрбия йортларында яслеләр вакытлыча бетерелде.

Күптән түгел ясле төркемнәрен бетерүгә кискен тәнкыйтен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.

- Ясле төркемнәре урынына урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре ачу дөрес түгел. Губернаторлар, муниципалитетлар җитәкчеләре моңа юл куймаска тиеш. Шул рәвешле эш итүчеләр бар икән, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без бер яктан чиратларны бетерү юнәлешендә эшлибез, ә икенче яктан үз кулларыбыз белән ясле яшендәге балалар өчен шул ук проблемаларны тудырабыз - дип белдерде Дмитрий Медведев.

Бар ышаныч яңа федераль программага

Әти-әниләр сөенеченә быел республикабызда “Бәләкәч”кә охшаш яңа федераль программа гамәлгә ашырыла башлады. 2015 ел ахырына кадәр республикабыз тәрбия йортларында 30 859 мең яңа урын булдырырга ниятлиләр. Планнар зурдан – 3 елдан республикабызда 27 өр-яңа балалар бакчасы төзеләчәк, 24 бина төзекләндереләчәк, 21 тәрбия йортында өстәмә төркемнәр ачылачак дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Республикабызда әлеге юнәлештә эш башланып та киткән инде. Федераль казна быел 962 миллион сум акча күчергән, республика бюджетыннан да өлеш чыгарганнар. Гомумән алганда, бу максатларга ике миллиард сумнан артык акча тотылачак - 6 537 урын булдырылачак икән. Яңа бакчалар төзү эше 2014 (11 меңнән артык урын) һәм 2015 (13 меңнән артык урын) елларда да дәвам итәчәк. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 07.11.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»