поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.11.2013 Җәмгыять

Гипноз эпидемиясе

Мобиль телефон ярдәмендә төп башына утыртып, зур суммада акча үзләштерүчеләр турында ишетмәгән кеше юктыр. Россиялеләр, шул исәптән татарстанлылар да “авариягә эләккән” яисә полиция тарафыннан “кулга алынган” уллары өчен җиңел генә меңәрләгән суммада акча күчерәләр, “сатып алыначак” чит ил машинасы өчен алдан түләп куялар. Телефон аша банк картасының номерын һәм пин-кодын әйтәләр...

Алдакчылар, фатирдан фа­тирга йөреп, беркатлы, ышанучан пенсионерларга арзанлы “медицина техникасы”н, ташламалы бәядән дип, биш-ун тапкыр кыйммәтрәк бәягә “бүләк итәләр”. Социаль ипотека өчен зур суммадагы “взнос”­лар җы­еп чыгып китәләр... Матбугат һәм телевидение дә социаль мошенниклар тарафыннан алданучылар турында даими хә­бәр итеп тора, кармакка эләк­мәс өчен нәрсәләр эш­ләргә кирәклеген дә аңлаталар. Тик файдасы гына ташка үлчим. Татарстанда 2010 елда мобиль элемтә ярдәмендә төп башына утыртылучылар саны 52 булса, 2011 елның беренче сигез аенда гына да 239 га җиткән, 2012 елның беренче 11 аенда 491 булган, быелның беренче кварталында гына да 102 эре социаль мошенниклык очрагы тер­кәлгән...

Алдау очракларын анализласак, аның гипноз ярдәмендә башкарылганын аңлыйбыз. Кич­тән улының өйгә кайтып, йокларга ятканын күреп торган әти-әнинең “авариягә эләк­кән” баласы өчен каракларга зур суммада акча түләвен башкача ничек аңлатырга? Акча түләп биш минут үтүгә, ул улы­ның фатирда йоклап ятуын искә төшерә һәм полициягә мөрәҗәгать итә, тик инде соң була. Алданмас өчен балаңның телефонына шалтырату да җи­тәр иде. Татарның акылы төш­тән соң, дигән әйтем бу очракта бар кешегә дә карый. Гипноздан айну һәм транстан чыгу өчен, талаучылар белән элем­тәне туктатып, берничә минут уйланып утыру да җитә югыйсә.

Ә нигә, ерак китәсе юк, безне банкларда һәм сәүдә нокталарында да, транска кертеп, зур процентлы банк кредиты алырга мәҗбүр итәләр. Банк хезмәткәрләре теләсә нинди гипноз ысулы белән алдый алалар. Күптән түгел генә ТКС-банкы банкирларының үз ысуллары белән алдаган – банк хезмәткәрен иң мөһим пунктлары вак хәрефләр белән язылган килешүгә кул куйдырып, 24 миллион сум откан воронежлы Дмитрий Агарковны искә тө­ше­рик әле. Банк аны эзәр­лек­ләү юлына басты, егет хәтта чит илгә чыгып качарга да җыенды. Соңгы чиктә генә эш килешү белән воронежлы өчен бәхетле төгәлләнде. Югыйсә Дмитрий банк хезмәткәрләре һәр кредит алучыга карата куллана торган ысулны гына файдаланган иде. Мондый ысул гади кеше өчен тыелган, банклар өчен рөхсәт ителә булып чыкты.

Бүген гипнозның киң таралган ысулларын теләгән һәр­кем өйрәнә ала. Интернетта гипноз технологияләрен сатучы сайтлар бар. Йогынты ясап, үзең өчен файдалы булган килешүләр төзергә, клиентларны син теләгән эшне санаулы минутлар эчендә эшләргә мәҗ­бүр итәргә, товарны уңышлы сату өчен, сатып алучы белән идарә итәргә һәм башка бик күп төрле алдау ысулларына өйрәтәләр. Шундый ук ысуллар белән кредит килешүләренә кул куярга мәҗбүр итеп тә була. Кешенең кредит алырга ният­ләве дә күп вакыт гипноз тә­э­сирендә була. Банклар си­нең телефон номерыңны белеп алдылармы, кармакка каптыру өчен барысын да эш­ли­ләр. Ялагайланып мактау, юмалау – клиентка йогынты ясау­ның иң ышанычлы ысул­ларының берсе. Клиентка шалтырату – шулай ук йогынты ясауның классик бер ысулы. Менеджерлар клиентка шалтыратуны ике төргә бүләләр: җылы шалтырату һәм салкын шалтырату. Җы­лы шалтырату дип инде мо­ңарчы аралашкан клиентлар белән элем­тәгә керүне әйтәләр. Банктан беренче тапкыр шалтыратканнар икән, бу – салкын шалтырату. Салкын шалтыратуны, гадәт­тә, кризис вакытында файдаланалар. Банк хезмәт­кәренең си­нең белән беренче тапкыр телефон элемтәсенә керүе – кредит сораучыларның нык кимүе дигән сүз.

Менеджерларның сатып алучыларга йогынты ясау ысуллары бихисап. Шуларның берсе – дефицит тудыру. Моны совет чорындагы кебек товарны прилавка астына яшерү дип беркатлы аңларга ярамый. Товарны яшерү – әлбәттә, мас­сакүләм психоз тудыру, гип­нозлауның иң уңышлы чарасы. Берничә ел элек тоз дефициты ясап, бөтен халыкны ничек ти­лерттеләр һәм бәяләрне дистә тапкырлар күтәреп куйдылар. Тик бу ысулны куллану хәзерге шартларда бик кыен. Дефицит­ның менеджерлар тарафыннан киң кулланыла торган тагын ике төре бар: вакыт дефициты һәм акча дефициты. Сатып алучыны шушы ике төр дефицит куркынычы белән гипнозлый алсаң, ул инде – си­нең клиент. Телефон мошенниклары әти-әниләрне вакыт кысынкылыгы белән алдыйлар. Мин гипнотик йогынтыга бирелмим дип әйтә күрмәгез. Белгечләр бар кеше дә көн дәвамында табигый рә­вештә һәр 40 минут саен транска кереп ала, шулай булмаса, ул чирләр иде диләр. Сатучылар­ның ягымлы тавыш белән сине юмалый башлаулары – транска кертүнең беренче адымы икә­нен онытмаска кирәк. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 180 | 02.11.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»